Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Төркия башкаласы Әнкарада Сөембикә күпере ачылды.

Ачылыш чарасыннан без зур репортаж әзерләгән идек. Кайбер кызыклы рәсемнәрне һәм фикерләрне рәсемнәрдән укырга тәкъдим итәбез.

#татарлар #Төркия

@azatliqradiosi
❤14
Терактлар куркынычы аркасында Төркиядәге һава аланнарында юлчыларны җентекле тикшерәләр, очышка кадәр өч сәгать алдан килүне сорыйлар.

Һава аланнарына кергән бөтен машиналарны тәфсилле тикшерәләр, ә сак хезмәте юлчыларның документларын карый.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Төркия

@azatliqradiosi
🔥1
Бүген Башкортстан Диния нәзарәте рәисе итеп хәзерге мөфти Айнур Биргалин сайланды.

Мөфтиятнең IX Корылтаенда ул бердәнбер намзәт итеп чыгарылган иде.

Киләсе биш елда ул Диния нәзарәте белән җитәкчелек итәчәк.

Аның намзәтен Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та хуплады. Ул җыенга килеп, мөселманнарга Уфада озак елларга сузылган "Әр-Рәхим" мәчете төзелешен тәмамларга сүз бирде.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
👎5✍1👍1
Татарстан белән Башкортстанны берләштерүче “ике сәгатьлек” күперне сүтә башлаганнар.

Аны Башкортстан ике ел дәвамында төзекләндерергә җыена.

P.S. Татарстан белән Башкортстан арасында берничә күпер бар, аларны "дөньяда иң озын күперләр" дип атарга була. Андый күпердән машинада ике сәгать чыгасы. Бу күперләр Татарстан белән Башкортстан чигендә урнашкан, ә бу күрше республикаларда вакыт аермасы — ике сәгать.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан #Татарстан

@azatliqradiosi
🥰4
Татар математигы Азат Мифтахов Ульян өлкәсендәге Мәләкәс (Димитровград) шәһәре төрмәсенә китерелгән.

Биредә тоткыннарга язу кирәк-яракларыннан көнгә өч сәгатьтән дә артык куллану рөхсәт ителми. Азат күп вакытын төрле мәсьәләләр уйлап табу һәм аларны чишүгә бирә, шуңа бу тыю аның өчен иң авыры.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#татарлар

@azatliqradiosi
🤬8🔥2
Русия пропагандачыларына БРИКС җыенын яктыртканда Путинны "дөнья лидеры" дип атарга һәм "Көнбатышта паника" тууы турында әйтергә кушылган.

Хакимият яклы медиалар һәм Telegram-каналлар Казандагы җыенны президент идарәсе тезислары белән туры килә торганча итеп яктырта да, дип яза "Медуза" дигән сайт.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤮11👍2😱1🤡1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 25нче октябрь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Русиянең Брянски һәм Белгород өлкәләренә төнлә пилотсыз очкычлар һөҗүм иткән. Белгород өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладков сүзләренчә, Тишанка авылына аерым һөҗүм дә булган. Зыян күргән кешеләр юк диелә.

🔹Украина ягы төнлә Киевка Русиянең "шахед"лары һөҗүм иткән дип белдерә. Шәһәр өстендә 15 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән диләр.

🔹Халыкара Җинаять мәхкәмәсе Монголияне Рим статутын бозуда гаепләп чыккан. Сәбәбе — илгә килеп киткән Владимир Путинны кулга алудан баш тартуы.

🔹Валюталар курсы: $ = 96.74 сум; € = 104.51 сум; ¥ = 13.52 сум

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
👍2🔥1
Русия дәүләт оешмалары 2024 ел башыннан VPNга 14,1 млрд сум түккән.

Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 683 процентка күбрәк. ☝🏻

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🔥2😁2
Татар иҗтимагый үзәге Казандагы БРИКС җыены уңаеннан белдерү чыгарды.

Белдерүдә Украинага һөҗүм барганда башка илләрнең Русия оештырган чарада катнашуы хөкем ителә.

Шулай ук, Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев Антониу Гутерриштан, Берләшкән Милләтләр Оешмасы низамнамәсен үзгәртеп, Русияне БМОдан чыгаруны таләп итә.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🔥10
Казанда "Навальный" граффитисы ясаган үсмерне тоткарлаганнар.

Севастьян Солтановка 15 яшь, аны 22 октябрьдә тоткарлаганнар диелә.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😢5🤡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Максим Шевченко: Русия башкаласын Казанга күчерер идем" "Русия башкаласын күптән Мәскәүдән Казанга күчерер идем, ләкин казаннар моңа үзләре ничек карар - каршы булырга да мөмкиннәр. Кем үзенең уңайлы тормышын ыгы-зыгылы, тыгын юллы башкалага алыштырырга…
Азатлык Радиосы тамашачыларының 78%ы Казан Русия башкаласы булырга тиеш түгел дип саный.

Журналист Шевченконың тәкъдимен укучыларыбыз тәнкыйтьләп чыкты. Кайбер фикерләр:

"Рәсәй аерым яшәсен. Казан безнең дәүләтнең башкаласы булуы җиткән. Дәүләтебезнең ничек аталганы алай мөһим түгел: Татарстан буламы, Идел-Уралмы, БТРмы. Алар белән бер дәүләттә яшәү безне юкка чыгарып бетерәчәк. Күршеләр булып яшәсәк тә җиткән... безгә һөҗүм итә башламасалар. Тарихны белгән кешедә соңгысы курку уятырга мөмкин. Мәскәүнең тыныч яши алырларына бик ышанмыйм."


"Татарстан Русиянең колониясе түгел, ә аерым Государство булырга тиеш."


"Кирәкми өстәмә чикләр. Визалар, загранпаспортлар... Дөнья чикләрсез булырга тиеш!"


"Область ясап куймасалар ярый инде."


"Әгәр халык бөтен нәрсәгә идарә итмәсә һәм хуҗа булмаса, мине кем талый — Ванямы, Илдармы — аерма юк. Әгәр аерылсаң — эшче классның хакимияте белән генә; буржуйлар, байлар түгел."


"Татар губернасын ясап куярга кирәк."


#Татарстан #халыкфикере

@azatliqradiosi
🔥3👍1
😳Татарстанда "тумаган" балалар барлыкка килгән.

Шул сәбәпле республика парламенты федераль канунга үзгәрешләр кертүне сорап Русия Думасына канун өлгесе әзерләгән.

Әлеге канун өлгесе аңлатмасында әйтелгәнчә, 2019–2023 елларда Татарстанда 622 баланың өй шартларында тууы теркәлгән. Тикшерү вакытында ана капиталы белән бәйле алдашу очраклары ачыкланган. Татарстанда 2023 елда "тумаган" балалар белән бәйле — 58 алдау, 2024 елның беренче биш аенда 9 очрак теркәлгән. Шулар нигезендә 16 җинаять эше кузгатылган.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
❤1🙈1
Татарстанда буллинг, “колумбайн”га каршы көрәш өчен эшче төркем төзелгән.

Ул профилактика белән шөгыльләнәчәк.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤔2🤡2👍1
Уфада яшәүчеләр урман урынына мәчет төзүләренә каршы чыга.

Уфаның Менделеев урамында яшәүчеләр агачларны кисеп мәчет төзүгә каршы чыккан. Мәчет төзүгә бирелгән кишәрлектә наратлар һәм өрәңгеләр үсә, ә якын тирәдәге йортларда яшәүчеләр бу урынны ял өчен сакларга кирәк дип белдерә,

Алар азан тавышы борчыр дип тә сагая, мәчеткә "Якын Көнчыгыштан радикальрәк караштагы" дин тотучылар йөрер дип тә курка.

Шулай ук алар мәктәп һәм балалар бакчаларының тулы булуына игътибар итә, мәчет урынына мәктәп салсалар яхшырак булыр иде ди.

Русия төбәкләрендә мәчетләргә каршы чыгу күренешләре аз түгел. Моный очраклар күптән түгел Пермьдә, узган елларда Казанда да булган иде.

👉Тулырак Азатлык Радиосында укыгыз.

#Башкортстан
🤬6👍4👎1🔥1🌚1