Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Тикшенерү: 2022 һәм 2023 елларда Русиядә көн саен өч хатын-кыз үтерелгән

Русиядә гаиләдә көч кулланган чакта хатын-кызларны үтерү күрсәткечләре тотрыклы рәвештә югары булып кала бирә. 2022 һәм 2023 елларда кимендә 2284 хатын-кыз гаиләдә көч кулланып үтерелгән, шуларның 93 процентнын партнёрлары үтергән. Бу хакта тикшеренүдә әйтелә.

Саннарга караганда, Русиядә һәр ай саен кимендә 95 хатын-кыз, ягъни һәр көн саен өч хатын-кыз үтерелгән.

Русиядә гаиләдә көч куллану турында канун юк. Соңгы елларда Русия думасына мондый канун өлгеләре 40лап тапкыр кертелде, әмма бер генә укылыш аша да үтмәде. 2017 елда Русия Җинаять кодексыннан сугу турындагы маддәне бетерделәр, ә гаиләдә көч кулланган өчен административ җаваплылык кертелде.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосында укыгыз.
😱3❤1🤔1🤬1
Русия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы 16 яшьлек үсмерләрне куркыныч һәм зарарлы җитештерүләрдә эшләтүне тәкъдим итә

Бу үзгәрешләр кертелсә, сәнәгать оешмалары һөнәри белем бирүче уку йортларының студентлары белән килешү төзеп, аларны түләүле практика үтәргә үзләренә ала алачак, дип саныйлар министрлыкта.

Элегрәк моны Татарстан депутатлары да тәкъдим иткән иде, әмма Думада куркыныч эшләргә балаларны җәлеп итүне кешелексезлек дип атадылар.

Казан дәүләт медицина университеты вәкиле Маргарита Максимова "Без туучылар санын арттырырга телибезме? Без бу балаларның сәламәтлеген бозачакбыз һәм туучылар саны артмаячак. Гарип балалар саны артачагы турында әйтеп тә тормыйм", дип кисәткән иде.

Русиядә кадрлар кытлыгы хөкем сөрә, мигрантлар белән проблемнар туып тора. Хакмияит төрлечә эшче куллар эзли.

Бу хакта тулырак 👉 монда укыгыз.
🤬5🤮2👍1👏1
Бу көннәрдә Азатлык Радиосы җыйган исемлектә ике республикадан үлүчеләр саны 7 меңнән артты. Бу — ачык чыганакларда табылган исемнәр генә.

3 декабрьгә без Татарстаннан — кимендә 3386 хәрби үлеме таба алдык. Соңгы атнада гына 98 исем өстәлде.

Татарстанда да иң күп үлүчеләр — башкала Казаннан (кимендә 515 кеше). Районлап үлүчеләр түбәндәгечә:

🔹Казан – кимендә 515 кеше.
🔹Чаллы – кимендә 371 кеше.
🔹Түбән Кама районы – кимендә 182 кеше.
🔹Әлмәт районы – кимендә 148 кеше.
🔹Яшел Үзән районы – кимендә 111 кеше.
🔹Бөгелмә районы – кимендә 101 кеше.

Ә менә иң "тыныч" район — Әтнә. Ул районнан сугышта 13 кеше үлемен таба алдык.

Бу хакта тулырак👉 безнең мәкаләдә укырга мөмкин.
😭1
“Бүген Башкортстандагы хокук бозуларны теркәп бару кирәк”

Чит илдәге башкорт милли хәрәкәтенең чираттан тыш Корылтаенда Башкортстанда яшәүчеләрнең кеше хокукларын яклау институты булдырылды.

Башкорт омбудсмены республикадагы кеше хокуклары бозылуны теркәп барачак һәм халыкара оешмаларга, мәхкәмәләргә мөрәҗәгать итәчәк. Милли хәрәкәт фикеренчә, бу "Путин режимы җимерелгәннән соң гаеплеләрне җаваплылыкка тартыр өчен" эшләнә.

Омбудсмен вазифасына милли хәрәкәт активисты, Азат милләтләр Лигасы вәкиле Айгөл Лайон сайланган.

"Башкорт милли сәяси үзәге"нә нигез салган сәяси мөһаҗир Руслан Габбасов сөйләвенчә, башкорт халкының хокукларын яклау үзәген булдыруга ихтыяҗ күптән бар. Хәзерге вакытта Башкортстанда кеше хокуклары омбудсмены вазифаларын элекке эчке эшләр министры Михаил Закомалдин били. "Ул ялган эшләр белән пачкалап кешеләрне утыртты", ди Габбасов. Аныңча, Баймак вакыйгалары Башкортстанда халыкның хокуклары якланмавын ачык күрсәткән.

Тулырак Азатлык Радиосында укыгыз.

👉Төп сайтта
👉Көзге сылтама
👍5🥱1
Татарстанга чит илләрдән күчүчеләрнең 16 проценты гына татар

Республикага дәүләт програмы ярдәмендә күчеп төпләгән төп милләт — таҗик һәм урыслар булган.

Соңгы җиде елда Татарстанга чит илдән күчүче татарлар саны кими башлаган.

Татарстан хезмәт министры урынбасары Наталья Бутаева сүзләренчә, Татарстанга күчүчеләрнең 27% — таҗиклар, 17% — урыслар, 16% — татарлар, 14% — төрекмәннәр һәм үзбәкләр булган. Алар нигездә Казан, Әлмәт, Яшел Үзән шәһәрләренә төпләнгән.

Татарстанга күченеп кайтырга теләүчеләр өчен махсус програм эшли.

👉Тулырак монда укыгыз.
🤮5✍2👍1👏1
📍Русия саклану министрлыгы Украинадагы сугышта хәбәрсез югалган Русия хәрбиләренең туганнарыннан ДНК экспертизасы уздыруны сораган 48 мең гариза алган.

Думаның саклану комитеты җитәкчесе Андрей Картаполов бу мәгълүматларны таратмаска чакырган.

"Бу яшерен, шактый сизгер мәгълүмат. Йомгаклау документларын төзегән чакта да бу саннар беркайда да булмасын", дигән Картополов.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
😡2
Татарстанда узган ел ришвәтнең уртача күләме 263 мең сум булган булса, быел 377 мең сумга җиткән.

Мондый җинаятьләрнең күпчелеге Казанда, шулай ук Чаллыда, Яшел Үзәндә һәм Түбән Кама районында теркәлгән.

▪️Татарстанда үткәрелгән социологик тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, һәр унынчы кеше ришвәтчелек белән очрашкан. Татарстанда ришвәтчелек очраклары нигездә бюджет акчалары белән бәйле. Бу җинаятьләрдән килгән зыян миллиард сумга кадәр җитәргә мөмкин.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬2👍1
Русия федераль иминлек хезмәте (ФСБ) Мәскәүдә кулга алынуыннан соң сугышка каршы чыгучы активист һәм программчы Кирилл Парубецның телефонына шымчылык итүче Monokle программын урнаштырган.

Бу – сугышка каршы чыгучы активистларга каршы мондый программ кулланулары турында билгеле булган беренче очрак, дип җиткерә "Первый отдел".

Әле сугыш башланганчы ук Парубец Украинага күчеп киткән булган, хәйриячелектә катнашкан. 2022 елның 24 февраленнән соң качакларга булышкан. Ахыр чиктә ул хатыны белән башка урынга күченү өчен документлар җыярга дип Русиягә кайткан. Әмма быел апрель аенда аның өенә куәт оешмалары вәкилләре килгән. Алар Парубецны кыйнаган, атып үтерү белән янаган диелә. Соңрак мәхкәмә прогррамчыны һшм аның хатынын полициягә буйсынмау турындагы маддә нигезендә 15 көнгә кулга алган.

Утыру урынында (спецприемник) куәт оешмалары вәкилләре Кирилл Парубецка дәүләткә хыянәттә шикләнелүен әйтеп, хезмәттәшлек итәргә: дусты турында әләкләп торырга тәкъдим иткә. Ул ризалашкан, чөнки баш тартса башка проблемнар булыр дип сагайган.

Утыру урыныннан азат ителгәннән соң, ул үзенең телефонында Monokle шымчы программы тапкан. Программ аның кайда булуын, шалтыратуларын күзәтеп барырга мөмкинлек биргән. Хәзерге вакытта Парубец хатыны белән Русиядән киткән, чит илдә яши диелә.

@azatliqradiosi
🔥1
📍Түбән Кама мэры урам чистартучылар җитмәгәнгә шәһәр халкын кар нык яумасын өчен"Аллаһка ялварырга" чакырган

"Ярый инде шәһәрне чистартып торабыз, әмма алга таба ничек булачак? Әлбәттә, бу карның ни кадәр явуына бәйле. Былтыргы кебек булса, хәлләр шактый катлауланачак. Шуңа күрә безгә карны әз-әз генә бирсен дип Аллаһы Тәгаләдән ялварачакбыз. Аллаһы Тәгаләгә ялварабыз. Хәзрәт тә, атакай да монда. Гөнаһны азрак кылырга, күбрәк сорарга", дигән мэр Рамил Муллин.

Ул киңәшмә вакытында шәһәр урамнарын чистартырга эшчеләр җитми дигән.

Түрә әйтүенчә, Түбән Камага урамнарны чистарту өчен 50 процентлап кеше җитми. Икътисади авырлыкларны ул Украинадагы сугыш белән бәйләп аңлаткан. "Катлаулы вакытта яшәвебезне онытмаска кирәк. Егетләребез җиңү белән кайтсын", дигән ул.

Былтыр Түбән Камада урамнарны чистартуга шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм ителгәннәрне җәлеп иткәннәр иде. Ул чакта Рамил Муллин вазгыять катлаулы булса да, коммуналь хуҗалык эшчеләре карны чистарту бурычын үти алды, әмма эшчеләр җитмәү җитди проблем булып кала дигән иде.

Тулырак👉 Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
😁3🤣3❤1🤡1
Русия-Украина сугышында катнашкан татарлар турында ни уйлыйсыз?

Мордовиядән Миразыйм Исмәгыйлев сугышка үзе теләп кенә түгел, ә улы Ринат белән китеп барган. Икесе дә сугыштан яраланып кайта. Хәзер Исмәгыйлев мәктәпләр буйлап йөри һәм балаларга (шул исәптән татар балаларына да) сугыштагы хәлләр турында сөйли.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Дөньяның күпчелек илләре бу сугышны хөкем итеп чыкты.

👉Безнең яңа видеоны карагыз.

#татарлар

@azatliqradiosi
💩5👍1😁1🤡1🌭1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 5нче декабрь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Франция парламенты Мишель Барнье хөкүмәтенә ышанмау вотумын чыгарган. Барьне президент Эммануэль Макронга вазифадан китү турында гариза бирәчәк. Премьер-министрны вазифасыннан алу өчен депутатларның күпчелеге, 331 кеше тавыш биргән. Бу — 1962 елдан бирле беренче шундый очрак.

🔹Төнлә Русиянең Белгород өлкәсендәге өч торак пунктына пилотсыз очкычлар һөҗүм иткән дип белдерә Русия ягы. Зыян күрүчеләр юк дип хәбәр итәләр.

🔹Биткойн бәясе тарихта беренче тапкыр 100 мең доллардан артып киткән.

🔹АКШ Грузия хакимиятләренә каршы яңа чикләүләр кертергә җыена дип белдерде дәүләт секретаре Энтони Блинкен.

🔹Германия Украинага ерак араларга һөҗүм итә торган кораллар белән эш итүне рөхсәт итмәячәк, Taurus канатлы ракетларын да бирмәячәк дип белдерде канцлер Олаф Шольц.

🔹Гадәттәгедән җылы һава торышы урнашу сәбәпле быел Татарстанда тау чаңгыларында шуу сезоны соңрак башланачак. Мәсәлән, Югары Ослан, Кукмара, Зәй, Әлмәт районнарындагы чаңгы шуу комплекслары әле һаман да эшләми.

🔹Валюталар курсы: $ = 104.24 сум; € = 110.20 сум; ¥ = 14.26 сум

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
👍2💋1
3 декабрьдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров "турыдан-туры сөйләшү" ("туры линия") үткәрде һәм журналистларның, җәмәгатьчелекнең сорауларына җавап бирде.

Дүрт сәгатьтән артык барган бу чарада 65 сорау яңгырады. Рәсми матбугат барлыгы 9 мең мөрәҗәгать килүен хәбәр итте. Белгечләр "турыдан-туры сөйләшү"дә сораулар алдан килештерелгән һәм Баймак вакыйгалары кебек тыелган темаларга кермәскә кушылган иде дип саный.

"Турыдан-туры сөйләшү"не Башкортстанның дәүләт телеканаллары, социаль челтәрләр күрсәтте. Очрашу, нигездә, урыс телендә генә барды, шулай да ара-тирә башкортча да сораулар яңгырады. Радий Хәбиров аларга урысча гына җавап кайтарды.

Күпчелек сораулар социаль тармакларга кагылды: кайдадыр пандус юк, трамвайлар яңартылмый, кайбер авылларда су юк һәм башкалар. Әмма төп тема Башкортстанның сугыш өчен эшләвенә бәйле иде. Бу уңайдан сугышта катнашучылар да очрашуга чакырылган иде.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
💩8🤡3🤔1
Башкортстан түрәсе Андрей Назаров хәзерге җирле үзидарә системы "Көнбатыш йогынтысы"нда оешкан дип белдерде.

"Көнбатыш шаблоннарын Русиядә куллану дисбаланс китереп чыгарды", дип аңлаткан Назаров. Ул шушы "дисбалансларны" бетерү — дәүләтнең иң мөһим бурычларыннан берсе дип саный.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов исә муниципаль реформага каршы фикер белдергән иде.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
💩4🤡4🖕1
Чаллыда җәмәгать транспортында йөрү бәясен 35 сумнан 45 сумга күтәреп куймакчылар.

Бу — Казандагы юл йөрү бәясеннән дә кыйммәтрәк. Хәзерге вакытта кәгазь акча белән түләгәндә Казанда 42 сум алалар.

Әмма "Бизнес Online" язуынча, хәзерге вакытта тарифлар дәүләт комитетында Казандагы юл йөрү бәясен 45 сум итү турындагы гариза да ята.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😱7👍2🤬2👏1
Татарстаннан Украина сугышына 22 имам һәм мөфтият хезмәткәре барып кайткан.

Ул хакта мөфти Камил Сәмигуллин Диния нәзарәтенең пленум утырышында хәбәр итте.

"Дүрт имам бүген дә анда хезмәт итә", дигән ул. Имамнарны гадәттә сугышның алгы сызыгына һәм һоспиталләргә җибәргәннәр. Бу "солдатларны рухландыру һәм куәтен арттыру өчен" эшләнә дип аңлаткан мөфти.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤮13🤬4👍1🖕1
Amnesty International: Израилнең Газзәдәге гамәлләре — геноцид

Amnesty International вәкиле Аньес Калламар әйтүенчә, Израил Газзәдә кылган гамәлләр: авыр тән җәрәхәтләре һәм психик зарар ясау, махсус рәвештә фәләстиннәрне физик яктан юк итүгә исәп тоткан тормыш шартлары тудыру — Геноцид турындагы конвенция тарафыннан тыела.

Оешма моның өчен берьюлы өч алым кулланылган ди: тормыш өчен кирәкле инфраструктураны юк итү, халыкны мәҗбүриләп күчерү өчен эвакуация турындагы күп санлы боерыклар һәм һуманитар ярдәм китерүгә аяк чалу.

Калламар Израилгә корал бирүче илләрне "геноцидта катнашучыларның берсе булырга мөмкинсез" дип кисәткән. Шулай ук ул Газзәдәге геноцидка нокта кую өчен дөньядагы илләрне "карарлы һәм эзлекле чаралар" күрергә чакырган.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
👍10❤1👎1🥱1
📍2022 елдан Башкортстан фәннәр академиясенең Башкорт энциклопедиясе институты хезмәткәрләре яртысыннан күбрәге кыскартуга эләккән.

Бу хакта бүген Башкорт энциклопедиясе институты фәнни җитәкчесе Уилдан Сәетов "Татар-информ" дәүләт мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында белдерде.

— 2022 елда бәла булды. Без 57 хезмәткәрдән 18гә калдык. Бюджетны 60%ка кистеләр һәм 60%ка хезмәткәрләрне кыскартырга туры килде. Бу республика җитәкчелегенең хатасы булды. Алар хәзер моны аңлады һәм төзәтергә сүз бирде.

30 ел эчендә Башкорт энциклопедиясе институты 30 атамада 40 том китап бастырган. Шулай ук 8 электрон энциклопедия проекты, 22 белешмә рәвешендәге китаплар эшләнелгән. Энциклопедиягә багышланган журналны ике елдан соң ябарга туры килгән.

Уилдан Сәетов сүзләренчә, Татарстанда хәл яхшырак. Әйтик, Татар энциклопедиясе институтында 54 хезмәткәр эшли. Шулай да "хезмәт хакы түбән" булып кала, диде ул.

@azatliqradiosi
👍1👏1🎉1👌1
🇺🇦Президент офисы җитәкчесе Андрей Ермак вәкиллегендә Украина делегациясе АКШка президент итеп сайланган Дональд Трампның булачак хакимияте вәкилләре белән очрашкан

The Wall Street Journal чыганаклары ышандыруынча, Ермак Вашингтонга Трамп киңәшчеләре белән мөнәсәбәтләрен җайлау өчен килгән. Басма чыганакларының берсе әйтүенчә, Киев Вашингтонга үзенең тынычлыкка әзер булуы турында хәбәр итмәкче, әмма бу "тотрыклы тынычлык" булырга тиеш. "Вакытлы тынычлык АКШ яки Украина мәнфәгатьләренә туры килми", дигән чыганак.

20 гыйнварда вазифасына керешәчәк Трампның хакимияте әлегә рәсми рәвештә тынычлык тәкъдимнәре ясамады. Трамп хакимияткә килсә, Русия белән Украина арасындагы низагны 24 сәгать эчендә тәмамлаячагын берничә тапкыр әйткән иде. Шул ук вакытта ул нәрсә ниятләвен әйтмәде.

@azatliqradiosi
🤔1
"Әни, берәр нәрсә эшләсәң, тавыш күтәрсәң, миннән бер мизгелдә юеш урын да калмаячак. Тавыш күтәрә күрмә!"

Русия-Украина сугышына киткән Александр Нестеровның әнисе улының үлеме турында рәсми документлар алырга тырыша, әмма документларны бирмиләр. Саняның һәлак булганын аның белән бергә сугышкан ирләр хәбәр иткән. Кая барырга белмәгән әнисе улы белән булган язышуларны һәм аудио сөйләшүләрне интернетка чыгарган. Ул шулай ук түрәләр һәм хәрби комиссариатта эшләүчеләр белән дә ничек аралашканын да уртаклашкан.

Русия Украинага 2022 елның 24 февралендә бәреп керде. Дөньяның күпчелек илләре бу сугышны хөкем итеп чыкты.

👉Видеоны карагыз.

@azatliqradiosi
🤡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татар-башкорт дөньясында 2024 ел шәхесе дип кемне атар идегез?
Хөрмәтле укучыларыбыз! Азатлык Радиосы сезнең белән бергә 2024 ел шәхесен сайлый.

Исемлектә — 9 намзәт. Әлегә беренче урында — Фаил Алсынов, икенче урында — Алсу Кормаш, өченче урында — Рузил Миңнекаев.

Комментарийларга сез үзегез "ел шәхесе" исеменә лаек дип санаган башка намзәтләрне дә өсти аласыз.

#ел_шәхесе

@azatliqradiosi
👎3🤬2👍1