Танышларыгыз арасында Украина сугышында һәлак булган яки яраланган кешеләр бармы?
Шушы сорауны YouTube-каналыбызда бирдек. Кешеләр әнә шулай җавап бирде.
Тамашачыларыбызның кайбер фикерләрен дә китерик:
#сугыш #халыкфикере
@azatliqradiosi

"Бер туганыбызның гәүдәсен февральдан башлап чыгара алмыйлар, күмеп тә булмай. Инәсе акылдан шаша инде."
"Өч туганыбызны югалттык. Тагын икесе — хәзер шушы каһәр суккан, мәгънәсез сугышта. Очы да, кырые да күренми. Безнең аңгыра сәясәтчеләр — ир-егетләребез бәрабәренә — безне шушы упкынга алып бара."
"Районыбызга көн саен диярлек яңа мәетләр кайтарыла. Бу сугышны оештырган кешеләр татар, башкорт, мари, удмурт һәм башка халыкларның мәнфәгатьләрен кайгыртмый — монысы көн кебек ачык."
"Авыллардан күп. Авылда митинг үткәрә алмыйлар, шуңа җыялар авыллардан."
#сугыш #халыкфикере
@azatliqradiosi
🔥2👍1
Ә ул арада Владимир Путин төрмәдә утыручыларга Украина сугышына китәргә мөмкинлек бирүче канунны имзалаган.
Яңа канунга күрә төрмәдә утыручылар Русия саклану министрлыгы белән контракт төзеп Украинадагы сугышка китә алачак.
Дума бу канун проектын сентябрь азагында кабул иткән иде.
Хәзерге канун буенча Русия гаскәрендә хезмәт итүчеләрне һәм РФ армиясе белән килешү төзегән ир-атларны — Украина сугышына китәргә ризалашкан очракта — җинаять кылган өчен каралган җаваплылыктан азат итәргә мөмкиннәр. Яңа канунга күрә, җаваплылыктан җинаять эшләре инде мәхкәмәдә карала торган, шулай ук, мәхкәмә карары әле үз көченә кермәгән кешеләр дә азат ителә алачак.

💩4
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Казандагы йортны су баскан.
Су хәтта лифт шахталарына да агып төшкән. Бу хәлләр бүген төнлә "Салават күпере" бистәсендә булган.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Су хәтта лифт шахталарына да агып төшкән. Бу хәлләр бүген төнлә "Салават күпере" бистәсендә булган.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🐳3😱2👍1🔥1😢1
Көзге чакырылышта Русия армиясенә Татарстаннан 3,5 мең егет чакырылачак.
Солдатлар Украина сугышына җибәрелмәячәк дип вәгъдә итәләр.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
Солдатлар Украина сугышына җибәрелмәячәк дип вәгъдә итәләр.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
😢8🤔1
Израил БМО башлыгы Антониу Гутерришка илгә керүне тыйган.
"Иранның Израилгә коточкыч һөҗүмен хөкем итә алмаган кеше Израил җиренә аяк баса алмый", – ди Израил рәсмиләре.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
"Иранның Израилгә коточкыч һөҗүмен хөкем итә алмаган кеше Израил җиренә аяк баса алмый", – ди Израил рәсмиләре.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
👍7👎3🤨3❤1😁1
Татарстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәетләр кайтарылган.
2022 елда башланган сугышта Ютазы районыннан Айдар Садыйков һәм Таһир Шәрипов һәлак булганнар.
Икесен дә 30 сентябрьдә Ютазы районында җирләделәр.
Безнең хисапка күрә, Татарстаннан бу сугышта кимендә 2809 ир үтерелгән. Шуларның кимендә 12се — Ютазы районыннан. Бу саннар күпкә зуррак була ала, хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.
Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — әлеге сугышның 952нче көне.
#Татарстан #татарлар

😢6🔥2🤬1
Татарстанда бизнесның ислам финанслары белән кызыксынуы арткан.
Хәзерге вакытта шәригать кануннары нигезендә 30 финанс продукты бар.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Хәзерге вакытта шәригать кануннары нигезендә 30 финанс продукты бар.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🔥3❤2👍1
Кичә Төркия башкаласы Әнкарада Финляндия татарлары тарихы турында китап тәкъдим ителде.
Төркиядән читтәге төрки вәкиллекләр мөдирлеге (Yurtdışı Türkler ve Akraba Topluluklar Başkanlığı) оештырган чарада Финляндия президенты Александер Стубб, Төркиянең мәдәният һәм туризм министры Мәхмәт Нури Әрсой, Төркиянең Әнкарадагы илчесе Пиркко Һямяляйнен, Төркиянең Һелсинкидагы илчесе Дениз Җакар һәм Финляндия татар җәмгыяте җитәкчесе Гөлтән Бәдретдин катнашты дип хәбер итә китап авторы, Финляндиядәге татар мәхәлләсе имамы, доктор Рамил хәзрәт Беляев үзенең Facebookтагы битендә.
Китап бәйрәменә шулай ук Әнкарада яшәүче татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, Төркия башкаласы университетларында укучы Татарстан студентлары да килгән иде.
#татарлар

🔥9👍5
Казан аэропорты очкычларны кабул итми.
Омск, Хургада, Чиләбедән Казанга очкан очкычлар "запас" һава аланнарына җибәрелгән. Һава аланының матбугат хезмәте иртәнге 6дан Казан аэропорты очкычларны да кабул да итми, очкычларны очыртмый да дигән.
Бу вакытлыча чара дип аңлатыла. Һава аланы аерым фәрман чыгарылганчы эшләми диелә. Дроннар очу куркынычы бар.
Соңгы тапкыр Казан һава аланы 10 сентябрь ике сәгатькә ябылып торды.
7.45 тән Түбән Каманың һава аланы да ябылган.
"Бизнес Online" фотосы.

🔥3
Дөньяда ниләр бар, ниләр юк - алар хакында да кыскача:
▪️Казан һава аланы янә эшли башлаган.
▪️Коръәнне яндырган студент Никита Журавельга дәүләткә хыянәттә гаеп белдерелгән.
▪️ Русия Саклану министрлыгы Белгород, Воронеж, Курск, Брянск өлкәләрендә 113 дрон бәреп төшерелде дип хисап бирде.
▪️Кичә кичке якта Русиянең авиабомбасы Харьковтагы торак йортка эләккән. Шәһәр башлыгы белдерүенчә, 10 кеше, шул исәптән бер кыз бала зарар күргән. Биш катлы йорт өлешчә җимерелгән.
▪️Владимир Путинның Уралдагы яңа вәкиленең исеме - Артем Жога, ул "Спарта" батальоны командиры. Жога АКШ, Европа берлегенең кара исемлегендә.
▪️Русия үзенә дустанә булып саналган дәүләтләргә кредит бирер өчен 1,5 трлн сум акча тотачак.
▪️Цюрихтагы кинофестиваль "Урыслар сугышта" дип исемләгән фильмны күрсәтүдән баш тарткан. Моңа кадәр Торонто да нәкъ шундый юл белән киткән. Аны Канадада яшәүче русияле хатын төшергән. Украина бу фильм агрессор дәүләтнең гамәлләрен аклый дип саный.
▪️2024 елның икенче кварталы мәгълүматларына караганда, юл һәлакәтләре килеп чыгуында гаепле дип табылган йөртүчеләр саны башка төбәкләр белән чагыштырганда Татарстанда иң югары булып чыккан.
▪️Бүген иртән Уфаның "Мега" сәүдә үзәгендә 450 кешене эвакуацияләгәннәр. Янгын сигнализация эшләгән, әмма янгын чыгарлык урын табылмаган.

👍2🔥2
Русия армиясенә Башкортстаннан 4 мең егет чакырылачак
Моңа кадәр Татарстаннан 3,5 мең кеше чакырылачак дип әйтелде. Русия армиясенә барлыгы 133 мең егетне чакырырга уйлыйлар.
Быел язгы чакырылышта Русия армиясенә Татарстаннан — 3,5 мең һәм Башкортстаннан 5,5 мең егет чакырылган иде.
▪️ Хакимиятләр егетләр сугышка җибәрелмәячәк дип ышандыра. Путин да сугышта "срочник"лар юк дип сөйләде, әмма ахырдан саклану министрлыгы Украинадагы сугышта "срочниклар" да булуын таныды, аларның бер өлеше әсирлеккә төште. Саклану министрлыгы мәҗбүри хезмәттәгеләрнең барысы да Русиягә кайтарылды дип ышандырды.
Хәбәр 👉 монда.
#башкортстан

🤬3😁1
🔺Татарстанда 1,7 мең табиб җитми
Иң зур кытлык терапевт, киң практикалы табибларга һәм педиаторларга сизелә. Анестезиолог-реанимотолог, патологоанатом, неонатолог кебек белгечләр дә өстәмә вазифаларны башкара.
Хәбәрне тулырак Азатлык сәхифәсендә укый аласыз.

Азатлык Радиосы
Татарстанда 1,7 мең табиб җитми
Мондый дефицит барлыгы турында Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы белдерде.
👍2🔥1
📍Көн язмасы. Ни өчен Украинада Башкортстан белән Татарстаннан үлүчеләр күп?
Украинадагы сугышта үлемнәр саны белән Башкортстан Русия күләмендә — беренче, Татарстан дүртенче урында бара. Ихтыярилар үлеме ягыннан да Башкортстан алда бара, ә Татарстан — икенче.
3 октябрьгә Азатлык төзеп барган исемлектә Башкортстаннан — 3065, Татарстаннан 2810 үлем теркәлгән.
Ни өчен халык кырыла? Азатлык моның сәбәпләрен белгечләрдән сорашты.
Сәбәпләр берничә.
Бу — АКШтагы Джеймстаун фонды тикшерү үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Януш Бугайскиның фикере.
Ә моны сәясәт белгече Аббас Галләмов әйтте.
Башка белгечләр тамырдан башка фикер әйтте һәм гепотезалары белән уртаклашты. Аларны кереп укырга тәкъдим итәбез.
👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә

✔️ " Сугышка халыкны җыю милли республикалар һәм фәкыйрь төбәкләрдә аеруча актив бара, чөнки эре шәһәрләрдә моңа каршы протестлар чыга ала. Икенчедән, сугышка үз теләге белән китүчеләргә зур акча вәгъдә ителә, бу фәкыйрь җәмгыять катламнарын җәлеп итә".
Бу — АКШтагы Джеймстаун фонды тикшерү үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Януш Бугайскиның фикере.
✔️ "Авыл халкы — сугышка беренче чиратта бара торган кешеләр. Хәбировның шәхси үзенчәлекләре дә роль уйныйдыр. Ул эшен күрсәтергә тырыша. Татарстанда административ ресурс бик көчле. Алар да артта калмаска тырыша. Республика Мәскәү күзлегендә Хәбировтан "арттарак" була алмый бит."
Ә моны сәясәт белгече Аббас Галләмов әйтте.
Башка белгечләр тамырдан башка фикер әйтте һәм гепотезалары белән уртаклашты. Аларны кереп укырга тәкъдим итәбез.
👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә
Азатлык Радиосы
Русиянең Украинага каршы сугышында Башкортстан белән Татарстаннан үлүчеләр ни өчен күп?
Украинадагы сугышта үлемнәр саны белән Башкортстан Русия күләмендә — беренче, Татарстан дүртенче урында бара. Ихтыярилар үлеме ягыннан да Башкортстан алда бара, ә Татарстан — икенче. Азатлык Радиосының Татар-башкорт хезмәте моның сәбәпләрен белгечләрдән сорашты.
👍3🔥1
"Җамала. Азатлык җырлары" украин документаль фильмы Канндагы Медиа һәм ТВ премиясендә җиңгән.
Бу хакта Җамала үзе хәбәр итте. "Җамала. Азатлык җырлары" фильмы җырчының эшчәнлеге һәм Русия басып кергән көннәрдә аның Украинага ярдәм итүе турында.
"Кешелек мәсьәләләре һәм социаль сораулар" категориясендә җиңеп, "Алтын дельфин" премиясе алган.
Тагын бу хакта күбрәк беләсегез киләме? Бу 👉сылтамага басыгыз.

👍4🔥4❤3
Украинадагы сугышта 14 бала атасы һәлак булган
Бу ир Татарстаннан. Ул Алабугада җирләнгән.
Кем бу кеше? Ни өчен сугышка киткән? Барысын да бер җиргә тупладык.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Бу ир Татарстаннан. Ул Алабугада җирләнгән.
Кем бу кеше? Ни өчен сугышка киткән? Барысын да бер җиргә тупладык.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Украинадагы сугышта 14 бала атасы һәлак булган
Ул Татарстанның Алабуга шәһәреннән. 44 яшьлек Авраам Мэлехны кичә җирләгәннәр.
🤡3👍2😢2🎉2
❗️Дөнья татар яшьләре форумы Шүрәлегә бирелгән патентны юкка чыгаруны сорап "Роспатент"ка хат юллаган
Форум вәкилләре фикеренчә, халык иҗаты әсәрләре аерым авторларның хокукына ия була алмый. Моңарчы "Национальные игрушки" ширкәтенең "Әкият" курчак театры 500 мең сум түләргә тиеш дип дәгъва җибәрүе турында мәгълүм булды. Ширкәт элегрәк Шүрәле, Су анасы, Кар кызы кебек татар халык әкиятләре каһарманнары исеменәрен теркәгән.
— Бу каһарманнарга, сүзләргә бирелгән лицензияләрне гамәлдән чыгаруны сорыйбыз. Бу канунны бозу, — диелгән хатта.
Хат "Роспатент"ның җитәкчесе Юрий Зубовка юлланган.
Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.

👍16🔥3
Азатлык радиосы ачыклаганча, Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан кимендә 2810, Башкортстаннан кимендә 3065, ике республикадан кимендә 5875 кеше һәлак булган.
📝 Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми, чынбарлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала.
#сугышта_үлүчеләр
#Татарстан #Башкортстан
@azatliqradiosi
Сугышта үлүчеләр турында җентекле статистиканы безнең сайтта карый аласыз (VPNсыз сылтама).
#сугышта_үлүчеләр
#Татарстан #Башкортстан
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
😢4👍1💔1