Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
“БУ — МИНЕМ ТУГАН ТЕЛЕМ”. “Ак Барс” хоккей такымының баш тренеры Әнвәр Гатиятуллин татарча җавап биргәне өчен тәнкыйтьләүчеләргә карата фикерен әйтте. Ярославль журналистлары Казан тренерының уенны татарча шәрехләгәне өчен КХЛга шикаять язарга җыенуын белдергән.…
"Ак Барс" хоккей такымының баш тренеры Әнвәр Гатиятуллин татарча сөйләшергә тырыша.

Матбугат конференцияләрендә дә татарча җөмләләр әйтә. Тик Русиянең кайбер журналистларына бу ошамый. Гатиятуллин андыйларга җавап бирде.

👉Безнең яңа видеоны карагыз.

#Татарстан #татарлар

@azatliqradiosi
❤35👍10🔥4🫡2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 15нче ноябрь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Русиядә Интернет операторларының күбесендә YouTube платформасы яңадан әйбәт эшли башлаган дип ышандыралар. Җәй көне әлеге платформаны Русиядә әкренәйтә башлаганнар иде.

🔹Төнлә Русия Украинаның Одесса өлкәсенә дроннар белән һөҗүм иткән дип белдерә Украина ягы. Бер хатын-кыз һәлак булган, тагын 10 кеше яраланган диелә.

🔹Краснодар төбәгенең Кырым районында төнлә 46 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән дип белдерә Русия ягы. Зыян килгән кешеләр юк диелә.

🔹Пентагон атна саен Украинага яңа корал биреп торырга җыена. Сәбәбе — Ак йортка Доналд Трамп килгәнче Украинага 7,1 млрд долларлык ярдәм җибәреп калу. Ул хакта АКШ саклану министрлыгы вәкиле Сабрина Сингх белдерде. Трамп президент вәкаләтләренә 20 гыйнварда керешәчәк.

🔹Япония император гаиләсенең иң өлкән әгъзасы принцесса Юрико Микаса Токиода 101 яшендә вафат булган.

🔹Валюталар курсы: $ = 99.02 сум; € = 104.50 сум; ¥ = 13.66 сум

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
✍1👍1
Чаллының 400-еллыгын бәйрәм итү һәм шул рәвешле шәһәргә Казан ханлыгы яулап алынганнан соң урыслар тарафыннан нигез салынуны күрсәтү — Мәскәү сәясәтенә бәйле, дип саный тарихчылар.

Әлеге юбилей тарихи бәхәсләр уятуына карамастан, бүген Путин режимы Чаллыны бәйсез татар дәүләтчелеге чорын искә төшергән дәвер белән бәйләргә рөхсәт итми, ди алар.

Азатлык Радиосы тарихчыларның Чаллының барлыкка килүенә бәйле карашларын туплады һәм бу уңайдан тарихчы Юлай Шамилоглу белән Камил Галиевның фикерен белеште.

Безнең зур мәкаләне 👉 монда укыгыз.

#Татарстан #татарлар

@azatliqradiosi
💯4😭3✍1
❗️Тукай районының элекке башлыгы Фаил Камаевны тикшерү изоляторыннан чыгарганнар.

Ул тикшерү белән килешү төзегән һәм Татарстандагы вазифаи затларның җинаятьләре турында күрсәтмәләр биргән диелә. Моңарчы мәхкәмә аны 18 декабрьгә кадәр тикшерү изоляторында калдырган иде.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍4✍1🕊1
Аннексияләнгән Кырымда хатын-кызларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекләү очраклары ешайган.

Быел ун ай эчендә аннексияләнгән ярымутрауда "шымчылык" һәм "дәүләткә хыянәт"тә шикләнеп 28 кеше тоткарланган.

Русия хакимиятләре кырымнарны бу маддәләр нигезендә ниндидер техниканы фотога төшергән өчен дә эзәрлекли.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Кырым

@azatliqradiosi
🤬7😢3🤔1
Татарстанның Әлмәт районын Гүзәл Хәбетдинова җитәкләячәк.

Моңарчы республикада бу вазифада бер генә хатын-кыз эшләде.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
❤4✍1👍1
Медиа: Курски өлкәсенә украин хәрбиләре үтеп кергәннән бирле Русиянең кимендә 13 "срочнигы" һәлак булган

Журналистлар ачыклавынча, бу солдатлар төрле төбәкләрдән, шул исәптән Башкортстаннан да булган.

Аларның өчесенә нибары 18 яшь булган дип яза "Верстка".

Мәскәү Украинага бәреп кергәннән бирле һәр ел саен Русия хакимиятләре язгы һәм көзге чакырылышта гаскәргә алынасы солдатларның якыннарын "аларны сугышка җибәрмәячәкләр", дип ышандыра.

Курски өлкәсенә Украина гаскәрләре кергәннән соң, Башкортстанның 11 "срочнигы" хәбәрсез югалган иде.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
🎉4🤬2🌭2💅2👍1👏1😐1
2025 елның февралендә тоткыннар белән яңа алмаш булырга мөмкин

Бу хакта Украина фондына 52 доллар акча күчерүе өчен 12 елга ирегеннән мәхрүм иткән балерина Ксения Карелинаның адвокаты сөйләгән.

Михаил Мушаилов сүзләренчә, исемлектә Карелина да бар, әмма тагын кемнәр булуы турында ул белмим дип әйткән. Карелина — Русия һәм АКШ ватандашы.

Кичә, 14 ноябрьдә "террорчылыкны аклау"да гаепләнеп биш елга колониягә җибәрелгән социолог Борис Кагарлицкий да"чираттагы алмаш турында сөйләшүләр җанлануы" хакында сөйләгән иде. Ул үзен алмаш исемлегенә кертмәүне сорый.

Быел 1 август көнне Русия белән Көнбатыш илләр арасында тоткыннар алмашы кысаларында Русия төрмәләреннән 16 кеше азат ителде. Алар арасында Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормаш та бар иде.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
✍3👍2❤1
Башкорт авылы чиркәү бурасы бурап, аны Украина сугышына җибәрергә җыена

Башкортстанның Белорет районы Әзекәй авылында яшәүчеләр нарат бүрәнәләрдән православ часовнясы бураган. Ул Русия хәрбиләре басып алган Украина җирләренә — сугыш урынына җибәреләчәк. Бу хакта район башлыгы Андрей Иванюта белдерде.

Аның сүзләренчә, чиркәүне Салават Юлаев исемендәге полк сугышчылары сораган. Моның өчен иганәчеләр җәлеп ителгән.

— Полкта мәчет инде бар, ә менә православ чиркәве юк иде, — дип язган район башлыгы.

Басып алынган украин авылында мәчет һәм чиркәү салган Башкортстанның үзендә инде 17 ел буе "Әр-Рәхим" мәчетен дә төзеп бетерә алмыйлар. 2023 елның 13 мартында Уфада көчле җил аркасында аның бер гөмбәзе килеп төште.

Тулырак монда укыгыз.
💩15🤡9🤬3👍2😁2🙏1
"Милли активистлар, асаба халыклар мәсьәләсе күп дәүләтләрне куркыта. Чеченнар булсын, башкортлар булсын, татарлар булсын, Кавказ халыклары булсын, зур дәүләтләр, аларга ярдәм күрсәтсәк, үзләренә дә сорау бирерләр дип курка. Аларның да тарихларында кара [колониаль] таплар бар бит..."


Кырымтатар халкы мәҗлесе башлыгының урынбасары Нариман Джелял Русия төрмәләрендә утыручы милли активистлар турында да сөйләде.

👉Безнең яңа видеоны карагыз.

#башкорттар #татарлар

@azatliqradiosi
❤6🔥2💯2✍1👍1
Энгел Фәттаховның улы федераль эзләүгә бирелгән.

Татарстанның элекке вице-премьеры һәм Актаныш районының элекке башлыгы Энгел Фәттаховның 39 яшьлек улы Илнар Фәттахов федераль эзләүгә бирелгән. Аның карточкасы эчке эшләр министрлыгы сайтында бар.

"Бизнес Онлайн" чыганаклары мәгълүматынча, Илнар Фәттаховка аеруча зур күләмдә ришвәт алуда читтән торып гаепләү белдерелгән.

Тикшерүчеләр белдерүенчә, әлеге җинаять 2013-2016 елларда аның Актаныш районы башкарма комитетын җитәкләгән вакытта кылынган булырга мөмкин. Ул чорда Актаныш районы башлыгы Фаил Камаев иде. Камаевка карата да җинаять эше ачылган, бу атнада ул тикшерү белән килешү төзеде һәм СИЗОдан йорт сагына чыгарылды.

"Бизнес Онлайн" язуынча, Илнар Фәттахов Русиядә түгел. Әтисен тоткарлау белән ул чит илгә чыгып киткән.

Энгел Фәттахов 21 майда тоткарланды. Фәттахов Актаныш районын җитәкләгән вакытта зур күләмдә ришвәт алуда шикләнелә.

👉Тулырак монда укыгыз.
🤯9😡5😢4👍3🤔2💔2
Дамир Мөхетдинов: Русия тарихында татар һәм башка халыкларның урыны инкяр ителә

Екатеринбурда узган халыкара фәнни конференциядә Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, галим Дамир Мөхетдинов Русиядәге рәсми тарих урыс булмаган халыкларны кимсетә һәм бер милләт — урысларны күзаллап кына язылган дип белдерде.

Аныңча, Русиядә һәрвакыт, шул исәптән бүген бөтен халыкларны "урыс" дип атарга чакыручылар булган. Бу киләчәктә "Русия җәмгыяте һәм дәүләте өчен җимергеч нәтиҗәләргә" китерергә мөмкин.

— Нигә без Русь җирләренең Алтын Урдага кушылуын "кара сәхифәләр" итеп күрсәтәбез һәм Алтын Урда чорын һаман да "изү" дип атыйбыз? Бу зур территорияләрнең берләшү, мәдәни һәм икътисади алмашу, тотрыклык чоры булган "алтын вакыт" булмаганмы?, диде ул.

"Татарлар, бурят яки чечен кешеләре мәктәптә "Ватан тарихы" курсында урыс тарихын укыганда үз халкының тарихына нишләп шикләнеп карарга тиеш?", дип сорады Мөхетдинов.

▪️Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң тарих һәм тарихи хәтер идеологик пропаганда буларак кулланыла башлады. 2023 елдан укучылар тарих дәресендә әлеге сугышны Русия президенты Владимир Путин карашыннан чыгып өйрәнә, барлык мәктәпләр дә бердәм програм нигезендә укыта, балалар хәрби әзерлек уза һәм хезмәткә тартыла.

▪️Тарихчы Камил Галиев сүзләренчә, бүген Русия тарихы, шул исәптән тарихи вакыйгалар хакимият уйлап чыгарган тарихи мифларга нигезләнгән.

👉Тулырак монда укыгыз.
💯14👍3🔥2✍1
Абхазия президенты Аслан Бжания вазифасыннан китәргә һәм яңадан сайлауларда катнашырга әзерлеген белдерде.

Танылмаган Абхазиядә Русия белән яңа инвестицион килешүгә каршы протестлар дәвам итә. Кичә протестчылар хөкүмәт биналары комплексын уратып алды һәм республика парламентына бәреп керде.

Шимбә президент Аслан Бжания протестчылар Сухумидагы хөкүмәт комплексыннан чыкса, президент вазифасыннан китәчкәмен дип белдерде.

Абхазия үзенең бәйсезлеген 1993 елда игълан итте. 2008 елда Русия белән Грузия арасындагы биш көнлек сугыштан соң Абхазия бәйсезлеген Русия, соңрак - Венесуэла, Науру, Никарагуа һәм Сүрия таныды.

Грузия Абхазия һәм Көньяк Осетияне Русия оккупациясендәге үз җирләре дип саный.

👉Тулырак монда укыгыз.
❤7🤔2🤡2🤪2✍1👍1🤣1
Азатлык Радиосы һәм YouTube: "Китаптан да, яулыктан куркалар инде"

Соңгы көннәрдә Азатлык Радиосының YouTube-каналында "Ак барс" хоккей такымы тренерының татарча сөйләшүе өчен тәнкыйтьләүләр, Вахит Имамовның "Татарның яшерелгән тарихы" китабы өчен мәктәп мөдиренә штраф салу, Казанда Александр Беренчегә һәйкәл кую турында сөйләштеләр, 1989 елгы Казанны искә алдылар.

"Урыслашып беткән татарга Грозный белән Һитлер һәйкәлләрен куйсалар да, исләре китми. Заслужили, служивые".

"Татарстан һәм Русия гасырлар буена бергә кайнап, канга, сөяккә укмашкан. Путин әйтмешли: "Без — бер гаилә, ә гаиләдә барысы да, талашы да, бәхәсе дә була, сугышка да барып җитәргә була"

"Китаплардан да, яулыктан да, сакалдан да куркалар инде. Аллаһтан һәм кыямәт көненнән куркыгыз, мескеннәр".

"Укыган бар ул китапны, анда язылганнар чын була алмый, күбесе миф һәм уйлап чыгарылган. Экстремизмга чынлап та өнди. Шуңа күрә бу карар дөрес".

"Бу спектакльне чын татарлар карамаячак. Маңкорт татарлар гына карар".

"Тулы заллар булыр әле менә".

👉Тулырак Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

👉Ачылмаса, монда басыгыз.
🔥4💯2✍1👀1
"Азатлык сүзлеге" рубрикасында "харита" сүзе.

Екатеринбурга "Татар Кәтринбуры" проекты бар. Шәһәрдә татар тарихына катышы булган тарихи биналар турында мәгълүмати харита төзелеп килә.

Бу хакта урбанист, әлеге проект авторы һәм журналист Илдар Хәбибуллин сөйләгән иде.

#Азатлыксүзлеге
❤10😍4👍2🔥1👀1
Казан чүп яндыру заводына экологик экспертиза ясалачак

2025 елның җәендә Казанның чүп яндыру заводында экологик экспертиза ясалачак. Бу кытай җиһазлары өчен яңа экспертиза була. Җиһазларны ел ахырында сатып алуга керешәчәкләр.

Казанда чүп яндыру заводын төзеп бетерү ике тапкыр кичектерелде, ә былтыр сентябрьдә төзелеш туктап торды. Быел сентябрьдә Русия хөкүмәте карары нигезендә, аны 2026 ел ахырына кадәр кулланылышка кертү ниятләнә.

Май башында "РТ-Инвест" ширкәте Казан янындагы чүп яндыру заводына җиһазлар җитештерү өчен Кытайның Chongqing Sanfeng Covanta Environmental Industry Co., LTD. корпорациясе белән килешү имзалаган иде.

Элекке проект нигезендә корылма Hitachi Zosen Inova — Швейцария һәм Япония консорциумы җиһазы нигезендә эшләргә тиеш иде.

👉Тулырак Азатлык Радиосында укыгыз.
🤣7🥴6👀2✍1
⚡️Удмуртия башкаласы Ижауда дрон һөҗүме аркасында бер кеше зарар күргән.

Дрон шәһәр читендәге сәнәгать бинасында шартлаган. Бу хакта уз телеграм каналында республика җитәкчесе Александр Бречалов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, бинада тәрәзәләр ватылган.

Бречалов белдерүенчә, бер кешенең башы яраланган һәм аны хастаханәгә алып киткәннәр.

7х7 язуынча, Бречалов күрсәткән адреста дроннар җитештерүче завод урнашкан.

@azatliqradiosi
👍3🔥3🤬2❤1👏1🎉1👀1
⚡️Русия армиясе якшәмбегә каршы төндә Украинага "Калибр" төрендәге канатлы ракетлар белән һөҗүм иткән.

Бу август азагыннан бирле ясалаган иң көчле һөҗүм диелә. Днепрның көнчыгышындагы барлык өлкәләрендә һава кисәтүе игълан ителгән.

Одесса, Запорожье, Днепр, Кривой Рог һәм Черкасски өлкәләрендә шартлаулар булган. Киевта ракет биш катлы торак йортка эләккән, янгын чыккан, зыян күрүчеләр бар. Николаевта дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә бер хатын-кыз һәлак булган, шулай ук җәрәхәтләнүчеләр дә бар. Бу хакта өлкәнең хәрби хакимияте башлыгы Виталий Ким хәбәр итте.

Мониторинг хезмәте мәгълүматларынча, барлыгы 45 ракет җибәрелгән. Алар шулай ук энергетика инфраструктурасы корылмаларына да һөҗүм иткән. Берничә төбәктә гадәттән тыш электр сүндерү режимы кертелгән.

"РБК-Украина" хәбәр итүенчә, көчле ракет һөҗүмнәре сәбәпле, Польша армиясе чик буендагы җирләренә тәэсир итүдән куркып үз хәрби очкычларын күккә күтәргән. Һава һөҗүменә каршы җир өсте системаныры да әзерлек режимына китерелгән.

@azatliqradiosi
👍9🤬3😢3😡1
"Барыбер чит як — чит як, күңел кайтуны тели". Җырчы Алтынай Вәлитов АКШта сигез ай тормышы хакында сөйли

Алтынай Вәлитов Баймактагы протестлардан соң Башкортстаннан китте һәм хәзерге вакытта АКШта сәяси сыену статусын көтә. Сигез ай узса да, ул Русия пропагандасы аны вакыт-вакыт искә төшереп ала дип сөйләде. Шулай ук, ул ни өчен башкорт сәяси активистларына кушылмаганын да аңлатты.

💬Өйдән чыгып киткәнгә 8 ай вакыт узды. Тиздән бер ел була. Барысын да дөрес эшләдемме, әллә башкача мөмкин идеме дигән сораулар калкып чыга ул. Үткән вакыйгалар, аларга карата әйткән сүзләрем, чыгышым турында уйлыйм, әмма хәзер дә шул ук юлны сайлар идем дигән фикергә киләм. Бу намусыма бәйле, ул чакта күңелем шулай хис иткәнгә күрә, башкача булдыра алмаганга күрә фикеремне әйттем. Ләкин барыбер чит як — ул чит як һәм күңел кайту ягына тарта.

💬Вакыт-вакыт пропаганда минем турыда искә төшереп тора. Вакыт узды бит инде дип тынычланасың, мине инде онытканнардыр дип уйлыйсың, ләкин юк. Мин инде югыйсә оппозицион активлык белән дә шөгыльләнмим, элек тә шөгыльләнмәдем бит. Күңелдә булган әйберләрне үземчә әйттем, бушаттым. Ә сәясәт белән кызыксынмыйм. Башкортстанда бар да яхшы булсын иде дип телим, бу турыда уйларымны җырларымда әйтәм, ләкин сәясәттән еракмын", дип сөйләде ул "Аспекты"га.

Шулай ук Алтынай АКШта сәяси сыену алу тырышлыклары, сәясәтчеләр белән аралашуы, башкорт теленең киләчәге турындагы фикерләре белән дә уртаклашты.

Тулырак➡️ Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
👍6😢3🥴2
Башкортстан бюджеты: "Бу укытучылар, табиблар кесәсеннән экономияләп ясалган бюджет"

2025 елга исәпләнгән Башкортстан бюджетында дәүләт үзенә каралган чыгымнарны ике тапкырга арттырган. Шул ук вакыттта социаль, торак-коммуналь хуҗалыгы, экология, массалы спорт кебек тармакларга акчаны киметкән. Укытучылар, медицина хезмәткәрләре һәм башка бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хакы, Башкортстанның уртача хезмәт хакыннан, 20 процентка азрак булып кала.

💬Кызганыч, безнең бюджетта укытучыларга, табибларга зур экономия ясалган", ди ул. Сүз зур катлам турында бара, чөнки бүген бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең саны халыкның чирек өлешен тәшкил итә. Урта медицина хезмәткәрләре — шәфкать туташы, фельдшерларның уртача хезмәт хакы 49 мең сумны тәшкил итә. Ә менә Башкортстанда уртача хезмәт хакы — 66 мең сум. Димәк, аларның уртача хезмәт хакы өчтән бергә азрак булып чыга. Хезмәт хакының инфляциягә караганда акрынрак артуын исәпкә алганда, хәзер бюджет хезмәткәрләренең кереме уртача күрсәткечләрдән 20 процентка кимрәк.

💬Бөрҗән районындагы укытучы 30 мең сум хезмәт хакы алган вакытта, күпмедер вакыттан соң бу җирлектә укытучылар булмаячагын алдан белеп торырга була. Йөк ташучы, курьер булып ике-өч тапкырга күбрәк акча эшләргә мөмкин. Акылсыз бюджет сәясәте бу республика үсешендә яңа проблемнар китереп чыгара. Укытучыларның түбән хезмәт хакы — ул мәгариф һәм балаларның көндәшлеккә сәләте начаррак дигән сүз. Шул сәбәпле, күп кенә ата-аналар республикадан читкә күчеп утыра. Күпләр авыл җирлегендә яшәргә теләми, чөнки баланы 30-40 чакрым ераклыкта урнашкан мәктәпкә алып барып йөртергә кирәк", — ди Уфа икътисадчысы Рөстәм Шаяхмәтов.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
😡4👍3❤1👏1😈1👀1