Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Журналистлар Украинадагы сугышта Русиянең 80 меңнән артык хәрбие үлүен раслады. Ихтыярилар арасында югалтуларның нык артуы дәвам итә, диелә. Журналистлар белдерүенчә, аларның күбесе фронтка киткәннән соң ике-дүрт атна эчендә үлә. Югалтулар саны ягыннан…
Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева әдәбиятны корал итеп кулланырга һәм Украина сугышы турында урысча-татарча әдәби әсәрләр язарга чакырды.
Республика рәсмиләре сугыш темасын мәдәниятнең төрле тармакларына җәелдерә башлады.
Ләйлә Фазлыева фикеренчә, сугышта катнашучы Татарстан егетләренең "батырлыгын күрсәтергә ихтыяҗ бар". Ул мондый фикерне сугышта үлгән хәрбиләрнең якыннары да җиткерде диде.
— Мәңгеләштерү бары тик һәйкәл яки истәлек билгеләре белән генә түгел, ә әдәби әсәрләр — шигъри яки прозаик әсәрләр аша да булырга тиеш. Махсус хәрби операция темасына багышланган спектакльләр кую кирәклеге турында фикер алышынды. Фронттагы көндәлек һәм тормышчан вакыйгаларны чагылдыру мөһим, — диде ул.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi

🤬12🤮12🤡5👎3👍1💩1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Бүген — Шүрәле, иртәгә Тукай исеме белән акча эшләрләрме? Шүрәле — милләт мирасы, аның белән аерым кешеләр кесә калынайтырга тиеш түгел дип саный Азатлык Радиосы сораштырган белгечләр. Мондый хәлнең барлыкка килүендә алар Татарстан мәдәният министрлыгы белән…
Бизнесмен "Убырлы карчык" белән "Алтынчәч"кә дә патент алмакчы
Татарстанда татар халык әкиятләре каһарманнарының исемнәренә патен алган ширкәт хәзер яңаларын — "Убырлы карчык" белән "Алтынчәч"не дә теркәмәкче була. Бу хакта Русия думасы депутаты Айрат Фәррахов җиткерде.
Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта төп проблем — аеруча кыйммәтле мәдәни мирас объекларының исемлеге булмавы. Ул шундый төбәк исемлеге булдырырга тәкъдим иткән.
Татарстан мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Айрат Фәйзрахманов министрлык әлеге хосусый ширкәттән татар әкиятләренең исемнәренә патентларны кире алуны сорап, Роспатентка мөрәҗәгать юллаган. Әлегә җавап юк.
Быел октябрь башында "Әкият" дәүләт курчак театры мөдире Илгиз Зәйниев театрдан Шүрәле, Су анасы, Камыр батыр һәм башка татар әкиятләре каһарманнарын кулланганы өчен 500 мең сум акча каерырга маташалар диде.
"Национальные игрушки" ширкәте Су анасы, Камыр батыр, Шүрәле, Казан ханбикәсе, Кар кызы кебек сүзләргә патент алган булып чыкты. Бу татар әкиятләре каһарманнарының исемнәре тауар билгесе буларак теркәлеп үзләштерелгәне ачыкланды.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

👍4🤬2🤮1
Казанда яшәүчеләр җәмәгать тыңлауларында "Аэромост" аркан юлы төзүгә каршы чыккан.
Фикер белдерүчеләрнең күбесе экология ягын кайгырта: терәк булып торачак корылмаларны Казансу тугаена корып кую елганың экосистемына зыян салачак, дип саный.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Фикер белдерүчеләрнең күбесе экология ягын кайгырта: терәк булып торачак корылмаларны Казансу тугаена корып кую елганың экосистемына зыян салачак, дип саный.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
👍5🔥1
Казан кешеләре ишек алларыннан кар чыгарган өчен өстәмә акча түләүдән баш тарткан
Кыш ел сен көтмәгәндә килә дә җитә һәм ел саен бер үк проблем: карны нишләтергә.
Казанда күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең 94 проценты кыш көне ишек алларын карап торуга яңа тарифлар билгеләүгә каршы чыккан.
Хәзерге вакытта "Йорт янындагы җирләрне җыештыру" дигән тарифка өйләр янындагы карны чыгару кертелмәгән. Ишек алды җыештыручылар бары тик җәяүлеләр сукмагын гына чистартырга тиеш, ә кар чыгару — ул өстәмә хезмәт, дип аңлата шәһәр мэриясе.
Хәзерге вакытта җыелган акчалар ишек алдын чистартучыларга түләргә дә, техника ялларга да җитми, дип зарлана идарәче ширкәтләр.
Казан мэриясендә аңлатуларынча, әгәр кар чыгарган өчен өстәмә тариф кертелсә, түләүләр аена якынча 300 сумга артачак.
👉 Тулырак монда укыгыз.

👍5❤2🤬2
Тбилисидагы протестларда 100дән артык кеше тоткарланган.
Грузиянең Европа берлегенә керүе турында сөйләшүләрне туктатып торуга каршы Тбилисида икенче көн рәттән киңкүләм протестлар узды.
Полициягә буйсынмау һәм вак хулиганлык маддәләре нигезендә 107 кеше тоткарланган. Ике көн дәвамында барлыгы 150 кеше тоткарланган.
Эчке эшләр министрлыгы белдерүенчә, полициянең 10 хезмәткәре яраланган. Халык арасында зыян күрүчеләр турында әйтелми.
Кичә, 29 ноябрьдә ил парламенты янында башланган чара җиде сәгать тирәсе дәвам иткән, полиция халыкны шимбә иртәсенә таба куып тараткан.
Publika басмсы полициянең бер протестчыны җиргә яткырып кыйнау видеосын чыгарды. Грузия президенты Саломе Зурабишвили полиция гамәлләрен тәнкыйтьләп чыкты, аларны "Русия стилендәге золым" дип чагыштырды.

👍3❤1🤬1
Туристлардан — салым. Казан хакимияте нәрсәгә өмет итә?
2025 елдан Казан шәһәрендә туристлардан салым җыя башлыйлар. Татарстан башкаласына килгән һәм кунакханәдә кунган һәркем тәүлегенә кимендә 100 сум калдырырга тиеш булачак.
Биш елдан салым биш тапкырга артырга мөмкин. Казан мисалында Татарстанның башка шәһәрләре дә — Болгар, Зөя, Алабуга кебек туристларны җәлеп итүче тарихи җирлекләр дә салым җыярга тели.
Азатлык Радиосы әлеге салымның асылын тикшерде.
🔹Ни өчен Казан хакимияте бу юлга бара?
🔹Татарстан кешеләре дә түләргә тиешме? Спойлер: әйе.
🔹Казан казнасына моннан күпме акча керәчәк?
🔹Бу туристлар санын киметмәсме?
Шушы сорауларга җавапларны безнең сайтта табарсыз:
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама, VPN-сыз ачыла.

🤔2🤣2
Удмуртия хакимияте GigaChat нейрочелтәрен удмурт теленә өйрәтмәкче
Русиянең Сбер ширкәтенең GigaChat дип аталган нейрочелтәр моделе удмурт телен өйрәнә башлаячак. Бу хакта ширкәт Удмуртия милли сәясәт министрлыгы белән килешү имзалаган, дип хәбәр итә udmurt.ru порталы.
Нейрочелтәр моделен өйрәтү өчен Удмуртия урыс теленә тәрҗемәсе белән удмурт телендә зур күләмдә текстлар бирергә җыена. Бу китаплар, мәкаләләр, фәнни публикацияләр, социаль челтәрләр постлары һәм башка материаллар булачак диелә.
Русиядәге рәсми җанисәп саннары удмурт телендә сөйләшүчеләрнең саны кискен кимүен күрсәтә. 2002 елда удмурт телен Русиядә 463 мең кеше белсә, 2010 елда аларның саны 324 меңгә кадәр кими. 2021 елда удмурт телен нибары 255 мең кеше генә белүе күренә.
Тулырак монда укыгыз.

👍7🔥3🤔2✍1😁1
Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев юбилеен ялгыз каршы алды. Милли хәрәкәткә килеп кергәндә ул картлыгын ничек күзаллаган? Милләт эшләре белән йөреп, мәхкәмәләрдә хөкем ителеп, төрлечә кыйналса, камчыланса да, ул милләт өчен көрәшен дәвам иттерә. Ни өчен? Авыру, өлкән килеш көчне каян таба?
👉 Русиядә булсагыз, бу сылтамага басыгыз.
👉 VPN булса, бу сылтама да ачылачак.

😢8❤4❤🔥2🔥1
Бүген Казанның УНИКС концерт залында Казан дәүләт университетының (бүген ул КФУ дип атала) татар теле һәм әдәбияты бүлеге оешуга 80 ел тулуга багышланган чара узды.
Күп кеше җыелды, түрәләрдән депутатлар Марат Әхмәтов һәм Илдар Гыйлметдинов бар иде.
Социаль челтәрләрдә бәйрәм уңаеннан матур сүзләр әйтелгән, бүлекне тәмамалучылар истәлекләрен уртаклаша. Шулар арасында Зөлфия Бәйрәмованың фикере аерылып тора.
1804 елда ачылган Казан университетында татар теле һәм әдәбияты бүлеге 1944 елда галимә Рабига Авзал кызы Хәкимова тырышлыгы белән ачыла.

"Чара "Без булдырабыз! Без кәттә!" рухында узса да, һавада ниндидер моңсулык бар иде. Күзләр 11нче катка төбәлгән, элеккеге татар бүлеген эзли, күңел шунда омтыла, ә ул юк инде.... Чын милли зыялыларыбыз, олпат әдипләребез, бәхетле милли мохит юк инде хәзер. Үз-үзебезне алдамыйк. Иң мөһиме, үзенең 80 яшьлек юбилеен татар бүлеге татар милли университеты түбәсе астында уздырырга тиеш иде", дип язган ул Вконтактеда.
1804 елда ачылган Казан университетында татар теле һәм әдәбияты бүлеге 1944 елда галимә Рабига Авзал кызы Хәкимова тырышлыгы белән ачыла.
🔥10😢5👍3
Китап, шырдан, озын эчәк, түбәтәй, юан эчәк, бөер, бавыр, талак, ишек. Бу сүзләрнең кайсысы малның эчке әгъзаларына карамый?
Anonymous Quiz
12%
Түбәтәй кая да, эчәк кая, башыгыз киттеме әллә?
29%
Китап сүзен сайлыйм. Аның монда бер катышы да юк.
40%
Ишек бу!
18%
Шырдан! Админ үзе тайлап тапкан сүз.
👍10
Бу сораштыруны юкка гына бирмәдек. Сугым вакытлары җитә, бу уңайдан "Әйдә!Online" татар телен өйрәтү проекты кызыклы тест чыгарды.
Татар телен камил белүчеләргә дә ул файдалы булыр, чөнки сугымга бәйле күп терминнар инде көнкүреш сөйләшүләрдән төшеп кала кебек.
👉Тестны монда узып була, Русиядән VPN кирәк.

Азатлык Радиосы
Заточите ножи, "сугым вакыты"! Тест про татарские традиции, связанные с заготовкой мяса на зиму
Вы, наверное, ждете Нового года? А у татар уже начался интересный, богатый на традиции и угощения период, который называется "сугым вакыты". Это время закалывания скота и заготовки мяса впрок. Установилась морозная погода? Значит, уже все готово к сугым!…
👍11🔥5
📍Аннексияләнгән Кырымда яшәүче Назим Муждабаевка Путинны хурлаган һәм Украина байрагы ясалган рәсемнәргә "лайк" куюы өчен 100 мең сум штраф салганнар.
Мәхкәмә иргә биш ел элек чыгарган посты өчен 70 мең сум штраф салган. Бу постта ир Путинны алдакчы дип тупас рәвештә атаган рәсем чыгарган булган, полиция иргә хакимияткә ихтирамсызлык турында беркетмә төзегән.
30 мең сумын "Одноклассники"дагы Украина флагы һәм дәүләт символлары булган рәсемнәргә лайклар куйган өчен, Русия гаскәрен "кимсетү" маддәсе нигезендә салганнар.
▪️Кырымда яшәүчеләрне ешрак Русия гаскәрен кимсетүдә гаепле дип табалар. Русия гаскәрен "дискредитацияләү" турында ачылган административ эшләр саны ягыннан ил төбәкләре арасында аннексияләнгән Кырым беренче өчлеккә кергән иде.

Аннексияләнгән Кырымда яшәүче иргә Путинны хурлаган һәм Украина байраклы рәсемнәргә "лайк" куюы өчен 100 мең сум штраф салганнар
30 мең сумын – Русия гаскәрен "дискредитацияләү", 70 мең сумын – "хакимияткә ихтирамсызлык күрсәтү" маддәсе нигезендә.
🤬4😢2👍1🌚1
🔸Якшәмбегә каршы төндә Украина белән чиктәш Русия төбәкләренә, аерым алганда Брянски, Калуга, Смоленски һәм Курски өлкәләренә дроннар һөҗүм иткән.
Брянски өлкәсе губернаторы Александр Богомаз телеграм каналында язуынча, Стародубский районда дрон шәхси йортка эләккән, бер бала һәлак булган. Моннан тыш күпфатирлы торак йортка зыян салынган.
▪️Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Русия төбәкләренә даими рәвештә пилотсыз очкычлар һөҗүм итә. Корбаннар һәм җимереклекләр дә бар. Күп очракта Киев моңа фикер белдерми.

🔥2🎉2
Русия төрмәләрендә һәр җиденче тоткын — мөселман.
Бу хакта Русия мөселманнары дини җыелышы рәисе Әлбир Крганов Русия эчке эшләр министрлыгының Мәскәү университеты узган семинарда белдергән, дип яза "Российская газета".
206 мең хөкем ителгән кешенең 31 меңе үзен мөселман дип атаган ул. Бу якынча 15 процентны тәшкил итә.
▪️Быел Русия төрмәләрендә мөселман тоткыннарының баш күтәрүләре булды. Алар ике тапкыр тотык алып Җәзаларны үтәү федераль хезмәте вәкилләренә һөҗүм итте. Әлеге вакыйгалар төрмә системында мөселманнарның тоткан урыны һәм төрмә эшенә ничек йогынты ясавы турында сөйләргә җирлек тудырды. Белгечләр төрмә системын тиз генә үзгәртеп булмый дип саный.
▪️Колонияләрдә мөселман тоткыннарга дуңгыз ите ашарга тәкъдим итү очраклары да бар. 2022 елда Чистай шәһәренең 5нче тикшерү изоляторында утыручы мөселманнарга дуңгыз ите тәкъдим ителүе шикаяте нигезендә прокуратурага мөрәҗәгать тә юлланды.

🤬4😱3🔥1😢1💔1