Грузия оппозициясе парламент сайлаулары нәтиҗәләрен танымый, протестларга чыгу турында белдерә
Бүген Грузиядә парламент сайлаулары узды. Бюллетеньнәрнең 70% саналган, миллиардер Бидзина Иванишвилиның "Грузия хыялы" фиркасе 52% белән алда бара.
Парламентка тагын 4 фирка уза, шул исәптән оппозициянең "Үзгәрешләр өчен коалиция", Михаил Саакашвилиның "Бердәмлек - Милли хәрәкәт" фиркаләре. Әмма алар парламентта коалиция оештыра алырлык тавыш җыймый.
"Бердәмлек - Милли хәрәкәт" фиркасе рәисе Тина Бокучаева Грузия Үзәк сайлау комиссиясе "Грузия хыялының" "пычрак заказын үтәде" дип белдерде. Оппозиция 27 октябрьдә протестлар оештырырга җыена.
▪️Грузиядә сайлау кампаниясе кызу барды. "Грузия хыялы"ның төп шигаре болай яңгырады: "Тынычлык, милли үзтәңгәллек, традицион кыйммәтләр һәм икътисад үсеше өчен".
Оппозиция "Грузия хыялын" илне изоляцияләргә тырышуда һәм Кремль тарафлы сәясәт алып баруда гаепләде. Әлеге фирка парламентта 12 ел күпчелекне тәшкил итә.
Оппозициянең төп шигаре исә Көнбатышка якынаю белән бәйле: "Кешеләрне кайгырту, коррупциягә каршы көрәш, Европа берлеге һәм НАТОга керү, илнең Русия йогынтысына эләгүенә юл куймау".
Грузия президенты бу сайлауларда оппозицияне яклаган иде.

😢6🔥5🤡2✍1👍1👎1
🔸Якшәмбегә каршы төндә Русиянең җиде төбәгенә дроннар һөҗүм иткән.
Русия саклану министрлыгы хәбәр итүенчә, һава һөҗүменнән саклану системы (ПВО) барлыгы 51 дронны бәреп төшергән.
Тамбов өлкәсендә - 18, Белгород өлкәсендә - 16 дрон юк ителгән. Брянски, Липецки, Орелда - дүртешәр, Воронеж өлкәсендә - өчәү һәм бер дрон Курски өлкәсендә төшкән. Азак диңгезе өстендә дә бер дрон юк ителгән.
Зыян күрүчеләр юк диелә.
▪️Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Русия төбәкләренә даими рәвештә пилотсыз очкычлар һөҗүм итә. Корбаннар һәм җимереклекләр дә бар. Күп очракта Киев моңа фикер белдерми.
@azatliqradiosi

🎉3🤬1
Казанда Апанай мәчетенең 255 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференциясе узды.
Тарихи Апанай мәчете Иске Татар бистәсендә урнашкан. Ул татар сәүдәгәре Якуп Солтангалиевның ярдәме белән 1768–1771 елларда төзелә.
Апанай мәчете мәхәлләсендә яшәүче сәүдәгәр Апанаевлар аңа матди булышлык күрсәтеп торалар, шуңа соңрак мәчет алар исеме белән атала.
Апанай мәчете 1930 еллар башында ябыла. Аны балалар бакчасы итеп үзгәртеп корганда манарасы һәм залларының түшәме җимерелә. Бизәлешенең күп өлеше шул вакытта юкка чыга.
1995 елны мәчет «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә тапшырыла, зур булмаган ремонт эше башлана.
Мәчет 2003 елга кадәр эшли, аннары төзекләндерүгә ябыла.
2011 елның 2 декабрендә төзекләндерүдән соң Апанай мәчете ачыла.
Гыйбадәтханә федераль дәрәҗәдәге архитектура һәйкәле санала.
Конференция кысаларында Апанай мәдрәсәсе китапханәсен һәм күргәзмәсен ачу тантанасы да узды.
📷Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты

❤8👍2✍1🥰1💯1
Грузиядәге оппозиция сайлауның беренчел нәтиҗәләрен танымый
Алар якшәмбе көнне тарафдарларын протест чараларына чыгарга чакырды.
Азатлык радиосының грузин хезмәте хәбәр итүенчә, якшәмбе иртәнгә бюллетеньнәрнең 99% саналган. Рәсми мәгълүматларга күрә, "Грузия хыялы" фиркасе сайлаучыларның 54,27% тавышын казанган.
Оппозициядәге "Үзгәрешләр яклы коалиция" - 10,80%, Михаил Саакашвилиның "Бердәмлек - Милли хәрәкәт"- 10,09%, "Көчле Грузия"- 8,75%, "Грузия өчен" - 7,75% тавыш җыйган.
"Үзгәрешләр өчен коалиция" лидеры Ника Гварамия "Грузия хыялы"н конституцион түнтәрелеш ясауда гаепләде.
"Сайлауда кулланылган хәрәмләшүләр схемасы беленде. Сайлаулар урланды", диде һәм алдашу схемасының нечкәлекләрен якшәмбе көнне җәмәгатьчелеккә җиткерергә сүз бирде.
Болар хакында тулырак - Азатлык сәхифәсендә укыгыз.

Азатлык Радиосы
Грузиядәге оппозиция беренчел сайлау нәтиҗәләрен танымый
Алар халыкны протест чараларына чыгарга чакыра.
🔥4✍1
✈️28 октябрьдән Nordwind Airlines һәм "Икар" һава ширкәте Уфа белән Казан арасында туры очышлар башлый.
110 юлчы сыйдырышлы Embraer 190 очкычында рейслар атнасына ике тапкыр башкарылачак.
▪️2022 елда Уфа белән Казан арасында поезд җибәрергә ниятләүләре дә билгеле булган иде. Ике шәһәр арасын поездда 15 сәгать эчендә үтеп булачак, киләчәктә бөтенләй 12 сәгатькә үк калдыру максаты куела, дип җиткерделәр.
▪️Соңрак геосәяси вазгыять аркасында Русия тимер юллары (РЖД) Уфа-Казан поезды проектын 2027 елга кичектереп торачагын әйтте.
▪️2017 елны Казанда узган "Төркиләр алтыны" форумында Россотрудничество оешмасы вәкиле, 2012 елгы президент сайлавында Владимир Путинның ышанычлысы булган Сергей Маленко "Казан белән Уфа арасында тиз йөрешле тимер юл төзергә ярамый, чөнки ике сепаратизм үзәген берләштерү куркыныч" дип белдерде.

👍8❤2
Владимир өлкәсендә мәктәптә мөселман дини киеменнән йөрү тыелган.
Бу хакта өлкәнең Мәгариф һәм яшьләр министрлыгының фәрманында әйтелә. Карар 22 октябрьдә үз көченә кергән.
Фәрманга ярашлы, мәктәпләрдә укучыларның динилеген күрсәтеп торучы киемнән, шул исәптән хиҗап һәм никабтан йөрү рөхсәт ителми.
Соңрак Владимир өлкәсенең Мәгариф һәм яшьләр министрлыгы социаль челтәрдә бу фәрманга аңлатма бирде. Анда Русиянең дөньяви дәүләт булуы һәм диннең дәүләттән аерылуы әйтелә.
▪️Бу Русиядә мөселман киемендә йөрүне тыйган беренче төбәк булды.
Тулырак ➡️Азатлык сәхифәсендә укыгыз.

😡16🤡7😁2
Кырымтатар активисты Асан Яников "Владимирский централ" төрмәсендә эзәрлекләнә
Әлеге төрмәгә аны узган ел сентябрьдә китерәләр. Төрмәгә китерү белән аны шундук 40 тәүлеккә штраф изоляторга (ШИЗО) җибәрәләр.
Быел апрель аенда төрмәнең ике сакчысы үз продуктларын каптеркадан алырга теләгән Яниковны кыйнаган. Алар Яников янына килеп, аны ике тапкыр башы белән бетонга бәргән.
Ярты сәгатьтән аның янына шәфкать туташын чакыралар, ләкин ул тоткынның аякларын гына карый да, "бар да тәртиптә", дип чыгып китә.
Асанның сеңлсесе Фатиме Яникова сүзләренчә, узган елның октябрендә "Владимирский централ"га этаплаганнан бирле, тоткын туганнарына бары ике тапкыр гына шалтырата алган. Хатларның күпчелек өлешен Асанга тапшырмыйлар.
Шулай ук, туганы әйтүенчә, төрмә җитәкчесе белән күрешергә рөхсәт итмиләр. Яников җибәргән гаризалар җитәкчегә барып җитми.
Апрель аенда сакчылар кыйнаганнан соң, аңа икмәк бирүне киметәләр. Шуңа күрә ул ябыга.
"[Кыйналганнан соң аңа] хәтта гадәти төрмә шулпасы да бирмиләр, ә икмәген кисәләр", дип сөйләгән Фатиме Яникова.
▪️2022 елның мартында "Кырым мөселманнары эше" нигезендә кырымтатар активистлары Аким Бекиров, Сейтвели Сейтабдиев, Рустем Сейтхалилов һәрберсе 14 ел, Эскендер Сулейманов һәм Асан Яников – 15әр ел төрмәгә хөкем ителде.
▪️Аларны Кырымда "террор эшчәнлеге оештыруда һәм анда катнашуда" гаепләделәр.
▪️"Кырым теләктәшлеге"нең әлеге активистлары Кырымда сәяси мәхкәмәләр эшләренә йөри, сәяси тоткыннарга ярдәм итә иде.

Кырымтатар активисты "Владимирский централ" төрмәсендә эзәрлекләнә
"Владимирский централ"ның ике сакчысы үз продуктларын каптеркадан алырга теләгән кырымтатар активисты Асан Яниковны кыйнаган. Бу хакта Яников үзенең туганнарына сөйләгән, дип яза "Кырым теләктәшлеге" хәрәкәте.
🤬9👍3😢1
"ArtNouva" — Әнкарада узучы халыкара заманча сәнгать күргәзмәсе.
Ул рәссамнар һәм сынчылар катнашында узучы танылган, мәртәбәле чара булып санала
Бу чарада Татарстан белән Башкортстанннан рәссамнар үз картиналарын тәкъдим итте.
Төркиядә туып-үсеп яки соңгы елларда монда тормыш итүче татар иҗатчыларының да эшләре белән танышырга мөмкин булды.
Чарадан фоторепортаж👉 Азатлык сәхифәсендә.

👍12❤3🥴2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 28нче октябрь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹Төнлә Русиянең Белгород, Брянски, Воронеж һәм Курски өлкәләрендә 21 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән дип хәбәр итә Русия ягы. Ике кеше зыян күргән диелә.
🔹Украина ягы төнлә Русия Харьков өлкәсенә һөҗүм ясаган дип белдерә. Тугыз катлы торак йортка зыян килгән, 7 кеше яраланган диелә.
🔹АКШ белән Европа берлеге Грузиядәге парламент сайлауларында булган хәрәмләшүләрне тикшерергә чакыра. АКШның дәүләт сәркатибе Энтони Блинкен фикеренчә, узган сайлауда — "сайлаучыларга ришвәт бирү һәм аларны куркыту", ә Евродипломатия башлыгы Жозеп Боррель сүзләренчә, "тавыш бирү серен бозу" булган.
🔹Сентябрь аенда Русиядә халыкка бирелгән кредитлар, август ае белән чагыштырганда, 23-27%ка кимегән. Русия халкы сентябрьдә 2024 ел башыннан бирле иң әз кредит алынган.
🔹Валюталар курсы: $ = 96.74 сум; € = 104.51 сум; ¥ = 13.53 сум
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

🔥2✍1
"Балачакта үземнең татарлыгыма артык игътибар бирми идем. Үземнең татар булуымны белсәм дә, бу минем өчен шулкадәр әһәмиятле түгел иде. Әти-әни үзара татарча аралаштылар, ләкин безнең белән урысча сөйләштеләр. Урыстелле балалар бакчасына йөрдем, шуңа әти-әни өчен минем белән урысча сөйләшү табигый дип күренә иде. Соңрак әнием әйтүенчә, ул минем белән нинди телдә сөйләшүе турында уйланмаган. Тирә-ягымда татарлар да күп булды, кайбер күршеләр минем татарча белмәвенә аптыраса да, ул чакта моны нормаль күренеш дип саный идем.
Уфада укыганда, мәктәптә татар теле дәресләре булмады. 7 сыйныфта башкорт теле укытылырга тиеш иде, ләкин безнең сыйныф җитәкчесе, урыс теле һәм әдәбияты укытучысы, безгә башкорт теле дәресеннән баш тартырга тәкъдим итте. "Сез башкорт теле аркасында урыс телен әзрәк өйрәнергә телисезме?" дип әйтүен хәтерлим. Ул башкорт теленнән имтихан булмаячагын, әмма урысчадан имтихан тапшырырга кирәклекне аңлатты. Беркем каршы килмәде. Ул чакта бу дөрес булып тоелды һәм бөтен сыйныф башкорт дәресләреннән баш тартты.
Германиягә күченгәч, бу мәсьәләдә уйлана башладым. Чит илдә миңа гел үземнең Русиядән булуымны, әмма урыс түгел, чыгышым белән Башкортстаннан булган татар икәнлегемне аңлатырга туры килде. Бу мине бик туйдырды. Билгеле бер вакытта мин үземнең кемлегем турында тирәнрәк уйлана башладым. Татар теле дәреслеген алдым, ул һаман миндә саклана. Озак вакыт татар телен өйрәнүдә алгарыш булмаса да, кызыксыну гел артып торды..."
Германиядә яшәүче Камил Сафин Украинадагы сугышның беренче көннәреннән үк украин качакларына ярдәм итә. Хәзер ул украиннарга алман теле курсларын алып бара. Егет белән аның эшчәнлеге, Германиягә күченүе һәм балачакта татарча аралашмаган килеш, хәзер телне өйрәнүе турында сөйләштек.
Интервьюны 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан #татарлар
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Украин качакларына алман телен укытучы татар егете Камил Сафин: "Германиядә чит ил кешесе булуымнан оялмыйм"
Германиядә яшәүче Камил Сафин Украинадагы сугышның беренче көннәреннән үк украин качакларына ярдәм итә. Хәзер ул украиннарга алман теле курсларын алып бара. Активист белән аның эшчәнлеге, Германиягә күченүе һәм балачакта татарча аралашмаган килеш, хәзер телне…
👍9❤7🤔2✍1🤡1