Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Узган атнаның пәнҗешәмбесе, 7 ноябрьдә, АКШның яңа сайланган президенты Доналд Трамп Русия президенты Владимир Путин белән телефоннан сөйләшкән. Алар Украинадагы сугыш турында фикер алышкан, дип хәбәр итте кичә, 10 ноябрьдә, The Washington Post газеты. Басма…
❗️Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Трамп Путин белән сөйләшкән дигән хәбәрне уйдырма ди.

"Чагыштырмача хөрмәт ителә торган басмаларда да дөнья күрә торган мәгълүмат сыйфатының күзгә ташланып тора торган үрнәге бу. Бу — чеп-чи уйдырма, ялган мәгълүмат" дип китерә Песков сүзләрен яңалык агентлыклары.

Исегезгә төшерәбез: кичә The Washington Post басмасы Трамп Путин белән телефоннан 7 ноябрьдә үк сөйләшеп алган дигән хәбәр таратты.

@azatliqradiosi
🤡2🤣2🤔1
Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры Русиянең Украинага каршы сугышы турында спектакль куярга җыена.

Бу хакта бүген театрның баш режиссеры Ренат Әюпов "Татар-информ" дәүләт агентлыгында узган матбугат очрашуында белдерде.

— Хәзер шундый чор, яшьләрне һәм балаларны патриотик рухта тәрбияләү юнәлешендә бездән "СВО"га (махсус хәрби операция — Русиянең Украинага каршы алып барган сугышын Русиядә шулай атарга кушалар) бәйле спектакль сорыйлар. Бу нәүбәттән бер автор белән сөйләшү бара. Кызыклы мәгънәви спектакль булырга тора, — диде ул.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
💩12🤮6❤4🤡2💊1
Башкортстанның БСТ телеканалы бәйсез медианы республикадагы вазгыятьне тотрыксызландыруда гаепләде.

БСТ фаразынча, бу "мәгълүмати һөҗүм" артында "НАТО илләренә эшләүчеләр" тора. Сюжетта ялган мәгълүмат таратучыларның берсе буларак башкорт сәяси мөһаҗире Руслан Габбасовны һәм "Пруфы" басмасы хуҗасы Рәүфә Рәхимованы күрсәтәләр.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤡12💯2🤣2👍1
❗️Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесе вазифаларын үтәү беренче урынбасар Азат Бадрановка йөкләнгән.

Максим Забелинны
Мәскәү өлкәсенә алганнар. Ул анда сәламәтлек саклау министрлыгын җитәкләячәк.

Гаскәрдә хезмәт итмәгән һәм лейтенант вазифасында Украинага киткән Бадранов ел ярым тирәсе сугышта булып кайткан иде.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
✍1❤1👍1🤮1
Украинадагы сугышта үлемнәр саны белән Русия төбәкләре арасында Татарстан икенче урынга чыкты.

"Медиазона" исемлегенә ярашлы, сугышта Башкортстаннан кимендә 3113, Татарстаннан кимендә 2734 хәрби үлеме турында билгеле. Шулай итеп, ике милли республика Русия төбәкләре арасында беренче һәм икенче урында бара.

Моңарчы Татарстан "Медиазона" исемлегендә дүртенче урында бара иде. Соңгы атнада ачыкланган үлемнәр саны артты, республика югалтулар саны белән икенче урынга чыкты.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
👍4😐2🤬1
"Дәүләт бу хәлгә юл куйган икән, безне дошманнан саклый алмый икән — һичьюгы җаваплылыкны үз өстенә алсын һәм безнең тормышны җайга салсын!"

Курски өлкәсе халкы Путинның үзеннән ярдәм көтә: Украина гаскәренең Курски өлкәсенә бәреп керүе аркасында күпләр тораксыз калды.

Исегезгә төшерәбез: Украинага каршы сугышын Русия 2022 елның 24 февралендә башлады. Дөньяның күпчелек илләре бу сугышны хөкем итте.

👉Безнең яңа видеоны карагыз.

@azatliqradiosi
😢2🤮1🥴1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Пруфы" басмасы хуҗасы Рәүфә Рәхимовага "гаскәрне кимсетү" өчен 30 мең штраф салынган Рәхимованың социаль челтәрләрдәге кайбер постларын анализлап, тикшерүчеләр аны "махсус хәрби операциягә карата тискәре караш формалаштыра" һәм республика кешеләрен сугышка…
Бүген Башкортстан Югары мәхкәмәсендә "Пруфы" басмасы хуҗасы Рәүфә Рәхимованың шикаяте карала башларга тиеш иде

Ул үзен Русия гаскәрен "кимсетү"дә гаепләп 30 мең сум штрафка тартулары турындагы карарны шикаять иткән.

Шикаятьне карау 2 декабрьгә күчерелгән.

▪️Русия куәт оешмалары һәм мәхкәмәләре сугышка каршы караш дип табылырдай яки Украинаны хуплау дип бәйләп булырдай теләсә нинди гамәлне һәм сүзләрне гаскәрне "кимсетү" дип саный. Бу маддә нигезендә, мәсәлән, Украина президенты Владимир Зеленский турында күргән төшен сөйләгән өчен Чита егетен штрафка тарттылар.

▪️Гаскәрне "кимсетү" маддәсе 2022 елның мартында гамәлгә кертте. Гражданнар өчен штраф күләме - иң күбе 100 мең сум, вазифаи затларга - 300 мең сум, юридик затларга - бер миллион сум. Гаскәрне бер ел эчендә тагын бер тапкыр "дискредитацияләү"дән соң Русия куәт оешмалары Җинять кодексының 280.3нче мадәсе нигезендә җинаять эше ачарга мөмкин.

@azatliqradiosi
👍2🎉2🙏1
GAUGA татар рок-төркеме "ALISA" исемле яңа җыентык чыгарды

"Alisa"ны төркемнең иң депрессив альбомы дип атарга була. Моннан алда чыккан "Kamfit" җыентыгын музыкантлар "кыю һәм үтемле татар мәхәббәте турында" дип тәкъдим итсә, бишенче альбомны алар "бу дөньядан кайтмаска китүчеләргә багышлана" ди.

Альбомга соңгы алты елда язылган ун җыр кергән

Тулырак ➡️монда укыгыз.

@azatliqradiosi
❤‍🔥10👍2👎2🔥1💔1
Хәерле иртә, дуслар! Дөньяда ниләр булды - шул хакта кыскача.

🔹Украинаның Кривой Рог шәһәрендә төнлә җимерекләр астыннан һәлак булучы хатын-кыз җәсаден чыгара алганнар. Русия ракеты аркасында 5 катлы йорт җимерелгән иде. Хакимиятләр хәрабәләр астында тагын өч бала була ала дип фаразлый. Якынча ундүрт кеше төрлечә яраланган.

🔹 Белгород өлкәсендә пилотсыз очкыч нефтебазага эләккән. Бер резервуар янган, корбаннар юк. Белгород губернаторы тугыз дронның бәреп төшерелүе турында хисап бирде. Барлыгы Русия җирлегендә унөч дрон юк ителгән.

🔹 Абхазиядә оппозиция вәкилләрен тоткаралау аркасында чуалышлар башланган. Җирле иминилек хезмәте урнашкан бина каршысында кешеләр полиция вәкилләре белән бәрелешкән. Кешеләр юлларны, күперләрне япкан. Моңа кадәр оппозиция кешеләре Русия белән инвестицияләр турында килешүләрне ратификацияләүгә каршы чыккан иде.

🔹 Биткоин курсы тагын арткан. Криптовалютаның бәясе хәзер 87 мең доллар.

🔹 Русия Израилгә төнге очышларны башкармаячак.

🔹 Башкортстанның Нефтекамадан бер хатын-кыз танышулар сәхифәсендә бер ир белән танышкан. Ир аны 2 млн 593 мең сумга алдаган. Хатын-кыз аңа барлык банк реквизитларын язып биргән.

🔹 Татарстанда һава торышы җылына, бу көннәрдә җепшек кар яву көтелә.

Әлегә шулар. Сишәмбе нинди яңалыклар булыр - иң мөһимләрен сезгә тиз итеп җиткерербез. Көнегез бәрәкәтле узсын!
✍1👍1🔥1
Русия Думасы урыс телен белмәүче мигрант балаларын мәктәпкә алуны тыймакчы

Русия Думасы рәисе Вячеслав Володин илдәге миграция сәясәтен кырысландыру өчен тагын бер канун өлгесе әзерләнүе турында сөйләгән. Мигрант балаларының урыс телен белүләре расланмаган килеш аларны мәктәпләргә кабул итү ярамаячак. Моны тыярга тәкъдим ителә.

Карар өлгесен депутатлар 20 ноябрьдә караячак.

▪️ Быел Русия мәктәпләренә һәм балалар бакчаларына бер сыйныфка һәм бер төркемгә урысча начар белән торган өчтән дә артык мигрант балаларын алмаска тәкъдим иттеләр. Русия мәгариф министрлыгы төбәкләргә шундый киңәшләр җибәргән иде.

Алга таба бу нәрсәне китереп чыгарачак? Тулырак яздык. 👉 Бас.

@azatliqradiosi
🤬7👎3✍1❤1👍1
Украинадагы сугышта Татарстаннан — кимендә 3103, ә Башкортстаннан кимендә 3345 кеше һәлак булган

Бүгенге көн язмасын тәкъдим итәбез.

Соңгы атнада Азатлык Радиосы Башкортстаннан сугышка китеп үлгән — 97 хәрби, Татарстаннан 89 хәрби исемен ачыклый алды.

Азатлык Радиосы Русиянең Украинага каршы сугышының беренче көннәреннән һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә теркәп бара. Бүген, 12 ноябрь көнне, бу исемлектә Татарстаннан һәм Башкортстаннан үлгән хәрбиләр саны 6448 кешегә җитте.

Русия буйлап һәлак булган хәрбиләр исемлеген туплаучы Медиазона проектына күрә, ил буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан — беренче урында бара, Татарстан — икенче урынга чыккан. Мобилизациягә эләгүчеләр һәм ихтыярилар үлеме ягыннан — Башкортстан белән Татарстан беренче ике урын ала.

Азатлык бу корбаннарны берәмтекләп җыя. Башкортстан белән Татарстанның кайсы районнарына иң күп табутлар кайта, һәлак булучыларга уртача ничә яшь, кемнәр алар - мобилизациягә эләгүчеләрме, килешү төзеп китүчеләрме, әллә срочниклармы? Болар җентекләп ачыклап барыла.

Татарстан белән Башкортстанда кайсы район, шәһәр үлемнәр буенча "беренчелек"тә дип уйлыйсыз? Мәкаләгә күз салыгыз.

👉 Төп сәхифә
👉
Көзге сәхифә

@azatliqradiosi
👍1🔥1💔1
Мәхкәмә гарип активист Рөстәм Мөлековны төрмәдән чыгару турында карар чыгарды.

Мөлеков 2023 елның декабреннән Пермь краеның 29 санлы колониясендә утыра. Аны Уфаның Навальный штабы белән бәйләнеше, димәк экстремистик оешмада катнашу турында гаепләп 2,5 елга хөкем иткәннәр иде.

Ничек моңа ирешелде? Сылтамага бас.

Рөстәм Мөлеков — I төркем инвалид, атнасына өч тапкыр аңа гемодиализ процедурасын узарга кирәк. Төрмәдә утырга Мөлековны атнасына өч тапкыр сакчылар һәм төрмә табибы озатуында ашыгыч ярдәм машинасы белән сивил хастаханәгә гемодиализга алып баралар, бу вакытта бөтен колония табибсыз кала.

Рөстәм Мөлековны азат итүне сорап Уфадагы тикшерү изоляторы да, колония хезмәткәрләре дә мөрәҗәгать иткән иде. "Колония шартларында аңа ярдәм итү мөмкинлеге юк" дигән иде алар. Әмма аларның сораулары кире кагылып килде.

@azatliqradiosi
❤5👍1🔥1
Путин Курски өлкәсен Трамп президент вазифасына керешкәнче кире кайтарырга тели

Моны The Telegraph яза. Газет Британия хәрби күзләве бәяләмәсе белән танышкан, аңа ярашлы якын көннәрдә Русия, мөгаен, украин позицияләренә пилотсыз очкычлар һөҗүмен көчәйтә ала дип яза. Ә инаугурация 2025 елның 20 гыйнварына билгеләнгән.

Шулай ук Курски өлкәсендә Төньяк Кореянең 12 мең хәрбие кулланылачак. The New York Times белешмәләренә күрә, Русия гаскәренең хәрби җитәкчеләре 50 мең кешедән, шул исәптән Төньяк Корея хәрбиләреннән торган төркем җыйган, алар Курски өлкәсендә Украина кораллы көчләре яулап алган җирләрне кире кайтару өчен һөҗүмгә әзерләнә.

Бу хакта тулырак укырга тәкъдим итәбез. Сылтамага бас.

@azatliqradiosi
🤬4💩2✍1🤮1🌚1
Узган атнаның төп вакыйгаларның берсе ул АКШтагы президент сайлаулары булды.

Бу хакта без сайлау алдыннан да, соңыннан да татар-башкортлар белән сөйләштек, фикерләрен белештек.

Мәсәлән, хәзер төп сорау - Трампның килүе белән Украиндагы хәлләр ни булып бетәчәк, сугыш туктаячакмы?

АКШ, Европа, сугыш барган Украинадагы татар белән башкортлар Доналд Трампның Украинадагы хәлләргә карата адымнары нинди була алуы турында фаразлары һәм фикерләре белән бүлеште. Кемдәдер Украинага ярдәм туктамас дигән өмет бар, кемдер хәлләр кискен алмашына ала дип саный.

Кемдер мәкаләне тулысы белән укыйсы килсә, менә 👉монда бар. Ә монда мәкаләдә яңгыраган фикерләрнең каймагы.

#дөнья #татарлар #башкортлар
✍2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Украинадагы сугышта Татарстаннан — кимендә 3103, ә Башкортстаннан кимендә 3345 кеше һәлак булган Бүгенге көн язмасын тәкъдим итәбез. Соңгы атнада Азатлык Радиосы Башкортстаннан сугышка китеп үлгән — 97 хәрби, Татарстаннан 89 хәрби исемен ачыклый алды.…
Соңгы атнада Украина сугышында үлүчеләр исемлегенә Башкортстаннан — 97 исем, Татарстаннан 89 исем өстәлде.

Башкортстанда иң күп үлүчеләр – Уфадан (кимендә 343 кеше), Стәрлетамактан (145),
Белорет районыннан (132), Учалы районыннан (106).

Татарстанда иң күп һәлак булган хәрбиләр – Казаннан (кимендә 479 кеше), Чаллыдан (318), Түбән Кама (165), Әлмәт (132), Яшел Үзән (101) районнарыннан.

▪️Тулы статистиканы безнең көн язмасында укыгыз.

@azatliqradiosi
😭4🔥2🎉2💔2👍1🙏1🦄1