Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 21нче ноябрь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹Газзә сызыгында Израил гаскәренең "Кәмал Адван" хастаханәсенә һөҗүм итүеннән соң кимендә 66 кеше һәлак булган, 100дән артык кеше яраланган дип хәбәр итә "Әл-Җәзирә" телеканалы. Израил белән башланган сугыш аркасында Газзә сызыгында һәлак булган кешеләр саны 43 меңнән артып киткән, аларның 70%ы — хатын-кызлар һәм балалар.
🔹Биткойн бәясе 97 мең долларга җиткән.
🔹Казан агломерациясенең мастер-планын 2024 ел азагына кадәр расларга җыеналар. Әлеге мастер-план 12 томнан торачак.
🔹Русия Украинаның Днипро шәһәренә һөҗүм иткән дип белдерә Украина ягы, ә Русия ягы Ростов өлкәсендә украин пилотсыз очкычы бәреп төшерелгән дип ышандыра.
🔹3 декабрьдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белән турыдан-туры элемтә оештырылачак. Хәбиров халыктан килгән актуаль сорауларга җавап бирергә җыена. Әлеге турыдан-туры элемтәне БСТ, "Россия 24", "Башкортстан 24", "Вся Уфа", "Сәлам", UTV телеканалларыннан карарга һәм "Юлдаш" радиостанциясеннән тыңларга мөмкин булачак.
🔹Валюталар курсы: $ = 100.22 сум; € = 105.81 сум; ¥ = 13.82 сум
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.
@azatliqradiosi

✍1
Азатлык Радиосы өчен язган комментарында журналист Ринат Мөхәммәтов Русия мөфтиләр шурасы һәм шәхсән Гайнетдин мөфтигә каршы язылган әләкләргә карата фикерләре белән уртаклаша.
"Бәлки, Русия мөфтиләр шурасы, Русия мөселманнарының Диния нәзарәте — дәүләт белән берләшкән, әмма азмы-күпме мөстәкыйль булып кала алган соңгы шундый оешмадыр. Шулай да, Гайнетдин структурасының да вакыты чикләнгән булырга тиеш.
Хәер, ул үзе дә бар нәрсәне бик яхшы аңлыйдыр. Үзе дә 1937 елда булган "ЦДУМ эше" белән таныштыр. Алай гына да түгел: Сталинның ничек итеп режимга лояль булган мөфтиятне җимерү тарихын Гайнетдин оешмасында хәтта китаплар итеп бастырып та торалар.
Тик Русия мөфтиләр шурасы кебек оешмаларның иң зур фаҗигасе шул: алар яңа чынбарлыкка карата мөнәсәбәтләрен ахыргача формалаштыра алмыйлар. Алар һаман да тормыш кире үз җаена кайтыр дип өметләнә, чөнки хәзер бөтен нәрсәне ташлап китсәләр, чирек гасыр дәвамында җыелган мирасларыннан баш тартырга туры киләчәк. Ә китәселәре килми, чөнки хәлләр тынычланса, алга таба да "рухи идарәче" булып рәхәт кенә яшәргә мөмкин бит."
Тулысынча 👉 безнең сайтта укыгыз. VPN кирәкми.
#комментар

Азатлык Радиосы
Русиядә "хәйләкәр татар"ның сугыш чорындагы язмышы
Азатлык Радиосы өчен язган комментарында журналист Ринат Мөхәммәтов Русия мөфтиләр шурасы һәм шәхсән Гайнетдин мөфтигә каршы язылган әләкләргә карата фикерләре белән уртаклаша.
Русиядә яманаты таралган, кайберәүләр хәтта һөнәри исламофоб дип атаган Роман…

✍2👍2🔥2❤1
Казанда йортлар яныннан кар чыгарган өчен өстәмә акча түләргә тәкъдим итәләр.
Казан мэриясендә аңлатуларынча, хәзерге вакытта "Йорт янындагы җирләрне җыештыру" дигән тарифтагы чыгымнарга өйләр янындагы карны чыгару чыгымнары кертелмәгән.
Канунга ярашлы ишек алды җыештыручылар бары тик җәяүлеләр сукмагын гына чистартырга тиеш, ә кар чыгару — ул өстәмә хезмәт, диелә. ☝🏼
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан

🤡7😢3❤1
Илдар Әхәтов йөргән кызын буып үтергәне өчен 15 елга төрмәгә хөкем ителә.
Әмма төрмәдән ул Украинадагы сугышка китә, ярлыкау ала, ә фронттан кайткач өч хәрбине алдый: аларга имештер "хакимияттә элемтәләре булуын" әйтә һәм ташламалы торак алырга ярдәм итә алам дип ышандыра...
Шуннан соң Төмәннең Үзәк район мәхкәмәсе "Вагнер"ның элекке яллы сугышчысы, 37 яшьлек Илдар Әхәтовны дүрт миллион сумга якын акча белән хәрәмләшүләрдә гаепле дип таба һәм 3,5 елга колониягә хөкем итә.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
Әмма төрмәдән ул Украинадагы сугышка китә, ярлыкау ала, ә фронттан кайткач өч хәрбине алдый: аларга имештер "хакимияттә элемтәләре булуын" әйтә һәм ташламалы торак алырга ярдәм итә алам дип ышандыра...
Шуннан соң Төмәннең Үзәк район мәхкәмәсе "Вагнер"ның элекке яллы сугышчысы, 37 яшьлек Илдар Әхәтовны дүрт миллион сумга якын акча белән хәрәмләшүләрдә гаепле дип таба һәм 3,5 елга колониягә хөкем итә.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
🤬6🤣4👍1💩1
⚡️Һаагадагы Халыкара җинаять мәхкәмәсе Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяһу һәм илнең элекке саклану министры Йова Галантны кулга алу карары чыгарган.
Аларны Газзә сызыгында ихтимал сугыш җинаятьләре кылуда һәм кешелеккә каршы хәрби җинаятьләрдә гаеплиләр.
Мәхкәмәгә кадәрге пулат Нетаньяһу һәм Галант аңлый рәвештә Газзәдәге тыныч халыкны яшәү өчен кирәк булган әйберләрдән, шул исәптән азык-төлек, су, медицина кирәк-яраклары, шулай ук ягулык вә электрдан мәхрүм иткән дип уйларга нигез бар дип тапкан. Бу хакта мәхкәмә хәбәрендә әйтелә.
Шулай ук Халыкара мәхкәмә ХӘМӘС хәрби лидеры Мөхәммәт Диаба Ибраһим әл-Масрины (Мөхәммәт Дейф) да кулга алу турында карар чыгарган. Элегрәк аның инде һәлак булуы турында хәбәр ителгән иде.
Август аенда Израил хәрбиләре ХӘМӘСнең хәрби җитәкчесе Мөхәммәт Дейфның 13 июльдә Газзә сызыгына һөҗүм нәтиҗәсендә һәлак булуын белдерде. Халыкара мәхкәмә аның үлеме турында мәгълүмат җыюны дәвам итә.

Халыкара җинаять мәхкәмәсе Израил премьер-министрын кулга алу карары чыгарган
Шулай ук илнең элекке саклану министры Йоав Галантны да кулга алырга рөхсәт бирелгән. Мәхкәмә аларны сугыш алып бару чарасы итеп ачлыкны куллануда шикләнә.
👍10🔥5👏2👎1
🛬Русиядәге Airbusларның яртысы хезмәт күрсәтү белән бәйле проблемнар аркасында очышларын туктатып тора.
Русиядә барлыгы 66 Airbus очкычы бар, һава ширкәтләре шуларның 34ен кулланудан баш тарткан.
Аеруча "S7" һава ширкәтендә хәллләр авыр.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
Русиядә барлыгы 66 Airbus очкычы бар, һава ширкәтләре шуларның 34ен кулланудан баш тарткан.
Аеруча "S7" һава ширкәтендә хәллләр авыр.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
👏2❤1😢1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
КФУда император Александр Iгә һәйкәл куелачак. Бу — Казанда Русия императорына куелган беренче һәйкәл булачак. Казан университетына нигез салган императорга һәйкәлне университетның төп корпусы каршында, рәсми рәвештә 22 ноябрьдә ачмакчылар. Бюст кую өчен…
Иртәгә Казан дәүләт университеты бакчасында рәсми рәвештә император Александр I-гә һәйкәл ачылачак.
Моңа кадәр Русия императорларына һәйкәл куюга җәмәгатьчелек каршы чыкса, бу юлы — ләм-мим. Дөрес, Александр I-гә һәйкәл кую турында фикер алышу оештырылмады, аңа сынны җәмәгатьчелектән качып шыпырт кына урнаштырдылар.
Белгечләр Татарстанда урыс империясе аңын күрсәтү көчәя дип саный.
— Без Петр I-гә, Екатерина II-гә һәйкәл куйдыртмадык. Хәзер көрәшерлек җәмәгатьчелек кайда соң? Мин үзем Төркиядә. Әмма белдерү белән чыгачакмын, — диде ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев.
Сәясәт белгече Руслан Айсин Казанда Александр I-гә һәйкәл кую артында Мәскәүнең махсус сәясәте ята дип саный. Аныңча, Татарстанның КФУга йогынтысы зур түгел.
— Урыс патшаларына һәйкәл кую — империалистик сәясәткә, ә Александр I шәхесе — Путинның сәяси доктринасына туры килә, — ди Айсин. — Ул Русия патриотлары өчен Наполеонны тар-мар иткән, Берлин һәм Парижга кергән мәртәбәле патша буларак кабул ителә. Йомшак булса да, урыс коралын дан итүче бер патша. Татарстанда да патшалык һәм имперчылык алга сөрелә.
Айсин фикеренчә, Александр I-дән татар җәмгыяте өчен артык файда булмаган. Казан университетының идеясы — империя яулап алган яңа җирлекләргә бюрократларны әзерләү, чөнки хакимияткә Урта Азия, Кавказ халыклары белән идарә итүче белемле кешеләр кирәк булган.
Тарихчы Дамир Исхаков Бизнес" Online"га сөйләвенчә, бүген КФУда Александр I, Конфуций сыннар куелган вакытта татар галимнәренә урнаштырылган бер һәйкәл дә юк.
— Университет Шиһабетдин Мәрҗани кебек күп кенә татар шәхесләре белән тыгыз бәйләнгән булган. Әмма нигәдер аңа (университет территориясендә) һәйкәл куелмаган. Шуңа күрә уку йорты җитәкчелегенең бу адымын мин Татарстанда империя аңын күрсәтү дип саныйм һәм хупламыйм, — дип белдерде.
Тулырак ➡️Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

"Татарстанда патшалык һәм имперчылык алга сөрелә". Казанда Русия императорына беренче һәйкәл кую кемгә кирәк?
Александр I — Путинның сәяси доктринасына туры килүче император, ди белгечләр.
🤬15🤮6❤4👍2🤡1😨1
Русия Конституция мәхкәмәсе контрактчылар 50 яше тулганнан соң хәрби хезмәттән китә алмаячак дип карар чыгарган.
Бу яшь чикләве мобилизациягә кадәр билгеләнгән иде. Хәзер исә саклану министрлыгы белән хәрби килешү төзүчеләр дәрәҗәләренә карап хәрби хезмәттә 65 яки 70 яшькә кадәр калырга тиеш булачак.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.
@azatliqradiosi
Бу яшь чикләве мобилизациягә кадәр билгеләнгән иде. Хәзер исә саклану министрлыгы белән хәрби килешү төзүчеләр дәрәҗәләренә карап хәрби хезмәттә 65 яки 70 яшькә кадәр калырга тиеш булачак.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Конституция мәхкәмәсе: контрактчылар гаскәрдән бары тик 65 яшьтән генә китә ала
Мобилизациягә кадәр бу яшь чикләве - 50 яшь иде. Әмма контрактын мобилизациягә кадәр төзегәннәрне дә хәрби хезмәттән 65 яше тулгач кына азат итәчәкләр. Ә офицерларны - 70 яшьләрендә генә.
🤬5💩2❤1👏1🦄1
Татарстан бюджеты профициты 86,4 млрд сумга җиткән.
Бу салымнарның көтелгәннән күбрәк җыелуы, ә чыгымнарның аз тотылуы белән бәйле. ☝🏻
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Бу салымнарның көтелгәннән күбрәк җыелуы, ә чыгымнарның аз тотылуы белән бәйле. ☝🏻
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
👏4❤2
Мәләкәс төрмәсендә Азат Мифтахов белән бер камерага психик тайпылышлары булган ирне утыртканнар иде.
Хәзер инде җиде тәүлеккә штраф изоляторга япканнар.
Бу хакта тулырак язган идек, хәбәрнең төп эчтәлеген рәсемнәрдә укый аласыз.
#Азат_Мифтахов

🤬10💔3❤1😢1🎃1
Азатлык журналисты Алсу Кормаш халыкара матбугат иреге бүләгенә ия булды
Бүләк профессиональ эшчәнлекләре өчен эзерләкләнгән халыкара журналистларга тапшырыла. Быел аның 34нче тантанасы булды.
Бүләк аңа Нью Йоркта тапшырылды.
— Бу бүләкне Азатлык Радиосының 70 еллык тарихында башкарган мөһим эшчәнлеген шундый югары дәрәҗәдә тану дип саныйм. Бүгенге көндә Русия төрмәләрендә 20дән артык журналист утыра, Азатлык Радиосының ике журналисты Беларуста, берсе Кырымда, тагын берсе Азербайҗан төрмәләрендә. Бу бүләкне алар исеменнән дә кабул итәм, — диде Алсу Кормаш үз чыгышында.
Журналист сәхнәгә татар хаситәсе һәм читектән чыкты. Милли хаситә белән бизәлгән күлмәкне шушы чара өчен махсус танылган чех дизайнеры Либена Рохова тегеп биргән.
Быел премиягә ия булган журналистлар барысы да хатын-кызлар. Кемнәр алар?
👉 Хәбәргә күз салыгыз.
#дөнья #татарлар

❤12🥰7🏆2🔥1😁1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 22нче ноябрь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹Кичә кич Русия президенты Владимир Путин ил халкына мөрәҗәгать итте. Ул Украинага оештырылган яңа һөҗүмнәр "Орешник" дигән яңа корал белән ясалганын сөйләде. Президент сүзләренчә, бу корал секундына 2-3 км узарга сәләтле һәм башка илләрнең саклану системнары аны күрә дә, туктата да алмый. Моңарчы "Орешник" турында бер тапкыр да хәбәр ителмәде. Путин шушы яңа корал турында Украина Көнбатыш илләре биргән һәм ерак араларга һөҗүм итәргә сәләтле корал белән Русиягә һөҗүм иткәннән соң сөйләде.
🔹Биткойн бәясе 99 мең долларга җиткән.
🔹Сумы шәһәрендә Русия ясаган һөҗүм аркасында 2 кеше һәлак булган, тагын 12 кеше яраланган дип белдерә Украина ягы.
🔹Брянски өлкәсендә төнлә 11 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән дип хәбәр итә өлкә башлыгы Александр Бомомаз. Тагын 7 дрон Калуга шәһәре янында юк ителгән дип ышандыралар. Зыян күрүчеләр турынла хәбәр ителми.
🔹Казанда җырчы Лариса Долинаны 200 млн сумга алдауда шөбһәләнгән ир-ат тоткарланган. Аңа 28 яшь.
🔹WhatsApp тавыш белән җибәрелгән хәбәрләрне текстка әйләндерү функциясен өстәгән. Урысча җибәрелгән аудиоларны хәзер автомат рәвештә текстка әйләндерү мөмкин.
🔹Валюталар курсы: $ = 100.68 сум; € = 106.08 сум; ¥ = 13.88 сум

👍3✍1
🥴Влад Сосиска исемендәге Самар халыкара һава аланы.
Google Самардагы һава аланын хәзер әнә шулай күрсәтә.
Кемдер Сергей Королёв исемендәге халыкара һава аланының исемен бүген иртән үзгәртеп куйган. Googleдан кала башка хариталар аэропорт исемен дөрес күрсәтә.
Влад Сосиска (Колбаса) — уйлап чыгарылган персонаж. Ул Google хариталарында төрле объектларны "яулап алу" белән шөгыльләнә.
Мәсәлән, моңарчы "Миндаль" һәм "Пятерочка" челтәрләре кибетләренең берсе Влад Сосиска исемен йөртә башлаган иде, ә Тольяттида Влад Сосиска мәйданы да "барлыкка килгән иде".

😁4👍1🔥1🤔1🌭1🫡1
⚡️КФУның төп бинасы ишек алдында император Александр Iгә сын ачылды.
Александр Iгә һәйкәл кую турында фикер алышу оештырылмады, аңа сынны җәмәгатьчелектән качып шыпырт кына урнаштырдылар.
Бу — ХХ гасыр башыннан бирле Казанда Русия императорына куелган беренче һәйкәл. Моңарчы татар җәмәгатьчелеге Пётр Iгә дә, Әби Патшага да һәйкәлләр куйдыртмаган иде.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан #татарлар

🤮15🤬10💩5👍3🤔2🤡1
Италиядә Башкортстанның Владимир Путинга лояль опера җырчысы Илдар Абдразаковның чыгышыннан баш тартканнар.
"Абдразаков — Владимир Путинга лояль кешеләрнең берсе һәм Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фонды аны "сугышка булышучылар" исемлегенә керткән иде", дип белдерде Европарламент вице-президенты Пина Пичерно.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
"Абдразаков — Владимир Путинга лояль кешеләрнең берсе һәм Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фонды аны "сугышка булышучылар" исемлегенә керткән иде", дип белдерде Европарламент вице-президенты Пина Пичерно.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
👍13🤣2🤷♂1🔥1🌭1
Аннексияләнгән Кырымда "Арманчыкъ" кырымтатар балалар журналы мөхәррире Эдие Муслимова юкка чыккан.
Хәзерге вакытта журналистның эш телефоны да, шәхси телефоны да сүнгән. Машинасы әле дә өе янында тора. Кичәдән бирле ул элемтәгә чыкмый диелә.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Кырым

😱10😢8💔3👍1🙏1🫡1