Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Ул арада башка яңалыклар белән танышып алыйк

🔹Бүген беренче тапкыр Дагыстанга дроннар һөҗүм иткән. Каспийски шәһәр халкы шартлау һәм атыш тавышлары ишеткән, дип яза җирле телеграм каналлар. Махачкала һава аланы вакытлыча ябылган.

🔹Воронеж өлкәсе Новоронеж шәһәрендә тугыз катлы йортта чыккан янгын нәтиҗәсендә бер хатын-кыз һәлак булган, ким дигәндә дүрт кеше төрле җәрәхәтләр алган.

🔹Татарстанда "байлар" салымын 8 мең кеше түли. Алар 13% урынына 15% салым түли.

🔹6 ноябрьдә Татарстан Конституциясе көне билгеләнә. Ул 1992 елда кабул ителде. Шушы вакыт эчендә Конституция җитди үзгәрешләр кичерде.

@azatliqradiosi
✍1❤1
🇺🇸АКШ вице-президенты Камала Һаррис бүген тарафдарлары каршында чыгыш ясамаячак, ул соңрак чыгыш ясар дип көтелә.

Бу хакта Трампның Төньк Каролинада һәм Җордҗиядә җиңүе турындагы хәбәрләрдән соң, Демократик фиркадән намзәтнең сайлау кампаниясе рәистәше Седрик Ричмонд белдерде. Тавышларны санау дәвам итә, Камала Һаррис һәр тавыш исәпкә алыныр дип көтә, диде ул.

Трамп бүген Палм-Бич җәмәгать үзәгендә чыгыш ясамакчы була, аның тарафдарлары шунда җыела башлады.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
🤣2🤮1
Татарстанда "байлар" салымын 8 мең кеше түли

Татарстанда барлыгы 8 мең тирәсе кеше 13% урынына 15% салым түли. Бу хакта Федераль салым хезмәтенең республика идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хөкүмәттә узган брифингта хәбәр итте.

Бу халыкның 0,2 проценты.

Моннан тыш, быелдан 33 мең татарстанлы банк кертемнәренә яңа салымын түлиячәк.

Русиядә салым реформасы башланды. Бу халыктан да, эшмәкәрләрдән дә, эре ширкәтләрдән дә салымны күбрәк җыюны күз алдында тота.

👉Тулырак Азатлык Радиосында укыгыз.
🤡4
📍Русия кинотеатрларында Совет чорының 1930нчы елларындагы "җәннәт" турында фильмы күрсәтелә башлый

Фильмда Сталин золымнары турында телгән алынмый, дип яза "Агентство".

Фильм продюсерларының берсе – Анатолий Максимов ул чактагы Совет берлеген "җәннәт" белән, ә андагы каһарманнарны - яңа Адәм һәм Һава белән чагыштырган.

Федераль Кино фонды әлеге фильмны төшерүгә 300 миллион сум бүлеп биргән.

Тулырак 👉Азатлык сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
🤮4👍1👎1😁1🤬1🤡1
Доналд Трампны җиңү белән Франция, Грузия, Косово, Молдова, Украина, Төркия, Беларус президентлары, Израил, Чехия премьер министрлары, НАТО баш секретаре котлады.

"Мин Доналд Трампны АКШ президенты итеп сайлануы белән котладым. Аның җитәкчелеге безнең Альянсны ныгыту өчен тагын мөһим булачак. Мин НАТО кысаларында тынычлык урнаштыру өлкәсендә бергә эшләүне түземсезлек белән көтәм", дип язды X социаль челтәренә НАТО баш сәркатибе Марк Рютте.

Еврокомиссия башлыгы Урсула фон дер Ляйен да Трампны котлады.

"Европа берлеге һәм АКШ гади генә беректәшләр түгел. Безне 800 миллион халыкны үз эченә алган чын хезмәттәшлек берләштерә. Әйдәгез, аларга нәтиҗәләрне китерүче көчле трансатлантик мәсьәләдә бергәләп эшлик", диде ул X социаль челтәрендә.

@azatliqradiosi
👍2😁2🤔2🥰1😢1
⚡️Associated Press агентлыгы республикан Доналд Трампның Висконсин штатында һәм гомумән АКШ президенты сайлавында җиңүен хәбәр итте.

АКШ президенты итеп сайлану өчен сайлаучылар коллегиясендә 270 тавыш казану кирәк иде.

@azatliqradiosi
❤3👎3😱2😢2
🇺🇸Доналд Трамп янә АКШ президенты булып сайланды.

Шушы минутка булган саннарга күрә, ул сайлаучылар коллегиясендәге 270 тавышны гына түгел, гади кешеләр биргән тавышларның да күпчелеген (51%ын) яулап килә.

Хәзер инде ул сәяси аутсайдер булып саналмый: икенче тапкыр АКШ президенты булып эшләр өчен аның бай тәҗрибәсе дә, терәк булырдай хуплаучылары да бар.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
💩7👍6☃3❤2😢1
Азатлык Радиосы тамашачыларының 59%ы Доналд Трамп өчен тавыш бирде.

Бу сораштыруны ял көннәрендә безнең YouTube-каналда үткәрдек.

Менә кайбер фикерләр:

"Хатын-кыҙ президент булсын! Шуны теләйем. Чөнки ул аларда тәүге тапҡыр булачак, тарихи ваҡиға! Бәлки, Кәмилә башҡа хатын-кызларга файда ясар үз илендә, шуңарга өмөтләнәм."


"Трамп булса, сугыш бетәр иде."


"Татар халкының үз проблемнары бик күп, дөнья безне оныта."


"Бу безнең эш түгел."


"Кем булса да барыбер, сугыш кына булмасын!"


Башка фикерләрне 👉 монда укый аласыз.

#халыкфикере

@azatliqradiosi
🥴7👀3👍2🥰1😁1
5 ноябрьдә АКШта президент сайлау белән бергә американнар Конгресска да вәкилләр сайлады.

Конгрессның югары пулаты – Сенатта (анда һәр штаттан икешәр вәкил сайлана) барлыгы 100 урын бар. Һәр ике ел саен Сенатның өчтән бер өлеше яңартыла, соңгы дүрт елда пулатны демократлар контрольдә тоткан иде.

Associated Press хәбәр итүенчә, бу сайлауда кимендә 51 урын алып, Республикан фиркасе Сенат контролен кире кайтарган.

Вәкилләр пулатына сайлаулар турында тулырак👉 Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
🔥3😢2🥰1
Башкортстан башлыгы Украинадагы сугыш аркасында яңа ел корпоративларыннан һәм фейерверклардан баш тартырга чакырган.

Ул мондый чараларны "яхшырак вакытларга" кичектереп торырга кушкан.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
👍6🥴2🫡1
Казанда тирә-як мохитне саклауга багышланган пикет узды.

Хакимият килештергән бу чара Ленин мәдәният сарае каршында үтте. Кешеләр Казан янында чүп яндыру заводы һәм Менделеевскида АЭС төзелешенә каршылык белдерде.

▪️Чүп яндыру заводы Яшел Үзән районында Осиново бистәсендә төзелә. Хәзер аны 2026 ел азагында төзеп бетерергә җыеналар.

▪️Узган елның августында "Росатом"ның Менделеевскида атом электр станциясен төзергә җыенуы билгеле булды. Быел Менделеевски районы башлыгы Радмир Беляев АЭС төзелешенә 300 млрд сум биреләчәк дип белдерде.

Фото: "Активатика"


#Татарстан

@azatliqradiosi
👍6🙏2
Русиядә урыс телен яклау дәүләт сәясәтенең нигезләре әзерләнәчәк

"Урыс теле — илнең нигезен тәшкил итүче кыйммәтләрнең берсе, ә аңа һәм Русия халыкларының башка телләренә ярдәм итү — хакимиятләрнең өстенлекле бурычларының берсе", диде Русия президенты Владимир Путин Урыс телен һәм Русия халыкларының башка телләрен саклау шурасы утырышында. Һәм урыс телен алга сөрү һәм аңа ярдәм итү дәүләт сәясәтенең нигезләрен әзерләргә кушты.

2020 елда Русия Конституциясенә "урыс теле — дәүләт коручы халык теле" дигән нигезләмә кертелде. Экспертлар һәм активистлар бу Русиядәге башка халыкларның урыслашуын һәм мәҗбүри ассимиляциясен көчәйтәчәк, диде.

Ә быел Русия президенты киңәшчесе, моңа кадәр Думада Татарстаннан сайланган депутат булып эшләгән Елена Ямпольская "урыс теле туган телең булмаса, Русия дә синең өчен Ватан түгел" дип белдерде. Милли хәрәкәт активистлары моны тәнкыйтьләп чыкты.

👉Тулырак Азатлык Радиосында укыгыз.
🤮20👍2🤡1🤪1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 7нче ноябрь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹АКШ президент сайлауларында Доналд Трамп Мичиган штатында да җиңү яулады. Шулай итеп, ул сайлаучылар коллегиясенең 294 тавышын җыйды. Аризона, Невада һәм Мэн штатларында тавышларны санау дәвам итә. Трамп Аризона белән Невадада әлегә җиңеп бара.

🔹Русиянең Воронеж һәм Брянски өлкәләрендә төнлә 14 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән дип белдерә Русия ягы. Зыян күрүчеләр юк диелә.

🔹Биткойнның бәясе тарихта беренче тапкыр 76 мең долларга җиткән.

🔹АКШ сайлауларында Трамп җиңгәннән соң Көнбатышта Русиягә карата кертелгән чикләүләрне юк итү турында сөйләшүләр башланды дип яза Financial Times басмасы. "Бәлки, рубль белән сәүдә итү дә яңадан башланачак", дип китерә әлеге басма исемен әйтергә теләмәгән менеджерның сүзләрен.

🔹Валюталар курсы: $ = 98.22 сум; € = 105.81 сум; ¥ = 13.64 сум

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
✍1👍1🥱1
АКШ сайлауларында җиңелгән Камала Һаррис: "Мин сайлауларның нәтиҗәләрен кабул итәм, әмма бирешмим".

Җиңеләгннән соң ясаган чыгышында Һаррис Демократик фирка тарафдарлары арасындагы яшьләргә дә мөрәҗәгать итте. "Безгә кулларны төшерергә түгел, җиңнәрне сызганырга кирәк", диде ул.

Бу сайлауларда 45 яшькә кадәрге хатын-кызларның 43%ы һәм 45 яшькә кадәрге ир-атларның 52%ы Доналд Трамп өчен тавыш бирде.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
👍5🥴3❤1🔥1💩1🤣1
Татар иҗтимагый үзәге Литва парламентыннан Татарстанның бәйсезлеген тануны чакырды.

Бу хакта үзәк рәисе Фәрит Зәкиев 6 ноябрь, Татарстан Конституциясе көнендә, Антальядә узган ялгыз пикетта әйтте.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍12❤4🔥3🤣3😴2🥴1
Дума "ят агентлар"га Русиядә керем алуны кабат катлауландырмакчы.

Депутатлар ниятенчә, "ят агент"лар махсус рубль хисаплары ачарга тиеш булачак, ә авторлык хокуклары өчен акчаларын аларның шул хисапларына күчереп барачаклар. "Ят агент"ларга башка юллар белән акча түләү тыелачак.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🤮3👍1👏1🤬1💩1
Уфада саклану заводында эшләүчеләрнең күпләп агулануы турында җинаять эше ачылган.

Берничә көн элек 10 кешенең хастаханәгә эләгүе хәбәр ителгән иде, бүген тагын дүрт кешене хастаханәгә салулары билгеле булды.

Бөтен авыручыларның да хәлен табиблар уртача авырлыкта дип бәяли.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🎉2✍1😁1😢1🤪1
Трамптан ни көтәргә?

Доналд Трампның икенче президент мөддәтеннән ни көтәргә? Трамп тарафдарлары ул АКШның куәтен торгызачак дип саный, ә аңа каршы булучылар бу — Америка демократиясенең соңгы көннәре дип борчыла.

Сугыш һәм солых

Доналд Трамп Русиянең Украинадагы сугышын "24 сәгать эчендә" туктата алам диде. Израилнең Якын Көнчыгышта ике фронтта сугышларга җәлеп итүенә карата Трамп Тель-Авивны "эшне төгәлләргә" чакырды. Бостон көллиятендә сәясәт белгече профессоры Питер Скерри Трамп Мәскәү һәм Киев арасында мөнәсәбәтләрне "ничек тә булса көйләүгә" басым ясавын көтә. Аның фаразынча, "бу Украина ягының бирелүен аңлата".

Глобаль дөньяга йогынтысы

Узган президентлыгы чорында Трамп АКШны кайбер халыкара оешмалардан, килешүләрдән чыгарды. Скерри Трампны эчке проблемнарга игътибарын юнәлтүче "максатына ирешүчән, эгоистик уенчы" дип атый. Аның сүзләренчә, Трамп кайбер глобаль институтларда Вашингтонның ролен чикләү юлына басса да, гаҗәп булмаячак.

Русия

Доналд Трамп Русиягә карата конкрет сәясәте турында белдермәсә дә, Кремль аны Владимир Путин өчен сөйләшүләр алып баруда уңайлы кеше күрә, ди Русия сәясәт белгече Иван Преображенский.

Иҗтимагый элемтәләр белән шөгыльләнүче Silent Majority Strategies ширкәтенә нигез салучыларның берсе Кейт Натон "Трамп күбрәк ялгызы гына эшләргә теләячәк", ди. Әмма АКШ Конгрессы моңа бармас, каршылык күрсәтер ди.

👉Тулырак Азатлык Радиосында укыгыз.
👍2✍1❤1🤮1🤡1