Бу сораштыруны юкка гына бирмәдек. Сугым вакытлары җитә, бу уңайдан "Әйдә!Online" татар телен өйрәтү проекты кызыклы тест чыгарды.
Татар телен камил белүчеләргә дә ул файдалы булыр, чөнки сугымга бәйле күп терминнар инде көнкүреш сөйләшүләрдән төшеп кала кебек.
👉Тестны монда узып була, Русиядән VPN кирәк.

Азатлык Радиосы
Заточите ножи, "сугым вакыты"! Тест про татарские традиции, связанные с заготовкой мяса на зиму
Вы, наверное, ждете Нового года? А у татар уже начался интересный, богатый на традиции и угощения период, который называется "сугым вакыты". Это время закалывания скота и заготовки мяса впрок. Установилась морозная погода? Значит, уже все готово к сугым!…
👍11🔥5
📍Аннексияләнгән Кырымда яшәүче Назим Муждабаевка Путинны хурлаган һәм Украина байрагы ясалган рәсемнәргә "лайк" куюы өчен 100 мең сум штраф салганнар.
Мәхкәмә иргә биш ел элек чыгарган посты өчен 70 мең сум штраф салган. Бу постта ир Путинны алдакчы дип тупас рәвештә атаган рәсем чыгарган булган, полиция иргә хакимияткә ихтирамсызлык турында беркетмә төзегән.
30 мең сумын "Одноклассники"дагы Украина флагы һәм дәүләт символлары булган рәсемнәргә лайклар куйган өчен, Русия гаскәрен "кимсетү" маддәсе нигезендә салганнар.
▪️Кырымда яшәүчеләрне ешрак Русия гаскәрен кимсетүдә гаепле дип табалар. Русия гаскәрен "дискредитацияләү" турында ачылган административ эшләр саны ягыннан ил төбәкләре арасында аннексияләнгән Кырым беренче өчлеккә кергән иде.
@azatliqradiosi

Аннексияләнгән Кырымда яшәүче иргә Путинны хурлаган һәм Украина байраклы рәсемнәргә "лайк" куюы өчен 100 мең сум штраф салганнар
30 мең сумын – Русия гаскәрен "дискредитацияләү", 70 мең сумын – "хакимияткә ихтирамсызлык күрсәтү" маддәсе нигезендә.
🤬4😢2👍1🌚1
🔸Якшәмбегә каршы төндә Украина белән чиктәш Русия төбәкләренә, аерым алганда Брянски, Калуга, Смоленски һәм Курски өлкәләренә дроннар һөҗүм иткән.
Брянски өлкәсе губернаторы Александр Богомаз телеграм каналында язуынча, Стародубский районда дрон шәхси йортка эләккән, бер бала һәлак булган. Моннан тыш күпфатирлы торак йортка зыян салынган.
▪️Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Русия төбәкләренә даими рәвештә пилотсыз очкычлар һөҗүм итә. Корбаннар һәм җимереклекләр дә бар. Күп очракта Киев моңа фикер белдерми.

🔥2🎉2
Русия төрмәләрендә һәр җиденче тоткын — мөселман.
Бу хакта Русия мөселманнары дини җыелышы рәисе Әлбир Крганов Русия эчке эшләр министрлыгының Мәскәү университеты узган семинарда белдергән, дип яза "Российская газета".
206 мең хөкем ителгән кешенең 31 меңе үзен мөселман дип атаган ул. Бу якынча 15 процентны тәшкил итә.
▪️Быел Русия төрмәләрендә мөселман тоткыннарының баш күтәрүләре булды. Алар ике тапкыр тотык алып Җәзаларны үтәү федераль хезмәте вәкилләренә һөҗүм итте. Әлеге вакыйгалар төрмә системында мөселманнарның тоткан урыны һәм төрмә эшенә ничек йогынты ясавы турында сөйләргә җирлек тудырды. Белгечләр төрмә системын тиз генә үзгәртеп булмый дип саный.
▪️Колонияләрдә мөселман тоткыннарга дуңгыз ите ашарга тәкъдим итү очраклары да бар. 2022 елда Чистай шәһәренең 5нче тикшерү изоляторында утыручы мөселманнарга дуңгыз ите тәкъдим ителүе шикаяте нигезендә прокуратурага мөрәҗәгать тә юлланды.

🤬4😱3🔥1😢1💔1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Русия төрмәләрендә һәр җиденче тоткын — мөселман. Бу хакта Русия мөселманнары дини җыелышы рәисе Әлбир Крганов Русия эчке эшләр министрлыгының Мәскәү университеты узган семинарда белдергән, дип яза "Российская газета". 206 мең хөкем ителгән кешенең 31 меңе…
Белгечләр бүген Русия төрмә тормышы “кызылларга” һәм “караларга” гына түгел, “яшелләргә” дә (мөселман тоткыннарына) бүленә дип саный.
"Зона солидарности" төркеме вәкиле Иван Асташин исә мөселманнарның берләшүен күп очракта аларга басым белән аңлата.
— Мөселманнар пенитенциар (төрмә) системында да, иректә дә кыерсытыла. Алар еш кына "Хизб ут-Тәхрир" кебек тыелган оешмаларда катнашкан дигән ялган гаепләүләр белән җинаять эшләре корбаны була. Сәяси тоткыннар Азат Мифтахов һәм Алексей Гориновка каршы оештырылган кебек, мөселманнарга каршы да төрмәдә яңа җинаять эшләре ачу провокацияләре башкарыла. Аларга "террорчылыкны аклау", "тыелган оешмаларда катнашу" өчен өстәмә сроклар өстиләр, — дип сөйли ул.
Башка белгечләрнең фикерләрен ➡️Азатлык Радиосы сәхифәсендә укый аласыз.

"Мөселманнар төрмәдә дә, иректә дә кыерсытыла"
Белгечләр бүген Русия төрмә тормышы “кызылларга” һәм “караларга” гына түгел, “яшелләргә” дә (мөселман тоткыннарына) бүленә дип саный.
🤬5💔2👍1🔥1😢1
Бу Украина сугышында һәлак булган Ирек Нәҗип улы Мөхәммәдиев.
Аңа нибары 27 яшь булган. Ул — Башкортстанның Әбҗәлил районы Әскар авылыннан, кече сержант, укчы. 2024 елның 16 июлендә Русия саклану министрлыгы белән контракт төзи. Аның үлеме турында хәбәр инде киләсе айда килеп җитә – 2024 елның 30 августында.
Яшь булуына карамастан, аның күпбалалы әти булуы әйтелә — улы һәм кызлары ятим калган.
Соңгы вакытта Башкортстанда да, Татарстанда да контракт төзүчеләр сугышта бик тиз һәлак була.
Яңа контракт төзүчеләр профессиональ хәрбиләрдән нык аерыла, дип яза BBC, фронтка китәр алдыннан алар минималь әзерлек үтә. Бу әзерлек 3-10 көн генә дәвам итәргә мөмкин.
Бу хакта тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

😢5👍2🎉1🤡1🌭1😭1
Ел саен 30 ноябрьдә Финляндия татарлары "Кыш сугышы"н искә ала.
Әлеге сугышта фин ягыннан да, советлар ягыннан да катнашучылар арасында татарлар булган һәм алар бер-берсенә каршы сугышкан.
“1939 елның 30 ноябрендә Һельсинкига совет очкычлары иртән бомбалар ташлый башлады. Без мөселман татарлары үз теләгебез белән әлеге "кыш сугышы"нда катнашырга теләк белдердек. Фин паспортыбыз юк иде, әмма без ихтыяри гаскәргә кердек”, дип сөйләгән иде элек Азатлык Радиосына Финляндия татар оешмасында ветераннар хәрәкәтен җитәкләүче Осман Габдраһим.
“Безне мылтык тотарга өйрәттеләр, аннары фронтка бардык. Советка каршы кышкы сугышта барлыгы 50дән артык Финляндия татары катнашты”, диде ул.

Кыш сугышы: татарга каршы татар
Фин генералы ел саен мөселман татарлары зиратына килеп "кыш сугышы"нда шәһид киткәннәр һәйкәленә чәчәкләр куя. Финляндиядә туып үскән татарлар һәм совет тарафлы татарлар бер-берсенә каршы сугышкан.
💔8👍3🔥2
🔥8
Простоквашинода кыш
Әйдә! Online
Бүген 1 декабрь, кыш җитте.
Әйдәгез кышның беренче көнендә кич утырып Эдуард Успенскийның "Простоквашинода кыш (Зима в Простоквашино)" әсәрен тыңлыйк.
Азатлыкның "Әйдә!Online" проекты аның аудиосын әзерләгән иде. Ул татар телен өйрәнүчеләр өчен яраклаштырылган.

👍7❤1🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Төрмәдә утыручы татар галиме Азат Мифтахов янына адвокаты барган Әмма ул әле ШИЗОда утыра. Бүген чыгарга тиеш. Мәләкәс төрмәсе җитәкчеләре аерым изолятордан чыгарылгач, Азат башка камерага күчереләчәк дип ышандырган. Психик чир белән интегүче кеше дә дәвалауга…
Бер атна штраф изоляторында утырган Азат Мифтаховны кире камерага кайтарганнар.
Хәзер ул үзен үтерергә янаган психикасы тотрыксыз күршесеннән аерым, ялгызы бер камерада утыра, дип хәбәр итә Telegram-да Мифтаховка теләктәшлек төркеме.
30 ноябрь Азатның әти-әнисе аның янына кыска очрашуга керә алган. Мондый күрешүләр елына нибары ике тапкыр гына рөхсәт ителә. Мифтаховның әнисе Гөлнур Хөсәенова улы белән күрешүе турында FreeAzat каналында язды.
“Теләсә нинди сылтау табып, очрашу бирмәсләр дип курыктык. Пропуск биргәннәрен 1,5 сәгать көттек. Алты ай элек күрешкәннән бирле Азат бик ябыккан, күзләре белән кашлары гына утырып калган, олыгайган, барлык бу хәлләрдән арыганлыгы сизелә, әмма безне күрүгә бик шат иде”, ди ана.
Күрешү дүрт сәгать дәвам иткән. Галимнең әнисе передачалар тапшыра алмавына уфтана, чөнки аларның саны елга бер тапкыр белән чикләнгән.
FreeAzat төркеме язуынча, Мифтаховның Мәләкәс төрмәсенә килүенә бер ай тулуга, ниһаять Азат китапханәдән берничә китап ала алган. Моннан тыш аның хәзер китап кибетләреннән заказ бирү мөмкинлеге бар.
Якыннары шулай галимне аның электән килгән шикаятьләре нигезендә диагноз кую өчен ФСИН хастаханәсенә чыгару мөмкинлеге дә бар, дип саный.
▪️Быел март ахырында Азат Мифтахов "террорчылыкны аклау" эше нигезендә 4 елга хөкем ителде. Хәзер ул Ульян өлкәсендәге Мәләкәс шәһәре төрмәсендә тотыла.

🤬8😢6👍3🔥1💔1
Хәерле атна башы, кадерле укучыларыбыз! 2 декабрь, дүшәмбе иртәсенә билгеле булган төп хәбәрләр белән танышыйк:
🔵 Русия саклану министрлыгы төнлә 15 дронны бәреп төшерүен белдерде. Алар Курск, Брянск һәм Белгород өлкәләрендә һәм басып алынган Кырымда очкан диелә. Корбаннар һәм җимерелүләр турында хәбәрләр юк.
🔵 Украина хакимияте исә Тернопольдә Русия дронының торак йортка эләгүен хәбәр итә. Бер кеше һәлак булган, берничә кеше яраланган диелә.
🔵 Башкортстанның Калтасы районында урнашкан Краснохолмски авылында күпфатирлы йортта зур янгын чыккан. 81 яшьлек хатын-кыз һәм 4 яшьлек бала һәлак булган.
🔵 Бүген Украинада сигез сәгатькә кадәр киңкүләм ут сүндерү көтелә, дип кисәтә "Укрэнерго". Оешма моны Русия гаскәренең Украина энергетик объектларына һөҗүме нәтиҗәсе булып аңлата.
🔵 АКШ президенты Джо Байден үзенең улын Хантерны ярлыкады. Хантерны салым түләмәүдә һәм коралны канунсыз сатып алуда гаепләгәннәр иде.
Яңалыклар шундый. Сезнең атнагыз ничек башлана? Шәрехләрдә языгыз, сәлам бирегез!
@azatliqradiosi
Яңалыклар шундый. Сезнең атнагыз ничек башлана? Шәрехләрдә языгыз, сәлам бирегез!
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥1😢1
❗️Татар-башкорт дөньясының 2️⃣ 0️⃣ 2️⃣ 4️⃣ ел шәхесен сайлыйбыз!
Гадәттәгечә, ел азагында без ел шәхесен сайларга тәкъдим итәбез. Татар-башкорт дөньясында 2024 ел шәхесе дип кемне атар идегез? Редакциябез ел дәвамында эшчәнлекләрен күзәткән, башкорт вә татар исемен яңгыраткан, тормышны уңай якка үзгәртергә тырышкан, көрәшкән 9 кешене тәкъдим итә.
Сүз сезгә, хөрмәтле укучылар. Тавыш бирегез, безнең исемлеккә эләкмәгән башка шәхесләр тәкъдимнәрен дә языгыз. Ел шәхесен бергә сайлыйк!
Сораштыру 👉 безнең сайтта һәм Telegram-каналда бара. Сайтта аерым һәр шәхес турында кыска мәгълүмат бар, быел аның ниләр белән шөгыльләнгәне дә аңлатыла.
#ел_шәхесе

Татар-башкорт дөньясының 2024 ел шәхесен сайлыйбыз
2024 ел шәхесе — кем ул? Татар-башкорт дөньясында ел дәвамында җәмгыятькә тәэсир ясаган шәхес өчен тавыш бирүдә катнашырга тәкъдим итәбез. Бу исемлеккә сез лаеклы дип санаган шәхесләр кермәгән дип саныйсыз икән, безнең социаль челтәрләрдә языгыз.
🔥3❤2
Татар-башкорт дөньясында 2024 ел шәхесе дип кемне атар идегез?
Final Results
43%
Фаил Алсынов
4%
Айгөл Әхмәтҗан
4%
Алтынай Вәлитов
4%
Әнвәр Гатиятуллин
13%
Фәрит Зәкиев
12%
Алсу Кормаш
1%
Айгиз Кунафин
2%
Айгөл Лайон
12%
Рузил Миңнекаев
6%
Үз вариантым (коммент калдырам)
❤24🔥7👍2🤔2😎1
Яңа ел ялларында берәр кая барасызмы?
Казаннар арасында быел иң популяр илләр – Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Мисыр, Шри-Ланка, Гоа һәм Таиланд икән. Әмма ялга бару быел былтыргыдан 20 процентка кыйбатланган.
Яңа ел бәйрәмнәрендә ялга барырга җыенан казаннарның 80-90 проценты исә Русия эчендә генә сәяхәт итәчәк.
Бу хакта 👉 безнең хәбәрдә укый аласыз.
#Татарстан

👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы pinned «Татар-башкорт дөньясында 2024 ел шәхесе дип кемне атар идегез?»