Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Чит илләрдә Башкортстан республикасы көне уңаеннан протест чаралары узды.

АКШ, Франция, Литва, Төркиядә башкорт, татар, казакъ активистлары "11 октябрь - Башкортстан республикасы колониясе көне" дигән шигар тотып торды. Моннан тыш, алар Баймакта Фаил Алсыновны яклаганнан соң тоткарланган кешеләрнең портретларын да алып чыкты.

1990 елның 11 октябрендә Башкортстан Югары Шурасы республиканың суверенитеты турында декларация кабул итте. Шуннан бирле бу көн республика һәм суверенитет бәйрәме буларак бәйрәм ителеп килде.

Быел исә бер төркем башкорт активисты 11 октябрьне Республика түгел, ә "колония көне" дип билгеләп узарга чакырды. Эшен читтә алып барган "Башкорт милли комитеты" дигән оешма бу көнне шулай атап, игътибарны Башкортстанның бүгенге хәленә юнәлттерергә тели.

Тулырак Азатлыкта укыгыз.
🔥16👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Казан аэропорты очкычларны кабул итми. Омск, Хургада, Чиләбедән Казанга очкан очкычлар "запас" һава аланнарына җибәрелгән. Һава аланының матбугат хезмәте иртәнге 6дан Казан аэропорты очкычларны да кабул да итми, очкычларны очыртмый да дигән. Бу вакытлыча…
Казан һава аланы янә ябылып тора.

Казан һава аланы очкычларны кабул итми һәм чыгармый, дип хәбәр итә Росавиация.

Очышларының иминлеген тәэмин итү өчен 8:40 сәгатьтән Казан өстеннән очу чикләнгән.

Соңгы тапкыр Казан һава аланы 3 октябрьдә 3 сәгатькә ябылып торган иде.
🤬2🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Казан һава аланы янә ябылып тора. Казан һава аланы очкычларны кабул итми һәм чыгармый, дип хәбәр итә Росавиация. Очышларының иминлеген тәэмин итү өчен 8:40 сәгатьтән Казан өстеннән очу чикләнгән. Соңгы тапкыр Казан һава аланы 3 октябрьдә 3 сәгатькә ябылып…
Казан һава аланы сәгать 10нан очкычларны кабул итә һәм җибәрә башлаган.

Ябылып торган вакытта 6 очкыч якындагы аэродромнарга җибәрелгән дип хәбәр итә Росавиация.

Казан һава аланы беренче тапкыр 15 майда ябылып торган иде. Аннан соң инде берничә тапкыр шулай ябылып торды. Моны иминлек сәбәпләре белән аңлаттылар.
🔥2
Кунакханәләр, турлар һәм гүзәллек салоннары: Татарстан белән Башкортстанда хәләл бизнес ничек үсә

Мәскәү Украинага каршы сугыш башлагач һәм шуның аркасында чикләүләр кертелгәч, Русия "дус булган" дәүләтләр, шул исәптән гарәп илләре белән хезмәттәшлеккә күчәргә тырыша.

Татарстан белән Башкортстанда хәләл ризык табу авыр түгел. Әмма хәләл яшәү рәвеше - ул ашау белән генә чикләнми. Кием-салым, медицина хезмәте, кунакханәләр, бассейннар, косметология...

Ислам динен тотучыларга, мөселман илләреннән килгән туристларга бу ике республикада шартлар бармы?

Азатлык Радиосы хәләл эшмәкәрлек алып баручыларны барлады.

Мәкаләне безнең сайтта укыгыз:

👉Төп биттә.
👉Көзге сылтама аша.
👍3🔥1
❗️ Казанда активистларга Хәтер көнендә дога кылырга ирек бирмиләр, кайбер кешеләрне йортлары янында полиция сагалап тора, ә кайберләре тоткарланган

Активист Галишан Нуриәхмәт бер сәгатьтән артык Казан полиция бүлегендә тотыла дип хәбәр итә Азатлык татар яшьләр берлеге.

Аны Кол Шәриф мәчетенә намазга барганда тоткарлаганнар. Бүген бер төркем татар активистлары Хәтер көне уңаеннан бирегә дога кылырга килмәкче иде.

Азатлык мәгълүматларынча, тагын берничә активист тоткарланган. Кайберләре белән элемтә юк.

Кимендә ике кешенең өенә полиция килгән һәм мәчеткә барырга юл куймаган.
😡19👎2
"Мәчеткә бармас өчен машина белән өйгә кайтарып куйдылар"

Казан Кирмәненә барудан сагаланып торылучылар арасында шагыйрь, журналист, татар милли хәрәкәте активисты Фәнил Гыйләҗев тә бар.

"Без шундый значимый, весомый кебек, малай. Әнине тукталышка икәү озатыша төштеләр җәяү бер километр. Өченчесе машина белән тукталыштан безне килеп алды. Кайтарып куйдылар кире ишек төбемә. Даже выбор бирделәр, рәхмәт төшкереләр "Япеевога барып кайтыйкмы, өеңдә генә утырасыңмы" - дип. Хет чәйгә чакыр үзләрен, урамда интекмәсеннәр дип".

Аның сүзләрен Азатлык татар яшьләре берлеге Телеграм каналы китерә.

Канал язуынча, тарихчы Илнар Гарифуллинны да йорты янында саклап торалар.

Тулырак безнең сайтта укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬15🔥2👍1🗿1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Мәчеткә бармас өчен машина белән өйгә кайтарып куйдылар" Казан Кирмәненә барудан сагаланып торылучылар арасында шагыйрь, журналист, татар милли хәрәкәте активисты Фәнил Гыйләҗев тә бар. "Без шундый значимый, весомый кебек, малай. Әнине тукталышка икәү…
Татар активисты Рәфыйкъ Кәримуллин әлегә полиция бүлегендә кала дип хәбәр итә "Азатлык" татар яшьләре берлеге телеграм каналы.

Бүген аны Хәтер көненә багышланган дога кылырга барган җирдән алып киттеләр.

12 октябрьдә бер төркем татарлар 1552 елда Казанны яулаганда шәһит китүчеләр рухына дога кылмакчы иде. Аларны Сөембикә манарсы янына полиция җибәрмәде.

Соңрак активистлар берәр кафеда җыелышабыз дип килеште.

Тулырак Азатлык Радиосы хәбәрендә укыгыз.
🤬12❤1🙏1
"Русия, урыс халкы, Путиннан тизрәк котылсаң иде! Амин!"


"Татар иле — беркайчан да сүнмәс өчен — балкып чыгачак."


"Яшәсен татар милләте! Яшәсен ислам дине!"


"1552 елда башланган сугыш бүген дә тукталмый. Аның фәкать рәвеше генә үзгәрде..."


Соңгы 10 елда Казанда узган Хәтер көне чараларында ясалган чыгышларның иң кызыклыларын бер видеода җыйдык. 2014 елдан алып 2021 елга кадәр булган Хәтер көннәрен шул рәвешле искә төшерик.

2022 елдан башлап — Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле — хакимиятләр Хәтер көнен үткәрергә рөхсәт бирми.

#Татарстан #татарлар

@azatliqradiosi
❤24🔥7👍5😁1🤡1🤣1🖕1
Русиядә 49 сәяси тоткынны психиатрия хастаханәсендә мәҗбүри дәвалалыйлар

"Мемориал" хокук яклаучылары әйтүенчә, бу - сәяси сәбәпләр белән ачылган җинаять эшләрендә гаепләнүчеләр өчен - иң начары.

Чөнки мәҗбүри дәвалануга билгесез вакытка җибәрәләр, ә хастаханәләрдә тоткыннарны кыйныйлар, түбәнсетәләр һәм аларга көчле дарулар кадыйлар. Мәсәлән шизофрения, психоз, саташулар вакытында кулланыла торган галоперидолны.

Сәяси тоткыннарны мәҗбүри дәвалануга җибәрү очраклары Русия Украинага каршы сугыш башлагач аеруча да артты.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз.
🤬7😱6🔥2💔2
⚡️Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов вафат булган.

Аңа 73 яшь иде.

Бу хакта Дөнья татар конгрессының Башкортстан бүлеге һәм "Башинформ" агентлыгы хәбәр итте.

Тальянчы, җырчы Фән Вәлиәхмәтов 1951 елның 18 гыйнварында Башкортстанның Шаран районы Хафиз авылында туган. Соңгы елларында да Шаранда яшәде.
😢40👍3🔥2😨1
⚡️Якутиядә, Олёкмински шәһәре янында, Ан-3 очкычы каза хәлендә җиргә төшеп утырган.

Әлеге хәл һава аланыннан 1,5 чакрым ераклыкта була.

Төшү вакытында ул шактый зыян күргән. Очкычта өч экипаж әгъзасы һәм ике юлчы булган, аларның берсе үлгән. Бу хакта Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.

▪️Ан-3 очкычлары Омскида 2000-2009 елларда "Полет" җитештерү берләшмәсендә җитештерелә. Барлыгы 25 шундый очкыч чыгарылган.

@azatliqradiosi
😱5🔥1😢1
⚡️Уфаның Ладыгин урамында биш катлы йортта шартлау булган.

Mkset телеграм каналы хәбәр итүенчә, икенче каттагы фатирда янгын чыккан. Күп кенә тәрәзәләрнең пыялалары ватылган.

Беренчел мәгълүматларга караганда, фатирларның берсендә газ шартлаган булуы ихтимал.

Шартлау булган подъезда яшәүчеләр эвакуацияләнгән.

@azatliqradiosi
😢4🔥1
Акча белән бәйле хәрәмләшүдә гаепләнелүче мөселман адвокаты Марат Ашимовка Мордовиядән читкә чыгу һәм адвокатлары белән интернет аша документлар алмашу рөхсәт ителгән. 

Ашимов адвокатларының берсе Руслан Нагиев үз телеграм каналында язуынча,  Мордовия югары мәхкәмәсе элек Саранскиның Ленин районы мәхкәмәсе чыгарган карарны үзгәрткән. 

Тулырак 👉Азатлык сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
👍12🔥5❤2🤔1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Бүген Татарстанның халык шагыйре, Тукай бүләге иясе Мөдәррис Әгъләмовның туган көне (1946-2006)

Мөдәррис Әгъләмов 1946 елның 13 октябрендә Татарстанның Зәй районы Биш Субашы авылында туа. Аның беренче “Кыңгырау” китабы 1970 елда дөнья күрә. 70-80 елларда ул баллада һәм поэмалар иҗат итә. Шул исәптән, “Тукайдан хатлар” поэмасын яза.

1991 елда шагыйрьгә “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән исем бирелә, 1992 елда ул “Киләчәккә кайту”, “Мин әйттем...” шигъри китаплары өчен Габдулла Тукай премиясен ала.

Моннан берничә ел шагыйрьне искә алу чарасында Мөдәррис Әгъләмнең "Татарстаным" шигырен сөйләве яздырылган архив видеосы күрсәтелгән иде. Шуны тыңлап китик әле.

@azatliqradiosi
❤19👍6🤔1
Атна вакыйгалары фотоларда

Күбрәк фотолар 👉Азатлык сәхифәсендә.

@azatliqradiosi
🔥4✍1