Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2025 елда Казанда турист салымы ала башлаячаклар Ул кунакханәдә тору бәясенең бер процентын тәшкил итәчәк, әмма бер тәүлеккә кимендә 100 сум булырга тиеш. Беренчел исәпләүләргә күрә, мондый җыем беренче елны ук шәһәр бюджетына 150 млн сумнан артык өстәмә…
Казаннан соң Болгарда да турист салымын алырга җыеналар 💸
Салымны 2025 елның 1 гыйнварыннан туристлардан ала башларга җыеналар. Болгар шәһәр шурасының шул хактагы проекты хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза.
Документка ярашлы, 2025 елда салым бер процентны тәшкил итәчәк. Биш процент булганчы, 2029 елга кадәр ул ел саен бер процентка күтәрелеп барачак.
▪️2023 елда Татарстанга 4,2 млн турист килүе хәбәр ителгән иде. Бу 2022 елдан 7,6 процентка күбрәк.
Тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi

Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🤬4👍1👎1
Киләсе елда Татарстанга федераль ярдәм күпмегә киметеләчәк?
Җавап рәсемдә 👆һәм 👉 безнең хәбәрдә.
Шул ук вакытта, Татарстан Мәскәүгә күчергән салымнар күләмен елдан-ел арта. 2024 елның 9 аенда Татарстан үзендә җыелган салымнарның 771,9 млрд сумын федераль бюджетка юллаган. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 41%-ка күбрәк.
#Татарстан #федерализм

🤬8😱3👏1🤡1
🚇 Казанда метро төзелешенә тагын бер миллиард сумга якын акча бүлеп бирелгән
Акча "Фучик" метро станциясеннән "Сахаров" станциясенә кадәр өлешне төзүгә китәчәк. Эшләрне 2025 елның 1 декабренә кадәр башкарырга кирәк. Моңа төзелеш-монтаж, җиһаз урнаштыру һәм башка эшләр керә.
Казан метросының икенче тармагындагы беренче кишәрлек – 5,7 чакрым озынлыкта, ул тоннельләр белән дүрт станциядән торачак. Аны 2019 елның июленнән башлап төзиләр һәм тотрыклы финанслау булганда 2027 елда төгәлләргә җыеналар.
▪️Бүгенге көндә Казан метросы бердәнбер сызыктан тора, аңа 11 станция керә. Беренче өч станция 2005 елда ачылса, соңгысы (Дубравная) 2018 елда гамәлгә кертелде.
▪️Быел август башында Казан думасы депутаты Максим Леонтьев Татарстан башкаласында метро төзелешенең әкерен баруына зарланды. Ул Казанда 20 елда 15 станция төзелсә, Мәскәүдә елына шулкадәр станция төзелгәнен әйтте.
Бу хакта 👉 Азатлык хәбәрендә укый аласыз.

👍4😁4✍1🔥1
Башкортстанда 2025 елда Украинадагы сугышта катнашучыларга ярдәм өчен чыгымнарны дүрт миллиард сумга арттырачаклар
Акчалар республика бюджетыннан алыначак.
Шул ук вакытта 2025 елда Башкортстан бюджетының социаль сәясәткә чыгымнары 41,4 млрд сум булыр дип көтелә. Бу — 2024 елга расланган бюджеттан (42,5 млрд сум булган) бер млрд сумга азрак.
Моннан тыш Башкортстанда Украинага каршы сугышып каһарман булган хәрбиләргә җир кишәрлекләре алуны да гадиләштермәкче булалар.
Тулырак 👉 монда укыгыз.
#Башкортстан

💩6👎1🤮1😐1
Быел Ханты-Манси бүлгесендә туган малайларга кушылган исемнәр арасында беренче урынга Мөхәммәт чыккан.
Бүген төбәктә урыслардан соң иң күбе татар-башкорт яши. Шул ук вакытта Кавказ һәм Урта Азия халыклары саны да арта.
Мөхәммәт исеме 342 балага кушылган. Ул зур аерма белән алда бара — икенче урындагы Михаил исемен ата-аналарның 246сы гына сайлаган.
Кызлар арасында ин еш кушылган исем — София булган (234 ата-ана сайлаган). Мөселман исеме Әминә өченче урында бара (186 кыз-балага кушылган).
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

👍17✍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Быел Ханты-Манси бүлгесендә туган малайларга кушылган исемнәр арасында беренче урынга Мөхәммәт чыккан. Бүген төбәктә урыслардан соң иң күбе татар-башкорт яши. Шул ук вакытта Кавказ һәм Урта Азия халыклары саны да арта. Мөхәммәт исеме 342 балага кушылган.…
❗️Һәм шул ук вакытта Ханты-Манси бүлгесенең иң зур шәһәрендә менә мондый хәлләр дә булып ята.
Сургут дәүләт университетында намаз уку тыелган.
Студентлар җирле басмага “баскыч астында качып” намаз кылуын сөйләгән.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
Сургут дәүләт университетында намаз уку тыелган.
Студентлар җирле басмага “баскыч астында качып” намаз кылуын сөйләгән.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
🤬12😢3😨1
Урыс телле тамашалар күрсәтүче Казан дәүләт яшь тамашачы театры киләсе ел башында Украинадагы сугыш турында спектакль куячак.
"Бары тик яшәргә" ("Просто жить") спектакле — баскынлыктагы Луһанскиның Луспекаев исемендәге драма театры актеры Артём Малахов турында. Спектакльне Чиләбенең "Место" театрына нигез салган Рамил Каһарманов куя.
Атна башында Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрының да Русиянең Украинага каршы сугышы турында спектакль куярга җыенуы билгеле булды.
Театрның баш режиссеры Ренат Әюпов бу уңайдан "Хәзер шундый чор, яшьләрне һәм балаларны патриотик рухта тәрбияләү юнәлешендә бездән "СВО"га бәйле спектакль сорыйлар. Бу нәүбәттән бер автор белән сөйләшү бара. Кызыклы мәгънәви спектакль булырга тора", диде.

🤮10✍1💩1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Башкортстандагы мәктәп мөдиренә "Татарның яшерелгән тарихы" китабын китапханәдә саклау өчен штраф салганнар Башкортстанның Илеш районы мәхкәмәсе Югары Яркәй авылының 4нче мәктәбе мөдире Светлана Хәкимованы экстремистик материаллар таратуда гаепле дип таныган…
Татар язучысы Вахит Имамовның "Яшерелгән тарих" ("Запрятанная история татар") китабы 1991 елда чыккан. Язучы үз әсәрендә татар халкының урыс колонизаторларына каршы көрәшен тасвирлый. Шунысы мөһим: барлык фактларны ул чыганаклар белән китерә, дәлилләп бара. "Яшерелгән тарих" китабы 12 телгә тәрҗемә ителгән, Казакъстанда ул 55 мең тираж белән чыккан.
5 ел элек Азатлык китапны укып чыгып, андагы иң кызыклы фикерләрне тәкъдим итте.
👉 Бу язманы яңадан укырга тәкъдим итәбез.

Азатлык Радиосы
"Яшерелгән тарих" китабыннан биш кызыклы фикер
Вахит Имамов китабына бәйле мәхкәмә утырышы 2 сентябрьгә билгеләнде. Решитский атлы кеше китапны экстремистик дип танырга сорый. Азатлык китапны укып чыгып, андагы төп фикерләрне барлады.
👍12🔥7❤3✍1🤡1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 14нче ноябрь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹Бразилия башкаласында Федераль югары мәхкәмә бинасы янында ике шартлау булган. Бер ир кеше парковкадагы машинаны шартлаткан. Шуннан соң ул мәхкәмә бинасына үтеп кермәкче булган, әмма бина янында икенче шартлаткыч матдәне шартлаткан.
🔹АКШның 47нче президенты булып сайланган Доналд Трамп илнең хәзерге президенты Джо Байден белән Ак йортта очрашкан. Очрашуда сүз, шулай ук, Русия-Украина сугышы һәм Якын Көнчыгыштагы вазгыять турында да барган.
🔹Яңа ел бәйрәмнәренә Казанга киләчәк туристлар кунакханәләр өчен тәүлегенә 7-10 мең сум түләячәк, дип яза "Вечерняя Казань" газеты. Мондый бәяләр — Русиянең башка шәһәрләре белән чагыштырганда түбәнрәк. Мәсәлән, Петербурда бер тәүлек — 9 меңгә, Байкалда һәм Краснодар төбәгендә 10 мең сумга төшәчәк.
🔹Казаннан Шанһайга ачылган рейслар туристлар һәм башка төрле юлчылар арасында шактый популяр. Ул хакта Татарстан турагентлыклар ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов белдерде. Аның сүзләренчә, Казаннан Пекинга да рейс ачылса, начар булмас иде.
🔹Валюталар курсы: $ = 98.37 сум; € = 104.29 сум; ¥ = 13.60 сум
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👀4✍1
Думага "ят агент"ларга гонорарлары өчен рубль хисабы ачтыру турында канун өлгесе кертелә.
Алар акчаларын ала алмаячак
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
Алар акчаларын ала алмаячак
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
🤡2👀2👍1🤬1🤣1
КФУда император Александр Iгә һәйкәл куелачак.
Бу — Казанда Русия императорына куелган беренче һәйкәл булачак.
Казан университетына нигез салган императорга һәйкәлне университетның төп корпусы каршында, рәсми рәвештә 22 ноябрьдә ачмакчылар.
Бюст кую өчен университет 1,3 млн сум тоткан.
Казанда бервакытта да яңа тарихта самодержавие символлары, аларның патшаларына бәйле һәйкәлләр булмады һәм куелмады. 1895 елда Казан Кирмәне янында Александр IIгә һәйкәл куела. Аңа аны крепостной хокукын бетергән өчен куйган булалар. Әмма 1918 елда һәйкәлне большевиклар җимерә.
Башка бер императорга һәйкәл кую турында Казанда 100 елдан, 2003 елда гына уйлана башлыйлар. Казанның меңъеллыгына багышлап "Боҗра" янында Петр Iгә һәйкәл куясылар иде. Тик татар җәмәгатьчелеге каршы чыкты. Нәтиҗәдә ул урынга тарихчы Лев Гумилевка һәйкәл куелды.
Казанда Әби патшага (Екатерина II) да һәйкәл куярга теләделәр, әмма бу планнар да чынга ашмады.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан #татарлар

💩28🤬5🤡5❤1👎1
“БУ — МИНЕМ ТУГАН ТЕЛЕМ”. “Ак Барс” хоккей такымының баш тренеры Әнвәр Гатиятуллин татарча җавап биргәне өчен тәнкыйтьләүчеләргә карата фикерен әйтте.
Ярославль журналистлары Казан тренерының уенны татарча шәрехләгәне өчен КХЛга шикаять язарга җыенуын белдергән.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан #татарлар
@azatliqradiosi
Ярославль журналистлары Казан тренерының уенны татарча шәрехләгәне өчен КХЛга шикаять язарга җыенуын белдергән.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан #татарлар
@azatliqradiosi
👍30🔥9❤5
Соңгы айларда Русиядә "срочник"ларны саклану министрлыгы белән контракт имзаларга мәҗбүр итү очраклары арткан.
Бу хакта "Вёрстка" басмасына "Идите лесом" проекты сүзчесе Иван Чувиляев һәм "Школа призывника" җитәкчесе Алексей Табалов сөйләгән.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
Бу хакта "Вёрстка" басмасына "Идите лесом" проекты сүзчесе Иван Чувиляев һәм "Школа призывника" җитәкчесе Алексей Табалов сөйләгән.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
🤬6👍2🌭1
Декабрьдән чит ил ватандашларыннан Русиягә кергәндә тәҗрибә буларак биометрик мәгълүматлар алачаклар.
Үткәрү пунктларында аларның йөзләрен фотога төшерәчәкләр һәм бармак эзләрен алачаклар.
Шулай да, бу Беларус ватандашларына һәм алты яше тулмаган балаларга кагылмый.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
Үткәрү пунктларында аларның йөзләрен фотога төшерәчәкләр һәм бармак эзләрен алачаклар.
Шулай да, бу Беларус ватандашларына һәм алты яше тулмаган балаларга кагылмый.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
🤬4❤1👎1😁1😨1
Татарстан Омски өлкәсенең җиде татар авылына һуманитар ярдәм тапшырган.
Анда азык-төлек һәм беренчел кирәк-яраклар кергән.
Шулай ук 12 ноябрьдә Эбәркүл авылында яңа мәдәният йорты ачылган, дип хәбәр итә Омски татарларының "Вконтакте"дагы төркеме. Элекке бина су басудан зыян күргән булган. Төзелеш эше Татарстан ярдәме белән башкарылган.
Моннан тыш, Омски өлкәсе губернаторы Виталий Хоценко хәбәр итүенчә, Усть-Ишем районыда су басудан зыян күргән кешеләргә торак төзү һәм сатып алу өчен өстәмә 114,6 млн сум бүленгән. Хәзергә районда 154 кешегә яңа торак сертификаты тапшырылган.
▪️Быел язын Омски өлкәсенең Усть-Ишем районындагы татар авылларын су басты.
▪️Су басу белән татар авылларыннан халыкны эвакуацияләделәр.

❤13👎1
ФСБ хезмәткәрләре Русиядә яшәүчеләр белән мессенджерларда элемтәгә чыга, украиннар булып таныша һәм аларны дәүләт иминлегенә каршы җинаятьләр кылырга этәрә.
Бу хакта "Первый отдел" хокук яклау проекты яза.
Хокук яклаучылар моңа дәлил тапкан.
Орел шәһәрендә яшәүче Иван Толпыгинны, чит ил белән яшерен хезмәттәшлек турындагы маддә нигезендә дүрт елга хөкем иткәннәр.
Тулырак – Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.
@azatliqradiosi
Бу хакта "Первый отдел" хокук яклау проекты яза.
Хокук яклаучылар моңа дәлил тапкан.
Орел шәһәрендә яшәүче Иван Толпыгинны, чит ил белән яшерен хезмәттәшлек турындагы маддә нигезендә дүрт елга хөкем иткәннәр.
Тулырак – Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Хокук яклаучылар: ФСБ украиннар исеменнән русияләрне җинаятьләргә тарта
Орел шәһәрендә яшәүче Иван Толпыгин тарихы мисалга китерелә.
🤬4
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Тукай районының элекке башлыгы Фаил К
Тукай районының элекке башлыгы Фаил Камаев Тикшерү изоляторыннан азат ителгән һәм өй сагына җибәрелгән.
Әлегә бер айга.
Бу хакта Камаевның адвокатына сылтанып Chelny-biz басмасы яза.
Камаев мәхкәмә белән килешүгә барырга ризалашкан диелә. Басма язуынча, ул тулысынча үз гаебен таныган. Биш эпизодтан торган гаепләүнең икесе генә калган. Калган өчесен вазифаларыннан явызларча файдалануга үзгәрткәннәр.
▪️Камаев быел 18 апрельдә тоткарланган иде. Аны башта 1,3 миллион сум ришвәт алуда гаепләделәр, тик ул аны акчалата түгел, әйберләр белән алган диелде. Күптән түгел Татарстан тикшерү комитеты Камаевка ачылган җинаять эшендә дүрт яңа эпизод ачыклады. Ришвәтләрнең гомуми күләме җиде миллионлап сумга арткан һәм 1,3 млн сумнан 8,6 млн сумга җиткән диелде.

❤2🤡2✍1👀1
Башкортстанда хәләл-френдли кунакханәләр булдыруны тәкъдим итәләр.
Бу тәкъдим белән республика Дәүләт җыенының сәнәгать, инновацион үсеш, сәүдә, эшмәкәрлек һәм туризм комитеты рәисе Тимур Хәкимов чыккан.
"Без бит мөселман республикасы. Әгәр интернетта "Уфа шәһәре хәләл кунакханәләр" дип язасыз икән - берәү дә юк”, дигән ул.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

👍3🤡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
“БУ — МИНЕМ ТУГАН ТЕЛЕМ”. “Ак Барс” хоккей такымының баш тренеры Әнвәр Гатиятуллин татарча җавап биргәне өчен тәнкыйтьләүчеләргә карата фикерен әйтте. Ярославль журналистлары Казан тренерының уенны татарча шәрехләгәне өчен КХЛга шикаять язарга җыенуын белдергән.…
"Ак Барс" хоккей такымының баш тренеры Әнвәр Гатиятуллин татарча сөйләшергә тырыша.
Матбугат конференцияләрендә дә татарча җөмләләр әйтә. Тик Русиянең кайбер журналистларына бу ошамый. Гатиятуллин андыйларга җавап бирде.
👉Безнең яңа видеоны карагыз.
#Татарстан #татарлар
@azatliqradiosi
Матбугат конференцияләрендә дә татарча җөмләләр әйтә. Тик Русиянең кайбер журналистларына бу ошамый. Гатиятуллин андыйларга җавап бирде.
👉Безнең яңа видеоны карагыз.
#Татарстан #татарлар
@azatliqradiosi
YouTube
"Ак Барс"ның баш тренеры татарча сөйләшергә тырыша, әмма...
"Ак Барс" хоккей такымының баш тренеры Әнвәр Гатиятуллин татарча сөйләшергә тырыша. Матбугат конференцияләрендә дә татарча җөмләләр әйтә. Тик Русиянең кайбер...
❤35👍10🔥4🫡2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 15нче ноябрь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹Русиядә Интернет операторларының күбесендә YouTube платформасы яңадан әйбәт эшли башлаган дип ышандыралар. Җәй көне әлеге платформаны Русиядә әкренәйтә башлаганнар иде.
🔹Төнлә Русия Украинаның Одесса өлкәсенә дроннар белән һөҗүм иткән дип белдерә Украина ягы. Бер хатын-кыз һәлак булган, тагын 10 кеше яраланган диелә.
🔹Краснодар төбәгенең Кырым районында төнлә 46 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән дип белдерә Русия ягы. Зыян килгән кешеләр юк диелә.
🔹Пентагон атна саен Украинага яңа корал биреп торырга җыена. Сәбәбе — Ак йортка Доналд Трамп килгәнче Украинага 7,1 млрд долларлык ярдәм җибәреп калу. Ул хакта АКШ саклану министрлыгы вәкиле Сабрина Сингх белдерде. Трамп президент вәкаләтләренә 20 гыйнварда керешәчәк.
🔹Япония император гаиләсенең иң өлкән әгъзасы принцесса Юрико Микаса Токиода 101 яшендә вафат булган.
🔹Валюталар курсы: $ = 99.02 сум; € = 104.50 сум; ¥ = 13.66 сум

✍1👍1