"ArtNouva" — Әнкарада узучы халыкара заманча сәнгать күргәзмәсе.
Ул рәссамнар һәм сынчылар катнашында узучы танылган, мәртәбәле чара булып санала
Бу чарада Татарстан белән Башкортстанннан рәссамнар үз картиналарын тәкъдим итте.
Төркиядә туып-үсеп яки соңгы елларда монда тормыш итүче татар иҗатчыларының да эшләре белән танышырга мөмкин булды.
Чарадан фоторепортаж👉 Азатлык сәхифәсендә.
@azatliqradiosi

👍12❤3🥴2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 28нче октябрь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹Төнлә Русиянең Белгород, Брянски, Воронеж һәм Курски өлкәләрендә 21 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән дип хәбәр итә Русия ягы. Ике кеше зыян күргән диелә.
🔹Украина ягы төнлә Русия Харьков өлкәсенә һөҗүм ясаган дип белдерә. Тугыз катлы торак йортка зыян килгән, 7 кеше яраланган диелә.
🔹АКШ белән Европа берлеге Грузиядәге парламент сайлауларында булган хәрәмләшүләрне тикшерергә чакыра. АКШның дәүләт сәркатибе Энтони Блинкен фикеренчә, узган сайлауда — "сайлаучыларга ришвәт бирү һәм аларны куркыту", ә Евродипломатия башлыгы Жозеп Боррель сүзләренчә, "тавыш бирү серен бозу" булган.
🔹Сентябрь аенда Русиядә халыкка бирелгән кредитлар, август ае белән чагыштырганда, 23-27%ка кимегән. Русия халкы сентябрьдә 2024 ел башыннан бирле иң әз кредит алынган.
🔹Валюталар курсы: $ = 96.74 сум; € = 104.51 сум; ¥ = 13.53 сум
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

🔥2✍1
"Балачакта үземнең татарлыгыма артык игътибар бирми идем. Үземнең татар булуымны белсәм дә, бу минем өчен шулкадәр әһәмиятле түгел иде. Әти-әни үзара татарча аралаштылар, ләкин безнең белән урысча сөйләштеләр. Урыстелле балалар бакчасына йөрдем, шуңа әти-әни өчен минем белән урысча сөйләшү табигый дип күренә иде. Соңрак әнием әйтүенчә, ул минем белән нинди телдә сөйләшүе турында уйланмаган. Тирә-ягымда татарлар да күп булды, кайбер күршеләр минем татарча белмәвенә аптыраса да, ул чакта моны нормаль күренеш дип саный идем.
Уфада укыганда, мәктәптә татар теле дәресләре булмады. 7 сыйныфта башкорт теле укытылырга тиеш иде, ләкин безнең сыйныф җитәкчесе, урыс теле һәм әдәбияты укытучысы, безгә башкорт теле дәресеннән баш тартырга тәкъдим итте. "Сез башкорт теле аркасында урыс телен әзрәк өйрәнергә телисезме?" дип әйтүен хәтерлим. Ул башкорт теленнән имтихан булмаячагын, әмма урысчадан имтихан тапшырырга кирәклекне аңлатты. Беркем каршы килмәде. Ул чакта бу дөрес булып тоелды һәм бөтен сыйныф башкорт дәресләреннән баш тартты.
Германиягә күченгәч, бу мәсьәләдә уйлана башладым. Чит илдә миңа гел үземнең Русиядән булуымны, әмма урыс түгел, чыгышым белән Башкортстаннан булган татар икәнлегемне аңлатырга туры килде. Бу мине бик туйдырды. Билгеле бер вакытта мин үземнең кемлегем турында тирәнрәк уйлана башладым. Татар теле дәреслеген алдым, ул һаман миндә саклана. Озак вакыт татар телен өйрәнүдә алгарыш булмаса да, кызыксыну гел артып торды..."
Германиядә яшәүче Камил Сафин Украинадагы сугышның беренче көннәреннән үк украин качакларына ярдәм итә. Хәзер ул украиннарга алман теле курсларын алып бара. Егет белән аның эшчәнлеге, Германиягә күченүе һәм балачакта татарча аралашмаган килеш, хәзер телне өйрәнүе турында сөйләштек.
Интервьюны 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан #татарлар
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Украин качакларына алман телен укытучы татар егете Камил Сафин: "Германиядә чит ил кешесе булуымнан оялмыйм"
Германиядә яшәүче Камил Сафин Украинадагы сугышның беренче көннәреннән үк украин качакларына ярдәм итә. Хәзер ул украиннарга алман теле курсларын алып бара. Активист белән аның эшчәнлеге, Германиягә күченүе һәм балачакта татарча аралашмаган килеш, хәзер телне…
👍9❤7🤔2✍1🤡1
АКШ һәм Европа берлеге Грузиядәге сайлауларда булган канун бозуларны тикшерергә чакыра.
Грузия Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматынча, парламент сайлауларынңда "Грузин хыялы" идарәче фиркасе җиңде. "Грузин хыялы"н Русия хакимияте яклы дип атыйлар.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

🔥3👎2✍1👍1
❗️Мәхкәмә Уфа активисты Ольга Комлеваның чикләү чарасын озайтты, җинаять эшенең асылын карау декабрьдә булачак.
Бүгенге мәхкәмәдә гаепләү йомгаклавын укыганнар, әмма утырышны 2 декабрьгә кичектергәннәр. Комлеваны "экстремист оешма эшчәнлеген оештыруда" гаепләп кулга алдылар, соңрак аңа Русия гаскәре турында "фейк" тарату маддәсе дә өстәлде.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан

😢8🤬1
Мөфтиләр яңа мең сумлык акчада Татарстан архитектура һәйкәлләрен - мәсәлән Кол-Шәриф мәчетен яки Болгар музее-тыюлыгынсурәтләүне тәкъдим итә.
"Яңа банкнотларда безнең Идел буендагы мөселманнарның истәлекле урыннарын күрәсе килә. Аерым алганда, Казан Кирмәнендәге Кол Шәриф мәчетен, Болгар Ислам академиясен, бай архитектурасы белән Болгарның үзен", дигән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил Сәмигуллин.
Русия мөселманнары дини җыены рәисе, Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов исә яңа мең сумлыкта Болгар музей-тыюлыгын сурәтләргә мөмкин, дип саный.
"Бу җирлектә ярымайлы манаралы борынгы Җәмигъ мәчете урнашкан, ул ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы һәйкәле булып тора. Якында гына тәреле православ храмы бар", дигән Крганов.
▪️Элекке мең сумлыкның алгы ягында Түбән Новгород кирмәненең Никольская манарасы, икенче ягында исә Казандагы Сөембикә манарасы, Казандагы Татар халкы һәм Татарстанның дәүләтчелек тарихы музее бинасы һәм Уфадагы Археология һәм этнография музее күрсәтелгән иде.
▪️Манара сурәтендә ярымай булуы, ә шул ук вакытта элекке чиркәү булган музей бинасында тәре булмау урыс чиркәве әһелләренең ачуын чыгарды.
▪️Соңрак банкнотларны чыгаруны туктату карары кабул ителде. "Киң кулланылышка ул таралмады", дип белдерделәр.

Мөфтиләр яңа мең сумлыкта Кол-Шәриф мәчетен яки Болгар музее-тыюлыгын чыгаруны тәкъдим итә
Былтыр тәкъдим ителгән мең сумлык яңа акча урыс чиркәве әһелләренең ачуын чыгарды һәм аны чыгаруны туктаттылар.
🤬7🤡6✍1👍1
🔸НАТО Төньяк Корея хәрбиләренең Русиягә, Курски өлкәсенә китерелүен раслады.
Моны бүген, 28 октябрьдә Брүсселдә чыгыш ясаганда НАТО баш сәркатибе Марк Рютте әйтте.
Бу адым - Русиянең Украинага каршы башлаган сугышының "шактый киеренкеләшүе"н аңлата һәм Русия президенты Владимир Путинның сугышта 600 меңнән артык солдатын югалткач, "өметсезлеккә бирелүен" күрәсәтә, диде Рютте.
АКШ дәүләт иминлеге шурасы вәкиле Джон Кирби исә хәзерге вакытта Русиягә Төньяк Кореядән өч меңнән артык хәрби җибәрелгән булуы бик мөмкин, дип белдерде.
👉Тулырак Азатлык сәхифәсендә укыгыз.

😢2❤1👍1🤔1
Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан Украинадагы сугышта Татарстаннан кимендә 3014 үлемне табып раслый алды.
Сүз ачык чыганакларда табылган үлемнәр турында бара, чынлыкта саннар күпкә зуррак була ала.
Азатлык сөйләшкән белгечләр Татарстан белән Башкортстаннан үлемнәрнең чамасыз күп булуның төрле сәбәпләрен атый.
Бу хакта тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укый аласыз.
Сезгә уңайлы булсын дип карточкалар да ясадык.

😭6🎉2💔2👍1🔥1
🔹Башкортстанда волонтер хатын-кызлардан отряд төзеп, аларны Русия Украинадан басып алган җирләрдә һәм Украина белән чиктә урнашкан хәрби һоспиталләргә җибәрергә булганнар.
Бу фикерне Башкортстан эшмәкәрлек һәм туризм министры вазифаларын башкаручы Зөһрә Гордиенко тәкъдим иткән.
"Миңа фронтка барырга, һоспитальләрдәге егетләребезгә булышырга теләүче хатын-кызлар мөрәҗәгать итә. Мондый тәҗрибә булган иде инде. Без волонтер хатын-кызларны Белгород һоспиталенә җибәргән идек. Хәзер Луһански һәм Донецки һоспиталләре белән элемтәгә чыгабыз, анда егетләребез ята. Бу хатын-кызлар анда теләсә ничек китмәсен, без моны контрольдә тота алсын өчен, алар белән бергә барып, ярдәм итә алу өчен, алар югалмасын дип. Алар барырга әзер", дип сөйләгән ул.
▪️Былтыр җәй көне Башкортстанда табиб булып эшләүче хатын кызлар арасыннан ихтыяриларны (контрактчыларны) табып Украинадагы сугышка җибәрү турында фикер алышканнар иде.
▪️Аңарчы Башкортстанда Украинадагы сугышка җибәрү өчен медицина ротасы төзүләре хәбәр ителгән иде. Медицина ротасына табиблар, шәфкать туташлары, инструкторлар, санитарлар һәм башкалар керәчәк диелде.
▪️2022 елның декабрендә Башкортстан фетнәчел Луһански "халык республикасы"ның Хрустальный (Красный луч) шәһәрендә, Украинага каршы сугышта катнашучы башкортстаннар өчен, 125 кешелек һоспиталь эшләтеп җибәргән иде.
▪️Ул чакта Хрустальныйда Башкортстаннан 30лап медик эшләве әйтелде. Аерым алганда алар Украинага каршы сугышып яраланганнарның яраларын тегәләр, бәйлиләр, бактерияләргә каршы дәвалау уздыралар, авыртуларын басалар диелде.
▪️Шул ук вакытта Башкортстанга ашыгыч ярдәм күрсәтә торган 340 медицина хезмәткәре җитми.

🤮9🤯2👍1🤬1🌚1😭1
Русия баш прокуратурасы Югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән һәм "Пост-Русиянең азат дәүләтләр форумы" иҗтимагый хәрәкәтен "террорчы оешма" дип тануны таләп итә.
Русия Югары мәхкәмәсенең эш кәгазьләреннән күренгәнчә, дәгъва мәхкәмәгә әле сентябрь ахырында ук кергән. Мәхкәмә аны 14 ноябрьдә карарга тиеш.
Юстиция министрлыгы "Пост-Русиянең азат халыклары форумы"н күз уңында тотамы, әллә моңа охшаш исемдәге башка оешманы "террорчы" дип танып тыюны сорыймы - билгеле түгел, дип искәртә "ОВД-Инфо".
2023 елда Русия баш прокуратурасы Польшада теркәлгән "Пост-Русия ирекле халыклары форумын" теләнмәгән оешма дип таныды.
▪️"Пост-Русиянең ирекле халыклары форумы - иҗтимагый хәрәкәт, ул Русия төбәкләренә күбрәк мөстәкыйльлек бирүне, хәтта аларның Русия Федерациясеннән чыгуын таләп итә.
▪️Үзләренең социаль челтәрләрендә, әйтик Telegram-да һәм сайтларында үзләрен "Пост-Русиянең ирекле дәүләтләре форумы буларак та тәкъдим итә.
▪️Форум сайтында әйтелгәнчә, хәрәкәтнең төп бурычы - "Русияне структур яктан үзгәртү һәм төзәтү". Аның әгъзалары "Путиннан соңгы бәйсез дәүләтләрнең күчеш хакимиятләрен һәм хөкүмәтләрен булдыру алымнарын карый".
▪️Форум спикерлары арасында татар активисты Нәфис Кашапов, башкорт активисты Руслан Габбасов, Америка аналитигы Януш Бугайски, Италия сәясәтчесе, элекке тышкы эшләр министры Джулио Терци Ди Сант-Агата һәм башкалар бар.
▪️Форум сайтындагы мәгълүматка күрә, киләсе утырыш быел 19 ноябрьдә Канадада үтәчәк.

Баш прокуратура "Пост-Русиянең азат дәүләтләр форумы"н "террорчы оешма" дип тануны таләп итә
Русия Югары мәхкәмәсе бу дәгъваны 14 ноябрьдә караячак.
😁2👎1💯1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Владимир өлкәсендә мәктәптә мөселман дини киеменнән йөрү тыелган. Бу хакта өлкәнең Мәгариф һәм яшьләр министрлыгының фәрманында әйтелә. Карар 22 октябрьдә үз көченә кергән. Фәрманга ярашлы, мәктәпләрдә укучыларның динилеген күрсәтеп торучы киемнән, шул…
Төньяк Кавказ мөселманнары координацион үзәге Владимир өлкәсендә мәктәптә хиҗаптан йөрүне тыючы фәрманга карата белдерү ясады.
Алар бу фәрманны “Русиядә милләтара һәм динара дошманлыкны көчәйтүче норматив акт” дип атый. Дин әһелләре фикеренчә, әлеге карарда Конституция, дин иреге генә түгел Русия Җинаять кодексының 136нчы маддәсе (кеше хокукы һәм ирегенең тигезлеген бозу) бозылган.
“Без бу документ аны әзерләүчеләрнең кимчелекләре аркасында барлыкка килде дип ышанабыз, һәм мөселманнарга каршы юнәлдерелгән дискриминация максатыннан эшләнмәде дип өметләнәбез”, дип искәртелә.
Мәгариф оешмаларында ил куркынычсызлыгын дәлил итеп китерү дә урынсыз, ди алар. “Мәгариф оешмаларында хиҗап кигән кызлар террор гамәлләре кылдымы, скулшутинг ясадымы?” дигән сорау куя.
Төньяк Кавказ мөселманнарының координацион үзәге дәүләт оешмаларыннан Владимир өлкәсенең Мәгариф министрлыгы кабул иткән карарга хокукый бәя бирүне сорый. Шулай ук алар Русиядә дини киемнәрне тыючы фәрманнар кабул итү мөмкинлеген бетерүче кануннар кабул итүне таләп итә.
Владимир өлкәсендә мәктәптә мөселман дини киеменнән — хиҗап һәм никабтан йөрү тыелды. Әлеге фәрманны өлкәнең Мәгариф һәм яшьләр министрлыгы кабул итте.
Моңа кадәр Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин да бу карарга каршы чыкты. Ул мәктәпләрдә хиҗап киюне тыю дискриминация дип атады һәм Русиядә җәмәгать тотрыклыгын җимерә диде.

Төньяк Кавказ мөселманнары координацион үзәге мәктәпләрдә хиҗаптан йөрүне тыюга каршы чыкты
Татарстан мөфтие дә бу карарга каршы фикер белдерде.
👍6💯5✍2🤪2❤1