🥴Влад Сосиска исемендәге Самар халыкара һава аланы.
Google Самардагы һава аланын хәзер әнә шулай күрсәтә.
Кемдер Сергей Королёв исемендәге халыкара һава аланының исемен бүген иртән үзгәртеп куйган. Googleдан кала башка хариталар аэропорт исемен дөрес күрсәтә.
Влад Сосиска (Колбаса) — уйлап чыгарылган персонаж. Ул Google хариталарында төрле объектларны "яулап алу" белән шөгыльләнә.
Мәсәлән, моңарчы "Миндаль" һәм "Пятерочка" челтәрләре кибетләренең берсе Влад Сосиска исемен йөртә башлаган иде, ә Тольяттида Влад Сосиска мәйданы да "барлыкка килгән иде".
@azatliqradiosi

😁4👍1🔥1🤔1🌭1🫡1
⚡️КФУның төп бинасы ишек алдында император Александр Iгә сын ачылды.
Александр Iгә һәйкәл кую турында фикер алышу оештырылмады, аңа сынны җәмәгатьчелектән качып шыпырт кына урнаштырдылар.
Бу — ХХ гасыр башыннан бирле Казанда Русия императорына куелган беренче һәйкәл. Моңарчы татар җәмәгатьчелеге Пётр Iгә дә, Әби Патшага да һәйкәлләр куйдыртмаган иде.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан #татарлар

🤮15🤬10💩5👍3🤔2🤡1
Италиядә Башкортстанның Владимир Путинга лояль опера җырчысы Илдар Абдразаковның чыгышыннан баш тартканнар.
"Абдразаков — Владимир Путинга лояль кешеләрнең берсе һәм Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фонды аны "сугышка булышучылар" исемлегенә керткән иде", дип белдерде Европарламент вице-президенты Пина Пичерно.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
"Абдразаков — Владимир Путинга лояль кешеләрнең берсе һәм Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фонды аны "сугышка булышучылар" исемлегенә керткән иде", дип белдерде Европарламент вице-президенты Пина Пичерно.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
👍13🤣2🤷♂1🔥1🌭1
Аннексияләнгән Кырымда "Арманчыкъ" кырымтатар балалар журналы мөхәррире Эдие Муслимова юкка чыккан.
Хәзерге вакытта журналистның эш телефоны да, шәхси телефоны да сүнгән. Машинасы әле дә өе янында тора. Кичәдән бирле ул элемтәгә чыкмый диелә.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Кырым

😱10😢8💔3👍1🙏1🫡1
⚡️Русия Югары мәхкәмәсе "Пост-Русиянең ирекле халыклары" форумын террорчы оешма дип таныды.
Моннан тыш, әлеге оешмага караган 172 төркем дә террорчы дип таныла.
Форум сайтында әйтелгәнчә, хәрәкәтнең төп максты - "Русияне структур яктан үзгәртү һәм төзәтү". Аның әгъзалары "Путиннан соңгы бәйсез дәүләтләрнең күчеш хакимиятләрен һәм хөкүмәтләрен булдыру алымнарын карый".
Форум спикерлары арасында татар активисты Нәфис Кашапов, башкорт активисты Руслан Габбасов, Русия оппозиционеры Илья Пономарев, Америка аналитигы Януш Бугайски һәм башкалар бар.
👉Тулырак монда укыгыз.

👍7🤡5👎1🔥1🤬1
☝️“Татар һәм башкортның башка Ватаны юк”.
Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов Липецки өлкәсе губернаторы Игорь Артамоновның мигрантларга һәм "русиянеке буламаган" мөселман исемнәренә каршы фикер әйтүен тәнкыйтьләп чыкты.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#башкорттар #татарлар

👍20🤔3🔥2
Эш эзлисезме? Алайса Казанга килегез.
Казан шәһәрендә эшсезлек күрсәткече рекордлы дәрәҗәдә — 0,2 процентка төшкән, шул ук вакытта шәһәрдә 12,7 мең буш вакансия бар. Бу базар икътисады өчен проблемга әверелде, дип белдерде бүген Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин Казан шәһәр думасы утырышында.
— Базар икътисады өчен бу горурлык түгел. Бүген шәһәр һәм республика хуҗалыгының барлык өлкәләрендә көчле кадрлар кытлыгы белән бәйле проблем бар, — диде ул.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан

🤣7👍4😁2✍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Актаныш районы башкарма комитеты башлыгы Рөстәм Ильясов иреккә җибәрелгән
48 сәгать тоткарланып торудан соң аңа бернинди дә чикләү чарасы билгеләнмәгән. Бу хакта үз чыганакларына сылтанып Бизнес Online яза.
Түрә 20 ноябрьдә тоткарланган иде, аны җыелыштан алып чыгып киттеләр.
2016-2017 елларда, район башлыгы әле Фаил Камаев булган чакта Рөстәм Ильясов Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе булды. Камаевка карата ришвәтчелек турында җинаять эше ачылган, узган атнада ул тикшерү белән килешү төзеде һәм СИЗОдан йорт сагына чыгарылды. Түрә яңа җинаять эшләренә кагылышлы тулы күрсәтмәләр биргән иде.
Күптән түгел Татарстанның элекке вице-премьеры һәм Актаныш районының элекке башлыгы Энгел Фәттаховның 39 яшьлек улы Илнар Фәттахов федераль эзләүгә бирелде. Энгел Фәттахов үзе ришвәт алуда гаепләнеп 21 майда тоткарланды.

🙏3👍2✍1
"Безне курчак театры итеп кабул итсәләр дә, башкортның азатлыкка хакы бар дип сөйләвемне туктатмаячакмын"
Азат милләтләр Лигасы вәкиле, башкорт активисты Айгөл Лайон Канада парламентында башкортча чыгыш ясады. Ул Башкортстан да, Татарстан да Русиядән азат ителеп, аерым дәүләт буларак оешырга тиеш, диде. Идел-Урал штаты ни өчен кулай түгеллеген аңлатты.
— Канада гына түгел, күбесе безне курчак театры итеп кабул итә. "Йә, тагын ни сөйлисез?" дигәнрәк караш бар. Әмма, минемчә, бу вакытлы күренеш. Йөргән таш шомара диләр бит, бүген без аз булып күренәбездер, азчыклык итеп кабул ителәбез, әмма ни дисәң дә, чит илләр рәсмиләре, сәясәтчеләре очраша, тыңлый безне. Никадәр колак сала — икенче мәсьәлә. Безнең, активистларның эше, максаты бер — мөмкин кадәр Русия асаба халыкларының бәйсез, үзаллы яшәргә хокукы барлыгын аңлату, без Русиядән башка да тормышыбызны кора алабыз. Колониаль сәясәтнең никадәр куркыныч нәтиҗәләргә китерә алганын сөйләү, - диде Айгөл.
Әңгәмәне Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.

Азатлык Радиосы
"Безне курчак театры итеп кабул итсәләр дә, башкортның азатлыкка хакы бар дип сөйләвемне туктатмаячакмын"
Азат милләтләр Лигасы вәкиле, башкорт активисты Айгөл Лайон Канада парламентында башкортча чыгыш ясады, ул Башкортстан да, Татарстан да Русиядән азат ителеп, аерым дәүләт буларак оешырга тиеш, диде. Идел-Урал штаты ни өчен кулай түгеллеген аңлатты.
👍13❤2🤡2🤣2✍1🔥1
Сораштыру: Русияләр сугыштан туеп килә
Russian Field уздырган сораштыру күпчелек русияләрнең Украинадагы сугышны туктатырга теләвен күрсәтә. Тикшкерү ноябрьдә уздырылган.
🔸Русияләрнең 53% Русия тынычлык турында сөйләшүләр башларга тиеш дип саный. Бу рекордлы сан.
🔸36% сугышны дәвам итәргә кирәк дип уйлый. Бу иң түбән күрсәткеч.
🔸79% тынычлык килешүе төзесә һәм сугышны туктатса, президентның бу карарын хуплаячакбыз дигән. Бу да 2022 елның мартыннан башлап иң зур сан.
🔸63% әлегә сугышны хуплый, әмма бигрәк тә шәһәр халкында аны уңышсыз дип санаучылар арта. Шәһәр кешеләренең 30% махсус хәрби операцияне уңышсыз дип уйлый, ә менә авыл халкының 72% уңышлы ди.
🔸28% хәрбиләргә һәм гади халыкка акчалата ярдәм иткән. 45% бернинди дә ярдәм күрсәтмәгән.
🔸Русияләр бигрәк тә дрон төшүдән курка (25%). Моннан тыш, икътисадның начараюыннан, атышлар, мобилизациядән курку бар. 12% туганнары һәлак булыр йә яраланыр дип курка.

👍2🙏1🥴1
Казанда Иран студентларын полиция кыйнаудан соң Иран консулы "мондый мөнәсәбәткә түзеп тормачакбыз" дип кисәтте
22 ноябрьдә Казан федераль университетының (КФУ) тышкы эшләр департаменты янында Росгвардия вәкилләренең иран студентларын кыйнап, полиция бүлегенә алып китүе Русия өчен дипломатик җәнҗалга китерә язды. Әлеге хәлгә Иранның Русиядәге илчесе, Казандагы Баш консулы кысылырга мәҗбүр булды, вазгыятьне Иран тышкы эшләр министры белешеп торды.
Хәл кичә иртән була. КФУ Мәскәү түрәләре белән 220 еллыгын бәйрәм иткәндә, университетның тышкы элемтәләр департаменты янына чит ил студентлары виза озайту өчен белешмә алырга дип чиратка тезелә. Әлеге бүлек атнага ике тапкыр гына эшләгәнлектән 200дән артык кеше җыела. Бер кызның хәле китә башлый, этеш-төртеш башлана. Ашыгыч ярдәм һәм Росгвардия чакырыла. Ике студент моңа түзеп тора алмый, карыша башлый. Росгвардия аларны җиргә сузып сала, кыйный һәм полиция бүлегенә алып китә.
Бер студентка виза кагыйдәләрен бозу өчен административ беркетмә төзелгән. Икенчесенә, полициягә карата көч куллану өчен җинаять эше ачылган.
БРИКС саммиты аркасында студентлар 1 ноябрьдә генә Казанга килә алды, хәзер аларга тиз арада документларын озайтырга кирәк.

"Русия полициясенең рәхимсез гамәлләрен тикшерергә кирәк. Безнең студентларга мондый мөнәсәбәткә түзеп тора алмыйбыз. Иранның чит илләрдә укучы ватандашлары ихтирамга һәм гадел мөнәсәбәткә лаек. Студентларның хокуклары тулысынча яклануга ирешәчәкбез", диде Иранның Казандагы Баш консулы Давуд Мирзахани.
Хәл кичә иртән була. КФУ Мәскәү түрәләре белән 220 еллыгын бәйрәм иткәндә, университетның тышкы элемтәләр департаменты янына чит ил студентлары виза озайту өчен белешмә алырга дип чиратка тезелә. Әлеге бүлек атнага ике тапкыр гына эшләгәнлектән 200дән артык кеше җыела. Бер кызның хәле китә башлый, этеш-төртеш башлана. Ашыгыч ярдәм һәм Росгвардия чакырыла. Ике студент моңа түзеп тора алмый, карыша башлый. Росгвардия аларны җиргә сузып сала, кыйный һәм полиция бүлегенә алып китә.
Бер студентка виза кагыйдәләрен бозу өчен административ беркетмә төзелгән. Икенчесенә, полициягә карата көч куллану өчен җинаять эше ачылган.
БРИКС саммиты аркасында студентлар 1 ноябрьдә генә Казанга килә алды, хәзер аларга тиз арада документларын озайтырга кирәк.
👉Тулырак монда укыгыз.
Азатлык Радиосы
Казанда Иран студентларын полиция кыйнаудан соң Иран консулы "мондый мөнәсәбәткә түзеп тормыйбыз" диде
Бер студентка виза кагыйдәләрен бозу өчен административ беркетмә төзелгән. Икенчесенә, полициягә карата көч куллану өчен җинаять эше ачылган.
🤬11⚡2👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Аннексияләнгән Кырымда "Арманчыкъ" кырымтатар балалар журналы мөхәррире Эдие Муслимова юкка чыккан. Хәзерге вакытта журналистның эш телефоны да, шәхси телефоны да сүнгән. Машинасы әле дә өе янында тора. Кичәдән бирле ул элемтәгә чыкмый диелә. Тулырак 👉 Азатлык…
«Арманчыкъ» кырымтатар журналы баш мөхәррире Эдия Муслимова элемтәгә чыкты, аны ФСБ тоткарлаган булган.
Муслимова сүзләренчә, кемнәндер "сигнал" килгән, шуңа тоткарлаганнар.
"Эшем, журнал турында бик күп сорау бирделәр. 1485 кенә язылучысы булган журналның ничек итеп һаман да яши алуын бик озак дәлилләдем", диде ул ФСБ бинасыннан чыккач.
Эдие Муслимова белән элемтә 21 ноябрьдә югалды. Соңрак хокук яклаучы Лутфие Зудиева Муслимованы өч ир тоткарлап алып китте дип язды.

🤬11💔4😢2🙏1
😳Сак булыгыз, дипфейк!
Андый видеолар ясалма фәһем ярдәмендә эшләнә. Без сезне, хөрмәтле язылучыларыбыз, кайгыртып, барысын да татарча аңлаттык. 😊
Бу видеоны тавышны кабызып карагыз. 🔊☝️

YouTube
Дипфейк — нәрсә ул?
Сак булыгыз, дипфейк! Андый видеолар ясалма фәһем ярдәмендә эшләнә. Без сезне, хөрмәтле язылучыларыбыз, кайгыртып, барысын да татарча аңлаттык. 😊 Бу видеоны...
👍8❤5🔥1
Кичкә Фатих Хөснинең "Йөзек кашы" әсәрен тыңларга тәкъдим итәбез.
Аудионы Азатлык Радиосының "Әйдә!Онлайн" проекты әзерләде.
➡️ https://www.youtube.com/watch?v=9Jg_UoX_n0s

Йөзек кашы (Перстень) | Фатих Хөсни (отрывок) | аудиокнига (подкаст)
Слушаем татарскую классику, наиболее известное произведение Фатиха Хусни "Йөзек кашы". Эта повесть – воспоминания деревенского парня о своей недолгой жизни, о предательстве лучшего друга и неслучившейся свадьбе. Мы предлагаем послушать небольшой отрывок.…
👍9❤5🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 24 ноябрь - якшәмбе. Азатлык эшен дәвам иттерә. Кыскача яңалыклар мондый:
🔸Төнлә Русия Киев, Сумы, Днепропетровски өлкәләренә дроннар җибәргән. Киев өлкәсенә ким дигәндә ун дрон һөҗүм иткән. Корбаннар һәм яраланучылар турында мәгълүмат юк.
🔸Шул ук вакытта Русия саклану министрлыгы Украина җибәргән 34 дронны бәреп төшерүен хәбәр итте. Дроннар Курски, Белгород, Липецки өлкәләренә һөҗүм иткән.
🔸Билгесез кеше Үрдүн башкаласы Амманда Израиль илчелеге янында ут ачкан. Ул полиция патруленә һөҗүм иткән, дип хәбәр итә Petra дәүләт мәгълүмат агентлыгы. Ут ачучы полиция тарафыннан атып үтерелгән, өч полиция хезмәткәре яраланган. Reuters хәбәр итүенчә, еш кына илчелек алдында Израилнең Газзә Сызыгындагы сугышына һәм гомумән Израилгә каршы демонстрацияләр уза. Үрдүн патшалыгы Израил белән дустанә мөнәсәбәтләрдә тора. Шул ук вакытта, Үрдүндә бик күп фәләстинле яши, аларның ата-бабалары Фәләстиннән Израиль дәүләте оешканнан соң киткән. Бу кешеләр Үрдүн белән Израил арасындагы дуслык килешүен хупламый.
🔸Бүген Русиядә Әниләр көне билгеләнә. Күпләр әниләренә бүләккә чәчәк, күчтәнәчләр ала. Сез котладыгызмы әле?
Ял көнегез матур узсын!

🔥3✍1
Duo Mong дуэтының беренче альбомы дөнья күрде
Һолландиядә яшәп иҗат итүче музыкантлар Алия Исхакова һәм Юлия Гобәйдуллинаның «The Essence» альбомына татар классик музыкасының скрипка һәм фортепиано өчен концерты тупланды. Әлеге альбом дөнья тамашачысын Фәрит Яруллин, Рөстәм Яхин, Алмаз Монасыйпов белән беррәттән яшь композиторлар Миләүшә Хәйруллина һәм Ильяс Камалның әсәрләре аша татар музыкасы мирасы белән таныштыра.
Альбом краудфандинг аша тупланган акча хисабына яздырылды. Халык ярдәме белән 7 мең евро акча җыелды. Узган атнада дуэтның беренче иҗат җимеше Роттердам шәһәрендәге концерт залында тәкъдим ителде, релиз хөрмәтенә уздырылган бердәнбер концертка килгән төрле милләт тамашачылары рухи азык кына түгел, милли ашлар белән дә хушланып кайтып китте. Кунакларга татар милли ризыклары белән чәй табыны тәкъдим ителде.
Яңа альбомдагы әсәрләрне Юлия Гобайдуллина (скрипка) һәм Алия Исхакова (фортепиано) башкара. Альбомны хәзер барлык музыкаль платформаларда тыңларга була.

🔥9👍6❤2
Көн язмасы: Ашарга яраксыз ризык: Русия колонияләрендә һәм тикшерү изоляторларында тоткыннар ничек туклана
Соңгы 10 елда Русиядә сәяси эзәрлекләү көндәлек күренешкә әйләнде. Русия президенты Владимир Путин режимы башлаган Украинадагы сугышның өченче елында сәясәтчеләр, журналистлар, активистлар режимны тәнкыйтьләгән өчен төрмәгә эләгә — һәм алар ачыктан-ачык төрмә көнкүреше турында сөйли башлады.
Русия колонияләрендә һәм изоляторларында ачтан үтермиләр, шул ук вакытта анда бирелгән ризыкны авыз тутырып туклану дип тә әйтеп булмый. Изелеп беткән ботка, "коры" баланда, каралган бәрәңге — даими ризык. Хәләл ризык кына ашаучыларга рәшәткә артында — тагын да авыр.
Сак астыннан азат ителгән сәяси тоткыннар сөйләвенчә, иректән посылкалар алу һәм төрмә кибетләреннән берничә тапкыр кыйммәткә ашамлыклар алу — азмы-күпме яхшы туклануның бердәнбер ысулы. Әгәр кешегә аерым диета кирәк икән — аңа бөтенләй ирешерлек түгел.
"СИЗОда һәм колониядә икмәк — кирпеч формасында. Мин берничә ел утырган "Матросская тишина" изоляторында ипи ашарлык түгел иде. Ул артык чи. Әгәр дә ипи йомшагын кул белән кыссаң, ул пластилин кебек изелә. Ипинең катысын кисеп, ашарлык булсын һәм аннары эчне күпертмәсен өчен, аны киптерәләр иде", дип сөйли элекке сэяси тоткын Иван Асташин.
Хәләл ризык кына ашаучы мөселманнарга аеруча да кыен.
Бу хакта тулырак 👉Азатлык Радиосының көн язмасында укыгыз.
#rfe_rl

Ашарга яраксыз ризык: Русия колонияләрендә һәм тикшерү изоляторларында тоткыннар ничек туклана
Русия колонияләрендә һәм изоляторларында ачтан үтермиләр, шул ук вакытта анда бирелгән ризыкны авыз тутырып туклану дип тә әйтеп булмый. Хәләл ризык кына ашаучыларга рәшәткә артында — тагын да авыр.
😱4🤬3❤2
24 ноябрьгә Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан Казаннан кимендә 502 үлемне табып раслый алды.
Казаннан сугышка китеп һәлак булучыларның иң зур төркеме (кимендә 166 кеше) – 35-45 яшь аралыгында.
🔴Кимендә 137 кеше – 25-35 яшьтәгеләр.
🔴Кимендә 135 кеше – 45 яшьтән олырак
🔴Без тапкан 29 кеше – 24тән яшьрәк.
Сүз ачык чыганакларда табылган үлемнәр турында бара, чынлыкта саннар күпкә зуррак була ала.
Тулырак ➡️Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

😢4🎉2🌭1💔1