Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
✈️ Telegram интерфейсы башкорт теленә тәрҗемә ителде

Тәрҗемә итүдә барлыгы 15ләп кеше катнашкан. Бу кешеләр арасында Русиянең төрле төбәкләреннән мәктәп укучылары да, пенсионерлар да булган.

Волонтерлар Telegram-ны интерфейс элементлары барысы да башкорт телендә генә булырдай итеп көйләү өчен махсус сылтама аша узарга кирәк, дип аңлаткан.

— Безнең башкорт теле Telegram-да рәсми хуплана торган тел булуын бик теләр идек, әмма әлегә мессенджер җитәкчелегенә чыгу омтылышларыбыз уңышлы булмады, — ди волонтерларның берсе.


👉 Безнең хәбәрдә моның хакта тулырак укып була.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤14🥱3🔥2🤨1
Сәлам, дуслар! 16 октябрь, чәршәмбе иртәсе нинди хәбәрләр алып килгән?

🔵Кичә Тикшерү комитетында сорау алудан соң татар милли хәрәкәте активисты Зиннур Әһлиуллинны җибәргәннәр. Сорау алу нәрсәгә бәйле булганы билгеле түгел.

🔵Төнлә Русия Эчке эшләр министрлыгы сайтлары һәм хезмәтләре 10 сәгатьләп эшләмәде. Оешманың үзендә моны "элемтә чыбыкларының өзелүе" белән аңлаттылар.

🔵Израил хакимияте Газзәдә һуманитар вазгыятьне яхшыртмаса һәм һуманитар ярдәм китерүне тәэмин итмәсә, АКШ илгә хәрби ярдәмне киметә ала. Бу хакта хатны АКШ дәүләт сәркатибе Энтони Блинкен һәм Пентагон башлыгы Ллойд Остин җибәргән – BBC.

🔵Төнлә Русия Украинага 136 дрон белән һөҗүм итте – Украина хәрби көчләре. Русия саклану министрлыгы Белгород һәм Воронеж өлкәләрендә 3 бәреп төшерелгән украин дроны турында хәбәр итте.

🔵Иранның Iran Air һава ширкәте яңа чикләүләр аркасында Европага очышларын туктата. Чикләүләр Тәһранның Русиягә баллистик ракетлар тапшыруы сәбәпле кертелде – Euronews.

Көн дәвамында Азатлыкны укыгыз, башкаларга да безнең хакта сөйләгез!

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤2🔥2✍1
🚗 БРИКС җыены вакытында Казанда иске машиналарда күренмәскә "киңәш иткәннәр"

Казандагы кайбер оешмаларда эшләүчеләргә машиналары "иске, күгәргән, артык көчле тавыш чыгара торган" булса, җәмәгать транспортына күчеп утырырга кушканнар. Яки "шәһәрнең тышкы кыяфәтен бозмас өчен" аларга машиналарын ерактарак, ишек алларында калдырырга мөмкин дигәннәр.

Моны шәһәр үзәгендәге офисларда эшләүчеләргә генә түгел, Казаннан чыгу юлында эшләүчеләргә дә киңәш иткәннәр.

Бер техникумда укучы студентларга да шәһәр буйлап җыр кычкыртып куеп "чиләкләрдә" йөрүне тыйганнар.

Тулырак 👉 монда укый аласыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🤣6🥴5🤮4🕊1
"Сәяси сәбәпләрдән кала башка аңлатма күрмим". Уфада "Аспекты" басмасы редакциясез калды

Бу атнада редакциясез һәм баш мөхәррирсез калган Башкортстандагы "Аспекты" басмасы хәзер ничек эшләү турында уйлана. Киләчәктә бу бары чит ил журналистларыннан торган һәм "ачу беләнрәк" эш итүче медиага әверелергә мөмкин, ди "Аспекты"га нигез салучы Руслан Вәлиев.

Шул ук вакытта медиада Башкортстанда яшәүче журналистлар эшләсә, компромисс турында да уйларга мәҗбүр булачакбыз ди ул.

— Хакимият бу гамәлләре белән алар билгеләгән уен кагыйдәләрен үтәргә әзер булучыларны да радикальләштерә. Әле кичә генә без аларның телендә, ләкин үзебез теләгән әйберләр турында сөйләшә ала идек. Хакимият моны теләми һәм моңа аяк чала. Шуңа да без хезмәттәшлектән ачыктан-ачык каршы тору юлына күчәргә мәҗбүр булырбыз дип уйлыйм, — ди ул.


Әңгәмәне 👉 безнең сайтта укыгыз.
VPNсыз сылтама 👉 монда.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🔥3🤬2😢2❤1👍1👏1🤔1
Кич белән генә тикшерү комитетыннан чыгарылган Зиннур Әһлиуллин: "Яшәргә ирек бирмиләр"

Кичә Чаллыда татар милли хәрәкәте активисты, 73 яшьлек Зиннур Әһлиуллинны янә тикшерү комитетына сорау алуга алып киткәннәр. Бүген, 16 октябрьдә "Азатлык" татар яшьләре берлеге Зиннур Әһлиуллинның сөйләгәннәрен язып чыкты.

— Мин нәрсәдә гаепләнүемне тыңладым – бернинди дәлил дә юк, әмма аларга ул кирәкми дә. Кануннар эшләми. Соңгы елда гына минем өйдә 3 тапкыр тентү үткәрелде, һәм мин моңардан бик туйдым. Яшәргә ирек бирмиләр, — дип сөйләгән ул.


Шулай ук Әһлиуллин хокук саклау оешмаларның элек активист булганнарның өйләренә килүләрен, аның белән элемтәдә булган кешеләрдән сорау алуларын әйткән.

Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬13😱3😢1
Әнкарада Сөембикәгә багышланган конференция узды

Чарада шәһит китүчеләрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар, "Туган тел" җырын башкардылар. Конференцияне Әнкараның Хаҗи Бәйрәм Вәли университетында Евразия һәм төрки дөньяны тикшерү үзәге оештырды.

Конференциядә язучы, җәмәгать эшлеклесе Роза Корбан катнашты. Ул чарада катнашучыларны Казан ханлыгы тарихы белән таныштырды.

Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.

#татарлар
@azatliqradiosi
❤14🔥4👎1
Русия хөкүмәте мигрантларга вакытлы яшәүгә квотаны киләсе елга ике тапкырга киметкән

Татарстан белән Башкортстанга 2025 елга 100әр мигрантка гына рөхсәт калган. Быел ике республика да 250шәр квота алган булган, ә ике ел элек – 500әр.

Русия күләмендә быел 10,6 мең рөхсәт бирелгән булса, киләсе елгы 5,5 мең генә булачак.

▪️Күптән түгел Татарстан түрәләре эшче көч эзләп Таҗикстанга барган иде – республикада эшчеләргә зур кытлык бар. Июль аенда Татарстандагы төзелешләрдә эшче куллар җитми башлаганнан соң, республиканың төзелеш министрлыгы үзенең вәкилләрен эшчеләр эзләү өчен Үзбәкстанга җибәргән иде.

Бу хакта 👉 безнең сайтта укыгыз.

#Татарстан #Башкортстан
@azatliqradiosi
😢3👏1🤣1🤝1
15 октябрьдә Төркиянең Анталия шәһәрендә Хәтер көне уңаеннан пикет узган

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев пикетта "Дәүләтебезне торгызырбыз" дигән шигар тотып торган. Ул 15 октябрьнең татар халкы тарихында иң фаҗигале көн булганын, татарларның бу көнне Казанны яклап шәһит булган бабаларны искә алуларын искәрткән.

Зәкиев соңгы 3 ел Хәтер көнен Казанда үткәрергә рөхсәт итмәүләрен, быел Татарстанда татар активистларына алдан бернинди чарада катнашмаска дип кисәтү ясауларын әйтте.

— Иң хурлыклысы – 86 яшьлек Галишан Нуриәхмәтне полиция бүлегенә алып киткәннәр һәм көне буе шунда тотканнар. Бу – хурлык.

Татарстан хакимияте Хәтер көненнән нигә шулкадәр курка? Чөнки Хәтер көнендә катнашкан, милли горурлыгы булган, тарихын белә торган кеше беркайчан да Украинадагы сугышка бармаячак, украин халкы геноцидында катнашмаячак. Моның төп сәбәбе шунда, — дип сөйләде Зәкиев пикетта.

#татарлар
@azatliqradiosi
❤12👍2
Бүген төзекләндерүдән соң Казанның Яңа бистәсендә урнашкан Ак мәчетне ачтылар.

Чарада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Соңгы 30 елда мәчет ташландык хәлдә иде.

▪️Ак мәчет – 1801-1805 елларда Казанның Яңа бистәсендә төзелә. Бина урта гасыр болгар, татар халык архитектурасы, классицизм архитектурасы элементлары кулланып салынган. Ул Кызыл Татарстан урамы 20нче йорт адресында урнашкан. Совет хакимияте 1929 елда мәчетне яба. 1930 елда мәчет манарасы сүтеп алына. Заманында монда мәктәп, аннан мех берләшмәсенең цехлары була.

▪️Ак мәчетне узган ел төзекләндерә башладылар. 2022 елның апрелендә гыйбадәтханәгә куркыныч янавы хәбәр ителде. Юл төзүчеләр мәчет бинасы буенда торган бетон киртәләрне салдырып, аны гыйбадәтханә диварына терәтеп куйган иде. Мәчетнең кирпеч диварында ярыклар барлыкка килүе ачыкланды. Быелның апрель аенда Ак мәчетне төзекләндерү өчен 300 млн сум тотылуы әйтелде.

@azatliqradiosi
🎉9👍4🥰2🙏1🥴1
Украина президенты Владимир Зеленский "Украинаның Югары Радасында җиңү планын" тәкъдим итте

Ул планның биш пунктын санап узды.

Беренчесе - сугыш тәмамланганчыга кадәр үк Украинаны НАТОга чакыру.

Икенчесе турыдан-туры хәрби хәрәкәтләргә кагыла. Зеленский әйтүенчә, "сугышны Русиягә кайтарырга" кирәк. Бу Русиядәге социаль киеренкелекне арттыруга һәм Кремль сәясәтенә каршы протестларга китерергә мөмкин. Әлеге пунктның мөһим өлеше дип Зеленский Украина кораллы көчләренең Русия җирләрендә операциясен дәвам итүен атады.

Зеленский Көнбатыш илләреннән Русиягә еракка бәрә торган кораллар белән һөҗүм итәргә рөхсәт итүен сорады. Шулай ук аларны Украина белән берлектә украин җирләрен һава һөҗүменнән сакларга, аерым алганда Русия очырткан дроннар белән ракетларны бәреп төшерергә чакырды.

Өченче пункт - стратегик тотып тору. Ул Украинада куәтле стратегик атом коралы булмаган корал урнаштыруны күз уңында тота. Украина президенты фикеренчә, бу Русияне хәрби хәрәкәтләрне дәвам иткәндә кабул ителмәстәй нәтиҗәләр булачагы аркасында сөйләшүләргә барырга мәҗбүр итәргә мөмкин.

Калган пунктлар турында 👉Азатлык сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
🤡7🤮5🔥4😢1
Уфадагы Навальный штабының элекке координаторы, сәясәтче Лилия Чанышева үзенә ачылган җинаять эшендәге тагын бер гаепләнүче - Рөстәм Мөлековның әле дә Пермьдәге 29нчы төзәтү колониясендә калуын хәтерләтте.

Бу хакта ул үзенең Telegram-каналында язып чыкты.

"Рөстәмнең рәшәткә артында сәламәтлеге шактый начарайды. Аяклары тотмый башлады, ашханәгә кулларыннан тотып алып баралар. Моннан тыш аңа хатлар тапшыру, аннан хат алу белән дә проблем бар - аларны йә тапшырмыйлар йә нык тоткарлап бирәләр. Рөстәм колониядән кассация мәхкәмәсенә җибәргән документлар ике тапкыр "югалды", - дип яза Чанышева.

Тулырак 👉Азатлык радиосы сәхифәсе.

@azatliqradiosi
😢8
GAUGA татар рок төркеме ALISA исемле "караңгы" җыентыгын чыгара

ALISA – GAUGA рок-төркеменең бишенче җыентыгы, анда соңгы алты елда язылган 10 җыр кергән. Релизны Казанда 8 ноябрьдә тәкъдим итәчәкләр, аннан соң төркем Уфага китәчәк.

Оскар Юнысов әйтүенчә, җыентыкның һәм шул ук исемдәге җырның исеме – Льюис Кэрроллның Алиса турындагы әсәрләренә барып тоташа.

"Кеше бөтен өметен югалтканда иң соңгы булып ышана торган әйберсе – могҗиза. Җырда Алисага бу дөньядан Көзге артына алып китүне сорап мөрәҗәгать итү бар", дигән ул медиага.


Бу хакта 👉 монда укый аласыз.

#татарлар
@azatliqradiosi
❤17👍1
⚡️Татарстанның Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Татарстанның һәм Русиянең халык артисты Ринат Таҗетдинов вафат.

Ринат Таҗетдинов 1938 елның 1 гыйнварында Татарстанның Чүпрәле районы Кече Чынлы авылына туа. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесында ачылган татар студиясен тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. 1989-2010 елларда Татарстанның театр әһелләре берлеге рәисе була. Сәхнәдә 40тан артык роль башкара.

2018 елны 80 яшьлек юбилей кичәсе алдыннан ул Азатлык радиосы белән сөйләшүдә татар теленә булган басымга, мәктәпләрдә укытуны ихтыярига калдыруга борчылуын белдергән иде.

"Мәктәпләрдә телне укытуны ике сәгатькә калдыру татар халкы өчен зур фаҗига. Урыс телен без барыбыз да беләбез, аны белмәгән кеше юк, ләкин бит дөнья төрле милләтләр булганда матур.

Татар милләтен бетереп булмый. Ничек кенә тырышсалар да, татар милләте бетми! Чөнки безнең татарларыбыз бөтен дөнья буйлап таралган", диде Ринат әфәнде.

@azatliqradiosi
😢25❤7
Уйлап карагыз: Татарстан президенты сайлауларында Түбән Кама районында яшәүчеләрнең 52%ы — Илсур Метшин өчен, ә 46%ы — Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш биргән ди. Нәтиҗәдә Түбән Кама районында Илсур Метшин җиңә булып санала — һәм САЙЛАУЧЫЛАР КОЛЛЕГИЯСЕНДӘГЕ Түбән Кама районының БАРЛЫК ТАВЫШЛАРЫН да нәкъ менә Илсур Метшин ала. 😳☝️

Ә менә Саба районында, киресенчә, 52% тавышны — Рөстәм Миңнеханов, ә 46%ны — Илсур Метшин алган, ди. Димәк, Саба районында Рөстәм Миңнеханов җиңә булып санала — һәм САЙЛАУЧЫЛАР КОЛЛЕГИЯСЕНДӘГЕ Саба районының БАРЛЫК ТАВЫШЛАРЫН да нәкъ менә Рөстәм Миңнеханов ала. АКШта президент сайлауларын аңлатырга туры килсә — мөгаен, менә мондый параллель үткәрергә мөмкин булыр иде. 😀

АКШта президент сайлаулары ничек уза соң? Без әзерләгән яңа видеоны карагыз. Төп спойлер: ничек тә булса САЙЛАУЧЫЛАР КОЛЛЕГИЯСЕНЕҢ 270 тавышын яуларга кирәк.

Исегезгә төшерәбез: 5 ноябрьдә узачак сайлауларда бу юлы Камала Һаррис (демократ) белән Доналд Трамп (республикан) төп көндәшләр булып санала.

@azatliqradiosi
😁11✍2🤣2❤1🔥1
Хәерле иртә, хрөмәтле укучыларыбыз! Бүген 17 октябрь, пәнҗешәмбе. Әлеге сәгатьткә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Татарстанның һәм Русиянең халык артисты Ринат Таҗетдинов белән хушлашу 18 октябрьдә 10.00 сәгатьтә Камал театрында узачак.

🔸Уфада бүген "Русия - спорт державасы" дигән форум башлана. Анда Русия президенты Владимир Путин килер дип көтелә. Шәһәрдә күп урамнар ябылачак. 17-19 октябрьдә мәктәпләр "белем бирүнең альтернатив форматына" күчәчәк.

🔸Британиянең One Direction поп-төркеме вокалисты Лиам Пейн Буэнос-Айрестагы кунакханәләрнең берсендә үле килеш табылган. 31 яшьлек Пейн 3 кат тәрәзәсеннән егылган.

🔸АКШ Йемендә хөситләрнең биш объектына һөҗүм иткән.Бу хакта АКШ саклану министры Ллойд Остин белдерде.

🔸Төньяк Корея Көньяк Кореяне рәсми рәвештә "дошман дәүләт" дип игълан иткән. Бу хакта җирле медиага сылтанып Reuters яза. 15 октябрьдә Төньяк Корея хәрбиләре Көнья Корея чигендә машина һәм тимер юлларын шартлатты.

@azatliqradiosi
🔥2❤1✍1