🎭 Классик музыка дөньясында танылган җырчы Путин пропагандасы коралына ни рәвешле әверелде?
Азатлык опера җырчысы Илдар Абдразаков турында иң мөһим фактларны туплады.
Язманы 👉 безнең сайтта тулысынча укый аласыз, рәсемнәрдә иң кызыклы фикерләрне тупладык.
@azatliqradiosi

🤬7😢2💊2👏1
"Мәскәүләр тотса якаң!" Миңнеханов һәм Миргалимов федералларның үзидарә системын үзгәртү тәкъдименә каршы чыкты
Татарстан җирле үзидарәләрне үзгәртеп, аны бер дәрәҗәле системга әйләндерүне күзаллаган федераль канунга каршы чыкты.
диде КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов бүгенге Дәүләт шурасы утырышында.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов КПРФ вәкилен хуплап чыкты. Ул Татарстан Дәүләт шурасы исеменнән Русия Дәүләт думасы рәисе Вячеслав Володинга мөрәҗәгать итүен белдерде.
— диде ул.
Бу нинди канун?
Реформа кысаларында шәһәр һәм авыл җирлекләрендә үзидарә оешмаларын бетерү тәкъдим ителә. Әгәр канун өлгесен хәзерге рәвешендә кабул итсәләр, шәһәр һәм авыл җирлекләре җирле хакимиятләреннән һәм депутатлар шураларыннан колак кагачак, ә аларның җирләрен шәһәр яки муниципаль бүлгеләргә кушачаклар.
Бер дәрәҗәле системга ул 2025 елның сентябреннән күчәргә тиеш иде, соңрак аны 2035 елга күчерделәр.
👉 Тулырак Азатлык Радиосында укыгыз. Сылтама Русиядән VPN-сыз ачыла.

— Төбәкләргә үзләре хәл итәрлек хокук бирергә кирәк. Тукай әйткәнчә, Мәскәүләр тотса якаң. Ул бер тотса, беркайчан да җибәрми. Иптәшләр, җибәрергә һәм төбәк хакимиятенә ышаныч белдерергә кирәк,
диде КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов бүгенге Дәүләт шурасы утырышында.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов КПРФ вәкилен хуплап чыкты. Ул Татарстан Дәүләт шурасы исеменнән Русия Дәүләт думасы рәисе Вячеслав Володинга мөрәҗәгать итүен белдерде.
— Илебез зур, шундый илне бер төрле шаблон белән идарә итеп булмый... Дәүләт думасы кабул иткән карарлар — бу бит дәүләт белән идарә итү системы. Халыктан сорамыйча, аларга мондый хокукны кем бирде?
— диде ул.
Бу нинди канун?
Реформа кысаларында шәһәр һәм авыл җирлекләрендә үзидарә оешмаларын бетерү тәкъдим ителә. Әгәр канун өлгесен хәзерге рәвешендә кабул итсәләр, шәһәр һәм авыл җирлекләре җирле хакимиятләреннән һәм депутатлар шураларыннан колак кагачак, ә аларның җирләрен шәһәр яки муниципаль бүлгеләргә кушачаклар.
Бер дәрәҗәле системга ул 2025 елның сентябреннән күчәргә тиеш иде, соңрак аны 2035 елга күчерделәр.
👉 Тулырак Азатлык Радиосында укыгыз. Сылтама Русиядән VPN-сыз ачыла.
👍6🤡6✍1
Искәндәр Сираҗины сорау алу өчен тикшерү комитетына чакыртканнар
"Җинаять составы булмаган әйбердә шушындый чыгымнар ясап, тулы бер тикшерү бригадасы безнең салымнар хисабына юкны бушка аударып ята. Гамәлләремнән җинаять эзлиләр һәм алар аны һичшиксез табачаклар, булмаганын да табачаклар. Бу эштә шәхси мәгълүмат таратылмаган дип, җинаять эше ачудан баш тартырга тиешләр иде. Баш тартмаганнар икән, димәк эшне алып барачаклар һәм бу озак барачак", дип фаразлый Искәндәр Сираҗи.
▪️9 октябрьдә куәт оешмасы вәкилләре Сираҗи өендә һәм редакциядә тентү уздырды.
Тулырак👉 Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

🤬11👍1💔1
Казанда дәүләт техник тикшеренү университеты тулай торагында Казакъстан студентының мәете табылган
Казан дәүләт техник тикшеренү университетының (КНИТУ-КАИ) 8нче тулай торагында (Четаев урамы 8нче йорт) беренче курс студентының мәете табылган.
Беренчел белешмәләргә күрә, студент үзенә кул салган.
— Бездә укучыларның барысына да игътибар күрсәтәбез, аеруча якын һәм ерак чит илләрдән килгәннәргә. Әлеге очрак җентекле өйрәнеләчәк, билгеле бер нәтиҗәләр ясалачак, — дип сөйләгән югары уку йорты вәкиле. Ул мәрхүм студент 2007нче елгы булуын да әйткән.
Тулырак монда укыгыз.

😱5😢2
Русиядә айлык инфляция 1,15 процентка җиткән
Аналитиклар моны "чын фаҗига" дип атый.
Әгәр дә бәяләр артуы шушы рәвешле ел буе сакланып калса, еллык инфляция 16 процентка җитәчәк, дип фаразлый алар. Ә бу — 2000нче елларның башындагы күрсәткечләр.
Ел башыннан бәрәңге бәясе генә дә 1,8 тапкырга арткан.
"Пәнҗешәмбе инфляциягә бәйле яңа көчле шок кичердек, бу чикләүләр җыелмасы Мәскәү биржсына җәй көне кертелгән санкцияләргә караганда күбрәк йогынты ясаячак. Тегеләре күбрәк импортка бәргән иде, монысы экспортка сугачак. Шуңа да җәй көне рубль ныгыды, ә хәзер арзаная", дип яза аналитиклар.
👉 Тулырак монда укыгыз.

🤣4🎉2😢1
Бүген Татарстан Дәүләт шурасы урыс телен белмәүче мигрант балаларын мәктәпкә алуны тыючы федераль канун өлгесен хупламады.
Бу канун өлгесенә депутат һәм Татарстан халыклары ассамблеясы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин каршы чыкты.
— Ул балалар укырга кабул ителмәгән очракта, кая барырга, кем булырга, нинди форматта яшәргә тиеш? Шуның белән берлектә аларның шактый күп булуын да беләбез. Бу аларны турыдан-туры маргиналь форматка яки криминаль рәвешкә китереп җиткерергә мөмкин. Әгәр бала укырга алынмаса, ул кая барырга тиеш була?
Вәлиуллин "мин канун кабул ителүгә каршы", дип сүзен тәмамлады.
ЛДПР фиркасе вәкиле Руслан Йосыпов, киресенчә, Мәскәү сәясәтен хуплап чыкты.
— Урыс телен белмәгән балалар безнең ил ватандашлары түгел. Әгәр безнең мәкптәпләрдә укырга телиләр икән, алар әзерләнергә һәм укытучы ялларга тиеш. Бик күп шикаять бар, — диде ул.
Татарстан Дәүләт шурасы секретаре Лилия Маврина каршылыкны бетерү өчен мәсьәләне тавышка куярга чакырды.
Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мигрант балаларына мәктәпләрдә укуны чикләүче канунны хупламады.
— Татарстанда мигрантлар күп. Урыс телен белмәгән өчен баланы мәктәпкә кабул итмәү проблем тудырачак. Федераль канун өлгесенең бу өлешен хупламыйбыз, — диде ул.
Нәтиҗәдә, 20 депутат федераль канун өлгесен хуплады, 27 — каршы тавыш бирде, 25 депутат — тотылып калды.

Азатлык Радиосы
Татарстан урыс телен белмәүче мигрант балаларын мәктәпкә алуны тыючы канун өлгесенә каршы чыкты
20 депутат Мәскәү сәясәтен хуплады, 27 — каршы тавыш бирде, 25 депутат — тотылып калды.
👍16❤3💯2🤡1
Яңа мең сумлыкта КФУның төп бинасы, "Казан" гаилә үзәге, Игенчеләр сарае яки Уфадагы Салават Юлаев һәйкәле сурәтләнергә мөмкин.
Русия Үзәк банкы Идел буендагы 25 истәлекле урынның исемлеген тәкъдим итте.
▪️Хәтерләсәгез мең сумлыкның алгы ягында Түбән Новгород кирмәненең Никольская манарасы, икенче ягында исә Казандагы Сөембикә манарасы, Казандагы Татар халкы һәм Татарстанның дәүләтчелек тарихы музее бинасы һәм Уфадагы Археология һәм этнография музее күрсәтелгән иде.
▪️Манара сурәтендә ярымай булуы, ә шул ук вакытта элекке чиркәү булган музей бинасында тәре булмау урыс чиркәве әһелләренең ачуын чыгарды.
▪️Соңрак банкнотларны чыгаруны туктату карары кабул ителде. "Киң кулланылышка ул таралмады", дип белдерделәр.

👎11✍2😢2👍1🤮1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 29нчы ноябрь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹Бүген иртән Казанда кар яву сәбәпле шәһәрдә тыгынлыклар 10 баллга җиткән. Аерым алганда, Хөсәен Ямашев проспекты, Җиңү проспекты, Горький шоссесы, Дәрвишләр бистәсендә машиналар хәрәкәте сизелерлек акрынайган.
🔹Казанның халыкара һава аланында һава торышы начараю сәбәпле берничә рейс тоткарлана: аерым алганда, Истанбул, Астана, Нарьян-Мар, Петербур, Мәскәү шәһәрләренә очарга тиешле очкычлар соңарып очачак.
🔹Төнлә Ростов өлкәсендә — 30, Брянски өлкәсендә — 3, ә Воронеж өлкәсендә 2 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән дип белдерә Русия ягы.
🔹Русиянең саклану министры Андрей Белоусов Төньяк Корея башкаласы Пхеньянга килгән. Бу рәсми сәфәре турында алдан хәбәр ителмәгән иде.
🔹Британиянең элекке премьер-министры Борис Дҗонсон Украинада сугыш беткән очракта бу илдә Европаның тынычлык саклау миссияләре, шул исәптән британ контингенты да урнашырга тиеш дип белдерде.
🔹Валюталар курсы: $ = 109.57 сум; € = 116.14 сум; ¥ = 14.67 сум
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👍4🔥1
Бүген — Татарстан Республикасы байрагы кабул ителгән көн.
Ул 1991 елның 29 ноябрендә кабул ителә.
Байракның яшел төсе — яз яшеллеге һәм яңарышны, ак төсе — чисталыкны, ә кызыл төсе — өлгергәнлек, энергия, көч һәм тормышны символлаштыра.
Ә сездә Татарстан байрагы нинди хисләр уята?
#Татарстан #татарлар

❤21😁2👍1
Русия мәктәпләрендә "туган тел" дәресе тирәсендә төрле сөйләшүләр башланды.
РФ президенты каршындагы Урыс теле шурасы утырышында телчеләр "урыс теле" һәм "туган тел" арасында каршылыклар бар дип белдерде. Моның белән Владимир Путин да килеште һәм бу мәсьәләдә "аерым шөгыльләнергә кирәк" диде.
Азатлык Радиосы җиде ел элек башланган тел кризисының нәтиҗәләрен барлады һәм белгечләр белән сөйләште. Алар мәктәпләрдә "туган тел" дәресе юкка чыгуы һәм милли телләр факультативка калуы ихтимал дип белдерде.
Тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз.

👍5
Русия думасының дәүләт төзелеше һәм канун чыгару комитеты рәисе Павел Крашенинников Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның җирле үзидарәләрне үзгәртеп, аны бер дәрәҗәле системга әйләндерүне күзаллаган федераль канунга каршы чыгып, тәнкыйтьләгән сүзләренә җавап биргән.
Крашенинников әйтүенчә, Татарстан җирле үзидарәләрнең ике дәрәҗәле системын саклап калучы төзәтмәләр тәкъдим иткән булган.
Татарстанда бу систем яхшы эшли, әмма күпчелек төбәкләрдә бу алай түгел, дигән ул.
Кичә, 28 ноябрьдә, Рөстәм Миңнеханов моны тәнкыйтьләп чыккан иде. Ул Русиянең зур булуын һәм төрлечә идарә итәргә кирәклеген әйтеп, федерализмга киная ясады.
— Илебез зур, шундый илне бер төрле шаблон белән идарә итеп булмый... Дәүләт думасы кабул иткән карарлар — бу бит дәүләт белән идарә итү системы. Халыктан сорамыйча, аларга мондый хокукны кем бирде? — диде ул.
Миңнеханов төбәкләргә үзидарә системын үзе сайларга хокуклы булырга тиеш диде.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан

👍16🤬1
❗️Журналистлар Украинадагы сугышта Русиянең 80 меңнән артык хәрбие үлүен раслады.
Ихтыярилар арасында югалтуларның нык артуы дәвам итә, диелә. Журналистлар белдерүенчә, аларның күбесе фронтка киткәннән соң ике-дүрт атна эчендә үлә.
Югалтулар саны ягыннан беренче урыннарда — Башкортстан, Татарстан һәм Свердлау өлкәсе.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан #Башкортстан

🕊3🎉2👨💻2❤1🔥1🌭1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Журналистлар Украинадагы сугышта Русиянең 80 меңнән артык хәрбие үлүен раслады. Ихтыярилар арасында югалтуларның нык артуы дәвам итә, диелә. Журналистлар белдерүенчә, аларның күбесе фронтка киткәннән соң ике-дүрт атна эчендә үлә. Югалтулар саны ягыннан…
Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева әдәбиятны корал итеп кулланырга һәм Украина сугышы турында урысча-татарча әдәби әсәрләр язарга чакырды.
Республика рәсмиләре сугыш темасын мәдәниятнең төрле тармакларына җәелдерә башлады.
Ләйлә Фазлыева фикеренчә, сугышта катнашучы Татарстан егетләренең "батырлыгын күрсәтергә ихтыяҗ бар". Ул мондый фикерне сугышта үлгән хәрбиләрнең якыннары да җиткерде диде.
— Мәңгеләштерү бары тик һәйкәл яки истәлек билгеләре белән генә түгел, ә әдәби әсәрләр — шигъри яки прозаик әсәрләр аша да булырга тиеш. Махсус хәрби операция темасына багышланган спектакльләр кую кирәклеге турында фикер алышынды. Фронттагы көндәлек һәм тормышчан вакыйгаларны чагылдыру мөһим, — диде ул.

🤬12🤮12🤡5👎3👍1💩1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Бүген — Шүрәле, иртәгә Тукай исеме белән акча эшләрләрме? Шүрәле — милләт мирасы, аның белән аерым кешеләр кесә калынайтырга тиеш түгел дип саный Азатлык Радиосы сораштырган белгечләр. Мондый хәлнең барлыкка килүендә алар Татарстан мәдәният министрлыгы белән…
Бизнесмен "Убырлы карчык" белән "Алтынчәч"кә дә патент алмакчы
Татарстанда татар халык әкиятләре каһарманнарының исемнәренә патен алган ширкәт хәзер яңаларын — "Убырлы карчык" белән "Алтынчәч"не дә теркәмәкче була. Бу хакта Русия думасы депутаты Айрат Фәррахов җиткерде.
Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта төп проблем — аеруча кыйммәтле мәдәни мирас объекларының исемлеге булмавы. Ул шундый төбәк исемлеге булдырырга тәкъдим иткән.
Татарстан мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Айрат Фәйзрахманов министрлык әлеге хосусый ширкәттән татар әкиятләренең исемнәренә патентларны кире алуны сорап, Роспатентка мөрәҗәгать юллаган. Әлегә җавап юк.
Быел октябрь башында "Әкият" дәүләт курчак театры мөдире Илгиз Зәйниев театрдан Шүрәле, Су анасы, Камыр батыр һәм башка татар әкиятләре каһарманнарын кулланганы өчен 500 мең сум акча каерырга маташалар диде.
"Национальные игрушки" ширкәте Су анасы, Камыр батыр, Шүрәле, Казан ханбикәсе, Кар кызы кебек сүзләргә патент алган булып чыкты. Бу татар әкиятләре каһарманнарының исемнәре тауар билгесе буларак теркәлеп үзләштерелгәне ачыкланды.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

👍4🤬2🤮1