Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
☝️Русиядә 2024 елның беренче яртысында дәүләткә хыянәттә гаепләнеп хөкем ителүчеләр саны 3,5 тапкырга арткан.

Шымчылыкта гаепләнеп хөкем ителгәннәр саны да арткан. 2024 елның алты аенда бу маддә нигезендә 18 кешене хөкем иткәннәр, ә 2023 елда моның өчен ике кешене генә хөкем иткән булганнар.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
❤1👍1🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
✔️ "Татар милләтен бетереп булмый. Тырышсалар да, татар милләте бетми!" ✔️ "Чын ир-ат булу — ул хатыныңа берничә бала тудыртып, әйбәтләп аларны карап, ашатып-эчертеп үстерү, гаилә кору." ✔️ "Татар киносы юк. Аңа игътибар юк. Хөкүмәтнең әз генә булса да зур…
Шушы минутларда Казанда татар актёры Ринат Таҗетдин белән хушлашу мәрасиме бара.

Г.Камал театрына Татарстанның хәзерге президенты Рөстәм Миңнеханов та, беренче президенты Миңтимер Шәймиев тә килгән.

Ринат Таҗетдин 16 октябрьдә 86 яшендә вафат булды.

#Татарстан #татарлар

@azatliqradiosi
😢10💔1
Татарстан Дәүләт шурасында Украина сугышында катнашкан республика сугышчыларына бушлай җир кишәрлеге бирү турында канун өлгесе әзерләнгән.

Аны сугышка ихтыяри булып киткән депутат Эдуард Шәрәфиев тәкъдим иткән. Хәзер канун өлгесе комитет утырышында каралачак.

Сугышчыларга 10-15 сутый җир кишәрлеге бирелүе ихтимал.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан #сугыш

@azatliqradiosi
💩13🤬2❤1🤡1
БРИКС илләре саммитына 4 көн калып бара.

Казан урамнарында менә мондый язуларны элеп чыкканнар. Шунысы кызык: язулар урысча һәм инглизчә генә башкарылган — татарчасы юк.

Шулай ук, "Казан, Русия" дип кенә язганнар — "Татарстан" сүзе очрамый.

Бу хакта ни уйлыйсыз?

Фотоларны "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгыннан алдык.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👎22🤮8🤡1🤨1
Башкортстанда өч кешенең гомерен өзгән егет Украинадагы сугышка киткән һәм яраланып авылына кайткан

2023 елның февралендә Башкортстанның Миякә районы, Кыргыз-Миякә авылында фаҗига була: 22 яшьлек егет элек йөргән 16 яшьлек кызын һәм аның 20 яшьлек яңа егетен үтерә. Ә соңрак Чишмә – Кыргыз-Миякә юлында ул машинада килеш үзенә кул салмакчы була һәм каршыга килүче машина ягына чыгып, юл һәлакәте ясый. Бу һәлакәттә 61 яшьлек машина йөртүче үлә, егет үзе исән кала.

Быел март аенда аны 20 елга утыртып куялар.

"MKset" журналистлары ачыклавынча, үтерүче колониядән ихтыяри буларак Украинадагы сугышка киткән. Анда яраланган, комиссия сәламәтлеген хәрби хезмәткә яраксыз дип тапкан һәм ул өенә кайткан.

Кыргыз-Миякәдә яшәүчеләр әйтүенчә, хәзер ул авылда яши, төрле күңел ачу чараларына бара, яшьләрнең аннан куркуы искәртелә.

Төрмәләрдән сугышка китеп, аннан кире кайтып янә җинаятьләр кылу очраклары да юк түгел.

▪️Русия колонияләреннән тоткыннарны сугышка 2022 елның җәендә "Вагнер" хосусый хәрби шикркәтенә нигез салган Евгений Пригожин җибәрә башлаган иде. 2023 елның февраленнән башлап тоткыннарны фронтка җибәрү белән Русия саклану министрлыгы шөгыльләнә.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз.
🤬12🌚1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Кайбер медиа һәм Telegram-каналлар Башкортстан ире Рифат Даутовның үлеме турында хәбәр итте. Янәсе ул куәт оешмалары тарафыннан тоткарланганнан соң үлгән. Бүген аның сеңлесе Зәлия бертуганының шәхесен расларга дип аны моргка чакырганнарын хәбәр итте. …
"Баймак эше" фигуранты Рифат Даутов ничек үлгән?

Рифат Даутов - быел гыйнвар Баймак вакыйгаларыннан соң тоткарланган вакытта үлгән 37 яшьлек ир. Рәсми экспертиза аны Зианчурадан Уфага конвой машинасында барганда йөрәк өянәгеннән үлгән дип таныды.

Әмма бәйсез экспертиза нәтиҗәләре егетнең нык кыйналган булуын күрсәтә ди адвокатлар. Бәйсез белгеч сүзләренчә, Даутовка кимендә 48 тапкыр сукканнар. Аның бөтен тән өслегенең 30 проценты кыйналган булган.

"Гематомаларның калынлыгын исәпкә алганда, эченә сауган кан кимендә 5,19 литр булган", ди белгеч.

Азатлык Радиосының "Idel.Реалии" проекты әлеге экспертиза нәтиҗәләре белән танышты.

Тулырак безнең сайтта укыгыз.

👉Төп сайт.
👉Көзге сылтама.
😢17🤬2❤1
Cугыш барганда Русия мәхкәмәләре гаскәрне "кимсетү" һәм аның турында "фейклар" тарату өчен 240 млн сумлык штраф салган

Моның 220 млн сумга якыны - гаскәрне "кимсетү" турындагы административ беркетмәләргә туры килә.

Русия куәт оешмалары һәм мәхкәмәләре сугышка каршы караш дип табылырдай яки Украинаны хуплау дип бәйләп булырдай теләсә нинди гамәлне һәм сүзләрне гаскәрне "кимсетү" дип саный.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз.
🤬7🤡3
Азатлык сүзлегендә "канун өлгесе" сүзтезмәсе.

Мәсәлән, Татарстан Дәүләт шурасы Думага илдән киткән русияләрнең милкен кулга алу турында канун өлгесе кертте.

#азатлыксүзлеге

@azatliqradiosi
👍9❤3🤯1
Төньяк Кореянең Украинага каршы сугышырга 12 мең хәрбиен җибәрә, дип хәбәр итә Көньяк Корея күзләве

Пһеньян бу карарны инде кабул иткән, хәрбиләрне күчерү башланган диелә. Үз эченә махсус көчләр (спецназ) бүлекчәләрен дә алган дүрт хәрбиләр бригадасы турында сүз бара.

Пәнҗешәмбе көнне Украина хәрби күзләве җитәкчесе Владимир Буданов Төньяк Кореянең 11 меңләп хәрбие Русиянең көнчыгышында хәрби әзерлек уза, здип белдерде. Аның әйтүенчә, беренче хәрби бүлекчәне Курски өлкәсенә җибәрергә әзерләнәләр.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз.
😢7🤬4👍2
Башкорт активисты Рамилә Сәетованың колониядә тотылу шартларын кырыслатканнар

— Колониядә аның башка ике тоткын хатын-кыз белән эләгешүе турында белеп алдык, алар аңа бер-бер артлы суккан. Ни сәбәпле эләгешкәннәрдер, белмибез. Белүебезчә, колониядә аның бөтен кеше белән дә аралары әйбәт иде. Рамилә кизүдәге хезмәткәргә (дежурный) зарланган, әмма дисциплинар комиссия ахыр чиктә тәртипне бозучы дип аны тапкан. Рамиләне 15 тәүлеккә штраф изоляторына япканнар. Штраф изоляторыннан соң баракка җибәргәннәр, анда тотылу тәртипләре кырыс. Туганнарга да шалтыратырга ярамый, дип сөйләгән Рәмиләнең хәлен белеп торучы активистлар.

Активистлар моны төрмә җитәкчелеге тарафыннан "ә бәлки махсус хезмәтләр тарафыннан провокация" дип саный.

Былтыр Рәмилә Сәетова дәүләт иминлегенә каршы эшчәнлеккә өндәүдә гапләнеп биш елга хөкем ителгән иде. Ул Пермь крае Кунгур шәһәре янындагы колониядә утыра.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз.
💔8😢6🙏2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 19нчы октябрь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Русиянең Брянски өлкәсе губернаторы Александр Богомаз өлкәгә пилотсыз очкычлар һөҗүм иткән дип белдерде. Зыян күргән кешеләр турында хәбәр ителми.

🔹Тамбов өлкәсендә торак йортта газ шартлаган, нәтиҗәдә ике кеше һәлак булган.

🔹Украина белән Русия "95кә 95" формуласы нигезендә хәрби тоткыннар белән алмашкан. Украинага Русиядә гомерлек төрмәгә хөкем ителгән украин хәрбиләре дә кайтарылган. Шулай ук, украин хокук яклаучысы һәм хәрби Максим Буткевич та Русиядән Украинага чыгарылган.

🔹Кубада 10 миллионнан артык кеше утсыз калган. Сәбәбе — электр белән тәэмин итүче станциянең сафтан чыгуы.

🔹Валюталар курсы: $ = 96.42 сум; € = 104.86 сум; ¥ = 13.46 сум

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
✍1🔥1👏1😁1
Сораштыруда катнашкан тамашачыларыбызның 3/4 өлеше татарга деколонизация кирәк дип саный.

Бу сорауны Азатлык Радиосының YouTube-каналында биргән идек.

Шулай да, фикерләр гаять төрле:

"Нинди деколонизация анда сезнең тагын... Уйлап тапканнар тагын. Тыгылмагыз безнең ил тормышларына һәм эшләренә. Имансызлар!!!"


"Кирәк! Телне бетерделәр һәм үзебез шул Мәскәүне ашатабыз."


"Барып чыктык: 25% — коллаборант."


"Мин үзем өйдә "Тәртип" радиосын тыңлыйм, татарча сүләшәм, ләкин мич арасына керәсе килми: хатын-кызга шунда гына урын калачак, барыбер үзебезнең байлар безгә көн бирмәячәк."


"Кертерсең татар хатынын мич арасына, әкият сөйләмә! Г.Ибраһимовның "Татар хатыны ниләр күрми" романы бар, ә хәзер заманалар үзгәрде, "Татар хатыны ниләр күрсәтми" романын языр вакыт җитте. Кем генә алыныр бу бик өлгергән темага? Монда Шекспир сәләте кирәк."


Тулырак 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🔥12🤡1
Татар токымлы атларының дигитал мәгълүмат базасы булдырыла.

Бу хакта Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең биология, генетика һәм хайваннарны үрчетү кафедрасы мөдире Илнур Камалдинов Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгында узган киңәшмәдә белдерде. Ул татар атларының селекция үзәге эшчәнлеге турында сөйләде.

— Селекция үзәгенең төп максаты — татар токымлы атларның дигитал мәгълүмат базасын булдыру. 2021 елдан башлап, "Гиниятуллин С.Ш. исемендәге токымлы репродуктор" җәмгыяте токымлы репродуктор статусын алганнан соң максатчан эш алып бара. Ел ахырына кадәр тагын өч хуҗалыкка лицензия бирелер дип көтелә. Бу хуҗалыкларда атларның чиплау, бонитировка һәм генотиплаштыру эшләре башкарылды, токымлы атлар исәбен алып бару өчен тиешле документлар әзерләнде. Татар атларының килеп чыгышын төгәл билгеләү максатыннан генотиплаштыру эшләре уздырыла, — диде ул.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан #татарлар

@azatliqradiosi
👍6🔥1🤣1
Би-би-си белән "Медиазона" Украина сугышында һәлак булган 74 мең русияленең исемен ачыклаган.

Журналистлар Украинадагы сугышта һәлак булган 74 014 РФ хәрбиенең исемен ачыклый алган. Би-би-синың Урыс хезмәте һәм "Медиазона" журналистларына волонтерлар булыша.

Алар соңгы атналарда һәлак булучылар саны арткан дип белдерә. Бу Русия гаскәренең Украинаның Донецки өлкәсенә оештырган һөҗүме көчәя баруы белән бәйле булырга мөмкин.

Иң күп үлүчеләр — сугышка үз теләге белән киткәннәр арасында: 14 929 кеше. Бу — һәлак булганнарның 21%ы. Һәлак булганнарның 13 567се — төрмәдән киткәннәр. 9340 кеше — мобилизацияләнгән булган.

Бу саннар барысы да ачык чыганаклардан алына. РФ хакимиятләре үлемнәрнең чын санын яшерү сәбәпле чынлыкта күпме кешенең һәлак булганын әйтү мөмкин түгел. Журналистлар РФ ягыннан һәлак булганнарның чын саны 113 мең белән 164 мең кеше арасында була ала дип исәпли.

Шул ук вакытта Мәскәү дә, Киев та сугышта һәлак булган кешеләрнең санын әйтми.

Азатлык Радиосы Украина сугышында һәлак булган Башкортстан һәм Татарстан ирләрен мөстәкыйль рәвештә барлап, теркәп бара. 19 октябрьгә Башкортстаннан бу сугышта — кимендә 3129 ир-атның, ә Татарстаннан кимендә 2917 ир-атның һәлак булганы билгеле.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан #Татарстан #сугыш

@azatliqradiosi
👍1🎉1💔1
Илгизнең бөерен 2010 елда Казанда күчереп утыртканнар. Аңа ул вакытта 26 яшь булган. Операция үзе уңышлы узса да, бөере озак хезмәт итмәгән. Хәзер Илгиз кабат диализга йөри һәм тиздән бөер күчереп утырту өчен икенче тапкыр чиратка басарга ниятли.

"Аңлавымча, хәзер бөтен җирдә юл һәлакәтләре, янгыннар күп, сугыш та бара. Эчке әгъзалар күбәйгән", ди ул.

Чынлап та, соңгы елларда Русиядә эчке әгъзаларны күчереп утырту ешайды. 15 ел эчендә трансплантацияләр саны дүрт тапкырга диярлек арткан. Ешрак бөер күчереп утырталар. 2023 елда, мәсәлән, барлыгы өч меңнән артык операция ясалган, шуның 1640ы — бөер трансплантациясе белән бәйле булган. Икенче урында — бавыр, былтыр бавыр күчереп утырту белән бәйле 752 операция ясалган.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😢2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
БРИКС илләре саммитына 4 көн калып бара. Казан урамнарында менә мондый язуларны элеп чыкканнар. Шунысы кызык: язулар урысча һәм инглизчә генә башкарылган — татарчасы юк. Шулай ук, "Казан, Русия" дип кенә язганнар — "Татарстан" сүзе очрамый. Бу хакта ни…
Казанга Бразилиянең элекке президенты Дилма Вана Русеф килгән.

Хәзер ул Яңа үсеш банкын җитәкли. Бразилия белән Русеф 2011-2016 елларда җитәкчелек итте.

Ул Бразилия тарихында беренче хатын-кыз президент булды. Казанга Русеф БРИКС илләре саммитында катнашырга дип килгән.

Фото: "Татарстан-24" телеканалы


#Татарстан

@azatliqradiosi
🤣8✍1❤1👍1
Бүген Төркия башкаласы Әнкарада Сөембикә исемендәге җәяүлеләр күпере ачылды.

Ике ел элек татарлар Әнкара шәһәре хакимиятеннән татар ханбикәсе исемен зур урамга бирүне сораганнар, әмма ахыр чиктә Сөембикә исеме күпергә бирелгән.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Төркия #татарлар

@azatliqradiosi
🔥27🤝7❤6👍3
🔹Якшәмбегә каршы төндә, Түбән Новгорд өлкәсенең Дзержински сәнәгать зонасына дроннар һөҗүм иткән.

Анда шартлаткыч матдәләр җитештерүче Свердлов исемендәге сәнәгать заводы урнашкан. АКШ, Европа берлеге, Швейцария, Британия, Япония һәм Украина әлеге заводка санкцияләр салган иде.

Җирле халык завод урнашкан сәнәгать зонасында шартлаулар турында хәбәр итте. Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин Telegramында язуынча, дроннарны һава һөҗүменннән саклану системы бәреп төшергән, нәтиҗәдә кыйпылчыклар эләгеп дүрт янгын сүндерү хезмәткәре яраланган.

Русия саклану министрлыгы белдерүенчә, төнлә төрле өлкәләрдә барлыгы 110 дрон бәреп төшерелгән.

@azatliqradiosi
🔥5👍1🤬1