Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
🇺🇸АКШта президент сайлаулары бара.

Башка намзәтләр булса да, төп көрәш ике намзәт арасында бара: демократ Камала Һаррис һәм республикан Доналд Трамп.

Беренче нәтиҗәләр (сүз экзит-поллар турында бара) инде тиздән билгеле дә булырга тиеш.

Без сезгә бүген АКШның төрле шәһәрләрендә төшерелгән фотоларны тәкъдим итәбез. Гади американнар әнә шулай тавыш бирә. Кайвакытта яңгыр астында чиратларда да торырга туры килә.

@azatliqradiosi
✍2👻2👍1👀1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
🇺🇸АКШта президент сайлаулары бара. Башка намзәтләр булса да, төп көрәш ике намзәт арасында бара: демократ Камала Һаррис һәм республикан Доналд Трамп. Беренче нәтиҗәләр (сүз экзит-поллар турында бара) инде тиздән билгеле дә булырга тиеш. Без сезгә бүген…
🇺🇸Сайлаучылар коллегиясендә 270 тавышны кем яулый — президент шул була.

АКШ президенты сайлауларында гади халык тавыш бирсә дә, җиңүче кешеләр биргән тавыш санына карап түгел, ә сайлаучылар коллегиясенең күпчелек тавышларын яулап билгеләнә.

Президент булыр өчен, сайлаучылар коллегиясенең 270 тавышын яуларга кирәк. Мәсәлән, Төньяк Каролина штатынннан сайлаучылар коллегиясендә — 15 тавыш. Бу штатта гади халык биргән тавышларның күбесен кем яулый — шушы 15 тавышның бөтенесе дә шул намзәткә бара.

Азатлык Радиосы шушы уңайдан махсус харита әзерләде: бу харитада сез, хөрмәтле укучыларыбыз, 2024 ел сайлауларын реаль вакытта күзәтеп бара аласыз.

Шулай ук, без әзерләгән харитада 1992 елдан алып 2020 елга кадәр булган президент сайлауларының нәтиҗәләре белән дә танышырга мөмкин.

👉 Рәхим итегез!

@azatliqradiosi
👍2✍1👀1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
🇺🇸Сайлаучылар коллегиясендә 270 тавышны кем яулый — президент шул була. АКШ президенты сайлауларында гади халык тавыш бирсә дә, җиңүче кешеләр биргән тавыш санына карап түгел, ә сайлаучылар коллегиясенең күпчелек тавышларын яулап билгеләнә. Президент булыр…
🇺🇸 АКШ президенты сайлауларында тавышларны санау башлангач та, алга Доналд Трамп чыккан иде.

Әмма штатлардагы тавыш санау дәвам итә. АКШ президенты итеп сайлану өчен сайлаучылар коллегиясендә 270 тавыш казану кирәк.

Азатлык Радиосы реал вакытта яңартылып бара торган махсус харита әзерләде. Соңгы нәтиҗәләрне безнең сайттан карап барыгыз.

👉 Рәхим итегез!

@azatliqradiosi
❤1👍1🔥1👀1
Тавышларны санау дәвам итә. Яңа мәгълүматлар.

Хәзерге вакытта республикан Доналд Трамп сайлаучылар коллегиясендәге 101, Камала Һаррис 71 тавыш җыйган.

Ләкин тавышларның кечкенә өлеше генә саналган. Нәтиҗәләр ясарга иртә.

Кайбер "чайкала" торган штатларда тавышларны санау берничә көн дәвам итә ала.

▪️Азатлык Радиосы реал вакытта яңартылып бара торган махсус харита әзерләде. Соңгы нәтиҗәләрне безнең сайттан карап барыгыз.

@azatliqradiosi
👀2❤1🥰1
Тагын берничә штатта тавыш бирү тәмамланды

👉Доналд Трамп - 198

👉Камала Һаррис - 109

Һаррис - Нью-Йорк, Колорадода җиңде.

Трамп - Техас, Оһайо, Вайоминг, Луизиана, Көньяк һәм Төньяк Дакотада җиңү яулады.

▪️АКШ президенты итеп сайлану өчен сайлаучылар коллегиясендә 270 тавыш казану кирәк.

▪️Азатлык Радиосы реал вакытта яңартылып бара торган махсус харита әзерләде. Соңгы нәтиҗәләрне безнең 👉сайттан карап барыгыз.

@azatliqradiosi
👀3🥰1👏1😭1
Медиалар "чайкала" торган штатлардан булган Төньяк Каролинада җиңүне Доналд Трамп яулый дип фаразлый

Бу хакта Associated Press һәм New York Times белдерде. Хәзер Трампта 230 сайлаучы вәкиле тавышы бар, Һарриста – 179.

"Чайкала" торган башка штатларда тавышларны санау дәвам итә.

▪️Азатлык Радиосы реал вакытта яңартылып бара торган махсус харита әзерләде. Соңгы нәтиҗәләрне безнең 👉сайттан карап барыгыз.

@azatliqradiosi
👀2❤1🥰1
👆Әлегә саннар шундый

Демократ Камала Һаррис Нью-Һемпшир штатында җиңде

Әлеге штатта демократлар инде ике дистә ел рәттән җиңү яулап килә.

90% тавыш саналганнан соң, Доналд Трамп "чайкала" торган Пенсильвания штатында алга чыкты. Бу хакта Associated Press хәбәр итә.

@azatliqradiosi
👀2❤1🥰1
Ул арада башка яңалыклар белән танышып алыйк

🔹Бүген беренче тапкыр Дагыстанга дроннар һөҗүм иткән. Каспийски шәһәр халкы шартлау һәм атыш тавышлары ишеткән, дип яза җирле телеграм каналлар. Махачкала һава аланы вакытлыча ябылган.

🔹Воронеж өлкәсе Новоронеж шәһәрендә тугыз катлы йортта чыккан янгын нәтиҗәсендә бер хатын-кыз һәлак булган, ким дигәндә дүрт кеше төрле җәрәхәтләр алган.

🔹Татарстанда "байлар" салымын 8 мең кеше түли. Алар 13% урынына 15% салым түли.

🔹6 ноябрьдә Татарстан Конституциясе көне билгеләнә. Ул 1992 елда кабул ителде. Шушы вакыт эчендә Конституция җитди үзгәрешләр кичерде.

@azatliqradiosi
✍1❤1
🇺🇸АКШ вице-президенты Камала Һаррис бүген тарафдарлары каршында чыгыш ясамаячак, ул соңрак чыгыш ясар дип көтелә.

Бу хакта Трампның Төньк Каролинада һәм Җордҗиядә җиңүе турындагы хәбәрләрдән соң, Демократик фиркадән намзәтнең сайлау кампаниясе рәистәше Седрик Ричмонд белдерде. Тавышларны санау дәвам итә, Камала Һаррис һәр тавыш исәпкә алыныр дип көтә, диде ул.

Трамп бүген Палм-Бич җәмәгать үзәгендә чыгыш ясамакчы була, аның тарафдарлары шунда җыела башлады.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
🤣2🤮1
Татарстанда "байлар" салымын 8 мең кеше түли

Татарстанда барлыгы 8 мең тирәсе кеше 13% урынына 15% салым түли. Бу хакта Федераль салым хезмәтенең республика идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хөкүмәттә узган брифингта хәбәр итте.

Бу халыкның 0,2 проценты.

Моннан тыш, быелдан 33 мең татарстанлы банк кертемнәренә яңа салымын түлиячәк.

Русиядә салым реформасы башланды. Бу халыктан да, эшмәкәрләрдән дә, эре ширкәтләрдән дә салымны күбрәк җыюны күз алдында тота.

👉Тулырак Азатлык Радиосында укыгыз.
🤡4
📍Русия кинотеатрларында Совет чорының 1930нчы елларындагы "җәннәт" турында фильмы күрсәтелә башлый

Фильмда Сталин золымнары турында телгән алынмый, дип яза "Агентство".

Фильм продюсерларының берсе – Анатолий Максимов ул чактагы Совет берлеген "җәннәт" белән, ә андагы каһарманнарны - яңа Адәм һәм Һава белән чагыштырган.

Федераль Кино фонды әлеге фильмны төшерүгә 300 миллион сум бүлеп биргән.

Тулырак 👉Азатлык сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
🤮4👍1👎1😁1🤬1🤡1
Доналд Трампны җиңү белән Франция, Грузия, Косово, Молдова, Украина, Төркия, Беларус президентлары, Израил, Чехия премьер министрлары, НАТО баш секретаре котлады.

"Мин Доналд Трампны АКШ президенты итеп сайлануы белән котладым. Аның җитәкчелеге безнең Альянсны ныгыту өчен тагын мөһим булачак. Мин НАТО кысаларында тынычлык урнаштыру өлкәсендә бергә эшләүне түземсезлек белән көтәм", дип язды X социаль челтәренә НАТО баш сәркатибе Марк Рютте.

Еврокомиссия башлыгы Урсула фон дер Ляйен да Трампны котлады.

"Европа берлеге һәм АКШ гади генә беректәшләр түгел. Безне 800 миллион халыкны үз эченә алган чын хезмәттәшлек берләштерә. Әйдәгез, аларга нәтиҗәләрне китерүче көчле трансатлантик мәсьәләдә бергәләп эшлик", диде ул X социаль челтәрендә.

@azatliqradiosi
👍2😁2🤔2🥰1😢1
⚡️Associated Press агентлыгы республикан Доналд Трампның Висконсин штатында һәм гомумән АКШ президенты сайлавында җиңүен хәбәр итте.

АКШ президенты итеп сайлану өчен сайлаучылар коллегиясендә 270 тавыш казану кирәк иде.

@azatliqradiosi
❤3👎3😱2😢2
🇺🇸Доналд Трамп янә АКШ президенты булып сайланды.

Шушы минутка булган саннарга күрә, ул сайлаучылар коллегиясендәге 270 тавышны гына түгел, гади кешеләр биргән тавышларның да күпчелеген (51%ын) яулап килә.

Хәзер инде ул сәяси аутсайдер булып саналмый: икенче тапкыр АКШ президенты булып эшләр өчен аның бай тәҗрибәсе дә, терәк булырдай хуплаучылары да бар.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
💩7👍6☃3❤2😢1
Азатлык Радиосы тамашачыларының 59%ы Доналд Трамп өчен тавыш бирде.

Бу сораштыруны ял көннәрендә безнең YouTube-каналда үткәрдек.

Менә кайбер фикерләр:

"Хатын-кыҙ президент булсын! Шуны теләйем. Чөнки ул аларда тәүге тапҡыр булачак, тарихи ваҡиға! Бәлки, Кәмилә башҡа хатын-кызларга файда ясар үз илендә, шуңарга өмөтләнәм."


"Трамп булса, сугыш бетәр иде."


"Татар халкының үз проблемнары бик күп, дөнья безне оныта."


"Бу безнең эш түгел."


"Кем булса да барыбер, сугыш кына булмасын!"


Башка фикерләрне 👉 монда укый аласыз.

#халыкфикере

@azatliqradiosi
🥴7👀3👍2🥰1😁1