Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Трамптан ни көтәргә?

Доналд Трампның икенче президент мөддәтеннән ни көтәргә? Трамп тарафдарлары ул АКШның куәтен торгызачак дип саный, ә аңа каршы булучылар бу — Америка демократиясенең соңгы көннәре дип борчыла.

Сугыш һәм солых

Доналд Трамп Русиянең Украинадагы сугышын "24 сәгать эчендә" туктата алам диде. Израилнең Якын Көнчыгышта ике фронтта сугышларга җәлеп итүенә карата Трамп Тель-Авивны "эшне төгәлләргә" чакырды. Бостон көллиятендә сәясәт белгече профессоры Питер Скерри Трамп Мәскәү һәм Киев арасында мөнәсәбәтләрне "ничек тә булса көйләүгә" басым ясавын көтә. Аның фаразынча, "бу Украина ягының бирелүен аңлата".

Глобаль дөньяга йогынтысы

Узган президентлыгы чорында Трамп АКШны кайбер халыкара оешмалардан, килешүләрдән чыгарды. Скерри Трампны эчке проблемнарга игътибарын юнәлтүче "максатына ирешүчән, эгоистик уенчы" дип атый. Аның сүзләренчә, Трамп кайбер глобаль институтларда Вашингтонның ролен чикләү юлына басса да, гаҗәп булмаячак.

Русия

Доналд Трамп Русиягә карата конкрет сәясәте турында белдермәсә дә, Кремль аны Владимир Путин өчен сөйләшүләр алып баруда уңайлы кеше күрә, ди Русия сәясәт белгече Иван Преображенский.

Иҗтимагый элемтәләр белән шөгыльләнүче Silent Majority Strategies ширкәтенә нигез салучыларның берсе Кейт Натон "Трамп күбрәк ялгызы гына эшләргә теләячәк", ди. Әмма АКШ Конгрессы моңа бармас, каршылык күрсәтер ди.

👉Тулырак Азатлык Радиосында укыгыз.
👍2✍1❤1🤮1🤡1
Кырымда хокук яклаучылар Рустем Кямилев һәм Лиля Гемеджидә тентү узган

Бүген, 7 ноябрьдә "Кырым теләктәшлеге" иҗтимагый хәрәкәтенең юристлары Рустем Кямилев белән Лиля Гемеджиларның өенә полиция килгән. Аларның өйләрендә экстремизмга каршы көрәш үзәге вәкилләре тентү үткәрүе хәбәр ителә. Кямилевны тентүдән соң тоткарлаганнар.

Апрель аенда Кырымның Адвокат пулаты Лиля Гемеджи һәм Рустем Кямилевның авдокат статусын алды. Хәзер алар җинаять эшендә катнаша, үз мөштәриләренең хокукларын яклый алмаячак.

Кырымтатар ресурс үзәге "Русия куәт оешмаларының бу канунсыз гамәлләрен" хөкем итте. Үзәк бу адвокатларның кырымтатарлар арасында сәяси тоткыннарны яклады, шуңа да моны кырымтатарларга карата алып баручы дискриминацион сәясәт күренеше дип саный.

👉Тулырак Азатлык Радиосында укыгыз.
🤬7😢3👍2❤1
Русиянең берничә төбәгендә тискәре резус-факторлы йөкле хатын-кызлар өчен әһәмиятле дару — резуска каршы иммуноглобулин табу авырлашкан

Бу даруны сатып алу Петербурда, Ярослав һәм Пенза өлкәләрендә, Краснояр краенда һәм аннексияләнгән Кырымда авырлашкан. Дару "Еаптека", Asna, "Здравсити" кебек зур интернет-даруханәләрдә дә юк, дип яза "Коммерсантъ".

Резуска каршы иммуноглобулин — гомер өчен әһәмиятле даруларга керә һәм тискәре резус-факторлары хатын- кызлар аны йөклелекләренең 28нче атнасыннан башлап кулланырга тиеш.

Русия базарында мондый дүрт төрле дару бар, өчесе — чит илдә җитештерелгән. Русиянең үз даруы бөтен базарның 4,3 процентын гына тәшкил итә. Резуска каршы иммуноглобулин гомер өчен әһәмиятле дарулар исемлегенә кертелгән, шуңа күрә аның бәясен арттыру чикләнгән, һәм җитештерүчеләр өчен әлеге даруларны Русиягә җибәрү - отышлы түгел.

👉Тулырак Азатлык Радиосында укыгыз.
🎉2👍1🔥1👏1🤬1
Нариман Джелял Русия төрмәләрендә утыручы мөселманнарның хәленә игътибар итәргә чакырды

3 елга якын Русия төрмәсендә утырган Джелял "мөселманнарга Русия төрмәләрендә бик авыр", диде. "Аларны аеруча зур игътибар белән күзәтәләр. Төрмәдәге мөселманнарның барысын да террорчы дип билгелиләр", дип сөйләде Джелял Азатлык Радиосына.

Русия төрмәләрендә мөселманнарны кыерсыту, аларның хокукларын бозу турында хәбәрләр әледән-әле килеп тора. Бу теманы мәрхүм оппозиционер Алексей Навальный да, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин да, адвокат Марат Ашимов һәм башка хокук яклаучылар да күтәреп килә. Шул ук вакытта кайбер белгечләр мөселманнарга мөнәсәбәтнең яхшылыгы-яманлыгы кайсы колониягә эләгүгә карый диләр.

👉Хәбәрне Азатлык Радиосында укырга мөмкин.
👉Бу видеода Нариман Джелял белән әңгәмәнең бер өлеше.
💯4❤2👍2🔥1😢1
Казанда байрак тарату активистларга басым шартларында узган

6 ноябрьдә, Татарстан Конституциясе көнендә “Азатлык” татар яшьләре берлеге Казанда республика байракчыклары тараткан. Яшьләр барлыгы 3 мең татар байрагы тарата алган.

Берлекнең рәсми каналында язуларынча, чараны үткәрү җиңел булмаган. Байрак таратырга риза булган волонтерлар чарага берничә көн кала “югала” башлаган. Байрак таратыла торган урыннарда полиция хезмәткәрләре пәйда булган. Активистлар янына гади киемдәге кешеләр килеп сөйләшккәннән соң, байрак таратучылар тагын юкка чыккан.

“Бу татар милли хәрәкәтенә басым һәм акцияне читтагы тапкыр өзәргә омтылыш”, диләр яшьләр берлегендә.

“Азатлык” бу чараны 2009 елдан бирле уздыра.

1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Конституциясе кабул ителә. Суверенитет һәм республика мөстәкыйльлеге елларында бу документ шактый кыю язылган була. 2000 елларда Русия хакимиятенә Владимир Путин килүе белән, хакимият вертикале төзелә башлый, төбәкләрдән барлык мөстәкыйльлек билгеләрен тартып ала башлыйлар.
👍21❤10🕊1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 8нче ноябрь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Русиянең Сарытау һәм Брянски өлкәләрендә пилотсыз очкычлар бәреп төшерелгән, хакимиятләр зыян күрүчеләр юк дип ышандыра.

🔹АКШ президент сайлауларында Доналд Трамп Невада штатында да җиңү яулады. Шулай итеп, ул сайлаучылар коллегиясенең 301 тавышын җыйды. Аризона штатында тавышларны санау дәвам итә, анда да әлегә Трамп җиңеп бара.

🔹Казанда түләүле машина кую урыннары 10 меңнән артып киткән. Күбесендә парковканың бер сәгате 30 сум тора, шәһәр үзәгендәге берничәсендә генә — 50 сум.

🔹Валюталар курсы: $ = 98.07 сум; € = 105.57 сум; ¥ = 13.62 сум

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
✍1👍1🔥1🙏1
Төнлә Русия хәрбиләре Харьковка 500-килограммлы бомбалар белән һөҗүм иткән дип белдерә Украина ягы.

Ул хакта өлкә хәрби хакимият башлыгы Олег Синегубов хәбәр итте. Бомбаларның берсе 12-катлы торак йортка эләгеп, астагы өч катка зур зыян китергән. 25 кеше, шул исәптән 3 айлык сабый-бала зыян күргән, диелә.

@azatliqradiosi
🤬5😢2😡2👍1🕊1
Путин җәмәгатьчелек алдында Доналд Трампны АКШ президенты вазифасына сайлануы белән котлады.

Ул аны батыр кеше дип атады һәм аңа шалтыратырга каршы булмавын әйтте.

"Форсаттан файдаланып, аны Америка Кушма Штатлары президенты вазифасына сайлануы белән котларга телим, — диде Путин. — Әйткәнемчә, без Америка халкы ышаныч күрсәткән теләсә кайсы дәүләт башлыгы белән эшләячәкбез", диде ул.

Путин Америка президентлары турындагы алып баручы биргән сорауга Валдай форумында җавап бирде.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🤮6🍌3✍1👎1🤣1
Башкортстанда социаль челтәрләрдәге рәсми төркемнәрдә халыкны каршылык митингларында катнашмаска чакыралар.

Нинди протест чаралары турында сүз баруы әйтелми.

Шунысы да бар: Башкортстан Telegram-каналлары республика башлыгы Радий Хәбировның тиздән вазифасыннан китәргә мөмкин булуы турында яза башлады. 🤷🏼‍♀️

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
👎3🤣3🤡1
❗️Татарстанда ФСБ хезмәткәрләре диверсияләргә әзерләнүдә шикләнеп Чаллыда яшәүче ирне тоткарлаган.

Ул "Чаллыдагы саклану объектлары һәм хәрби комиссариатлары кайда урнашуы турында мәгълүмат җыйган, шулай ук урманда ут төртә торган җайланма ясау өчен кирәк-яраклар саклаган", дип ышандыра куәт оешмасы вәкилләре.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤡6🤬3😐2🔥1🙏1🖕1
Ижауда "Баймак эше"ндә гаепләнүче алты кешенең мәхкәмә утырышлары башланган.

Алты гаепләнүченең бишесе мәхкәмәдә үз гаебен танырга җыена. "Мәхкәмә процессы тиз узар, күрәсең: адвокатлар әйтүенчә, хөкемдар эшне 4-5 утырышта, декабрь ахырына кадәр карап бетерергә ниятли", ди бер гаепләнүченең туганы.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤬7😢2👍1
Татар язучысы Зөлфәт Хәким Истанбулда төрекчә китабын тәкъдим иттте

7 ноябрьдә Истанбулның Рами дәүләт китапханәсендә төрекчә "Tugan Batır ve Ay Işığı Çiçeği" ("Туган батыр һәм Ай чәчәге") китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Китапны аның авторы — халык язучысы Зөлфәт Хәким һәм "Туган батыр" брендын булдыручы һәм финанслаучы эшмәкәр Радик Габдрахманов тәкъдим итте. Бу — Туган батыр турында өченче китап.

Китапта тасвирланган маҗаралар Төркия, дөресрәге Госманлы империясенең җирендә барган вакыйгаларга барып тоташа. Сюжет 1453 елда Истанбулның төрекләр тарафыннан яулап алынуына нигезләнә, әкияттәге хәлләр хан Мәхмәт яулаучының каһарманлыклары белән үрелеп бара. Биредә Туган батыр Госманлы империясенең янычарлары белән берлектә явызлыкны җиңә.

Төрекчә китапның әле басылган тиражы юк. Сынап карар өчен берничә йөз данә генә басылган. Радик Габдрахманов аңлатуынча, алар әлегә Төркиядә нәшрият эзләү белән мәшгуль.

👉Тулырак Азатлык Радиосында укыгыз.
👍8❤4✍1🕊1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Трамптан ни көтәргә? Доналд Трампның икенче президент мөддәтеннән ни көтәргә? Трамп тарафдарлары ул АКШның куәтен торгызачак дип саный, ә аңа каршы булучылар бу — Америка демократиясенең соңгы көннәре дип борчыла. Сугыш һәм солых Доналд Трамп Русиянең Украинадагы…
"Ул сугышны ничек туктатсын?!" АКШ президенты булып Трамп сайлануына татар-башкортлар фикере

АКШ президентын сайлаулар Америка өчен генә түгел, бөтен дөнья өчен бу атнада төп тема булды. Доналд Трампның икенче президентлыгыннан татар-башкорт активистлары ни көтә? Русиянең Украианага каршы алып барган сугышын "24 сәгать эчендә туктатам" дигән сүзләренә ышанамы?

✔️Нью-Йорк шәһәрендә яшәүче IT белгеч Ренат Хәйруллин Трампның хакимияткә килү белән Украинадагы сугышның тәмамлаунына ышану самимелек дип саный.

✔️Башкорт активисты Айгөл Лайон Доналд Трампның сугышка, Украинага карата мөнәсәбәте төрле була ала дип фаразлый, әмма ышаныч юк дәрәҗәсендә, өмет белән генә яшисе кала, ди ул.

✔️Украинада яшәүче галим Надира Ильницкая Америкада хакимиятнең алмашуы Украинага карата мөнәсәбәтне үзгәртмәс дип өметләнә. Америка һәрвакыт азатлык, хокуклары өчен көрәшүчеләр ягында булды, ә Украина ирекле тормышы өчен көрәшә дип сөйләде.

✔️Сәясәт белгече Руслан Айсин республиканнарның хакимияткә килүе милли хәрәкәтләр белән уртак тел табуга китерергә мөмкин дип саный. Демократларга милли республикаларның бәйсезлеге кызык түгел иде, республиканнар исә башка фикердә дип саный ул.

Тулырак Азатлык Радиосында укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама
.
👍6✍2❤1
Русиядәге "традицион кыйммәтләр"не ныгытуга полицияне җәлеп итәчәкләр

Русия эчке эшләр министрлыгы әзерләгән документка ярашлы, полиция вәкаләтләренә — традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгыту да керәчәк. Министрлык моның белән ни рәвешле шөгыльләнәчәге әйтелми.

"Традицион кыйммәтләр" билгеләмәсенә аңлатма 2022 елның августында Путин раслаган дәүләт сәясәте нигезләрендә бар. Анда кыйммәтләр дип ватанпәрвәрлек, нык гаилә, матди әйберләрдән рухи әйберләрнең өстенлеге, тарихи хәтер, буыннардан-буыннарга тапшыру, шулай ук Русия халыкларының бердәмлеге атала.

👉Тулырак Азатлык Радиосында укыгыз.
🤮6💩3🤬1🤣1
"Айдар улым, риза-бәхил булып кит. Безгә рәнҗеп китмә."

Кичә Татарстанның Саба районы Килдебәк авылында Украина сугышында һәлак булган Айдар Фәлахиевны күмделәр.

Русия Украинага 2022 елның 24 февралендә бәреп керде. Шуннан бирле бу сугышта Татарстаннан кимендә 3015 ир һәлак булган. Республика шушы сугышта үтерелгән ирләр саны белән Русия төбәкләре арасында иң беренче урыннарда тора.

👉Безнең яңа видеоны карагыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤬7😭2😢1🎉1💅1🦄1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! 9 ноябрь, шимбә иртәсенә булган кайбер яңалыкларны барлыйк:

🔸Бүген төнлә Русия Одесса һәм Харьковка һөҗүм иткән. Бу хакта Украина җитәкчелеге хәбәр итә.

🔸Ракетка каршы тору системы Русиянең 7 төбәгендә 50 дронны бәреп төшергән дип белдерде саклану министрлыгы.

🔸Русия хөкүмәте спортчыларны Олимпия һәм Паралимпия уеннарына әзерләүче оештыру комитетын япкан.
Һаагадагы Халыкара җинаять мәхкәмәсе Путинны тоткарлауга ордер биргән прокурор Кәрим Ханны тикшерәчәк. Бу хакта Reuters яза. Прокурорны җенси бәйләнүләрдә гаеплилләр.

🔸АКШ юстиция министрлыгы Иран ватандашы һәм тагын ике американга җинаять эше ачу турында белдерде. ФБР мәгълүматынча, алар АКШ президенты сайлаулары алдыннан Доналд Трампны үтерергә җыенган. Эшнең төп фигуранты - Ислам инкыйлабы сакчылары корпусы агенты Фәрхәд Шакери.
✍1🔥1
Алабуга мәктәпләрендә пешекчеләр юк - балалар төшке ашсыз укый

"Түбән хезмәт хаклары аркасында эшчеләрне җәлеп итү һәм тотып тору мөмкин түгел", дип аңлата шәһәр хакимиятләре пешекчеләр булмавын. Акчасы әз, эше күп булгач, яңа эшкә алынганнар да соңыннан китә, ди алар.

Алабуга шәһәреннән "Алабуга"икътисади зонасы урнашкан. Анда Украинага һөҗүмдә кулланылучы иран дроннарын җыялар. Биредә дә эшче куллар җитми, эшчеләрне хәтта чит илләрдән табып китерәләр. Монда хезмәт хакы югарырак.

Alabuga Start дигән релокация програмында Африка гына түгел, 88 илдән хатын-кызларга җыештыручы, эшче, машина йөртүче, официант булып эшләргә, 60 мең сумнан башланган хезмәт хакы түләргә тәкъдим итәләр. Хроник авырулары булмаган 18-22 яшьлек кызларга Русиягә кадәр бушлай билет, һостелда яшәү һәм медицина иминиятләштерүе вәгъдә ителә. Әмма аларны соңрак дроннар җыярга җибәрәләр дип хәбәр итте журналистлар.

👉Тулырак Азатлык Радиосында укыгыз.
👏2😢1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Вахит Имамов "Мәдәни җомга" мөхәррирлегеннән китә "Мәдәни җомга" газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов үз вазифасыннан китә. Ул "Казан утлары" әдәби журналы мөхәрриренең икенче урынбасары булачак, шулай ук иҗат белән шөгыльләнергә җыена. "Беренчедән, мин…
Вахит Имамовны "Мәдәни җомга"дан Бәйрәмова шигырьләре өчен алганнармы?

Язучы, журналист Вахит Имамовның "Мәдәни җомга" газетының баш мөхәррире вазифасыннан китүен язган идек. Ул моны аруы, иҗат белән шөгыльләнергә теләве белән аңлатты.

Әмма бу уңайдан башка фикерләр дә бар. "Бизнес онлайн" язуынча, "Татмедиа"да җитәкчелекнең күзенә карап турысын әйтергә яраткан баш мөхәррирнең холкыннан туйганнар.

Моннан тыш, Имамов язучы, җәмәгәть эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың шигырьләрен бастырудан да зыян күргән дип яза "Бизнес Онлайн". Шигырьләр газетның быел 26 июльдә дөнья күргән 29нчы санында чыккан. Аларның барысы 20-30 ел элек, ягъни, азмы-күпме сүз иреге булган вакытта язылган. Бер шигырь "Сөембикә каргышы" дип атала.

Вахит Имамов хәзер "Казан утлары" журналының баш мөхәррир урынбасары булачак. "Мәдәни җомга"ны шагыйрь Ләбиб Лерон җитәкәләячәк. Ул шулай ук "Безнең Мирас" журналының баш мөхәррире дә булып кала.
🤬7💔3🤔2👍1😡1