Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Мәскәүдә сукыр активист Оксана Осадчая күзе күрмәүче сәяси тоткын Александр Сизиковка теләктәшлек белдереп ялгыз пикетка чыккан.

RusNews язуынча, Осадчая Арбатта Булат Окуджава һәйкәле янында "Күзе күрмәүче Александр Сизиковка азатлык" дигән шигар тотып торган.

Элегрәк Осадчая математик Азат Мифтаховны яклап та ялгыз пикетка чыккан иде.

▪️Мәхкәмә беренче төркем инвалид (тома сукыр) Александр Сизиковны "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә гаепләп 17 елга хөкем итте.

@azatliqradiosi
👍7❤‍🔥4😢4
Яңа атнаны башлыйбыз, дуслар. Хәерле иртә булсын! Ә без сезгә дөньяда ниләр бар, шуны сөйлибез.

🔸Курски өлкәсенең 112 мең кешесе өйләрен ташлап киткән. 40 меңнән артык кеше эвакуацияләнүдән баш тарткан яки кире өйләренә кайткан. Моны омбудсмен Татьяна Москалькова әйтә.

🔸 Израилнең төньягында урнашкан хәрби базага пилотсыз очкыч һөҗүм иткән. Дүрт кеше һәлак булган, 60тан артык кеше яраланган. Бу һөҗүмне Лүбнәннең "Хизбулла" төркеме оештырган.

🔸 Кытай Тайванны блоклау буенча хәрби өйрәнүләр оештыра башлаган. Утрау камап алынган. Кытай моны Тайванның бәйсезлеккә омтылучы сепаратистларына кисәтү ди, Тайван моны провокация дип атаган.

🔸 Калифорниянең төбәк шерифы Доналд Трампа һөҗүм ясалырга тиеш булган, әмма җинаять булмый калды дип хисап биргән. Урам җыенына бер ир корал белән килергә җыенган, аны тотканнар. Ир җинаять кылырга җыенмаганын әйткән.

🔸 Ленинград өлкәсендә "Василий Теркин" киносын төшергән вакытта декорацияләр җимерелеп төшкән, егермеләп кеше төрле җәрәхәт алган.

🔸 Кениядән Чепнгетич исемле спортчы кыз яңа дөнья рекордына ирешкән. Марафонны ул 2 сәгать 10 минутта узган. Моңа кадәр ул ярыммарафонны 1 сәгать, 4 минут, 2 секундта узган иде.

🔸 Казанның "Сладкая жизнь" кафесында ир атыш оештырган. Ирне тоткарлаганнар. Имеш, ир ди-джейдан Русия гимнын куярга сораган, тегесе баш тарткан һәм ир ата башлаган.

🔸 Башкортстанда баянчы Айнур Фатыйховны искә алу чаралары узган. Ул 2020 елның 14 октябрендә пандемия чорында вафат булды.

Безне укыгыз, башкаларга да безнең хакта сөйләгез.

@azatliqradiosi
😱3✍1👍1🔥1
🔺Көн язмасы. Казанда Хәтер көне ничек узды?

Хәтер көнен "Азатлык" татар яшьләре берлеге быел Казанда 15 октябрьдә уздырмакчы иде. Алар аны митинг форматында үткәрергә ниятләде. Хәтер көне урыны итеп Камал театры мәйданын, Тинчурин паркы бакчасын сорадылар. Әмма Казан хакимиятләре моңа  рөхсәт бирмәде.

Шуннан соң бер төркем активистлар социаль челтәрләрдә үзара сөйләшеп 12 октябрь, шимбә көне булганга аны Казанны яклап шәһит киткән ата-бабаларыбыз рухыны дога кылу чарасы буларак уздырырга карар кылды.

Әмма бу көнне кайбер активистлар өйләреннән дә чыга алмады. Аларны өйләрендә сагалып тордылар. Кемдер тоткарланды.

Шулай да бер төркем активистлар Сөембикә манарасына юнәлгәнче, Казанның Кол-Шәриф мәчетенә кереп өйлә намазы укып чыгарга дип килеште. Анда нигездә Татар иҗтимагый үзәгенә йөргән милли хәрәкәт вәкилләре иде. Алар арасында Айрат Габдуллин (Хатмулла), Рәүф Ибраһимов, Равил Мөхәммәтҗанов һәм башкалар булды. Йошкар-Оладан татар һәм мари активисты Рамай Юлдашев, Башкортстаннан татар милли хәрәкәтеннән дүрт кеше килгән иде.

Алар янына полиция килде.

Тагын ниләр булды бу көнне? Ни өчен хакимият намаз кылырга җыенган кешеләрдән курыкты?

➡️ Безнең материалда укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🔥5❤4
Башкортстанның "Аспекты" басмасын эш студияләреннән куып чыгарганнар

Басманың баш мөхәррире Рәзиф Абдуллин вазифасыннан киткән. Бу хакта "Аспекты"га нигез салучы, "Эхо Москвы"ның Уфадагы бүлегенең элекке шеф-мөхәррире Руслан Вәлиев сөйләде.

Ни өчен? Нәрсә булган?

Бу хакта ➡️ монда яздык.

#башкортстан
🤬3🔥2👍1
Кичә Польшаның башкаласы Варшауда Хәтер көне узган

Аны сәяси мөһаҗир, үзләрен сөргендәге Татарстан хөкүмәте вәкиле Нәфис Кашапов оештырган. Яңгыр булуга карамастан урам җыенына утызлап кеше килгән. Татарларга теләктәшлек күрсәтер өчен беларуслар, чеченнар, чиркәссләр һәм башкалар килгән. Алар күбесе чыгышлар ясаган. Татарлар да, башкортлар да, башка асаба халыклар Путин режимы булганда баскынлык астында яшәргә мәҗбүр диелгән анда.

Җыен шәһәрнең үзәгендә, Николай Коперникка куелган һәйкәл янында узган.

Тагын ниләр булган Варшаудагы Хәтер көнендә, кемнәр булган? Idel.Реалии җыенда булды, алар ясаган фотогалереягә күз салыгыз.

@azatliqradiosi
🔥22👍6🤡1
🔺Русиядә мигрантларны мыскыл итәләр һәм кыйныйлар

Мондый эчтәлектәге хатны Таҗикстан кеше хокуклары вәкиле Умед Бобозода Русия кеше хокуклары вәкиле Татьяна Москальковага юллаган.

Русия тәртип саклау оешмалары Таҗикстаннан килгән хезмәт мигрантларына карата канунсыз алымнар куллана, алар белән тупас сөйләшә, кыйный һәм мыскыл итә, дигән Таҗикстан вәкиле. Ул Таҗикстан ватандашларын Русия белән чиктә озак вакытка тоткарлап тору очраклары булуын да телгә алган, аларга тотылган чакта тиешле шартлар тудырылмавын, ашатмауларын искәрткән. Шул ук вакытта тоткарланганнар арасында Таҗыкстанның рәсми вәкилләре, студентлар, өлкән яшьтәге кешеләр, хатын-кызлар һәм балалар булган диелә.

Бобозода Москальковадан Таҗикстан ватандашларының хокукларын саклауга ярдәм итүен, мондый очракларны күзәтеп, тиешле чаралар күрүен сорый.

Хәбәрне тулырак укыр өчен бу сылтамага басыгыз.


@azatliqradiosi
👍9😱3😢2🤔1💔1
Казанда шәһәрне кардан чистарту хезмәтендә эшләргә 291 кеше җитми

Казанда кышкы чорда (ул 15 октябрьдән 15 апрельгә кадәр булачак) урамнарны-юлларны чистартып тору өчен 404 машина йөртүче һәм 622 эшче эшкә урнаштырылган булырга тиеш. Хәзер исә шәһәрдә кар чистарта торган 562 техника бар. Аларның әлегә 75 проценты гына эшкә әзер.

Казан түрәләре хезмәт хакын арттырырга кирәк ди.

Юл эшчеләре беләсезме әле күпме ала? Монда яздык.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😢3
Төркиянең Мәрсин шәһәрендә сабантуй узды

Урта диңгез буендагы аланга 100ләп кеше җыелды. Бәйрәмне җирле татарлар төркеме үз көче белән оештырды.

Җыенга Мәрсин, Силифке, Ташуҗу шәһәрләрендә көн күрүче яңа буын татар мөһаҗирләре җыелды. Бу — Украина сугышы сәбәпле Русиядән күчеп килүчеләр, ял итүчеләр һәм “Аккую” атом электр станциясе төзелешендә эшләүче татарлар иде.

Сабантуй табынына һәркем үзе пешергә милли ризыклар алып килде. Җыен үзара танышу, җыр-биюләр, ярышлар белән үрелеп барды.

Бәйрәмдә Татарстан һәм Башкортстан байраклары җилфердәде.

▪️Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң Төркиянең Мәрсин шәһәре татарларның бер өлеше озакка килеп төпләнде. Аеруча, мобилизациядән соң биредә яшь иҗади интеллигенциясе вәкилләре килде. Әмма соңрак яшәү рөхсәте ала алмау сәбәпле татарларның бер өлеше Төркиядән китәргә мәҗбүр булды.

@azatliqradiosi
❤7👍1
Икътисад өлкәсендә Нобель бүләгенә "Ни өчен бер илләр бай, ә икенчеләре фәкыйрь" дигән бестселлер авторлары, Америка университетларында эшләүче икътисадчылар Дарон Аҗемоглу вә Джеймс Робинсон һәм аларга ярдәм иткән тикшеренүче Саймон Джонсон лаек дип табылган.

Аларга бүләкне "институтлар формалашу процессын һәм аларның икътисади чәчәк атуга йогынтысын" тикшергәннәре өчен бирәчәкләр.

Тулырак 👉Азатлык сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
👍5🔥3🤡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов вафат булган. Аңа 73 яшь иде. Бу хакта Дөнья татар конгрессының Башкортстан бүлеге һәм "Башинформ" агентлыгы хәбәр итте. Тальянчы, җырчы Фән Вәлиәхмәтов 1951 елның 18 гыйнварында Башкортстанның…
Бүген Башкортстанның Шаран авылы мәдәният йортында Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов белән хушлаштылар.

2013 елны "Аргументы и факты" басмасының берсендә Фән Вәлиәхмәтовның республикада татар мәдәниятенә игътибар булмауга борчылу белдергән әңгәмәсе көн күргән иде. Ул анда: “Радиога барып татарча җырласам, аны бирмиләр, башкортча да җырла дип әйтәләр. Сыерны эт кебек өрергә, этне сыер кебек мөгрәргә мәҗбүр итеп булмый. Башкорт телендә җырлау өчен, башкорт булып туарга кирәк”, дигән иде.

📷 Дөнья татар конгрессы Башкарма комитеты

@azatliqradiosi
😢12❤2👍1
Росфинмониторинг "Яңарыш Татар Халык Партиясе" берләшмәсен террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә керткән.

Бу хакта финанс мониторинг федераль хезмәте сайтында әйтелә.

Быел август башында Татарстан Югары мәхкәмәсе "Яңарыш Татар Халык Партиясе" иҗтимагый берләшмәсен экстремистик оешма дип таныды һәм аның эшчәнлеген тыю турында карар чыгарды.

Куәт оешмасы вәкилләре әлеге хәрәкәт Татарстанның Русиядән бәйсезлеген яклап "кораллы көрәш" алып баруны хуплый дип саный. Алар фикеренчә, интернетта "Яңарыш" оешмасы "каршылыкка чакыру" рухында видеоязмалар урнаштырган. Алар Telegram-да берничә төркем алып бара. Бүген "Яңарыш" оешмасының YouTube каналында якынча 1,5 тирәсе язылучы бар.

"Яңарыш Татар Халык Партиясе" иҗтимагый берләшмәсен АКШта яшәүче Иршат Хәби җитәкли. Аңа быел февраль аенда нәфрәт тудыру һәм көч куллану белән янау маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды. Хәзер ул халыкара эзләүгә бирелгән.

@azatliqradiosi
🤬6👍5🔥2🆒1
— Дога кылу җинаять булып саналамикәнни?
— Хәзерге вакытта җыелышып фотога төшү...
— ...Ә берешәр кеше булып дога укырга ярыймы?
— Алай да ярамый.


12 октябрь көнне Казанда активистлар Хәтер көнен уздырырга тырышса да — аларга ирек бирелмәде. Кайбер активистларны өйләре янында сагалап тордылар, ике кеше тоткарланды. Милли хәрәкәт вәкилләренә Сөембикә манарасына барып дога кылырга да рөхсәт ителмәде.

Шимбә вакыйгаларын бер видеода тупладык. Карагыз.

#Татарстан #татарлар

@azatliqradiosi
🤬10💔4👍2😁1