Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Татарстан белән Башкортстанда җәсәдләрне тану экспертизасы өчен бүленгән акча күләме рекордлы дәрәҗәдә арткан

Экспертиза өчен кулланыла торган реагентлар һәм башка материаллар өчен иң күп акча Мәскәүдә, Башкортстан һәм Татарстанда тотылган. Башкортстанда, былтыргы белән чагыштыганда, бу чыгымнар өч тапкыр арткан һәм 10,2 млн сумга җиткән. Татарстанда да 10 млн сум тирәсе. Бу хакта “Верстка” яза.

Материаллардан тыш, экспертиза өчен төрле җиһазлар да сатып алынган.

Басма исәпләп чыгаруынча, Русия төбәкләре 2024 елда һәлак булучыларны, шул исәптән Украинадагы сугышта үлгән кешеләрне тану өчен 180 млн сумнан артык акча бүлгән.

“Медиазона” һәм “Би-би-си” алып барган исәпләүләргә караганда, Украинадагы сугышта һәлак булучылар саны белән Башкортстан һәм Татарстан беренче рәтләрдә тора.

#Татарстан #Башкортстан
@azatliqradiosi
✍1😱1🌭1
Башкортстанда балалар әдәбиятын контрольдә тотарга җыеналар

Ничек итепме? Бу хакта 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.

Башкортстан депутатлары фикеренчә, "тиешле контроль булмаганда" китаплар балаларда "әйләнә-тирә дөнья турында дөрес булмаган күзаллау" формалаштыра ала 🤷‍♂️

Ә сез ничек уйлыйсыз, дәүләт балалар әдәбиятын контроль итәргә тиешме?

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤡6🤣3🥴1
Татар математигы Азат Мифтаховны җиде тәүлеккә штраф изоляторына җибәргәннәр.

Күптән түгел аның янына камерага психик тайпылышлары булган ирне утыртулары хәбәр ителгән иде. Галим үзен башка камерага күчерүне сорап гариза язды.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан #татарлар

@azatliqradiosi
🤬12💔5😭2
Русия президенты Владимир Путин АКШта яңа сайлап куелган президент Доналд Трамп белән Украинага каршы сугышны туктату шартлары турында фикер алышырга әзер.

Әмма җирләрне кире кайтару белән бәйле ниндидер җитди юл куюлар булмаячак.

Бу хакта Русиянең биш элекке һәм биш хәзерге түрәсенә сылтама белән Reuters хәбәр итә, түрәләр Кремль карашларыннан хәбәрдар диелә. ☝🏻

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
💩5❤2🙏1🤡1
Татарстанда ришвәтчелеккә каршы көрәштә мәчетләрне куллана башлаганнар.

Дин әһелләре ришвәт турында вәгазьләр сөйли. ☝🏻

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😁6🤡3🤣2👍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 21нче ноябрь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Газзә сызыгында Израил гаскәренең "Кәмал Адван" хастаханәсенә һөҗүм итүеннән соң кимендә 66 кеше һәлак булган, 100дән артык кеше яраланган дип хәбәр итә "Әл-Җәзирә" телеканалы. Израил белән башланган сугыш аркасында Газзә сызыгында һәлак булган кешеләр саны 43 меңнән артып киткән, аларның 70%ы — хатын-кызлар һәм балалар.

🔹Биткойн бәясе 97 мең долларга җиткән.

🔹Казан агломерациясенең мастер-планын 2024 ел азагына кадәр расларга җыеналар. Әлеге мастер-план 12 томнан торачак.

🔹Русия Украинаның Днипро шәһәренә һөҗүм иткән дип белдерә Украина ягы, ә Русия ягы Ростов өлкәсендә украин пилотсыз очкычы бәреп төшерелгән дип ышандыра.

🔹3 декабрьдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белән турыдан-туры элемтә оештырылачак. Хәбиров халыктан килгән актуаль сорауларга җавап бирергә җыена. Әлеге турыдан-туры элемтәне БСТ, "Россия 24", "Башкортстан 24", "Вся Уфа", "Сәлам", UTV телеканалларыннан карарга һәм "Юлдаш" радиостанциясеннән тыңларга мөмкин булачак.

🔹Валюталар курсы: $ = 100.22 сум; € = 105.81 сум; ¥ = 13.82 сум

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
✍1
Азатлык Радиосы өчен язган комментарында журналист Ринат Мөхәммәтов Русия мөфтиләр шурасы һәм шәхсән Гайнетдин мөфтигә каршы язылган әләкләргә карата фикерләре белән уртаклаша.

"Бәлки, Русия мөфтиләр шурасы, Русия мөселманнарының Диния нәзарәте — дәүләт белән берләшкән, әмма азмы-күпме мөстәкыйль булып кала алган соңгы шундый оешмадыр. Шулай да, Гайнетдин структурасының да вакыты чикләнгән булырга тиеш.

Хәер, ул үзе дә бар нәрсәне бик яхшы аңлыйдыр. Үзе дә 1937 елда булган "ЦДУМ эше" белән таныштыр. Алай гына да түгел: Сталинның ничек итеп режимга лояль булган мөфтиятне җимерү тарихын Гайнетдин оешмасында хәтта китаплар итеп бастырып та торалар.

Тик Русия мөфтиләр шурасы кебек оешмаларның иң зур фаҗигасе шул: алар яңа чынбарлыкка карата мөнәсәбәтләрен ахыргача формалаштыра алмыйлар. Алар һаман да тормыш кире үз җаена кайтыр дип өметләнә, чөнки хәзер бөтен нәрсәне ташлап китсәләр, чирек гасыр дәвамында җыелган мирасларыннан баш тартырга туры киләчәк. Ә китәселәре килми, чөнки хәлләр тынычланса, алга таба да "рухи идарәче" булып рәхәт кенә яшәргә мөмкин бит."

Тулысынча 👉 безнең сайтта укыгыз. VPN кирәкми.

#комментар

@azatliqradiosi
✍2👍2🔥2❤1
1 $ = 100.00 сум. Ничек сезгә?
🔥10💩5😱3😢3
Казанда йортлар яныннан кар чыгарган өчен өстәмә акча түләргә тәкъдим итәләр.

Казан мэриясендә аңлатуларынча, хәзерге вакытта "Йорт янындагы җирләрне җыештыру" дигән тарифтагы чыгымнарга өйләр янындагы карны чыгару чыгымнары кертелмәгән.

Канунга ярашлы ишек алды җыештыручылар бары тик җәяүлеләр сукмагын гына чистартырга тиеш, ә кар чыгару — ул өстәмә хезмәт, диелә. ☝🏼

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤡7😢3❤1
Илдар Әхәтов йөргән кызын буып үтергәне өчен 15 елга төрмәгә хөкем ителә.

Әмма төрмәдән ул Украинадагы сугышка китә, ярлыкау ала, ә фронттан кайткач өч хәрбине алдый: аларга имештер "хакимияттә элемтәләре булуын" әйтә һәм ташламалы торак алырга ярдәм итә алам дип ышандыра...

Шуннан соң Төмәннең Үзәк район мәхкәмәсе "Вагнер"ның элекке яллы сугышчысы, 37 яшьлек Илдар Әхәтовны дүрт миллион сумга якын акча белән хәрәмләшүләрдә гаепле дип таба һәм 3,5 елга колониягә хөкем итә.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬6🤣4👍1💩1
⚡️Һаагадагы Халыкара җинаять мәхкәмәсе Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяһу һәм илнең элекке саклану министры Йова Галантны кулга алу карары чыгарган.

Аларны Газзә сызыгында ихтимал сугыш җинаятьләре кылуда һәм кешелеккә каршы хәрби җинаятьләрдә гаеплиләр.

Мәхкәмәгә кадәрге пулат Нетаньяһу һәм Галант аңлый рәвештә Газзәдәге тыныч халыкны яшәү өчен кирәк булган әйберләрдән, шул исәптән азык-төлек, су, медицина кирәк-яраклары, шулай ук ягулык вә электрдан мәхрүм иткән дип уйларга нигез бар дип тапкан. Бу хакта мәхкәмә хәбәрендә әйтелә.

Шулай ук Халыкара мәхкәмә ХӘМӘС хәрби лидеры Мөхәммәт Диаба Ибраһим әл-Масрины (Мөхәммәт Дейф) да кулга алу турында карар чыгарган. Элегрәк аның инде һәлак булуы турында хәбәр ителгән иде.

Август аенда Израил хәрбиләре ХӘМӘСнең хәрби җитәкчесе Мөхәммәт Дейфның 13 июльдә Газзә сызыгына һөҗүм нәтиҗәсендә һәлак булуын белдерде. Халыкара мәхкәмә аның үлеме турында мәгълүмат җыюны дәвам итә.

@azatliqradiosi
👍10🔥5👏2👎1
🛬Русиядәге Airbusларның яртысы хезмәт күрсәтү белән бәйле проблемнар аркасында очышларын туктатып тора.

Русиядә барлыгы 66 Airbus очкычы бар, һава ширкәтләре шуларның 34ен кулланудан баш тарткан.

Аеруча "S7" һава ширкәтендә хәллләр авыр.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
👏2❤1😢1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
КФУда император Александр Iгә һәйкәл куелачак. Бу — Казанда Русия императорына куелган беренче һәйкәл булачак. Казан университетына нигез салган императорга һәйкәлне университетның төп корпусы каршында, рәсми рәвештә 22 ноябрьдә ачмакчылар. Бюст кую өчен…
Иртәгә Казан дәүләт университеты бакчасында рәсми рәвештә император Александр I-гә һәйкәл ачылачак.

Моңа кадәр Русия императорларына һәйкәл куюга җәмәгатьчелек каршы чыкса, бу юлы — ләм-мим. Дөрес, Александр I-гә һәйкәл кую турында фикер алышу оештырылмады, аңа сынны җәмәгатьчелектән качып шыпырт кына урнаштырдылар.

Белгечләр Татарстанда урыс империясе аңын күрсәтү көчәя дип саный.

— Без Петр I-гә, Екатерина II-гә һәйкәл куйдыртмадык. Хәзер көрәшерлек җәмәгатьчелек кайда соң? Мин үзем Төркиядә. Әмма белдерү белән чыгачакмын, — диде ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев.

Сәясәт белгече Руслан Айсин Казанда Александр I-гә һәйкәл кую артында Мәскәүнең махсус сәясәте ята дип саный. Аныңча, Татарстанның КФУга йогынтысы зур түгел.

— Урыс патшаларына һәйкәл кую — империалистик сәясәткә, ә Александр I шәхесе — Путинның сәяси доктринасына туры килә, — ди Айсин. — Ул Русия патриотлары өчен Наполеонны тар-мар иткән, Берлин һәм Парижга кергән мәртәбәле патша буларак кабул ителә. Йомшак булса да, урыс коралын дан итүче бер патша. Татарстанда да патшалык һәм имперчылык алга сөрелә.

Айсин фикеренчә, Александр I-дән татар җәмгыяте өчен артык файда булмаган. Казан университетының идеясы — империя яулап алган яңа җирлекләргә бюрократларны әзерләү, чөнки хакимияткә Урта Азия, Кавказ халыклары белән идарә итүче белемле кешеләр кирәк булган.

Тарихчы Дамир Исхаков Бизнес" Online"га сөйләвенчә, бүген КФУда Александр I, Конфуций сыннар куелган вакытта татар галимнәренә урнаштырылган бер һәйкәл дә юк.

— Университет Шиһабетдин Мәрҗани кебек күп кенә татар шәхесләре белән тыгыз бәйләнгән булган. Әмма нигәдер аңа (университет территориясендә) һәйкәл куелмаган. Шуңа күрә уку йорты җитәкчелегенең бу адымын мин Татарстанда империя аңын күрсәтү дип саныйм һәм хупламыйм, — дип белдерде.

Тулырак ➡️Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬15🤮6❤4👍2🤡1😨1
Русия Конституция мәхкәмәсе контрактчылар 50 яше тулганнан соң хәрби хезмәттән китә алмаячак дип карар чыгарган.

Бу яшь чикләве мобилизациягә кадәр билгеләнгән иде. Хәзер исә саклану министрлыгы белән хәрби килешү төзүчеләр дәрәҗәләренә карап хәрби хезмәттә 65 яки 70 яшькә кадәр калырга тиеш булачак.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬5💩2❤1👏1🦄1
Татарстан бюджеты профициты 86,4 млрд сумга җиткән.

Бу салымнарның көтелгәннән күбрәк җыелуы, ә чыгымнарның аз тотылуы белән бәйле. ☝🏻

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👏4❤2
Мәләкәс төрмәсендә Азат Мифтахов белән бер камерага психик тайпылышлары булган ирне утыртканнар иде.

Хәзер инде җиде тәүлеккә штраф изоляторга япканнар.

Бу хакта тулырак язган идек, хәбәрнең төп эчтәлеген рәсемнәрдә укый аласыз.

#Азат_Мифтахов
@azatliqradiosi
🤬10💔3❤1😢1🎃1
Азатлык журналисты Алсу Кормаш халыкара матбугат иреге бүләгенә ия булды

Бүләк профессиональ эшчәнлекләре өчен эзерләкләнгән халыкара журналистларга тапшырыла. Быел аның 34нче тантанасы булды.

Бүләк аңа Нью Йоркта тапшырылды.

— Бу бүләкне Азатлык Радиосының 70 еллык тарихында башкарган мөһим эшчәнлеген шундый югары дәрәҗәдә тану дип саныйм. Бүгенге көндә Русия төрмәләрендә 20дән артык журналист утыра, Азатлык Радиосының ике журналисты Беларуста, берсе Кырымда, тагын берсе Азербайҗан төрмәләрендә. Бу бүләкне алар исеменнән дә кабул итәм, — диде Алсу Кормаш үз чыгышында.

Журналист сәхнәгә татар хаситәсе һәм читектән чыкты. Милли хаситә белән бизәлгән күлмәкне шушы чара өчен махсус танылган чех дизайнеры Либена Рохова тегеп биргән.

Быел премиягә ия булган журналистлар барысы да хатын-кызлар. Кемнәр алар?

👉 Хәбәргә күз салыгыз.

#дөнья #татарлар
❤12🥰7🏆2🔥1😁1