Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
⚡️Мисырда Рас-Сидр шәһәре тирәсендә туристлар автобусы әйләнеп капланган.

Cairo 24 хәбәр итүенчә, ким дигәндә 41 кеше зарар күргән. Алар арасында Русия туристлары да бар. Шулай ук автобуста Украина, Казакъстан, Азәрбайҗан ватандашлары да булган. Зыян күрүчеләрне хастаханәгә алып киткәннәр.

▪️Рас-Сидр Суэц култыгы ярында Көньяк Синай вилаятендә урнашкан. Суэцтан Шәрм-әш Шәех-ка барган юл әлеге шәһәр аркылы уза.

@azatliqradiosi
😱3😢2👍1
10 ноябрьгә каршы төндә Русия хәрбиләре Одесса өлкәсенә һөҗүм иткән.

Украина гадәттән тыш хәлләр идарәсе хәбәр итүенчә, ике кеше яраланган.

Одесса өлкәсе хәрби идарәсе башлыгы Олег Кипер белдерүенчә, нәтиҗәдә торак йортлар, гаражлар, машиналар зыян күргән. Кайбер урыннарда янгын чыккан.

@azatliqradiosi
🤬2😢2❤1👍1🔥1
⚡️Бүген иртәннән Мәскәү шәһәре һәм өлкәсенә дроннар һөҗүм итә.

Казан вакыты белән сәгать 10га һава һөҗүменнән саклану системы Домодедово, Коломна, Раменскоеда 32 дронны бәреп төшерде дип яза үз Telegram каналында Мәскәү мэры Сергей Собянин.

Раменское районы Становое авылына дрон калдыклары шәхси йортка төшүе нәтиҗәсендә янгын башланган һәм ул күрше йортка күчкән дип хәбәр итә Baza. Өлкә губернаторы Андрей Воробьев белдерүенчә, 52 яшьлек хатын-кыз зыян күргән. Аны хастаханәгә салганнар.

Марьинский районның Софьино шәһәренә һөҗүм аркасында күп катлы йортның түбәсе һәм янындагы машина яна башлаган.

Шереметьево, Домодедово һәм Жуковский һава аланнары вакытлыча ябылган.

@azatliqradiosi
🔥4👍2🎉2⚡1🤬1
Казакъстанның Семей шәһәрендә Халыкара "Көзге Иртыш моңнары" дип аталган татар сәнгате фестивале узды.

Быел ул 25нче тапкыр уздырылды һәм Казакъстанда иҗат итүче татар рәссамы Камил Муллашевның 80 яшьлек юбилеена багышланды. Бу конкурска 34 ел элек нигез салына. Аның уздырылмый калган чаклары да булды, әмма Семей татарлары аны шәһәрнең брендына, мәртәбәле музыкаль чарага әйләндера алды.

Чарага нигез салучы һәм аны өстерәп баручы — музыкант, Семейдагы татар сәнгать мәктәбен оештыручысы Габделхак Ахунҗанов.

Быелгы фестивальдә 160 кеше катнашты. Аларның күпчелеге — Казакъстан талантлары. Казан, Мәскәү, Новосибирск, Томск, Кемерово кебек шәһәрләрдән дә катнашу өчен теләк белдерелгән.

Биредә катнашучылар берничә номинациядә көч сынаша: вокал, бию, нәфис сүз осталыгы, музыка уен коралы, кул эшләре. Барысының да чыгышларын хөкемдарлар бәяли.

Быел Гран-прига лаек булучы табылмады.

Чарадан күбрәк фотоларны👉 Азатлык сәхифәсендә карагыз.

@azatliqradiosi
🔥7👍2❤1🥴1
Берничә ел элек Азатлык Радиосы Сөембикә һәйкәлен иҗат иткән сынчы, Казакъстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстаннның халык рәссамы, Тукай бүләге иясе Камил Муллашев белән сөйләшкән иде.

💬2016 елда Казакъстан татарлары Рөстәм Миңнеханов белән очрашты, шушы очрашу вакытында мин аңа үз хыялымны җиткердем. Аңа ул ошады, Татарстанның 100 еллыгына Сөембикә һәйкәлен куярга дигән йөкләмә бирде. Башта аны Чаллыда Сөембикә проспектына куярга ниятләнде, ләкин аннары Казан ханлыгын җитәкләгән ханбикәгә һәйкәл Казанда булырга тиеш дигән уйга килдек.

Мин һәйкәлнең төрле өлгеләрен иҗат иттем, ләкин хәзергә кадәр аларның берсе дә хупланмады. Мин Сөембикәгә һәйкәл Менъеллык мәйданында, Казан кирмәне диварлары астында урнашсын дип теләгән идем. Ләкин миңа аны ул урында куярга рөхсәт итмәделәр", диде Муллашев.

Аның белән әңгәмәне ➡️Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
🔥9✍2👍1👎1
👆Бу Токиодагы татар (мөселман) зираты фотолары.

Зират 1926 елда ук ачылса да бүген дә каралган, чиста, төзек. Кабер ташларында язулар латин әлифбасында да, гарәп имлясында да бар.

Әлеге зиратта Япониягә исламны алып килгән Габдрәшит Ибраһимов һәм башка татар кешеләре каберләре сакланган.

Зиратка галим Ренат Беккин сәфәр кылган. Фотоларны ул үз каналында чыгарган.

▪️Моннан ун ел элек Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Япониягә сәфәре барышында Токиода 1938 елда татарлар төзегән мәчеттә булып, Япониядә яшәүче татарлар белән очрашкан иде.

📷Татарский переулок

@azatliqradiosi
❤‍🔥10👍2❤1🥴1
📍10 ноябрь көнне биткоин криптоакчасы бәясе 80 мең долларга кадәр җитеп, тарихи максимум куйды.

Белгечләр криптоакчаның кинәт үсүен АКШ президенты сайлавында Дональд Трамп җиңүенә бәйли.

▪️Биткоин – информацион акча берәмлеге, криптоакча. Ул интернетта булдырылган. Аны беркем контрольдә тотмый, Үзәк банкы яки акча берәмлеген көйләүче оешма юк. Биткоиннарны кәгазьгә бастырмыйлар, аның белән түләү интернет аша гына башкарыла ала.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
🥰3👍2🔥2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 11нче ноябрь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Төнлә Русия гаскәре Украинаның Запорожье өлкәсенә һөҗүм иткән дип белдерә Украина ягы. Бер кеше һәлак булган, тагын 21 кеше яраланган диелә.

🔹АКШ президент сайлауларында Доналд Трамп Аризона штатында да җиңү яулады. Шулай итеп, ул сайлаучылар коллегиясенең 312 тавышын җыйды. Ил халкы биргән тавышларны санаганда да, Трамп Һарриска караганда 3,5 млн тавышка күбрәк тавыш җыйган.

🔹Трамп Русия президенты Владимир Путин белән 7 ноябрьдә үк сөйләшкән булган дип яза The Washington Post газеты. Әлеге басма хәбәр иткәнчә, Трамп Путинны "вазгыятьне кискенләштермәскә" чакырган һәм Европада американ хәрбиләренең шактый күп булуын искә төшергән. Моңарчы Трамп, АКШ президенты булып сайлансам, Русия-Украина сугышын 24 сәгатьтә туктатам дигән иде. Доналд Трамп президент вәкаләтләренә 20 гыйнварда керешә.

🔹Казанда Мәүлетов урамы якларында троллейбус чыбыкларына зыян килү сәбәпле 8, 9 һәм 12нче маршрутларда йөрүче тролейбуслар 3, 4 һәм 6нчы маршрут буенча җибәрелә.

🔹Валюталар курсы: $ = 97.83 сум; € = 105.45 сум; ¥ = 13.59 сум

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
✍1👍1
Узган атнаның пәнҗешәмбесе, 7 ноябрьдә, АКШның яңа сайланган президенты Доналд Трамп Русия президенты Владимир Путин белән телефоннан сөйләшкән.

Алар Украинадагы сугыш турында фикер алышкан, дип хәбәр итте кичә, 10 ноябрьдә, The Washington Post газеты. Басма моннан хәбәрдар булган чыганакларына сылтана.

Басма язмасында әйтелгәнчә, Трамп Путинны низаг алга таба да киеренкеләшмәсен өчен чаралар күрергә чакырган, шулай ук аңа "Вашингтонның Европада хәрби көчләре шактый булуын" хәтерләткән.

Аңарчы бер көн алдан, 6 ноябрьдә, Доналд Трамп Украина президенты Владимир Зеленский белән сөйләшкән иде һәм медиа хәбәрләренә күрә, Трамп Киевны хуплаячагын әйткән, дип искәртелә Reuters хәбәрендә.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🙏2🤣1
Русия гаскәренең хәрби җитәкчеләре 50 мең кешедән, шул исәптән Төньяк Корея хәрбиләреннән торган төркем җыйган.

Алар Курски өлкәсендә Украина кораллы көчләре яулап алган җирләрне кире кайтару өчен һөҗүмгә әзерләнә.

Бу хакта АКШ һәм Украинадагы рәсми затларга сылтама белән The New York Times яза.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
👎3✍2🤮2🔥1🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Узган атнаның пәнҗешәмбесе, 7 ноябрьдә, АКШның яңа сайланган президенты Доналд Трамп Русия президенты Владимир Путин белән телефоннан сөйләшкән. Алар Украинадагы сугыш турында фикер алышкан, дип хәбәр итте кичә, 10 ноябрьдә, The Washington Post газеты. Басма…
❗️Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Трамп Путин белән сөйләшкән дигән хәбәрне уйдырма ди.

"Чагыштырмача хөрмәт ителә торган басмаларда да дөнья күрә торган мәгълүмат сыйфатының күзгә ташланып тора торган үрнәге бу. Бу — чеп-чи уйдырма, ялган мәгълүмат" дип китерә Песков сүзләрен яңалык агентлыклары.

Исегезгә төшерәбез: кичә The Washington Post басмасы Трамп Путин белән телефоннан 7 ноябрьдә үк сөйләшеп алган дигән хәбәр таратты.

@azatliqradiosi
🤡2🤣2🤔1
Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры Русиянең Украинага каршы сугышы турында спектакль куярга җыена.

Бу хакта бүген театрның баш режиссеры Ренат Әюпов "Татар-информ" дәүләт агентлыгында узган матбугат очрашуында белдерде.

— Хәзер шундый чор, яшьләрне һәм балаларны патриотик рухта тәрбияләү юнәлешендә бездән "СВО"га (махсус хәрби операция — Русиянең Украинага каршы алып барган сугышын Русиядә шулай атарга кушалар) бәйле спектакль сорыйлар. Бу нәүбәттән бер автор белән сөйләшү бара. Кызыклы мәгънәви спектакль булырга тора, — диде ул.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
💩12🤮6❤4🤡2💊1
Башкортстанның БСТ телеканалы бәйсез медианы республикадагы вазгыятьне тотрыксызландыруда гаепләде.

БСТ фаразынча, бу "мәгълүмати һөҗүм" артында "НАТО илләренә эшләүчеләр" тора. Сюжетта ялган мәгълүмат таратучыларның берсе буларак башкорт сәяси мөһаҗире Руслан Габбасовны һәм "Пруфы" басмасы хуҗасы Рәүфә Рәхимованы күрсәтәләр.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤡12💯2🤣2👍1
❗️Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесе вазифаларын үтәү беренче урынбасар Азат Бадрановка йөкләнгән.

Максим Забелинны
Мәскәү өлкәсенә алганнар. Ул анда сәламәтлек саклау министрлыгын җитәкләячәк.

Гаскәрдә хезмәт итмәгән һәм лейтенант вазифасында Украинага киткән Бадранов ел ярым тирәсе сугышта булып кайткан иде.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
✍1❤1👍1🤮1