Журналист Фәридә Корбангалиеваны Русия гаскәре турында "фейклар" таратуда гаепләнүе өчен халыкара эзләүгә биргәннәр.
Бу хакта үзендәге документларга таянып хәбәр иткән "Новости" агентлыгы журналистның шулай ук "террорчылыкны акларга чакыру"да гаепләнүен дә искәртә.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан #татарлар
@azatliqradiosi

🤬13😁2👍1🔥1👏1
Украинага багышланган "Рамштайн" очрашуы булмаячак. Ул хакта Азатлык Радиосына НАТОдагы ике чыганак хәбәр иткән.
АКШта "Милтон" давылы көчәю сәбәпле президент Джо Байден Германиягә килмәскә булган.
Саммит Германиядә 10-13 октябрьдә узарга тиеш иде. Әлеге җыенда дөньяның 20ләп лидеры катнашырга теләк белдергән иде. Украина президенты Владимир Зеленский исә үзенең "җиңү планы"н тәкъдим итәргә җыенган.
Ноябрьдә Киевта узарга тиешле икенче "тынычлык" саммитын да Украина ягы билгесез вакытка кичектереп торырга карар кылган.
Германиягә килергә җыенган Байден "Милтон" давылына әзерлек чараларын күрү сәбәпле юлга кузгалмаска булган, диелә Ак Йорт тараткан хәбәрдә.
🔸"Рамштайн" форматындагы очрашулар Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле үткәрелә. Аларны шулай ук Украинаны саклау буенча Контакт төркеме дип тә атыйлар. Бу очрашуларда дөньяның 50ләп ил вәкилләре, шул исәптән хәрби өлкә түрәләре дә катнаша.

👍4👎4🙏3😁2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Журналист Искәндәр Сираҗи өендә кабат тентү узган. Аны Тикшерү комитетына алып киткәннәр. Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз. #Татарстан #татарлар @azatliqradiosi
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Искәндәр Сираҗи чыгара торган "Сираҗи сүзе" газеты офисында да тентү булган.
Ул хакта журналистның хатыны Эльмира Сираҗи үзенең Telegram-каналында хәбәр итте.
"Бөтен техника, компьютерларның систем блокларын алып киткәннәр" дип язды ул үзенең каналында шушы видеоны чыгарып.
#Татарстан

🤬20
Төркия балаларга көч куллануда шикләнеп Discordны томалаган.
Discord мессенджерын 19 яшьлек егет ике кызны үтергәннән соң томаларга булганнар, дип яза Reuters.
Кичә, 8 октябрьдә, Discordны Русиядә дә томалаганнар иде.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Төркия

👎10🔥1
Химия өлкәсендә Нобель бүләге аксымнар белән бәйле ачышлар өчен бирелә
Химия өлкәсендә 2024 елгы Нобель бүләге аксымнарның компьютер дизайны һәм аларның өч үлчәмле структурасын алдан фаразлау өчен АКШтан Дэвид Бейкерга, Британиядән Демис Һассабис һәм Джон Джамперга бирелә. Бу хакта бүген, 9 октябрьдә Нобель комитеты игълан итте.
Тулырак Азатлыкта укыгыз.

👍4
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Журналист Искәндәр Сираҗи өендә кабат тентү узган. Аны Тикшерү комитетына алып киткәннәр. Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз. #Татарстан #татарлар @azatliqradiosi
Искәндәр Сираҗины тоткарлау аның каналында чыккан видео белән бәйле булырга мөмкин.
Бу хакта үз чыганакларына сылтанып “Реальное время” яза. Басма мәгълүматынча, сүз журналист һәм язучы Искәндәр Сираҗиның YouTube каналында чыккан 55 минутлык видеомөрәҗәгать турында бара. Биредә Ибраһим Зәкиев исемле кешенең җинаять эше турында сөйләнә. Аны 2003 елда бер эшмәкәрне үтерүдә гаепләп, 2023 елда кулга алалар. Видео авторлары Зәкиевның гаепсез булуына ишарә ясый.
Соңрак Ибраһим Зәкиевны присяжныйлар гаепсез дип таба һәм ул 3 сентябрьдә азат ителә.
“Реальное время” язуынча, присяжныйлар карарыннан соң, Тикшерү комитеты шәхси тормыш турында мәгълүмат җыю һәм аны тарату турында (Җинаять кодексының 137нче маддәсе) җинаять эше ача. Эш билгесез затларга карата ачылган.
Басма чыганаклары белдерүенә, әлеге җинаять эше тикшерү барышында Зәкиевка каршы сөйләгән ике шаһитның гаризасыннан соң ачыла. Имеш, шаһитлар турында фото һәм видео Сираҗи каналында чыккан видеомөрәҗәгатьтә күрсәтелгән.
Бүген Ибраһим Зәкиевтан да сорау алалар дип яза басма. Сираҗины да, Зәкиевны да тоткарлау турында карар әлегә юк диелә.
Тикшерү комитеты матбугат хезмәтеннән бу хакта рәсми хәбәрләр чыкмады.

🤔4🤯2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Украинадагы сугышка каршы фикерләр әйткәне өчен террорчылыкны аклауда гаепләнеп, 400 мең сум штрафка тартылган Гөлнара Бахаревага тагын 30 мең сум штраф салганнар. Аны ике ел элек Тик-токта чыгарган видеосы өчен Русия хәрби көчләрен дискредитацияләүдә гаепле…
Гөлнара Бахаревага янә җинаять эше ачылды. Аңа 7 ел төрмә яный
Тикшерү мәгълүматынча, "Ты не один 74" дигән Telegram-каналда Бахарева сәяси тоткын Алексей Нуриевның туган көне турындагы пост астында урыс телендә өч сүздән торган "Минем якташлар. Горурланам" дип язу калдырган. Нуриев һәм һәм тагын бер фигурант Роман Насрыевны Чиләбе өлкәсе Бакал шәһәрендә шәһәр хакимиятенең хәрби исәпкә алу бүлегенә ут төртү эше нигезендә 19 елга хөкем итткәннәр иде.
ФСБ "горурланам" сүзендә террорчылыкны аклау билгеләре күргән.
— Бер сүз өчен! Лингвистик экспертиза уздырылган, аның нигезендә бу — террорчылыкны аклау дип чыгарылган. Бер сүз өчен әле беркемгә дә җинаять эше ачканнары турында ишеткәнем юк иде
Белмим инде, Гинесслар китабына эләгермен кебек, бер сүз өчен әле беркемгә дә җинаять эше ачканнары турында ишетмәдем, — дип сөйләде Гөлнара "ОВД-Инфо" басмасына.
2023 елда Гөлнара Бахарева ул террорчылыкны аклау турында җинаять эше аша узды инде. Анда да аны сүзләре өчен хөкем иттеләр. "Кырым күпере — кануни хәрби һәдәф", "Останкино манарасын да шартлатырга кирәк" дигән сүзләре өчен аңа 400 мең сумлык штраф салынды.
Әлегә бу карар үз гамәленә кермәде, чөнки Бахарева аны шикаять итеп йөри. Җинаять эше аның бертуган апасы "доносы" нигезендә ачылганын сөйләгән иде.
Тулырак Азатлыкта укыгыз:
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.

Азатлык Радиосы
Гөлнара Бахаревага янә җинаять эше ачылды. Аңа 7 ел төрмә яный
"Минем якташлар. Горурланам!" Бу сүзләрдә терроризмны аклау бар дип саный ФСБ вәкилләре. Сүзләр бер ел элек әйтелгән булса да, Чиләбе өлкәсенең Сатки шәһәрендә яшәүче Гөлнара Бахаревага быел яңа җинаять эше ачылды.
😢12
Татарстанның 2025 елга бюджетын беренче укылышта 13,5 млрд сум дефицит белән хупладылар
Республика Мәскәүгә салымнарны күбрәк җибәрәчәк. Республиканың гомуми керемнәре 425,5 млрд сум булыр дип фаразлана, чыгымнары - 439 млрд сум.
Татарстан финанс министры Радик Гайзәтуллин әйтүенчә, бу елның сигез ае нәтиҗәләренә күрә, салымнардан керемнәр болай бүленгән: 71 проценты Мәскәүгә киткән, 29 проценты республиканың берләштерелгән бюджетында калган.
- Киләсе елга ничек булырмы? Күбрәк федераль якка булыр дип уйлыйм, ди министр.
Бюджет өлгесен КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов тәнкыйтьләп чыкты.
Аның нидән канәгать булмавын Азатлыкта укыгыз.

🤬7👍1👏1
Татарстан "ил мәнфәгатьләренә каршы эшчәнлекләре өчен" илдән киткән русияләрнең милкен тартып алырга тәкъдим итә
Бүген документ өлгесен парламент утырышында канунилык һәм хокук тәртибе комитеты башлыгы Александр Чубаров тәкъдим итте. Депутатлар аны хуплады.
Чубаров әйтүенчә, яңа төзәтмәләр өлгесендә хәзерге вакытта Русиядә яшәмәүчеләргә "Русия мәнфәгатьләренә каршы" теләсә нинди гамәлләре өчен беркетмәләр төзү хокукы кертү тәкъдим ителә.
Моннан тыш, илдән киткәннәргә каршы административ эш ачылса, аларның Русиядәге милкен кулга алу мөмкинлеген дә кертмәкче булалар.
Хәзерге вакытта чит илдә кылган хокук бозулары өчен русияләрне бары тик "Русиядә теләнмәгән дип табылган оешма эшчәнлегендә катнашкан" өчен генә (Административ хокук бозулар кодексының 20.33 маддәсе) җаваплылыкка тарта алалар. Шул ук вакытта чит илдә яшәүче русияләрне җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкин.

💩7😱3👍2🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Искәндәр Сираҗины тоткарлау аның каналында чыккан видео белән бәйле булырга мөмкин. Бу хакта үз чыганакларына сылтанып “Реальное время” яза. Басма мәгълүматынча, сүз журналист һәм язучы Искәндәр Сираҗиның YouTube каналында чыккан 55 минутлык видеомөрәҗәгать…
❗️Журналист Искәндәр Сираҗи ачлык игълан итүен белдерде
Бүген иртән тентүләрдән соң тоткарланган журналист һәм язучы Искәндәр Сираҗи Тикшерү комитетында ачлык игълан итүе турында белдерде. Бу хакта ул аның хатыны Эльмира Сираҗи социаль челтәрләрдә хәбәр итте. Ул шулай ук Искәндәр Сираҗины төшергән видеоны да күрсәтте. Анда журналист "мондый маддә нигезендә болай утыртмыйлар, мин вакыты чикләнмәгән ачлык игълан итәм", ди.
Эльмира Сираҗи хәбәр итүенчә, бүген Тикшерү комитетында сорау алганнар, аннары изоляторга җибәргәннәр.
Эльмира ханым адвокат сүзләрен дә китерә, 26 ел эшләү дәверендә әлеге маддә нигезендә кешене изоляторга япканнарын күргәнем юк дигән ул.
Искәндәр Сираҗи шәхси тормыш турында мәгълүмат җыю һәм аны тарату турында (Җинаять кодексының 137нче маддәсе) җинаять эше нигезендә тикшерелә.

❤9🤯5🔥3😱2👍1🤬1
Хәерле иртә, дуслар! 10 октябрь иртәсенә дөньяда ниләр бар – кыскача:
🟠 Төнлә Одесса портына ракетлар белән зур һөҗүм булган. Җирле хакимият сүзләренчә, 6 кеше һәлак, 11 кеше зыян күргән.
🟠 Үз чиратында Украина хәрбиләре Ейск янында Русия арсеналына һөҗүм ясаган, анда 400 Shahed дроны саклана. Краснодар крае хакимияте янгын турында хәбәр итте. Адыгеядәге "Ханская" аэродромына да дроннар һөҗүм иткән, бу хакта социаль челтәрләрдә язалар. NASA иярченнәре бу урында янгынны күзәтә.
🟠 АКШтан Төркиягә очыш вакытында Төрек һава юллары очучысы үлгән. Аңа начар булып киткәч, экипаж ашыгыч рәвештә Нью-Йоркта утырырга карар кылган, әмма 59 яшьлек очучыны коткарып булмаган. Үлем сәбәбе әлегә ачыкланмаган.
🟠 Башкортстан республикасы көнен бәйрәм итүгә ДНРдан зур рәсми делегация килгән. Аны Денис Пушилин җитәкли.
🟠 Discord-ны томалаганнан соң Роскомнадзор Steam хезмәтенең җиде сәхифәсен тыелган мәгълүмат исемлегенә өстәгән.
🟠 Татарстанда 1950 елгы астрономик обсерватория бинасын төзекләндерәчәкләр. Ул ЮНЕСКО мирасы исемлегенә керә.
@azatliqradiosi
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥4❤2
Флоридага җимергеч "Милтон" өермәсе килгән – кимендә ике кеше үлгән
Хәзерге вакытта өермәнең үзәге – Флориданың көнбатыш яр буеннан көнчыгыш яр буена таба юлның яртысында. Өермәнең юлында Лейкленд, Киссимми һәм Орландо шәһәрләре, Канаверал борыны калачак дип көтелә.
АКШ гадәттән тыш хәлләр федераль агентлыгы Флоридада яшәүчеләргә әлегә яшеренү урыннарыннан чыкмаска кушты, "Милтон"нан элеккечә үлем куркынычы яный, дип искәртте.
Өермә якынлашыр алдыннан Флоридадагы биш миллионнан артык кешегә мәҗбүри рәвештә яки киңәш буларак эвакуацияләнергә кирәк булуы турында хәбәрләр җибәрелгән. Давыл зонасыннан ике миллионлап кеше эвакуацияләнгән. Бу штат тарихындагы иң зур эвакуация булды.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

😱3😢3🙏2❤1🔥1
⚡️Казанның МЕГА сәүдә үзәгендә эвакуация уза
Телеграм каналлар урыннан видеолар чыгара. Кисәтү сигналы яңгырый, кешеләрне урамга чыгаралар.

Telegram
НАШ ТАТАРСТАН | ДТП, ЧП | Осторожно, новости Росии
⚡️Прямо сейчас проходит эвакуация в МЕГЕ
❗️В торговом центре работает сирена, всех людей вывели на улицу #СМИ #Татарстан #Казань
⚠️@ostorojnott

👍2👎1
Башкортстаннан һәм Татарстаннан сугышта күп үлемнәр: бу — максатчан сәясәтме, әллә фәкыйрьлек нәтиҗәсеме?
Сугышта үлемнәр саны белән Башкортстан Русия күләмендә — беренче, Татарстан дүртенче урында тора. Ихтыярилар үлеме ягыннан да Башкортстан алда бара, ә Татарстан — икенче (Медиазона исемлеге).
Бу темага белгечләр белән сөйләшүне дәвам итәбез.
Бүгенге 👉 көн язмасын укыгыз.

— Кайберәүләр үзенең төп максаты булып сугышка мөмкин кадәр күбрәк кешене җибәрүне күрә. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров бу мәсьәләдә Бурятия башлыгы Алексей Цыденовка нык охшаш — алар Украина сугышы үзләренең шәхси "пиар-проектлары" иткән. Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның да фронтка күбрәк кеше җибәрү узышында катнашырга үз максатлары бар, күрәсең.
— Бу кешеләрне башта фәкыйрьлеккә чумдыралар, шуннан соң аларга, украиннарны үтереп, акча эшләү мөмкинлеге тәкъдим итәләр.
Бу темага белгечләр белән сөйләшүне дәвам итәбез.
Бүгенге 👉 көн язмасын укыгыз.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
"Бурятиягә алмашка Башкортстанны куйганннар". Сугышта күп үлемнәр: бу — максатчан сәясәтме, әллә фәкыйрьлек нәтиҗәсеме?
Азатлык Радиосы Башкортстан һәм Татарстанның Украинадагы сугышта үлүчеләр саны ягыннан беренче урыннарда баруы турында белгечләр белән сөйләшүне дәвам итә. Башкортстан Русия күләмендә — беренче, Татарстан дүртенче урында тора. Ихтыярилар үлеме ягыннан да…
🤬8👍1🌚1
Хәтер көне уңаеннан дөнья буйлап йөгерү оештырыла
Акцияне "Алмания татарча" берләшмәсе башлап җибәрде. Алар #1552run һештэгы белән дөнья буйлап яшәгән кешеләрне оештырырга ниятли.
Теләгән кешеләр 12-13 октябрь көнне үзләре яшәгән шәhәрендә, авылында теләгән ераклыкта йөгерә ала диелә. Аннары махсус булдырылган 1552 сәхифәсендә теркәлеп кеше нинди араны йөгереп узганын хисап итеп куя ала дип аңлатыла. Тулаем 1552 километрны узарга дигән максат куелган.
Тулырак 👉 монда укыгыз.
#татарлар
@azatliqradiosi
Акцияне "Алмания татарча" берләшмәсе башлап җибәрде. Алар #1552run һештэгы белән дөнья буйлап яшәгән кешеләрне оештырырга ниятли.
— Октябрь ае – татар халкы тарихында фаҗигале эз калдырган ай. 1552 елда Явыз Иван гаскәрләре Казанны яулап ала, шул вакыттан татарлар үз дәүләтчелеген югалта. Ләкин халык хәтере гасырлар дәвамында саклана. — диелә таратылган мәгълүматта.
Теләгән кешеләр 12-13 октябрь көнне үзләре яшәгән шәhәрендә, авылында теләгән ераклыкта йөгерә ала диелә. Аннары махсус булдырылган 1552 сәхифәсендә теркәлеп кеше нинди араны йөгереп узганын хисап итеп куя ала дип аңлатыла. Тулаем 1552 километрны узарга дигән максат куелган.
Тулырак 👉 монда укыгыз.
#татарлар
@azatliqradiosi
👍16❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Башкортстаннан һәм Татарстаннан сугышта күп үлемнәр: бу — максатчан сәясәтме, әллә фәкыйрьлек нәтиҗәсеме? Сугышта үлемнәр саны белән Башкортстан Русия күләмендә — беренче, Татарстан дүртенче урында тора. Ихтыярилар үлеме ягыннан да Башкортстан алда бара,…
Азатлык ачык чыганаклардан Татарстаннан 2855 үлемне, Башкортстаннан 3160 үлемне табып раслый алды.
Соңгы 50 көндә Азатлык тагын меңнән артык үлем очрагын раслый алды.
Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Шуңа журналистлар үлемнәр турында мәгълүматны рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплый. Чын саннар күпкә зуррак була ала.
#сугышта_үлүчеләр
#Татарстан #Башкортстан
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🤬3😭3❤1👎1