24 ноябрьгә Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан Казаннан кимендә 502 үлемне табып раслый алды.
Казаннан сугышка китеп һәлак булучыларның иң зур төркеме (кимендә 166 кеше) – 35-45 яшь аралыгында.
🔴Кимендә 137 кеше – 25-35 яшьтәгеләр.
🔴Кимендә 135 кеше – 45 яшьтән олырак
🔴Без тапкан 29 кеше – 24тән яшьрәк.
Сүз ачык чыганакларда табылган үлемнәр турында бара, чынлыкта саннар күпкә зуррак була ала.
Тулырак ➡️Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.
@azatliqradiosi

😢4🎉2🌭1💔1
🇨🇳Кытайга барырга телисезме? Тиздән Казанда Кытайга виза бирә башлаячаклар.
Бу хакта Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итте.
Русиянең Украинага каршы сугышы башланганнан соң Татарстанга Кытай белән элемтәләрне ныгытырга туры килде. Татарстанга Кытай делегацияләре килү күбәйде, Татарстан президентының Кытайга сәфәрләре дә ешайды. Мәсәлән, бу атнада Рөстәм Миңнеханов Кытайның Сычуань вилаятенә барып кайтты. Шулай ук Казанда 13-15 ноябрьдә икенче тапкыр "Ростки" форумы узды.
Сентябрь азагында Казан-Шанхай арасында туры очышлар башланды.
▪️Татарстанның Кытайга таба борылуы турында бүген Идел.Реалиида чыккан язмада да укый аласыз.

👎7🥴5👍3❤1🤣1👻1
23 ноябрь – татар шагыйре, меценат Дәрдмәнд (Закир Рәмиевнең) туган көне.
Азатлык Радиосы шагыйрь тормышыннан кызыклы фактлар белән танышырга чакыра.
🔵 Уралда табылган 50 тонна алтынның 5 тоннасы Рәмиевләр приискында чыга. Бертуган Закир һәм Шакир Рәмиевләр 20 алтын приискага ия була. Алар Русиянең алтын патшалары дигән исемгә лаек була. Алтын табылган җирләрне аларның әтисе Мөхәммәтсадыйк электән сатып алган була.
🔵 Табылган алтын исәбеннән күпсанлы мәчет, мәдрәсә, хастаханәләр булдыралар. Атаклы “Шура” журналын, “Вакыт” газетасын чыгаралар. Татар-башкорт балаларын Казанга, Оренбур, чит илләргә укырга җибәрәләр, укулары өчен түлиләр.
🔵 Шагыйрь Октябрь революциясен кабул итми. Инкыйлаб турында “шайтан кан төкерде” дип яза.
🔵 Яңа хакимият Рәмиевнең алтын приискаларын, милеген тартып ала, ә аның моңа исе китми. Ул татарның киләчәге нинди булыр дип борчыла.
🔵 Закир Рәмиев 1921 елның 9 октябрендә Орскида юклыкта үлә. Аны җирләргә дә кеше аз килә. Татар зиратына җирлиләр, әмма совет хакимияте бу җирне бульдозерлар белән актарып, Дәрдмәнднең дә, башкаларның да сөякләрен чыгарып ташлый. Анда завод төзелә.
🔵 Дәрдмәнднең кабере юк.
🔵 Дәрдмәнд хатыны белән 9 бала тәрбияли. Кызыл террор елларында аларның улы Искәндәр эзәрлекләнә башлый. Ул Сталин лагеренә биш елга ябыла, чыгарга ун көн кала мәрхүм була.
🔵 Искәндәр Рәмиевнең улы Бәшир Рәмиев техник фәннәр докторы дәрәҗәсенә җитә. Ул - СССРда беренче компьютер уйлап чыгаручы.
🔵 Закир Рәмиевнең энесе Шакирның кызы Камилә – сәясәтче Садри Максудиның хәләл җефете. Садри Максуди һәм Камилә Рәмиевләрнең кызлары Адилә Төркиядә хатын-кызлардан беренче илчесе була. Төркиядәге танылган галимәләр Гөнүл Пултар һәм Гөлнур Үчок - татар миллионер һәм зыялы Рәмиевләрнең нәсел кешеләре.
Болар сезнең өчен яңалык булдымы? Бу безнең Instagram сәхифәбездән. Анда кызыклы мәгълүмат күп. Рәхим итегез.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы шагыйрь тормышыннан кызыклы фактлар белән танышырга чакыра.
Болар сезнең өчен яңалык булдымы? Бу безнең Instagram сәхифәбездән. Анда кызыклы мәгълүмат күп. Рәхим итегез.
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍18❤7🔥3😢2
"Кырымда сөргенлек дәвам итә. Бик күп кешене төрмәгә хөкем итеп, еракка алып китәләр."
Кырымтатар халкы мәҗлесе башлыгының урынбасары Нариман Джелял Русия Украинадан аннексияләгән Кырымда "астыртын депортация" әле дә дәвам итә дип саный.
👉Безнең яңа видеоны карагыз.
#Кырым

YouTube
Нариман Джелял Кырымда "астыртын депортация" дәвам итә ди
"Кырымда сөргенлек дәвам итә. Бик күп кешене төрмәгә хөкем итеп, еракка алып китәләр." Кырымтатар халкы мәҗлесе башлыгының урынбасары Нариман Джелял Русия Украинадан аннексияләгән Кырымда "астыртын депортация" әле дә дәвам итә дип саный.
Игътибар! Русия…
Игътибар! Русия…
💔7😢6⚡1🤬1💯1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 25нче ноябрь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹Литва башкаласы Вилнүстә торак йортка DHL ширкәтенең йөк ташучы очкычы килеп төшкән. Очкычта 4 кеше булган: ике пилот һәм тагын ике хезмәткәр. Пилотларның берсе исән калган дип яза Reuters һәм Delfi.
🔹Кичә кич Антальядә Сочидан килгән очкыч яна башлаган. "Азимут" һава ширкәтенә караган Sukhoi Superjet 100 очкычында 91 кеше булган, берсе дә зыян күрмәгән.
🔹Русиянең Брянски өлкәсендә төнлә — 6, Курски өлкәсендә — 7, ә Калуга өлкәсендә 8 дрон бәреп төшерелгән дип хәбәр итә җирле хакимиятләр. Зыян күрүчеләр юк дип ышандыралар.
🔹Румыниядә президент сайлауларында бәйсез намзәт Кэлин Дҗордҗеску беренче урынга чыккан. Ул 22,59% тавыш җыйган. Премьер-министр Марчел Чолаку 19,55% тавыш җыйган. Сайлауларның икенче туры 8 декабрьдә узарга тиеш.
🔹Валюталар курсы: $ = 102.58 сум; € = 107.43 сум; ¥ = 13.94 сум
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

✍1🔥1
Бүген иртән Вилнүстә Boeing 737-400 йөк ташучы очкычы килеп төшкән.
Очкыч Германиянең Лейпциг шәһәреннән Литва башкаласы Вилнүскә юл тоткан булган, әмма һава аланында утырырга тырышканда һәлакәткә юлыгып Жирно урамындагы икекатлы торак йортка килеп төшкән.
Пилотларның берсе һәлак булган, очкычтагы калган 3 кеше — исән.
Boeing килеп төшкән йортта барлыгы 12 кеше яши, аларның берсенә дә зыян килмәгән дип хәбәр ителә.

😢6🔥2💔1
Ә кичә кич Антальягә Сочидан килеп яна башлаган Русия очкычы турында тулырак 👉 монда яздык.
Очкычта барлыгы 95 кеше булган, корбаннар юк диелә. "Известия" мәгълүматынча, очкыч юлчылары һава ширкәтенә күмәк дәгъва бирмәкче була — алар "төтен суладык" ди һәм "Азимут"тан "тиешле ярдәм" таләп итә.

🤣3👎1🔥1😢1
Казан янындагы лицейда укучыларның әти-әниләре бойкот игълан иткән.
Биредә балалар ОРВИ белән күпләп авырый башлаган, шул сәбәпле кайбер сыйныфларны читтән торып укуга күчергәннәр. Ә кайберләрендә исә балаларга бөтен дәресләрне дә бер бүлмәдә генә укырга тәкъдим итәләр, читтән торып укуга күчермиләр. Ата-аналар моңа риза булмыйча балаларын мәктәпкә җибәрмәгән. 🤷♀️
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан

🔥3⚡2👍2✍1🆒1
Казандагы мәхкәмә Татфондбанкның элекке җитәкчесе Роберт Мусинны вәкаләтләрен явыз максатларда файдалану турындагы эш нигезендә 6,5 елга хөкем иткән.
Моңа кадәр бирелгән җәзасын да исәпкә алганда, ике җинаять өчен ул 12,5 ел гомуми тәртипле колониядә утырачак.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Моңа кадәр бирелгән җәзасын да исәпкә алганда, ике җинаять өчен ул 12,5 ел гомуми тәртипле колониядә утырачак.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🔥2👀2✍1❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Ә кичә кич Антальягә Сочидан килеп яна башлаган Русия очкычы турында тулырак 👉 монда яздык. Очкычта барлыгы 95 кеше булган, корбаннар юк диелә. "Известия" мәгълүматынча, очкыч юлчылары һава ширкәтенә күмәк дәгъва бирмәкче була — алар "төтен суладык" ди һәм…
❗️"Азимут" һава ширкәтенең тагын бер "Сухой Суперджет 100" очкычы ашыгыч рәвештә Красноярскига төшеп утырган.
Уфадан Красноярскига очкан шушы очкычның гидравлика белән проблемнары килеп чыккан.
Бу хәл кичә иртән булган. Минеральные Воды — Уфа — Красноярски маршруты буенча очып барган очкычта алдагы шассида проблем килеп чыга, экипаж Красноярскида ашыгыч рәвештә утырырга карар кыла. Очкыч җиргә җирле вакыт белән 11:45тә төшеп утыра: юлчылар да, экипаж та зыян күрмәгән.
Шулай итеп, бер көн эчендә "Азимут" һава ширкәтенең ике очкычы гадәттән тыш хәлгә юлыга: берсе — Красноярскида, икенчесе — Антальядә. Очкычларның икесе дә — Русиядә җитештерелә торган "Сухой Суперджет 100".

🔥3👀3👍1👏1😢1
"Татарларны, башкортларны һәм башка милләтләрне тезләндерделәр".
Хабаровскиның гыйбадәт йортында ОМОН җомга намазын өзгән. Мигрантларны исә Русия гимнын җырларга мәҗбүр иткәннәр.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
Хабаровскиның гыйбадәт йортында ОМОН җомга намазын өзгән. Мигрантларны исә Русия гимнын җырларга мәҗбүр иткәннәр.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
🤬13
2024 елның 9 аенда Казанда уртача хезмәт хакы 89,3 мең сумга җиткән.
Бу узган елдан — 21 процентка (инфляцияне исәпкә алганда — 12 процентка) күбрәк. Әлеге саннарны бүген Казан башкарма хакимиятенең җитәкче урынбасары Илдар Шакиров мэрия киңәшмәсендә китерде.
Хезмәт хаклары өлкәләргә карап бер-берсеннән шактый аерыла. Иң күбе финанс тармакта эшләүчеләр ала — аена уртача хезмәт хакы 121,5 мең сум. IT һәм фән өлкәсендә — 121,1 мең сум, медицина һәм социаль хезмәт күрсәтүдә — 77,2 мең сум, мәгарифтә — 64,5 мең сум тәшкил итә.
Кече һәм урта эшкуарлыкта эшләүче хезмәткәрләрнең уртача хезмәт хакы исә бары 35,4 мең сум гына булган. Бу Казандагы уртача хезмәт хакыннан — 2,5 тапкырга азрак.
Бу саннарга ышанасызмы?

👍2🤣2✍1💯1👀1
🇧🇾Уфада Беларус баш консуллыгы ачарга ниятлиләр
Элегрәк 2025 елда Русия шәһәрләрендә Беларусның берничә консуллыгы барлыкка киләчәге турында мәгълүмат чыккан иде.
Тулырак 👉монда укыгыз.

Азатлык Радиосы
Уфада Беларус баш консуллыгы ачарга ниятлиләр
Әлегә консуллыкны кайчан ачасылары билгеле түгел.
🥴2🤣2✍1❤1😢1
Көн язмасы: Илдар Абдразаков: опера йолдызыннан — путинчылыкка
Опера җырчысы Илдар Абдразаков Италия операларында башка катнашмаячак. Төп сәбәбе — аның Русия президенты Владимир Путин тарафдарына һәм пропаганда коралына әверелүендә. Кайчандыр абруйлы сәхнәләрдә чыгыш ясаган җырчы белән бүген дөньяның мәртәбәле театрлары хезмәттәшлекне туктатканнан туктата бара. Азатлык Радиосы Абдразаков турында иң мөһим фактларны туплады.
2023 ел башында Миланның Ла Скала опера театры "Гоффман әкиятләре" дигән тамашасында Абдразаковны Италия бас-баритоны Лука Писарони алмаштырачагын әйтте.
Нью-Йорктагы Метрополитен-Опера да килешүне өзде. Театрның баш менеджеры Питер Гелб Associated Press басмасына "әгәр Путин тарафдарларының минем театрда чыгыш ясавын белсәм, көзгедән үземә карый алмас идем", диде.
2023 елның июлендә Мүнһен опера фестивале җырчының чыгышыннан баш тартты. Аның урынына украин җырчысы Александр Цымбалюк чыгыш ясаячагы әйтелде.
Шул ук елны апрельдә Абдразаковның чыгышларыннан Бостон симфоник оркестры һәм Карнеги-һоллда да баш тартканнар иде.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

Илдар Абдразаков: опера йолдызыннан — путинчылыкка
Ни рәвешле классик музыка дөньясында танылган җырчы Путин пропагандасы коралына әверелде?
😁3🤡2✍1❤1👍1🔥1👏1🤣1
Башкортстанда Уфа янындагы Жилино авылында яшәүчеләр республика башлыгы Радий Хәбиров исеменә видеомөрәҗәгать яздырган.
Алар мәктәп һәм балалар бакчасы өчен каралган җир кишәрлеген сәнәгать җитештерүе өчен арендага бирүләренә каршы чыга, бу карарны кире кагуны таләп итә, дип җиткерә "Аспекты".
Мөрәҗәгатьне яздыручылар әйтүенчә, авылның үз мәктәбе юк, ә иң якындагысы — Нугай авылындагысы тулы. "Бер сыйныфта 37-40 бала укый", дип сөйли видеодагы бер ана. Шуңа карамастан, социаль объектлар төзелергә тиешле бу җир кишәрлеген "Стройгарант" оешмасына тапшырганнар, аның җитәкчесе — Арсен Асланян, диелә.

Telegram
Аспекты - Башкортостан
Жители Жилино под Уфой требуют отменить решение о строительстве завода на месте будущей школы
Жители села Жилино записали видеообращение с требованием отменить передачу земли, предназначенной для строительства школы и детского сада, в аренду для промышленного…

😢4🤡2❤1🔥1👏1
📍Казанның "Адымнар" мәктәбе Украинадагы сугышка чираттагы һуманитар ярдәмен тапшырган.
Балалар дәресләрдән соң калып сугышка җибәрер өчен чәкчәк пешергән, токмач кискән. Бу эштә барлыгы 45 укучы катнашкан диелә.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.
@azatliqradiosi
Балалар дәресләрдән соң калып сугышка җибәрер өчен чәкчәк пешергән, токмач кискән. Бу эштә барлыгы 45 укучы катнашкан диелә.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Казанның "Адымнар" мәктәбе укучылары Украинадагы сугышка һуманитар ярдәм тапшырган
Балалар дәресләрдән соң калып сугышка җибәрер өчен чәк-чәк пешергән, токмач кискән. Бу эштә барлыгы 45 укучы катнашкан диелә.
🤬7🤮6👍3💩2✍1😭1
Калугада, пилотсыз очкычлар һөҗүменнән соң, хәрби ширкәт яна башлаган. Бу хакта Калуга өлкәсе губернаторы Владислав Шапша хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, 25 ноябрьгә каршы төндә шәһәр өстендә 8 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән. Дрон калдыклары аркасында бер сәнәгать ширкәтендә янгын башланган, аның исемен губернатор әйтеп тормады. Соңрак Шапша янгынны сүндерә алганнар дип кенә белдерде. Аның сүзләренчә, зыян күргән, яраланган кешеләр юк.
"Осторожно, новости" һәм "Baza" Telegram-каналлары дрон һөҗүмнәре аркасында бер нефть эшкәртү ширкәте һәм җиһазлар төзү заводында янгын башланган дип хәбәр итте. Шулай да, бу мәгълүматны раслаучы хәбәрләр юк. Интернетта исә шул ширкәтләрдә булган янгын кадрлары таралды.
Украина саклану министрлыгының Баш күзләү идарәсе "Калуганефтепродукт" нефть базасына һөҗүмне украин махсус көчләре планлаштырды дип хәбәр итте.
▪️Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Дөньяның күпчелек илләре шушы сугышны хөкем итте. Татарстан белән Башкортстан бу сугышта һәлак булган ирләр саны белән Русия төбәкләре арасында — иң беренче урыннарда.
👉Видеоны карагыз.

Калугага дроннар һөҗүм итте
Калугада, пилотсыз очкычлар һөҗүменнән соң, предприятие яна башлаган. Ул хакта Калуга өлкәсе губернаторы Владислав Шапша хәбәр итте.Аның сүзләренчә, 25 ноябр...
🔥3👍2✍1⚡1👏1🎉1