Татарстанда уртача хезмәт хакы 70 мең сумнан артып киткән.
Иң зур хезмәт хакын мәгълүмат һәм элемтә тармагында эшләүчеләр алган. Июль аенда аларның уртача кереме 125 253 сум булган. Фәнни тикшеренүләр үткәрүчеләрнең хезмәт хакы 124 546 сумга җиткән. Энергетика белән тәэмин итүчеләрнең айлык кереме 120 581 сум тәшкил иткән.
Июль аенда түбән хезмәт хаклары мәгариф (34 046 сум), күчемсез милек (48 139 сум), җәмәгать туклануы (47 841 сум) тармагы хезмәткәрләрендә күзәтелгән.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
Ә сез бу саннарга ышанасызмы?
#Татарстан
@azatliqradiosi

😐5👍1
Мәскәүдә мәчет һәм мөселман үзәкләре биналарына вандаллар һөҗүм иткән
3-4 октябрьдә, җомга алдыннан, Мәскәүдәге мәчетләргә вандаллар һөҗүм иткән, дип хәбәр итә Русия Диния нәзарәте.
Шүһәдә (Мемориаль) мәчете, 1812 елгы сугышның мөселман каһарманнары хөрмәтенә төзелгән иң борынгы гыйбадәтханә — Тарихи мәчет һәм Халыкара ислам миссиясе бинасы зыян күргән диелә.
Мәчет коймалары диварына алар “Русия православлар өчен” (“Россия для православных”) дип язып калдырган һәм ахырдан “1488” санын күрсәткән. 14/88 — неонацилар һәм ак расистлар символы санала.
Бу беренче генә һөҗүм түгел. 13 июльдә Мәскәүдәге Тарихи мәчет ишек төбенә дуңгыз башы атканнар иде.
Моннан тыш, куәт оешмалары тарафыннан да Мәскәү һәм Мәскәү өлкәләрендәге мәчетләргә һәм гыйбадәт йортларына басым башланды. Алар рейдлар үткәреп тора.
Фото: "Дум Рф Татарча" телеграм каналы.

🤬19🔥2😡2😁1🌚1
Русиянең Украинага каршы сугышында Башкортстан белән Татарстаннан үлүчеләр ни өчен күп?
Безнең белгечләр фикерләре белән зур язма чыкты. Кайбер фикерләрне рәсемнәрдә тәкъдим итәбез.

🔥1💯1
"Ыста! Һин нимә кейҙең ул, Рәйхана?"
Башкорт теленең яңа дәресе. "Бүген нәрсә кияргә?" Әйдә!Online проекты коллективы бу юлы кием темасын тикшерә.
➡️ https://www.azatliq.org/a/33118644.html
(запас сылтама )

Азатлык Радиосы
"Башкирский с нуля": Урок 12 – кейем (одежда)
С каким вопросом мы сталкиваемся каждый день, собираясь куда-то? Конечно же, это вопрос: "А что мне надеть?" Сегодня мы с вами будем говорить об одежде – "кейем", и научимся говорить о том, во что мы одеты. Поговорим и о башкирской национальной одежде.
👍8👎1🥴1
📍Шимбә көнне Маҗарстанда меңнәрчә кеше катнашында массакүләм протест чарасы узды.
Будапештта демонстрантлар дәүләт телевидениесе һәм радиосы булган MTVA ширкәте бинасы янына җыелды. Алар MTVAны "пропаганда фабрикасы" дип атады һәм Маҗарстан массакүләм мәгълүмат чараларына сүз һәм мәгълүмат иреге таләп итте.
Протестны хөкүмәткә оппозициядәге TISZA партиясе оештырды. Аны Петер Мадьяр җитәкли. Әлеге сәясәтчене Маҗарстан премьер-министры Виктор Орбанның хакимияттә булган 15 ел дәверендә иң җитди көндәше дип атыйлар. Узган җәйдә Европа парламенты сайлауларында Мадьяр фиркасе якынча 30% тавыш җыеп, Орбанның Fidesz партиясенә якынлашты.
Шимбә көнне протестчылар алдында чыгыш ясаганда, Мадьяр Маҗарстандагы дәүләт мәгълүмат чаралары торышын "глобаль җәнҗал" дип атады. "Тупаслык, ялган, пропаганда җитәрлек булды. Сабырлыгыбыз бетте. Конфронтация вакыты җитте", диде ул.
Җирле һәм чит ил күзәтүчеләр Маҗарстанда сүз иреге сизелерлек чикләнгәнен инде берничә ел билгеләп үтә. Алар хөкүмәт белән бәйләнгән олигархлар ярдәмендә Орбан фиркасенең дәүләткә буйсындырылган медиа империя булдыруын әйтә.
"Чикләрне танымаучы хәбәрчеләр" халыкара оешмасы санап чыгаруынча, Маҗарстанда медиа базарның якынча 80%ын Орбан фиркасе контрольдә тота.

Маҗарстанда дәүләт пропагандасына каршы протест чараларында меңнәрчә кеше катнашты
Демонстрантлар Маҗарстан массакүләм мәгълүмат чараларына сүз иреге таләп итте.
🔥5👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
📍Шимбә көнне Маҗарстанда меңнәрчә кеше катнашында массакүләм протест чарасы узды. Будапештта демонстрантлар дәүләт телевидениесе һәм радиосы булган MTVA ширкәте бинасы янына җыелды. Алар MTVAны "пропаганда фабрикасы" дип атады һәм Маҗарстан массакүләм мәгълүмат…
Маҗарстан дигәннән берничә ел элек Азатлык Радиосы татар язучысы Аяз Гыйләҗев белән бергә ГУЛАГ михнәтләрен узган маҗар тылмачы Арпад Галгоци белән әңгәмә корды.
Маҗарстанда советларга каршы сугышканы өчен Галгоци 20 ел төрмәгә хөкем ителгән, Советлар берлегенә депортацияләнгән. Туган ягына кире әйләнеп кайтканчы Советлар берлегендә 13 ел яшәгән, шуларның 7 елы ГУЛАГ лагерьларында узган.
💬1947 елда миңа 19 яшь иде. Маҗарстанга бәреп кергән Совет армиясенә каршы сугыштым. Алар Маҗарстанны азат итте дип санала, әмма азат итүчеләр алай кыланмый иде. Маҗарлар арасында аларга куанучы булмады. Студентлар каршылык күрсәтә башлады. Яшерен оешмалар барлыкка килде. Мин алар турында ишетеп кенә белә идем. Барысы да 1944 елда башланды. Совет солдатлары әниемне көчләде.
Аларның вәхшилекләрен тасвирлыйсым килми, авыр ул миңа. Әмма әни бу мәсхәрәне күтәрә алмады, ахыр чиктә ул гарьлегеннән үз-үзенә кул салды, асылынып үлде. Без әти белән икәү калдык. Әти дә акылдан язарлык хәлдә иде, бер ел да үтмәде, кайгыдан йөрәге ярылып үлде. Мин ялгыз калдым. Түзәрлек хәл калмады. Мин кораллы инкыйлабчылар хәрәкәтенә кушылдым. Ике ел дәвамында без, студентлар, гимназистлар, совет солдатларына каршы сугыштык. Тимер юлларда эшелоннарга һөҗүм иттек, корал, сугыш кирәк-яраклары сакланган урыннарны бастык. Ике ел шулай дәвам итте. Әмма безне тоттылар", дип сөйләде ул.
Әңгәмәне тулырак - Азатлык сәхифәсендә укыгыз.

🔥8👍1
Харьков өлкәсендә Русиягә каршы сугышкан активист Илдар Дадин һәлак булган.
Бу хакта журналист Ксения Ларина хәбәр итте. Башка чыганаклар әле моны расламады.
Митинг кагыйдәләрен берничә тапкыр бозу турындагы маддә нигезендә Русиядә беренче булып хөкем ителгән Дадин элегрәк Украина ягында сугышу һәм "Русия җинаятьләренә каршы тору" өчен илдән китүен белдергән иде.
Узган ел июньдә ул "Себер батальоны"на кергән. Активист сүзләренчә, бу хәрби төркемгә керү – аның өчен Украина ягында сугышуның "бердәнбер диярлек ысулы" булган.
"Соңгы чара буларак – мин аларны [Русия хәрбиләрен] үтерергә тиеш. Аларны әсирлеккә алырга теләр идем, чөнки мин үтерүләргә каршы", дигән иде ул.
▪️Татарстан мәгълүмат чаралары Илдар Дадин турында язмаса да, аның татарлар һәм Татарстан белән бәйләнешләре бар. Ул кечкенәдән Минзәлә районы Наратлы Кичү авылына кайтып йөргән, анда җәйге ялларын уздырган, Чаллы һәм Ижаудагы туганнары белән элемтәне өзмәгән.

😢19👍3🔥1
Якшәмбегә каршы төндә Русия армиясенең Одессага дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә склад һәм йөк машиналары, шулай ук газүткәргечкә зыян салынган.
Бер кеше җәрәхәтләнгән һәм авыр хәлдә хастаханәгә салынган.
Киев шәһәре хәрби идарәсе хәбәр итүенчә, төнлә Украина башкаласына да күпсанлы дрон һөҗүмнәре ясалган. Һава һөҗүме турында кисәтү өч тапкыр игълан ителгән һәм барлыгы биш сәгатьтән артык дәвам иткән.
Тулырак - Азатлык сәхифәсендә укыгыз.

Русия армиясе узган бер тәүлектә Украинаны ким дигәндә биш мең тапкыр атышка тоткан
Русия армиясе дроннар һәм ракетлар белән һөҗүм иткән.
🤬4👍1🔥1
7 октябрь - ХӘМӘС белән Израил низагының бер еллыгы алдыннан дөньяның күп кенә илләрендә демонстрацияләр уза.
Алар Лондон, Берлин, Рим, Париж, Җакарта һәм башка шәһәрләрдә оештырылды.
Нигездә әлеге чараларны Фәләстин тарафлы активистлар оештыра. Төп шигарьләрнең берсе - Газзә Сызыгын утка тотуны кичекмәстән туктату. Чарада катнашучылар Израилне Газзәнең тыныч халкын үтерүдә гаепли, алар моны Фәләстин халкы геноциды дип атый.
Кайбер илләрдә, аерым алганда Германиядә Израил яклы чаралар да узды.
Бу чаралар Якын Көнчыгышта хәлнең кискенләшүе вазгыятендә үтә. Газзә Сызыгындагы сугыштан тыш, Израил шулай ук Лүбнән (Ливан) көньягында да җир өсте хәрби чаралары башлады. Анда аларга "Хизбулла" төркеме каршы тора. Иранның Израилгә ракетлар җибәрүеннән соң, Тель-Авив җавап һөҗүменә әзерләнә дигән хәбәрләр таралды.
Израил хәрбиләре якшәмбегә каршы төндә Бәйрутны утка тотуны дәвам итте. Һәдәф итеп "Хизбулла" төркеме корылмалары тора диелә.
АКШ "Хизбулла" төркемен террорчы оешмаларның берсе дип саный, Европа берлеге аның коралландырылган бүлеген кара исемлеккә керткән, ә менә Лүбнән парламентында урыннары булган сәяси фиркагә карата чикләүләр игълан итмәгән.
Шулай ук Газзә сызыгында Җабалия районында кабат сугышлар башлануы әйтелә. ХӘМӘС контролендәге сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, Израил хәрбиләренең мәчеткә һөҗүме нәтиҗәсендә ким дигәндә 20 кеше һәлак булган.
Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяху шимбә кич ясаган чыгышында илнең "җиде фронтта", шул исәптән Иранга каршы сугыш алып баруын әйтте. Нетаньяху Газзәдә тынычлык урнашсын өчен Израилгә корал бирүне туктатырга чакырган Франция президенты Эммануэль Макронны тәнкыйтькә тотты. Нетаньяху сүзләренчә, Израил барыбер җиңәчәк, ә Макрон һәм аның тарафдарларына оят булырга тиеш.

Исегезгә төшерәбез: 7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә бәреп керде, анда меңнән артык кешене үтерде, күпләрне, шул исәптән гади халыкны, тотык итеп алды (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә ХӘМӘС террор оешмасы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 23 меңнән артып китте, аларның 9,6 меңләбе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1139 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде.
👍7❤6🔥1🙏1
🎤Элвин Грейның танылган "Туган як" җырын башкортча һәм урысча башкара башлаганнан соң, җыр авторлары арасында низаг чыккан.
Аның авторлык хокукы берничә затка бәйле, шуңа да хәзер бәхәсне мәхкәмә аша хәл итәргә җыеналар.
Җырның авторлык хокукы берничә кешедә бар: "Туган як"ның көен Урал Рәшитов, татарча текстын — Гөлнара Рәшитова язган. Җырның тагын бер авторы — "Мастер" студиясе мөдире Григорий Байтирәков. Вәсилә Фәттахова тарафыннан җыр әлеге студиядә яздырылган булган.
"Элвин Грей" лейблы вәкилләре сүзләренә караганда, алар Урал Рәшитов белән килешү төзегән, һәм композитор аңа җырның башкортча версиясен башкару хокукларын биргән. Шулай да Григорий Байтирәков җырның хокуклары 2002 елда аңа тапшырылганын белдерә һәм композиторның гамәлләрен канунсыз дип саный. Ул бәхәскә мәхкәмәгә кадәр барып җитәчәген кире какмый.
Моңа кадәр Элвин Грей бу җырны "Дом родной" дип урысча башкарды. Ул аны Русия байрагы һәм чиркәү фонында җырлады.
Тулырак 👉Азатлык сәхифәсендә укыгыз.

🤮11🔥2
Русияләр сугышка каршы "кечкенә пикетларга" чыга. Нәрсә ул?
2022 елның 2 апрелендә, Русиянең Украинага бәреп керүенә өч атна булганда Инстаграмда malenkiy_piket аккаунты эшли башлый. Сәхифә авторлары "теләсә нинди материалдан кечкенә кеше ясап, аның кулына сугышка каршы язылган шигар тоттырып" берәр урынга куеп китәргә чакыра. Кечкенә сыннар башлыча пластилиннан яки кәгазьдән ясалган. Аларга "Ике ел Русия солдатлары күрше илдә кешеләрне үтерә. Моның белән ничек яшисез?", "Сугыш - кара эш, пычранмагыз!", "Әз эшләү оят түгел, берни эшләмәү оят", "Командирларга - яңа фатир, күз яшен түгүче анага - цинк табут. Путин - ул сугыш" дигән язулар беркетелгән.
Аккаунт хуҗасы Русиядән киткән һәм хәзер Франциядә яши. "Кечкенә пикет"ны бернич эшләми утыра алмаганлыктан башладым" ди.
Активист әлеге сыннарны җәмәгать урыннарында урнаштыручы русияләрне тотсалар, аларга төрмә янавын әйтә. "Бүген Русиядә сәяси сәнгать белән шөгыльләнү бик куркыныч", ди.
Күбрәк фотоларны 👉 Азатлык сәхифәсендә күрә аласыз.

👍13🔥1🙏1
🌙Кичкә матур китап тыңлыйсыгыз киләме?
Азатлыкның "Әйдә! Online" проекты Фатих Әмирханның "Ай өстендә Зөһрә кыз" аудиоәкиятен әзерләгән.
Текстын➡️ монда укый аласыз.

YouTube
Ай өстендә Зөһрә кыз ("Девушка Зухра на Луне" на татарском) — аудиокнига (подкаст)
Предлагаем образовательное аудио (подкаст) — романтический рассказ Фатиха Амирхана "Ай өстендә Зөһрә кыз" , который был написан в 1913 году. Он создан на основе народных преданий, отражающий особенности национального мировосприятия.
Текст произведения:…
Текст произведения:…
❤11🥰2🔥1😢1
78 яшендә кардиохирург Ренат Акчурин вафат.
Акчурин Башкортстан һәм Татарстан фәннәр академиясенең шәрәфле академигы, Русия һәм чит илләрдә күптөрле мактаулы исемнәргә лаек булган хирург иде.
Ул Русиянең беренче президенты Борис Ельцинның йөрәгенә операция ясап танылды.
Акчурин Мәскәү татарларының иҗтимагый тормышында актив катнашты, Татарстанның Мәскәүдәге вәкаләтле вәкиллегенең Табиблар клубын җитәкләде.
2015 елны Русия хөкүмәте чит илләрдән медицина җиһазлары кертүне тыю турында белдергәннән соң ул Азатлыкка "медицина өлкәсендә "булдырабыз" дип кенә булмый", дигән иде.

😢15❤2👍1🔥1