Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
22 октябрь иртәсенә башка хәбәрләр: 🔵Казанда табиб-невролог Айрат Гомәрбаевка куәт оешмалары килгән. Ул "Сивил инициатива" фиркасеннән Татарстан Дәүләт шурасы депутатлыгына намзәт булган. Гомәрбаев тоткарланган, ул элемтәгә чыкмый – ОВД-Инфо. 🔵Бүген Казанда…
Казан активистлары иртүк тоткарланган Айрат Гомәрбаевны шәһәрнең бернинди полиция бүлегендә дә таба алмый

— Куәт оешмалары килеп, Айрат Гомәрбанвны билгесез урынга алып китүгә инде 4 сәгать узды. Без полиция бүлекләренә, кизүдәге төп бүлеккә шалтыраттык, аны беркайда да теркәмәгәннәр. Бу кеше урлауга охшаган, — дип язды үз Telegram-каналында активист Дмитрий Румянцев.


Бүген иртүк Казанда табиб-невролог Айрат Гомәрбаев янына килгәннәр. Гомәрбаев "Сивил инициатива" фиркасеннән Татарстан Дәүләт шурасы депутатлыгына намзәт булган. Полиция аны билгесез урынга алып киткән. Тоткарлау сәбәпләре аталмый.

@azatliqradiosi
🤬12⚡1
Русиядә "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" патриотик дәресләрен балалар бакчаларында да үткәрә башлаганнар

Дүшәмбе көннәрендә балалар бакчада гимн җырлый, аннары аларны "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр"гә алып кереп китәләр. Дәрестә аларга әйтик "традицион кыйммәтләр" һәм Украинага каршы сугыш турында сөйлиләр, диелә.

Шул ук вакытта журналистлар белешмәләренә күрә, дәресләрнең күбесе сәясәт һәм сугыш белән бәйле булмаган, аларны нигездә Әтиләр көненә һәм Икмәк көненә багышлап үткәргәннәр.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
👎6🤬4🔥1
Ана-Ватан һәйкәленең "оят җирләрен каплауны" сораган Башкортстан активистын бер елга мәҗбүри эшләргә хөкем иткәннәр

Рәсүл Ахияретдинов "нацизмны аклауда" (Җинаять кодексының 354.1 маддәсе) гаепле дип табылган. Бу хакта ОВД-инфо хәбәр итте. Шулай ук аңа ике ел буе интернетта постлар чыгарырга ярамаячак.

▪️ Ахияретдинов быел февральдә Русия президенты Владимир Путинга видеомөрәҗәгать яздырды. Ул Волгоградтагы Ана-ватан һәйкәленең "оят җирләрен каплауны" сораган иде.

Бу хакта 👉 безнең сайтта укыгыз.

@azatliqradiosi
👍3🤡3
"Азат милләтләр лигасы" Төркия президенты Рәҗәп Эрдоганга видеомөрәҗәгать һәм петиция чыгарды.

Алар аны "төрки дөнья лидеры гына түгел, бөтен мөселман өммәтенең яклаучысы" буларак Русиядәге мөселманнарның "авыр хәленә игътибар итәргә" чакыра.

Русиядәге "20 миллионнан артык мөселманнар арасында мигрантлар гына түгел, Идел буе һәм Кавказның асаба халыклары да бар, алар системлы рәвештә кысрыклана" ди мөрәҗәгать авторлары.

Төрки хатын-кызларны урамда мыскыл итүләре, ир-атларны нигезсез рәвештә экстремизмда гаепләүләре мисал итеп китерелә.

Шулай ук видеомөрәҗәгатьтә Русиядәге мәчетләрне даими тикшерүләре, тентүләре, яңа мәчетләр төзүне томалаулары, ислам әдәбиятының тыелган әдәбиятлар исемлегенә кертелүе, Русия хакимияте кушканнарны үтәүдән баш тартучы дин әһелләренең чит илгә качарга мәҗбүр булуы сөйләнә.

Петициядә исә Эрдоганның 22-24 октябрьдә Казанда узачак БРИКС җыенына килгәч Владимир Путинга мөрәҗәгать итүе сорала.

@azatliqradiosi
⚡3✍1
Казанда бер елда фатир арендалау бәясе күпмегә арткан дип уйлыйсыз?

Җавап ☝️ рәсемдә һәм безнең хәбәрдә.

Бәя артуы күрсәткече белән Татарстан башкаласы миллионнан артык кеше яшәүче шәһәрләр арасында Русиядә беренче урынга чыккан.

@azatliqradiosi
👍2😢1
Төркиянең Искешәһәр казан татарлары музей-йортында музыка дәресләре башланды

Хәзерге вакытта дәресләргә 10-12 кеше йөри, ди Искешәһәр татарлары башлыгы Ведат Догу. Төрле яшьтәге укучылар кыллы, төймәле һәм тынлы уен коралларында уйнарга өйрәнә.

Дәресләрне Искешәһәрдә яшәүче музыкант Невзат Кармыш алып бара. Невзат әфәнде Искешәһәрдәге музыкаль ансамбльләрдә уйный, мәдәни чараларда катнаша, төрек һәм татар туйларында, сабантуйларда музыкант буларак чыгыш ясый, хәзерге вакытта исә пенсиядә.

“Невзат абый балачактан бирле сәхнә тотты. Безнең татар кешесе ул. Төрле уен коралларында чала, музыкага әтисеннән өйрәнде. Хәзер пенсиягә чыкты. Безнең кешеләргә өйрәтим дип тәкъдим итте, өйрәнергә теләгән кешеләр йөри башлады.

Төрекчә ут дигән уен коралы бар, шунда уйнарга өйрәтә. Думбыра, сазны өйрәтә. Безнең аккордеонда уйнарга өйрәтә, төрекләрнең канун дигән уен коралы бар, шунда уйнарга өйрәтә. Әлегә тәгаен җырлар өйрәнмиләр, ноталар өйрәнәләр', диде Ведат Догу.

@azatliqradiosi
❤14🔥3
📍Азатлык радиосы Европа кеше хокуклары мәхкәмәсендә Русиягә каршы эштә җиңде

Бу эш Русия хакимиятләренең Азатлык радиосын "ят агент" дип игълан итүенә кагыла.

▪️2017 елда Азат Европа/Азатлык Радиосы (RFE/RL) һәм медиакорпорациянең башка проектлары Русия хакимияте тарафыннан "ят агент медиа" дип табылды.

▪️Медиаоешма үзен нинди дә булса чит илнең "агенты" дип санамавын, аның редакция сәясәте тулысынча бәйсез булуын күп тапкырлар әйтеп килде.

▪️2021 елның гыйнвар-май айларында Роскомнадзор Азат Европа/Азатлык Радиосы проектларын "ят агент" канунында каралган тамгалау тәртибен бозуда гаепләп, мәхкәмәгә 520 беркетмә юллады. Русия канунннарын тулысынча үтәгән Азат Европа/Азатлык Радиосы һәм корпорациянең башка проектлары бу таләпләрне үтәүдән баш тартты, моны редакция сәясәтенә тыкшыну буларак кабул итте.

▪️Мәхкәмәләр корпорациягә якынча 80 миллион сум күләмендә штрафлар билгеләде. Азат Европа/Азатлык Радиосы әлеге штрафларны шикаять итте, мәхкәмә бер шикаятьне дә канәгатьләндермәде.

▪️2021 елның маенда Азат Европа/Азатлык Радиосының Мәскәү бюросына мәхкәмә тәфтишләре килде, оешманың банк хисаплары туңдырылды.

▪️2022 елның мартында, Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Азат Европа/Азатлык Радиосы Мәскәүдә 30 ел эшләгән бюросын ябарга мәҗбүр булды.

▪️Азатлык радиосы һәм аның проектлары, шулай ук аларның социаль челтәрләрдәге аккаунтлары Русиядә томаланды. Шулай да Татар-башкорт хезмәте үз эшчәнлеген дәвам итә, сайтлар томалануга карамастан, көзге сайтлар эшли, Телеграм каналы актив алып барыла. Хакимият аяк чалучы гамәлләр кылса да, Азатлык радиосы популяр булып кала бирә.

@azatliqradiosi
🔥9👍1
Татар һәм башкорт активистлары Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганнан ярдәм сорады.

"Төрмәләрдә "Баймак эше" нигезендә утырган кешеләр булган чакта, Мәскәү мөселманнарны кыскан чакта бу БРИКС саммитына [килмәгез]! Русия дәүләте безнең динебезне формаль йолаларга гына калдыра. Ул аерым мөселманнарның тормышын тулысынча контрольдә тотарга тели. Сез — төрки дөньяның лидеры гына түгел, бөтен мөселман өммәтен яклаучы да. Без Русия мөселманнарының авыр хәленә игътибар итүегезне сорыйбыз"

ди алар.

👉 Видеоны карагыз.

#башкорттар #татарлар

@azatliqradiosi
👍6💩3😢1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 23 октябрь, чәршәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸БМОның баш секретаре Антониу Гутерриш Казанга БРИКС җыенына килгән. Һава аланында аны Татарстан парламенты спикеры Фәрит Мөхәммәтшин һәм Казан мэры Илсур Метшин каршы алган.

🔸Шулай ук Казанга БРИКС җыенына Берләшкән Гарәп Әмирлекләре президенты Мөхәммәт Бин Зәид Әл Нахайян килгән. Һава аланында аны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алган.

🔸Һиндстан премьеры БРИКС саммитын Русиянең Украинага каршы сугышыннан үз ватандашларын кайтарыр өчен куллана дип белдерә Американың Сугышны өйрәнү институты аналитиклары. Кремль башлыгы Владимир Путин көнбатыш санкцияләр йогынтының йомшартырга тели диелә.

🔸АКШта 49 кеше McDonald's гамбургерлары ашап агуланган. Бер кеше үлгән. Әлеге хәбәрдән соң McDonald's хиссәләре бәясе якынча 7 процента төшкән.

🔸Төркия, рәсми игълан итми генә, үз экспортерларына АКШның сугышта да, тыныч тормышта да кулланып була торган тауарларын Русиягә җибәрүне тыйган.

Азатлык Радиосы бу һәм башка яңалыкларны тулырак көн дәвамында яктыртып барачак, бергә булыйк!
🔥5👍2
Гутерриш БРИКС саммитында "үзенең Украина белән бәйле карашларын раслаячак".

Бу хакта аның урынбасары Фархан Хак белдерде.

Хак бу кризис БМО низамнамәсе һәм халыкара хокук нигезендә җайга салынырга тиеш дип санавын әйтә.

Бүген Антониу Гутерриш Казанда. 24 октябрьдә ул Русия президенты Владимир Путин белән очрашырга тиеш.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз.
🤯3🤡3🔥2
Беларус президентын сайлау 2025 елның 26 гыйнварына билгеләнгән

Бу хакта БЕЛТА хәбәр итә.

2020 елда узган президент сайлау чорында Александр Лукашенка режимына каршы протестлар узды. Бу хәлләрдән соң ил хакимияте көчле репрессияләр башлады, меңләгән кеше рәшәткә артына ябылды.

"Вясна" хокук яклау оешмасы мәгълүматларынча, 2024 елның 23 октябренә Беларуста 1300 кеше сәяси тоткын дип танылган.
🤮8❤1😁1🤡1👀1
Зеленский энергетика объектларына һөҗүмнәрне туктатуны тәкъдим итә

Ике як та энергетика инфраструктурасы объектларына һөҗүмнәрне туктатса, бу – Украинадагы актив хәрби хәрәкәтләрне тәмамлауга беренче адым була ала. Украина президенты Владимир Зеленский Financial Times белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Шулай ук ул Русия Украина портларындагы йөк көймәләренә һөҗүмнәрен туктатырга тиеш дигән.

Ике ил дә бер-берсенең энергетика объектларына даими һөҗүм ясый. Соңгы елда Украина Русиянең нефть объектларна дроннар җибәрә.

Тулырак Азатлыкта укыгыз.
👍2😢1
Казандагы БРИКС: Мәскәү һәм "йомышлы татарлар" бәйрәме

"Быел Казанга катлаулырак һәм югарырак йомыш бирелде: Татарстан башкаласына "алтын миллиард"тан читтә булган барлык илләрне һәм җәмгыятьләрне дә Мәскәү белән дус булырга күндерү эше йөкләнде.

Әлбәттә, бу эш Русиянең карамагында һәм аның милитаристик сәясәте кысаларында алып барылырга тиешле.

Казан Кирмәне бу йомышны пионерларча, чамадаш тыш зур активизм белән тормышка ашыра да башлады. Нигездә, Казан түрәләре үзләрен урыстан да урысрак итеп күрсәтә алу шансына ия булды — алар Мәскәү түрәләре дә ахыргача аңлап җиткермәгән Путин сәясәтен бөтен өлкәләрдә дә таратырга тотынды..."

Азатлык Радиосы өчен язган комментарында журналист Ринат Мөхәммәтов Казанда уза торган БРИКС саммиты турындагы фикерләрен уртаклаша.

👉Тулырак безнең төп сайтта укыгыз.
👉Ачылмаса, монда басыгыз.
👍2🤬2✍1
"Максим Шевченко: Русия башкаласын Казанга күчерер идем"

"Русия башкаласын күптән Мәскәүдән Казанга күчерер идем, ләкин казаннар моңа үзләре ничек карар - каршы булырга да мөмкиннәр. Кем үзенең уңайлы тормышын ыгы-зыгылы, тыгын юллы башкалага алыштырырга теләсен", дип белдергән журналист Максим Шевченко "Бизнес онлайн"га.

Ул БРИКС җыенының Казанда узуы белән рухланган.

Казанны Русиянең өченче башкаласы дип атаучылар бар. Бу исемгә шулай ук Түбән Новгород та дәгъва кыла. Әледән-әле бәхәсләр дә туа.

Ничек уйлыйсыз, Казан Русия башкаласы була алырлыкмы?

"Әйе" дисәгез 👍 куегыз.
"Юк" дисәгез 👎 куегыз.
👎34👍8😱1🥴1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Гутерриш БРИКС саммитында "үзенең Украина белән бәйле карашларын раслаячак". Бу хакта аның урынбасары Фархан Хак белдерде. Хак бу кризис БМО низамнамәсе һәм халыкара хокук нигезендә җайга салынырга тиеш дип санавын әйтә. Бүген Антониу Гутерриш Казанда.…
Берләшкән Милләтләр Оешмасының баш сәркатибе Антониу Гутерриш татар түбәтәе белән татар чапанын киеп караган.

"Татарстан — Русиянең иң мөһим төбәкләрнең берсе, аның бай тарихы бар. Казанга күптәннән барасым килгән иде — ниһаять, бу хыялым чынга ашты"

дигән ул.

Гутерриш Татарстан башкаласына БРИКС саммитында катнашырга дип килгән.

Шул ук вакытта Украинаның чит ил эшләре министрлыгы Гутерришны Казанга килгәне өчен тәнкыйтьләп чыкты.

"БМОның баш сәркатибе Украинаның Швейцариядә узасы Глобаль тынычлык саммитына чакыруын кире какты. Әмма ул хәрби җинаятьче Путиннан Казанга чакыруны кабул итте. Дөрес түгел бу; бу тынычлык урнаштыруга ярдәм итми. Бу адымы БМОның репутациясен боза гына"

диелә Украина ягы тараткан белдерүдә.

#Татарстан

@azatliqradiosi
❤5🤡2✍1
Төркия Русиягә Америкада җитештерелгән 40тан артык исемдәге хәрби тауарны сатуны яшерен генә томалап куйган.

Әлеге тауарларны АКШ һәм аның Көнбатыш беректәшләре Мәскәүнең Украинадагы сугышы өчен бик әһәмиятле дип саный.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍4👎1
❗️Төркия хакимиятләре Әнкара янында урнашкан TUSAŞ ширкәтендә шартлау булган дип хәбәр итә.

Аэрокосмик өлкәдә эшләүче TUSAŞ ширкәтенең штаб-фатирында зур шартлау булган дип яза төрек медиалары.

Илнең эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, һәлак булучылар да бар. Хакимиятләр бу хәлне теракт дип бәяли.

Кайбер медиа чаралары ике кеше һәлак дип хәбәр итә, TUSAŞ ширкәтенең бинасына террорчылар да үтеп кергән дигән хәбәрләр тарала.

TUSAŞ ширкәте "Anka" пилотсыз очкычларын җитештерә, шулай ук, F-16 очкычларын да ремонтлый.

#Төркия

@azatliqradiosi
😭3👍1🤬1