"Шелтерларга ихтыяҗ һаман да бар"
Репрессияләрдән һәм мобилизациядән качкан русияләр өчен Аҗариядә (Грузия) ачылган бердәнбер "Тыныч урын" ("Тихое место") шелтеры үзенең эшчәнлеген туктата. Анда соңгы көнгәчә яшәүчеләрнең берсе Казаннан активист Марк Серов булды.
Мобилизация башлангач, шелтерлар шулай ук, Төркия, Әрмәнстан, Польша һәм Монтенегрода да (Черногориядә) ачылган иде. Аларның кайберләре ябылды, кайберләре әле дә эшли. Русиядә әледән-әле мобилизациянең яңа дулкыны була ала дигән сүзләр яңгырап тора. Шушындый шелтерларга ихтыяҗ никадәр зур? Азатлык Радиосы аларда яшәгән татарстанлылар белән сөйләште.
"Шелтерлар ябыла, чөнки оештыручылары арыды, донатлар кимеде. Релокантлар агымы да кимеде, әмма шелтерларга ихтыяҗ һаман да бар", ди Марк Серов.
Тулырак👉 монда укыгыз, ачылмаса👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi

Азатлык Радиосы
"Шелтерларга ихтыяҗ һаман да бар"
Репрессияләрдән һәм мобилизациядән качкан русияләр өчен Аҗариядә (Грузия) ачылган бердәнбер "Тыныч урын" ("Тихое место") шелтеры үзенең эшчәнлеген туктата. Анда соңгы көнгәчә яшәүчеләрнең берсе Казаннан активист Марк Серов булды. Мобилизация башлангач, шелтерлар…
🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Шүрәле, Камыр батыр, Су анасы, Кар кызы өчен 500 мең сум таләп ителә. Татар дәүләт "Әкият" курчак театрыннан әкият каһарманнарын кулланганы өчен ярты миллион акча сорыйлар. Бу хакта театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев Татарстан Республикасы Дәүләт…
Татар әкиятләре каһарманнарының исемнәрен тауар билгесе буларак теркәгән Казан ширкәтенең хуҗасы "Әкият" дәүләт курчак театрына аларны бер сумга кулланырга рөхсәт итәргә дә риза.
Бу хакта ширкәтнең мөдире һәм хуҗасы Искәндәр Әсәновка сылтама белән "Коммерсантъ" җиткерә.
Элегрәк Казандагы бер оешманың "Су анасы", "Камыр батыр", "Шүрәле", "Казан ханбикәсе", "Кар кызы"на патент алуы һәм "Әкият" курчак театрыннан 500 мең сум таләп итүе билгеле булды.
Тулырак 👉монда укыгыз.

"Шүрәле" белән "Су анасы" тауар билгеләре хуҗасы әкият каһарманнарының исемнәрен бер сумга кулланырга рөхсәт итәчәк
"Бу мәсьәләне бер сумга хәл итүдә ниндидер авырлык күрмибез", дигән ширкәт хуҗасы.
🤬6🖕3
Татарстан икътисадының үсеше акырынаячак дип фаразлана.
Бу хакта республиканың икътисад министрлыгы әзерләгән белешмәдә күренә. Моның сәбәпләре санкцияләргә һәм ОПЕК+ сәясәтенә бәйле дип аңлаттылар бүген Дәүләт шурасының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында.
— Монда аңларга кирәк, санкцияләр азаймый, алар арта гына бара. Икенчел санкцияләр дә кертелә. Моннан тыш, ОПЕК+ килешүендәге чикләүләр дә йогынты ясады. Без былтыр бюджет өлгесен караганда башка вазгыять иде. Хәзер ел үтеп бара, бүген хәлләр башка икәнен аңлыйбыз. Фаразны без тышкы вазгыятькә бәйле рәвештә һәм оешмаларның планына карап төзибез, — диде Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин.

👍2🤣2😢1
"Азатлык сүзлеге" рубрикасында географик атамалар бар.
Бу көннәрдә еш кына Лүбнән турында ишетергә туры килә. Бүген әлеге ил дөнья игътибары үзәгендә, чөнки 1 октябрьгә каршы төндә Израил Лүбнәндә җир өсте һөҗүме башлады.
▪️Безнең "Азатлык сүзлеге" сәхифәсендә бик күп кызыклы сүзләр җыелган, кереп карагыз!
#азатлыксүзлеге

💔4🔥1
Иран Израилгә 400ләп ракет җибәргән
Бу хакта The Jerusalem Post хәбәр итә. Кайбер ракетлар "Тимер гөмбәз"нең беренче чиген узган. Атышлар шулай ук Лүбнән ягыннан да булган дип яза "Едиот Ахронот".
Ислам инкыйлабы сакчылары корпусы Иран Израилгә "Хизбулла" лидерларын үтерү өчен үч алу максатыннан һөҗүм итте дип белдерде. Тель-Авив җавап уты ачса, Тәһрән илгә тагын да көчлерәк һөҗүм ясаячак дип өстәде.
"Хизбулла", үз чиратында, Тель-Авивтан ерак түгел израил авиабазасына ракет атулары турында хәбәр итте. Моны ул израил хәрбиләренең "Лүбнәнннең гади кешеләренә һөҗүменә җавап һәм Газзәдә фәләстин халкына теләктәшлек" дип атады.

❤🔥11🔥8👍5🤬4😱1
Израил башкаласы Тель-Авивның Яфа бистәсендә билгесез кешеләрнең ут ачуы нәтиҗәсендә ким дигәндә сигез кеше һәлак булган.
Израил медиалары хәбәр итүенчә, ут ачучылар икәү булган.
Тулырак 👉монда укыгыз.
@azatliqradiosi
Израил медиалары хәбәр итүенчә, ут ачучылар икәү булган.
Тулырак 👉монда укыгыз.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Тель-Авивта билгесез кешеләрнең ут ачуы нәтиҗәсендә ким дигәндә сигез кеше һәлак булган
Ут ачучылар юк ителгән.
😢7👍4🔥3
Сәлам, дуслар! Чәршәмбе иртәсенә төп хәбәрләр:
🟠 Израил премьер-министры Беньямин Нетаньяху Иран "зур хата ясады һәм аның өчен җавап бирәчәк" дип белдерде. Кичә кич Иран Израилга ракетлар белән һөҗүм иткән иде. Иран һөҗүменнән соң берничә сәгатьтән Израил янә Лүбнән башкаласы Бәйрутка ракетлар җибәргән.
🟠 Копенһагенда, Израил илчелеге бинасы янында ике шартлау яңгыраган. Зыян күрүчеләр юк, полиция тикшерү алып бара диелә.
🟠 Нью-Йоркта АКШ вице-президент намзәтләре дебаты узды. Журналистлар демократ Тим Уолз һәм республикан Джей Ди Вэнс бәхәсе президент дебатларыннан күпкә тынычрак узганын искәртә.
🟠 Русия Харьков һәм аның янындагы ике шәһәргә авиабомбалар белән һөҗүм иткән, ди җирле хакимиятләр. Дергачи шәһәрендә 5 кеше зыян күргән дип хәбәр ителә.
🟠 Башкортстанның чираттагы түрәсе Украинадагы сугыштан кайткан. Күмертау башлыгы Олег Астахов фронтта "елмаючан йөзләр" күргәнен һәм "матур сүзләр" ишеткәнен язган. Исегезгә төшерәбез: сугышта үлүчеләр саны белән Башкортстан – Русиядә төбәкләре арасында беренче.
🟠 Бүген җырчы Зөлфия Камалова белән хушлашу чарасы уза. Аны онлайн да карап була.
Көн дәвамында Азатлык белән калыгыз!
@azatliqradiosi
Көн дәвамында Азатлык белән калыгыз!
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍2
🇺🇸 Нью-Йоркта АКШ вице-президент вазифасына намзәтләр дебаты узды
Бер ярым сәгать дәвам иткән бәхәстә вице-президентлыкка намзәтләр төрле мәсьәләләр турында фикер алышты: Якын Көнчыгыштагы низаг, канунсыз миграция, глобаль җылыну, торак җитмәве, коралга ия булу хокукы, инфляция, хатыннарның репродуктив хокуклары, АКШ демократиясе һәм башкалар.
Джей Ди Вэнс илдәге проблемнар өчен җаваплылыкны легаль булмаган мигрантларга аударды, һәм бу проблем өчен Камала Һаррисны гаепләде. Тим Уолз исә Дональд Трамп һәм республиканнарны хатын-кызларны абортка хокукларыннан мәхрүм итү өчен тәнкыйтьләде.
Дебат тулысы белән диярлек илнең эчке проблемнарына багышланды. Русиянең Украинага каршы сугышы турында сораулар бирелмәде.
Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.

Нью-Йоркта АКШ вице-президент вазифасына намзәтләр дебаты узды
Сишәмбе көнне Миннесота губернаторы, демократ Тим Уолз белән Оһайо сенаторы, республикан Джей Ди Вэнс бәхәсе оештырылды.
👍2
"Ул туган ягын, халкын ярата. Ничек читтә кала алсын?" "Баймак эше"ндә гаепләнүче Юнир Хисаметдинов тарихы
Башкортстанның Әбҗәлил районыннан 40 яшьлек Юнир Хисаметдинов — "Баймак эше"ндә гаепләнеп, Удмуртия башкаласы Ижауда хөкем ителәчәк кешеләрнең берсе. Кулга алынганчы ул йорт төзегән, хатыны белән өч бала үстергән һәм тау биеклекләрен яулаган булган. Азатлык Радиосы аның тормыш тарихын бәян итә.
Безнең 👉 көн язмасын укыгыз.
VPNсыз сылтама 👉 монда.

Башкортстанның Әбҗәлил районыннан 40 яшьлек Юнир Хисаметдинов — "Баймак эше"ндә гаепләнеп, Удмуртия башкаласы Ижауда хөкем ителәчәк кешеләрнең берсе. Кулга алынганчы ул йорт төзегән, хатыны белән өч бала үстергән һәм тау биеклекләрен яулаган булган. Азатлык…
🔥2
Украина баш прокуроры Донецки өлкәсендә украин әсирен күпләп үтерү очрагы турында белдерде
Прокуратура мәгълүматына күрә, Покровски районының Николаевка һәм Сухой Яр бистәләре янында Русия хәрбиләре әсирлеккә алынган 16 украин хәрбиен үтергән. Моны фронт сызыгында украин әсирләрен үтерүнең "иң күләмле" очрагы дип атадылар.
Русия рәсмиләре әлегә бу вакыйганы шәрехләмәде.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

😢6
Австралиядә җырчы Зөлфия Камалова белән хушлашу мәрасиме узды
Биредә аның туганнары, дуслары, хезмәттәшләре чыгыш ясады. Зөлфия Камалова турында истәлекләр сөйләнде, рәхмәтләр белдерелде һәм ул яраткан җырлар яңгырады.
Хушлашу мәрасимендә Зөлфия Камалованың татар кызы һәм җырчысы икәне еш кабатланды. Аның якын дусты Наталья Новикова җырчының тормыш юлы белән таныштырды һәм Австралиядә ничек танышканнарын искә алып, Зөлфия Камалова урыс кызына бик нык охшаган булса да, ул һәрвакыт үзен саф татар булганын әйтә иде дип сөйләде.
Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.
Онлайн эфирда күрсәтелгән фотолар кулланылды.

— Зөлфия матурлык, мәхәббәт, юмартлык кешесе булды, — дип сөйләде мәрхүмнең апасы.
Хушлашу мәрасимендә Зөлфия Камалованың татар кызы һәм җырчысы икәне еш кабатланды. Аның якын дусты Наталья Новикова җырчының тормыш юлы белән таныштырды һәм Австралиядә ничек танышканнарын искә алып, Зөлфия Камалова урыс кызына бик нык охшаган булса да, ул һәрвакыт үзен саф татар булганын әйтә иде дип сөйләде.
Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.
Онлайн эфирда күрсәтелгән фотолар кулланылды.
@azatliqradiosi
😢20💔6👍1
Русия һава ширкәтләре Якын Көнчыгышка очышларын вакытлыча туктата яки очу юлын озынайта
Мәсәлән, Мәскәүдән Дубайга очу якынча 2,5 сәгатькә озыная ала, очыш җәмгысе 8 сәгать вакыт алырга мөмкин.
Шул ук вакытта, Казан һава аланы матбугат хезмәтендә бүген Татарстан башкаласында очкычларның тоткарлаусыз очып китүен хәбәр иттеләр.
Бу хакта 👉 монда укый аласыз.

Танышларыгыз арасында Украина сугышында һәлак булган яки яраланган кешеләр бармы?
Шушы сорауны YouTube-каналыбызда бирдек. Кешеләр әнә шулай җавап бирде.
Тамашачыларыбызның кайбер фикерләрен дә китерик:
#сугыш #халыкфикере
@azatliqradiosi
Шушы сорауны YouTube-каналыбызда бирдек. Кешеләр әнә шулай җавап бирде.
Тамашачыларыбызның кайбер фикерләрен дә китерик:
"Бер туганыбызның гәүдәсен февральдан башлап чыгара алмыйлар, күмеп тә булмай. Инәсе акылдан шаша инде."
"Өч туганыбызны югалттык. Тагын икесе — хәзер шушы каһәр суккан, мәгънәсез сугышта. Очы да, кырые да күренми. Безнең аңгыра сәясәтчеләр — ир-егетләребез бәрабәренә — безне шушы упкынга алып бара."
"Районыбызга көн саен диярлек яңа мәетләр кайтарыла. Бу сугышны оештырган кешеләр татар, башкорт, мари, удмурт һәм башка халыкларның мәнфәгатьләрен кайгыртмый — монысы көн кебек ачык."
"Авыллардан күп. Авылда митинг үткәрә алмыйлар, шуңа җыялар авыллардан."
#сугыш #халыкфикере
@azatliqradiosi
🔥2👍1
Ә ул арада Владимир Путин төрмәдә утыручыларга Украина сугышына китәргә мөмкинлек бирүче канунны имзалаган.
Яңа канунга күрә төрмәдә утыручылар Русия саклану министрлыгы белән контракт төзеп Украинадагы сугышка китә алачак.
Дума бу канун проектын сентябрь азагында кабул иткән иде.
Хәзерге канун буенча Русия гаскәрендә хезмәт итүчеләрне һәм РФ армиясе белән килешү төзегән ир-атларны — Украина сугышына китәргә ризалашкан очракта — җинаять кылган өчен каралган җаваплылыктан азат итәргә мөмкиннәр. Яңа канунга күрә, җаваплылыктан җинаять эшләре инде мәхкәмәдә карала торган, шулай ук, мәхкәмә карары әле үз көченә кермәгән кешеләр дә азат ителә алачак.

💩4
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Казандагы йортны су баскан.
Су хәтта лифт шахталарына да агып төшкән. Бу хәлләр бүген төнлә "Салават күпере" бистәсендә булган.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Су хәтта лифт шахталарына да агып төшкән. Бу хәлләр бүген төнлә "Салават күпере" бистәсендә булган.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🐳3😱2👍1🔥1😢1
Көзге чакырылышта Русия армиясенә Татарстаннан 3,5 мең егет чакырылачак.
Солдатлар Украина сугышына җибәрелмәячәк дип вәгъдә итәләр.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
Солдатлар Украина сугышына җибәрелмәячәк дип вәгъдә итәләр.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
😢8🤔1
Израил БМО башлыгы Антониу Гутерришка илгә керүне тыйган.
"Иранның Израилгә коточкыч һөҗүмен хөкем итә алмаган кеше Израил җиренә аяк баса алмый", – ди Израил рәсмиләре.

👍7👎3🤨3❤1😁1