"Балачакта үземнең татарлыгыма артык игътибар бирми идем. Үземнең татар булуымны белсәм дә, бу минем өчен шулкадәр әһәмиятле түгел иде. Әти-әни үзара татарча аралаштылар, ләкин безнең белән урысча сөйләштеләр. Урыстелле балалар бакчасына йөрдем, шуңа әти-әни өчен минем белән урысча сөйләшү табигый дип күренә иде. Соңрак әнием әйтүенчә, ул минем белән нинди телдә сөйләшүе турында уйланмаган. Тирә-ягымда татарлар да күп булды, кайбер күршеләр минем татарча белмәвенә аптыраса да, ул чакта моны нормаль күренеш дип саный идем.
Уфада укыганда, мәктәптә татар теле дәресләре булмады. 7 сыйныфта башкорт теле укытылырга тиеш иде, ләкин безнең сыйныф җитәкчесе, урыс теле һәм әдәбияты укытучысы, безгә башкорт теле дәресеннән баш тартырга тәкъдим итте. "Сез башкорт теле аркасында урыс телен әзрәк өйрәнергә телисезме?" дип әйтүен хәтерлим. Ул башкорт теленнән имтихан булмаячагын, әмма урысчадан имтихан тапшырырга кирәклекне аңлатты. Беркем каршы килмәде. Ул чакта бу дөрес булып тоелды һәм бөтен сыйныф башкорт дәресләреннән баш тартты.
Германиягә күченгәч, бу мәсьәләдә уйлана башладым. Чит илдә миңа гел үземнең Русиядән булуымны, әмма урыс түгел, чыгышым белән Башкортстаннан булган татар икәнлегемне аңлатырга туры килде. Бу мине бик туйдырды. Билгеле бер вакытта мин үземнең кемлегем турында тирәнрәк уйлана башладым. Татар теле дәреслеген алдым, ул һаман миндә саклана. Озак вакыт татар телен өйрәнүдә алгарыш булмаса да, кызыксыну гел артып торды..."
Германиядә яшәүче Камил Сафин Украинадагы сугышның беренче көннәреннән үк украин качакларына ярдәм итә. Хәзер ул украиннарга алман теле курсларын алып бара. Егет белән аның эшчәнлеге, Германиягә күченүе һәм балачакта татарча аралашмаган килеш, хәзер телне өйрәнүе турында сөйләштек.
Интервьюны 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан #татарлар
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Украин качакларына алман телен укытучы татар егете Камил Сафин: "Германиядә чит ил кешесе булуымнан оялмыйм"
Германиядә яшәүче Камил Сафин Украинадагы сугышның беренче көннәреннән үк украин качакларына ярдәм итә. Хәзер ул украиннарга алман теле курсларын алып бара. Активист белән аның эшчәнлеге, Германиягә күченүе һәм балачакта татарча аралашмаган килеш, хәзер телне…
👍9❤7🤔2✍1🤡1
АКШ һәм Европа берлеге Грузиядәге сайлауларда булган канун бозуларны тикшерергә чакыра.
Грузия Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматынча, парламент сайлауларынңда "Грузин хыялы" идарәче фиркасе җиңде. "Грузин хыялы"н Русия хакимияте яклы дип атыйлар.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

🔥3👎2✍1👍1
❗️Мәхкәмә Уфа активисты Ольга Комлеваның чикләү чарасын озайтты, җинаять эшенең асылын карау декабрьдә булачак.
Бүгенге мәхкәмәдә гаепләү йомгаклавын укыганнар, әмма утырышны 2 декабрьгә кичектергәннәр. Комлеваны "экстремист оешма эшчәнлеген оештыруда" гаепләп кулга алдылар, соңрак аңа Русия гаскәре турында "фейк" тарату маддәсе дә өстәлде.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан

😢8🤬1
Мөфтиләр яңа мең сумлык акчада Татарстан архитектура һәйкәлләрен - мәсәлән Кол-Шәриф мәчетен яки Болгар музее-тыюлыгынсурәтләүне тәкъдим итә.
"Яңа банкнотларда безнең Идел буендагы мөселманнарның истәлекле урыннарын күрәсе килә. Аерым алганда, Казан Кирмәнендәге Кол Шәриф мәчетен, Болгар Ислам академиясен, бай архитектурасы белән Болгарның үзен", дигән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил Сәмигуллин.
Русия мөселманнары дини җыены рәисе, Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов исә яңа мең сумлыкта Болгар музей-тыюлыгын сурәтләргә мөмкин, дип саный.
"Бу җирлектә ярымайлы манаралы борынгы Җәмигъ мәчете урнашкан, ул ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы һәйкәле булып тора. Якында гына тәреле православ храмы бар", дигән Крганов.
▪️Элекке мең сумлыкның алгы ягында Түбән Новгород кирмәненең Никольская манарасы, икенче ягында исә Казандагы Сөембикә манарасы, Казандагы Татар халкы һәм Татарстанның дәүләтчелек тарихы музее бинасы һәм Уфадагы Археология һәм этнография музее күрсәтелгән иде.
▪️Манара сурәтендә ярымай булуы, ә шул ук вакытта элекке чиркәү булган музей бинасында тәре булмау урыс чиркәве әһелләренең ачуын чыгарды.
▪️Соңрак банкнотларны чыгаруны туктату карары кабул ителде. "Киң кулланылышка ул таралмады", дип белдерделәр.

Мөфтиләр яңа мең сумлыкта Кол-Шәриф мәчетен яки Болгар музее-тыюлыгын чыгаруны тәкъдим итә
Былтыр тәкъдим ителгән мең сумлык яңа акча урыс чиркәве әһелләренең ачуын чыгарды һәм аны чыгаруны туктаттылар.
🤬7🤡6✍1👍1
🔸НАТО Төньяк Корея хәрбиләренең Русиягә, Курски өлкәсенә китерелүен раслады.
Моны бүген, 28 октябрьдә Брүсселдә чыгыш ясаганда НАТО баш сәркатибе Марк Рютте әйтте.
Бу адым - Русиянең Украинага каршы башлаган сугышының "шактый киеренкеләшүе"н аңлата һәм Русия президенты Владимир Путинның сугышта 600 меңнән артык солдатын югалткач, "өметсезлеккә бирелүен" күрәсәтә, диде Рютте.
АКШ дәүләт иминлеге шурасы вәкиле Джон Кирби исә хәзерге вакытта Русиягә Төньяк Кореядән өч меңнән артык хәрби җибәрелгән булуы бик мөмкин, дип белдерде.
👉Тулырак Азатлык сәхифәсендә укыгыз.

😢2❤1👍1🤔1
Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан Украинадагы сугышта Татарстаннан кимендә 3014 үлемне табып раслый алды.
Сүз ачык чыганакларда табылган үлемнәр турында бара, чынлыкта саннар күпкә зуррак була ала.
Азатлык сөйләшкән белгечләр Татарстан белән Башкортстаннан үлемнәрнең чамасыз күп булуның төрле сәбәпләрен атый.
Бу хакта тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укый аласыз.
Сезгә уңайлы булсын дип карточкалар да ясадык.

😭6🎉2💔2👍1🔥1
🔹Башкортстанда волонтер хатын-кызлардан отряд төзеп, аларны Русия Украинадан басып алган җирләрдә һәм Украина белән чиктә урнашкан хәрби һоспиталләргә җибәрергә булганнар.
Бу фикерне Башкортстан эшмәкәрлек һәм туризм министры вазифаларын башкаручы Зөһрә Гордиенко тәкъдим иткән.
"Миңа фронтка барырга, һоспитальләрдәге егетләребезгә булышырга теләүче хатын-кызлар мөрәҗәгать итә. Мондый тәҗрибә булган иде инде. Без волонтер хатын-кызларны Белгород һоспиталенә җибәргән идек. Хәзер Луһански һәм Донецки һоспиталләре белән элемтәгә чыгабыз, анда егетләребез ята. Бу хатын-кызлар анда теләсә ничек китмәсен, без моны контрольдә тота алсын өчен, алар белән бергә барып, ярдәм итә алу өчен, алар югалмасын дип. Алар барырга әзер", дип сөйләгән ул.
▪️Былтыр җәй көне Башкортстанда табиб булып эшләүче хатын кызлар арасыннан ихтыяриларны (контрактчыларны) табып Украинадагы сугышка җибәрү турында фикер алышканнар иде.
▪️Аңарчы Башкортстанда Украинадагы сугышка җибәрү өчен медицина ротасы төзүләре хәбәр ителгән иде. Медицина ротасына табиблар, шәфкать туташлары, инструкторлар, санитарлар һәм башкалар керәчәк диелде.
▪️2022 елның декабрендә Башкортстан фетнәчел Луһански "халык республикасы"ның Хрустальный (Красный луч) шәһәрендә, Украинага каршы сугышта катнашучы башкортстаннар өчен, 125 кешелек һоспиталь эшләтеп җибәргән иде.
▪️Ул чакта Хрустальныйда Башкортстаннан 30лап медик эшләве әйтелде. Аерым алганда алар Украинага каршы сугышып яраланганнарның яраларын тегәләр, бәйлиләр, бактерияләргә каршы дәвалау уздыралар, авыртуларын басалар диелде.
▪️Шул ук вакытта Башкортстанга ашыгыч ярдәм күрсәтә торган 340 медицина хезмәткәре җитми.

🤮9🤯2👍1🤬1🌚1😭1
Русия баш прокуратурасы Югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән һәм "Пост-Русиянең азат дәүләтләр форумы" иҗтимагый хәрәкәтен "террорчы оешма" дип тануны таләп итә.
Русия Югары мәхкәмәсенең эш кәгазьләреннән күренгәнчә, дәгъва мәхкәмәгә әле сентябрь ахырында ук кергән. Мәхкәмә аны 14 ноябрьдә карарга тиеш.
Юстиция министрлыгы "Пост-Русиянең азат халыклары форумы"н күз уңында тотамы, әллә моңа охшаш исемдәге башка оешманы "террорчы" дип танып тыюны сорыймы - билгеле түгел, дип искәртә "ОВД-Инфо".
2023 елда Русия баш прокуратурасы Польшада теркәлгән "Пост-Русия ирекле халыклары форумын" теләнмәгән оешма дип таныды.
▪️"Пост-Русиянең ирекле халыклары форумы - иҗтимагый хәрәкәт, ул Русия төбәкләренә күбрәк мөстәкыйльлек бирүне, хәтта аларның Русия Федерациясеннән чыгуын таләп итә.
▪️Үзләренең социаль челтәрләрендә, әйтик Telegram-да һәм сайтларында үзләрен "Пост-Русиянең ирекле дәүләтләре форумы буларак та тәкъдим итә.
▪️Форум сайтында әйтелгәнчә, хәрәкәтнең төп бурычы - "Русияне структур яктан үзгәртү һәм төзәтү". Аның әгъзалары "Путиннан соңгы бәйсез дәүләтләрнең күчеш хакимиятләрен һәм хөкүмәтләрен булдыру алымнарын карый".
▪️Форум спикерлары арасында татар активисты Нәфис Кашапов, башкорт активисты Руслан Габбасов, Америка аналитигы Януш Бугайски, Италия сәясәтчесе, элекке тышкы эшләр министры Джулио Терци Ди Сант-Агата һәм башкалар бар.
▪️Форум сайтындагы мәгълүматка күрә, киләсе утырыш быел 19 ноябрьдә Канадада үтәчәк.

Баш прокуратура "Пост-Русиянең азат дәүләтләр форумы"н "террорчы оешма" дип тануны таләп итә
Русия Югары мәхкәмәсе бу дәгъваны 14 ноябрьдә караячак.
😁2👎1💯1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Владимир өлкәсендә мәктәптә мөселман дини киеменнән йөрү тыелган. Бу хакта өлкәнең Мәгариф һәм яшьләр министрлыгының фәрманында әйтелә. Карар 22 октябрьдә үз көченә кергән. Фәрманга ярашлы, мәктәпләрдә укучыларның динилеген күрсәтеп торучы киемнән, шул…
Төньяк Кавказ мөселманнары координацион үзәге Владимир өлкәсендә мәктәптә хиҗаптан йөрүне тыючы фәрманга карата белдерү ясады.
Алар бу фәрманны “Русиядә милләтара һәм динара дошманлыкны көчәйтүче норматив акт” дип атый. Дин әһелләре фикеренчә, әлеге карарда Конституция, дин иреге генә түгел Русия Җинаять кодексының 136нчы маддәсе (кеше хокукы һәм ирегенең тигезлеген бозу) бозылган.
“Без бу документ аны әзерләүчеләрнең кимчелекләре аркасында барлыкка килде дип ышанабыз, һәм мөселманнарга каршы юнәлдерелгән дискриминация максатыннан эшләнмәде дип өметләнәбез”, дип искәртелә.
Мәгариф оешмаларында ил куркынычсызлыгын дәлил итеп китерү дә урынсыз, ди алар. “Мәгариф оешмаларында хиҗап кигән кызлар террор гамәлләре кылдымы, скулшутинг ясадымы?” дигән сорау куя.
Төньяк Кавказ мөселманнарының координацион үзәге дәүләт оешмаларыннан Владимир өлкәсенең Мәгариф министрлыгы кабул иткән карарга хокукый бәя бирүне сорый. Шулай ук алар Русиядә дини киемнәрне тыючы фәрманнар кабул итү мөмкинлеген бетерүче кануннар кабул итүне таләп итә.
Владимир өлкәсендә мәктәптә мөселман дини киеменнән — хиҗап һәм никабтан йөрү тыелды. Әлеге фәрманны өлкәнең Мәгариф һәм яшьләр министрлыгы кабул итте.
Моңа кадәр Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин да бу карарга каршы чыкты. Ул мәктәпләрдә хиҗап киюне тыю дискриминация дип атады һәм Русиядә җәмәгать тотрыклыгын җимерә диде.

Төньяк Кавказ мөселманнары координацион үзәге мәктәпләрдә хиҗаптан йөрүне тыюга каршы чыкты
Татарстан мөфтие дә бу карарга каршы фикер белдерде.
👍6💯5✍2🤪2❤1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 29нчы октябрь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹Русиянең Брянски өлкәсе хакимиятләре төнлә өлкәдә бер пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән дип белдерә. Зыян күргән кешеләр юк диелә.
.
🔹Израилнең Лүбнәннең көнчыгышына ясаган һөҗүме аркасында кимендә 60 кеше һәлак булган, тагые 58 кеше яраланган дип хәбәр итә Лүбнәннең сәламәтлек саклау министрлыгы.
🔹АКШ Украинага бирелгән коралны куллануга өстәмә чикләүләр кертергә җыенмый. Бу Русия ягында Төньяк Корея сугышчыларының катнашуы билгеле булган очракка да кагыла дип белдерде Пентагон матбугат сәркатибенең урынбасары Сабрина Сингх.
🔹Казан үзәгендәге Япеев урамында урнашкан СИЗО-1 киләсе елны Авиатөзелеш районындагы бинага күчәргә җыена.
🔹Валюталар курсы: $ = 97.23 сум; € = 105.22 сум; ¥ = 13.61 сум
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

✍1👍1
Киләсе биш елда Башкортстан мөселманнарының мөфти вазифасын башкарачак Айнур Биргалин фигурасы җәмәгатьчелектә каршылыклы фикерләр уятты.
Беренчедән, аның гаугалы шәхес булуын әйтәләр. Икенчедән, мөселманнарның бер өлешен мөфтияттән читләштерүгә һәм радикальләштерүгә китерәчәк дип фаразлыйлар. Аны Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) тарафыннан куелган гади бер функционер дип тә атыйлар.
Журналист Руслан Вәлиев һәм сәясәт белгече Ринат Мөхәммәтов Азатлык Радиосына үз аңлатмасын бирде.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Беренчедән, аның гаугалы шәхес булуын әйтәләр. Икенчедән, мөселманнарның бер өлешен мөфтияттән читләштерүгә һәм радикальләштерүгә китерәчәк дип фаразлыйлар. Аны Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) тарафыннан куелган гади бер функционер дип тә атыйлар.
Журналист Руслан Вәлиев һәм сәясәт белгече Ринат Мөхәммәтов Азатлык Радиосына үз аңлатмасын бирде.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤮5✍3👍1👎1
Сөембикә манарасына туристларны кертә башларга җыеналар.
Ике ел элек Сөембикә манарасының дивары ярылуда һәм кирпечләре кубып төшүдә рәсмиләр туристларны гаепләгән иде. ☝🏻
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан

🤔6🤬5
Саха Республикасында татар авторларының балалар өчен язган шигырь-хикәяләрен якут теленә тәрҗемә итеп җыентык чыгарганнар.
Китапны ноябрьдә Якутиядә тәкъдим итәчәкләр, анда Татарстаннан кунаклар да киләчәк.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#татарлар

❤16🔥5🥰2
Сәясәтче Лилия Чанышева сәяси тоткыннарга теләктәшлек күрсәтеп ачлык тотачак.
Былтыр 30 октябрьдә тикшерү изоляторында утырган чагында Чанышева Русия сәяси тоткыннарының протест белдереп ачлык тота башлавына кушылды. Ул моны быел да кабатларга тели һәм битараф булмаучыларны да кушылырга чакыра.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Былтыр 30 октябрьдә тикшерү изоляторында утырган чагында Чанышева Русия сәяси тоткыннарының протест белдереп ачлык тота башлавына кушылды. Ул моны быел да кабатларга тели һәм битараф булмаучыларны да кушылырга чакыра.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
❤10👍2🔥2🤡2😁1🌚1
Русиядә гаиләдә көч кулланган өчен хөкем ителгәннәр саны 1,5 тапкырга арткан.
Бу хакта "Можем объяснить" Telegram-каналы яза. Канал Русия Югары мәхкәмәсенең мәхкәмә департаменты быел беренче ярты еллыкка биргән статистикага таяна.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
Бу хакта "Можем объяснить" Telegram-каналы яза. Канал Русия Югары мәхкәмәсенең мәхкәмә департаменты быел беренче ярты еллыкка биргән статистикага таяна.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
🔥1🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Сәясәтче Лилия Чанышева сәяси тоткыннарга теләктәшлек күрсәтеп ачлык тотачак. Былтыр 30 октябрьдә тикшерү изоляторында утырган чагында Чанышева Русия сәяси тоткыннарының протест белдереп ачлык тота башлавына кушылды. Ул моны быел да кабатларга тели һәм битараф…
Русиядә һәм кайбер башка чит илләрдә сәяси золымнар корбаннарын искә алу чарасы уза.
"Исемнәрне кире кайтару" дип атлган бу чараларда катнашучылар Совет терроры елларында һәлак булган кешеләрнең исемнәрен укый.
Мәскәүдә Соловецки ташы янына кешеләр чәчәкләр сала. Алар арасында Польшаның Русиядәге илчесе Кшиштоф Краевски, АКШның илчесе Линн Трейси, Европа берлеге илчесе Ролан Галараг һәм Франциянең Русиядәге илчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Закари Гросс бар иде.
Хокук яклаучылар мәгълүматынча исемнәрне уку Мәскәүдә башланган һәм Иркутскида, Бременда, Ревдада, Денверда, Дрезденда һәм Страсбургта дәвам итә.
30 октябрь — Русиядә сәяси золым корбаннарын искә алу көне.

❤2🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Уфада яшәүчеләр урман урынына мәчет төзүләренә каршы чыга. Уфаның Менделеев урамында яшәүчеләр агачларны кисеп мәчет төзүгә каршы чыккан. Мәчет төзүгә бирелгән кишәрлектә наратлар һәм өрәңгеләр үсә, ә якын тирәдәге йортларда яшәүчеләр бу урынны ял өчен сакларга…
Уфада Менделеев урамында мәчет төзелмәячәк, җир бүлү килешүе өзелгән
Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте, Башкортстанның урман хуҗалыгы министрлыгы, Уфа хакимияте һәм төзелешне башлап йөрүче республика башлыгы каршындагы дәүләт-динара мөнәсәбәтләр шурасы белән киңәшкәннән соң мәчетне төземәскә булганнар.
Уфаның Менделеев урамында яшәүчеләр агачларны кисеп мәчет төзүгә каршы чыккан иде. Бу урынны алар ял өчен сакларга кирәк дип белдерде. Халык азан тавышы борчыр дип тә сагая, мәчеткә "Якын Көнчыгыштан радикальрәк караштагы" дин тотучылар йөрер дип тә курка.

😡8🤪3🔥2🤔1