Amnesty International: Израилнең Газзәдәге гамәлләре — геноцид
Amnesty International вәкиле Аньес Калламар әйтүенчә, Израил Газзәдә кылган гамәлләр: авыр тән җәрәхәтләре һәм психик зарар ясау, махсус рәвештә фәләстиннәрне физик яктан юк итүгә исәп тоткан тормыш шартлары тудыру — Геноцид турындагы конвенция тарафыннан тыела.
Оешма моның өчен берьюлы өч алым кулланылган ди: тормыш өчен кирәкле инфраструктураны юк итү, халыкны мәҗбүриләп күчерү өчен эвакуация турындагы күп санлы боерыклар һәм һуманитар ярдәм китерүгә аяк чалу.
Калламар Израилгә корал бирүче илләрне "геноцидта катнашучыларның берсе булырга мөмкинсез" дип кисәткән. Шулай ук ул Газзәдәге геноцидка нокта кую өчен дөньядагы илләрне "карарлы һәм эзлекле чаралар" күрергә чакырган.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.
@azatliqradiosi

👍10❤1👎1🥱1
📍2022 елдан Башкортстан фәннәр академиясенең Башкорт энциклопедиясе институты хезмәткәрләре яртысыннан күбрәге кыскартуга эләккән.
Бу хакта бүген Башкорт энциклопедиясе институты фәнни җитәкчесе Уилдан Сәетов "Татар-информ" дәүләт мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында белдерде.
— 2022 елда бәла булды. Без 57 хезмәткәрдән 18гә калдык. Бюджетны 60%ка кистеләр һәм 60%ка хезмәткәрләрне кыскартырга туры килде. Бу республика җитәкчелегенең хатасы булды. Алар хәзер моны аңлады һәм төзәтергә сүз бирде.
30 ел эчендә Башкорт энциклопедиясе институты 30 атамада 40 том китап бастырган. Шулай ук 8 электрон энциклопедия проекты, 22 белешмә рәвешендәге китаплар эшләнелгән. Энциклопедиягә багышланган журналны ике елдан соң ябарга туры килгән.
Уилдан Сәетов сүзләренчә, Татарстанда хәл яхшырак. Әйтик, Татар энциклопедиясе институтында 54 хезмәткәр эшли. Шулай да "хезмәт хакы түбән" булып кала, диде ул.

👍1👏1🎉1👌1
🇺🇦Президент офисы җитәкчесе Андрей Ермак вәкиллегендә Украина делегациясе АКШка президент итеп сайланган Дональд Трампның булачак хакимияте вәкилләре белән очрашкан
The Wall Street Journal чыганаклары ышандыруынча, Ермак Вашингтонга Трамп киңәшчеләре белән мөнәсәбәтләрен җайлау өчен килгән. Басма чыганакларының берсе әйтүенчә, Киев Вашингтонга үзенең тынычлыкка әзер булуы турында хәбәр итмәкче, әмма бу "тотрыклы тынычлык" булырга тиеш. "Вакытлы тынычлык АКШ яки Украина мәнфәгатьләренә туры килми", дигән чыганак.
20 гыйнварда вазифасына керешәчәк Трампның хакимияте әлегә рәсми рәвештә тынычлык тәкъдимнәре ясамады. Трамп хакимияткә килсә, Русия белән Украина арасындагы низагны 24 сәгать эчендә тәмамлаячагын берничә тапкыр әйткән иде. Шул ук вакытта ул нәрсә ниятләвен әйтмәде.

Азатлык Радиосы
Киевның Ермак җитәкчелегендәге делегациясе Трамп киңәшчеләре белән очрашкан
The Wall Street Journal чыганакларының берсе әйтүенчә, Киев Вашингтонга үзенең тынычлыкка әзер булуы турында хәбәр итмәкче, әмма бу "тотрыклы тынычлык" булырга тиеш. "Вакытлы тынычлык АКШ яки Украина мәнфәгатьләренә туры килми", дигән чыганак.
🤔1
"Әни, берәр нәрсә эшләсәң, тавыш күтәрсәң, миннән бер мизгелдә юеш урын да калмаячак. Тавыш күтәрә күрмә!"
Русия-Украина сугышына киткән Александр Нестеровның әнисе улының үлеме турында рәсми документлар алырга тырыша, әмма документларны бирмиләр. Саняның һәлак булганын аның белән бергә сугышкан ирләр хәбәр иткән. Кая барырга белмәгән әнисе улы белән булган язышуларны һәм аудио сөйләшүләрне интернетка чыгарган. Ул шулай ук түрәләр һәм хәрби комиссариатта эшләүчеләр белән дә ничек аралашканын да уртаклашкан.
Русия Украинага 2022 елның 24 февралендә бәреп керде. Дөньяның күпчелек илләре бу сугышны хөкем итеп чыкты.
👉Видеоны карагыз.

YouTube
Украинадагы сугышта төрмәдә утырган ир һәлак булган
"Әни, берәр нәрсә эшләсәң, тавыш күтәрсәң, миннән бер мизгелдә юеш урын да калмаячак. Тавыш күтәрә күрмә!"Русия-Украина сугышына киткән Александр Нестеровның...
🤡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татар-башкорт дөньясында 2024 ел шәхесе дип кемне атар идегез?
Хөрмәтле укучыларыбыз! Азатлык Радиосы сезнең белән бергә 2024 ел шәхесен сайлый.
Исемлектә — 9 намзәт. Әлегә беренче урында — Фаил Алсынов, икенче урында — Алсу Кормаш, өченче урында — Рузил Миңнекаев.
Комментарийларга сез үзегез "ел шәхесе" исеменә лаек дип санаган башка намзәтләрне дә өсти аласыз.
#ел_шәхесе

Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татар-башкорт дөньясында 2024 ел шәхесе дип кемне атар идегез?
Фаил Алсынов / Айгөл Әхмәтҗан / Алтынай Вәлитов / Әнвәр Гатиятуллин / Фәрит Зәкиев / Алсу Кормаш / Айгиз Кунафин / Айгөл Лайон / Рузил Миңнекаев / Үз вариантым (коммент калдырам)

👎3🤬2👍1
Мәхкәмә "Баймак эше" нигезендә гаепләнгән Халид Ишкуәтовны биш ел ярым колониягә хөкем итте
Бу хакта Idel.Реалиига туганнары хәбәр итте.
Самар өлкәсенең Тольятти Үзәк район мәхкәмәсе "Баймак эше" нигезендә гаепләнгән өч кешенең эшен 6 августта карый башлады. Халид Ишкуәтов, Илфат Ишморатов һәм Закир Колмөхәммәтов төркем белән хөкем ителде.
Ишморатов белән Колмөхәммәтовка нинди карар чыгарулары әлегә билгеле түгел.
Аларны киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда һәм хакимият вәкиленә карата гомер белән сәламәтлеккә куркыныч тудырмастай көч куллануда гаепләделәр.
Азатлык Радиосы өч фигурант турында да язган иде 👉 монда кереп укыгыз.

🤬11😢2👍1💔1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 6нчы декабрь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹Көньяк Кореянең әйдәп баручы фирка лидеры Хан Дон Һун ил президенты Юн Сок Ёль импичментын хуплады. Юн Сок Ёль бу атнада илдә сугыш хәлен кертергә тырышкан иде.
🔹Дума депутаты Александр Хинштейн Курски өлкәсе губернаторы вазифаларын башкаручы булып билгеләнде. Ул хактагы указны Русия президенты Владимир Путин имзалаган. Үз вазифасыннан киткән элекке губернатор Алексей Смирнов башка эшкә күчәм диде.
🔹Русиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавров АКШ журналисты Такер Карлсонга сәгать ярымлык интервью биргән. Лавров журналистның Украинадагы сугыш, "Орешник" коралы, Русия-АКШ мөнәсәбәтләре турындагы сорауларына җавап биргән.
🔹Киләсе елда Казаннан Калмыкия башкаласы Элистага туры рейс ачылырга тиеш. Ул 1 майдан алып 30 сентябрьгә кадәр эшләячәк.
🔹 Warner Bros. Discovery ширкәте җәй көне Лондонда Һарри Поттер турында сериал төшерә башлаячак. Төп рольләрне башкаручы актёрлар әлегә сайланмаган, сериал үзе 2026 елда экраннарга чыгарга тиеш.
🔹Валюталар курсы: $ = 103.38 сум; € = 109.78 сум; ¥ = 14.14 сум
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

😁2👍1🔥1
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль реформа турында фикерен белдерде: "Ике схема да эшләргә тиеш".
дигән президент "Ведомости" газетына.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
"Без ике вариант та булсын дип сораган идек... Федераль канун булачак. Без аны үтәячәкбез. Бер үтенечебез бар — ике схема да эшләп карасын, ә аларның кайсы яхшырак икәненә соңыннан карар бирсеннәр"
дигән президент "Ведомости" газетына.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
👍3
Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров ил АКШ белән сугыш хәлендәме дигән сорауга "алай димәс идем" дип җавап биргән.
Болай дип ул АКШ журналисты Такер Карлсон белән әңгәмәсендә әйткән. Шушы көннәрдә Карлсонның Лавров белән әңгәмә яздыру өчен кабат Мәскәүгә килүе билгеле булды. (Ел башында Карлсон Путин белән интервью эшләр өчен дә Русия башкаласына килеп киткән иде.)
Видео 6 декабрьгә каршы төндә чыкты. Әңгәмәнең тексты тышкы эшләр министрлыгы сайтында чыгарылды, аны урысча һәм инглизчә укып була.
АКШ белән сугыш турындагы сорауга җавап биргәндә Русия министры "бу — Мәскәү теләгән әйбер түгел", дигән.
дигән Лавров.
Такер Карлсонга әңгәмәсендә Сергей Лавров АКШның яңа сайланган президенты Доналд Трампка мөнәсәбәтен дә белдергән.
дигән Русия министры.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
Болай дип ул АКШ журналисты Такер Карлсон белән әңгәмәсендә әйткән. Шушы көннәрдә Карлсонның Лавров белән әңгәмә яздыру өчен кабат Мәскәүгә килүе билгеле булды. (Ел башында Карлсон Путин белән интервью эшләр өчен дә Русия башкаласына килеп киткән иде.)
Видео 6 декабрьгә каршы төндә чыкты. Әңгәмәнең тексты тышкы эшләр министрлыгы сайтында чыгарылды, аны урысча һәм инглизчә укып була.
АКШ белән сугыш турындагы сорауга җавап биргәндә Русия министры "бу — Мәскәү теләгән әйбер түгел", дигән.
"Әлбәттә, без бөтен күршеләребез белән нормаль мөнәсәбәтләрдә булуны теләр идек. Бөтен илләр белән дә, аеруча АКШ кебек бөек ил белән"
дигән Лавров.
Такер Карлсонга әңгәмәсендә Сергей Лавров АКШның яңа сайланган президенты Доналд Трампка мөнәсәбәтен дә белдергән.
"Аны нәтиҗәләргә ирешергә теләүче, эшләрен кичектерергә яратмаучы көчле кеше дип уйлыйм"
дигән Русия министры.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
💩5🤮3👍1
Русиядә курьерлар IT-белгечләреннән дә күбрәк хезмәт хакы алып эшли башлаган.
Аларның айлык кереме 115 мең сумнан да арткан. Бу шулай ук журналистлар, табиблар һәм укытучыларның хезмәт хакыннан күбрәк.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
Аларның айлык кереме 115 мең сумнан да арткан. Бу шулай ук журналистлар, табиблар һәм укытучыларның хезмәт хакыннан күбрәк.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
👍4😁2✍1👎1👨💻1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Русиядә курьерлар IT-белгечләреннән дә күбрәк хезмәт хакы алып эшли башлаган. Аларның айлык кереме 115 мең сумнан да арткан. Бу шулай ук журналистлар, табиблар һәм укытучыларның хезмәт хакыннан күбрәк. Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз. @azatliqradiosi
Шул ук вакытта Татарстанда урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең хезмәт хакы быел нибары 10%ка гына арткан.
2023 елда әлеге тармакта уртача хезмәт хакы 37-38 мең сум тәшкил иткән. Министр Равил Кузюров фикеренчә, мондый түбән хезмәт хакы Мәскәүгә бәйле.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
2023 елда әлеге тармакта уртача хезмәт хакы 37-38 мең сум тәшкил иткән. Министр Равил Кузюров фикеренчә, мондый түбән хезмәт хакы Мәскәүгә бәйле.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
😢4
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Мәхкәмә "Баймак эше" нигезендә гаепләнгән Халид Ишкуәтовны биш ел ярым колониягә хөкем итте Бу хакта Idel.Реалиига туганнары хәбәр итте. Самар өлкәсенең Тольятти Үзәк район мәхкәмәсе "Баймак эше" нигезендә гаепләнгән өч кешенең эшен 6 августта карый башлады.…
Өчесенә 14,5 ел. Мәхкәмә "Баймак эше"ндә гаепләнүче Халид Ишкуәтов, Илфат Ишморатов һәм Закир Колмөхәммәтовка хөкем карары чыгарды
Ишкуәтов турында кичә язган идек, бүген әлеге төркемдәге тагын ике кешенең хөкем карарлары билгеле булды. Шулай итеп, Ишкуәтовны 5,5 елга гомуми тәртипле колониягә, Ишморатов белән Колмөхәммәтовны - 4,5әр ел колониягә хөкем иткәннәр.
Аларның өчесен дә киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда һәм хакимият вәкиленә карата гомер белән сәламәтлеккә куркыныч тудырмастай көч куллануда гаепле дип тапканнар.
Эшләре Самар өлкәсенең Тольятти Үзәк район мәхкәмәсендә каралды.
"Баймак эше"ндә гаепләнүчеләр арасында иң беренче булып Илшат Ульябаев эше каралды. 17 июльдә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсе" аны биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте.
👉Тулырак монда укыгыз.

Туганнары "Idel.Реалии"-га хәбәр итүенчә, Ишкуәтовны 5,5 елга гомуми тәртипле колониягә, Ишморатов белән Колмөхәммәтовны - 4,5әр ел колониягә хөкем иткәннәр.
😢5💔4🙏1
Башкортстанда Украинадагы сугыштан кайткач таныш кызын кыйнап үтергән ирнең хөкем карарын йомшартканнар. Сугышка кадәр дә ул өч тапкыр хөкем ителгән булган.
Башкортстандагы мәхкәмә Украинага каршы сугышып кайткан Сергей Асяповны таныш кызы Камилә Низамованы кыйнап үтергәне өчен 7 ел да 9 айга хөкем иткән.
Башта ул сигез елга хөкем ителгән булган, әмма аппеляция мәхкәмәсе хөкем карарын йомшарткан.
Мәхкәмә карарны йомшартырдай хәлләр дип ике әйберне атаган:
✔️Асяповның Украинага каршы сугышуы, бүләкләнүе һәм яралануы.
✔️Низамованың үз-үзен тотышы "әхлаксыз" булуы, ул мыскыллау сүзләре әйтеп "провокация тудыруы".
"Вёрстка" мәгълүматынча, бу җинаять турындагы репортажны "НТВ" һәм "Россия" телеканалларыннан да күрсәткәннәр, әмма җинаятьченең вакытыннан алда колониядән азат ителеп, Украинадагы сугышта катнашуын телгә алмаганнар.
Аңа кадәр Асяпов талау һәм урлашу өчен өч тапкыр хөкем ителгән булган. Соңгы мәртәбә аны Башкортстан мәхкәмәсе 2018 елда 8,5 елга хөкем иткән. Ул иреккә әле 2025 елда гына чыгарга тиеш булган.
Тулырак Азатлык Радиосында укыгыз.

Башкортстанда Украинадагы сугышка колониядән киткән һәм кайткач таныш кызын кыйнап үтергән ирнең хөкем карарын йомшартканнар
Сугышка ул колониядән киткән булган, кайткач 30 яшьлек Камилә Низамова белән танышкан. Талашкан чакларында ир аны кыйнап үтерә һәм мәетен кайнар су астында калдыра.
💩5👍2😁1🌚1👀1
Русия активист Лилия Чанышевага яңа чит ил паспорты бирүдән баш тарткан
Чанышева үзендә бары тик Русиянең эчке паспорты гына булуын язган.
Томскидагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Ксения Фадеевага да чит ил паспорты бирүдән баш тартканнар.
Чанышева белән Фадееваны быел августта сәяси алмаш вакытында азат иттеләр. Бу алмаш нәтиҗәсендә азат ителгән сәясәтче Илья Яшин алмашта катнашкан тоткыннарның күбесенең кулында документлары юк иде, ә алман чик буе хезмәткәрләре азат ителгәннәрнең шәхесен интернеттагы фотолары белән чагыштырып теркәде диде.
Күптән түгел Русия консуллыгы Татарстан активисты, хәзерге вакытта чит илдә яшәүче Юлия Фәйзрахманованың чит ил паспортын озайтудан баш тарткан дип хәбәр ителгән иде.
👉Тулырак Азатлык Радиосында укыгыз.

Сәясәтче Лилия Чанышевага яңа чит ил паспорты бирүдән баш тартканнар
Чанышева үзе белән бары тик Русия паспорты гына булуын әйтә.
❤2🥱2🔥1
Репрессияләр дәвам итә: Азат Мифтахов инде икенче тапкыр төрмәдә утыра
Азатлык Радиосының Русиядәге яңа сәяси тоткыннар турындагы шәлкемендә Азат Мифтахов. Чыгышы белән Татарстаннан булган 31 яшьлек математик инде икенче тапкыр төрмәдә утыра.
Соңгы атнада Азатның төрмәдәге тормышына бәйле берничә яңалык та билгеле булды.
Мәләкәс төрмәсендә аның янына психик тайпылышлары булган тоткынны утырттылар. ШИЗОга да җибәреп алдылар. Янына әнисе килде һәм 4 сәгать дәвамында аның белән булды.
"Алты ай элек күрешкәннән бирле Азат бик ябыккан, күзләре белән кашлары гына утырып калган, олыгайган, барлык бу хәлләрдән арыганлыгы сизелә, әмма безне күрүгә бик шат иде", диде ана.
Азат Мифтаховның тарихы турында безнең сайтта укыгыз:
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.

Азатлык Радиосы Русиядәге сәяси тоткыннар турында даими язып бара. Бүген чыгышы белән Татарстаннан булган инде икенче тапкыр Русия төрмәсендә утыручы 31 яшьлек математик Азат Мифтаховка тукталабыз.
Соңгы атнада Азатның төрмәдәге тормышына бәйле берничә яңалык…

👎7❤5💔3😢2👍1🔥1
Рубль долларга карата арзаная. Бу нәрсәгә китерергә мөмкин һәм хакимиятләр нишләячәк
Соңгы атналарда Русия валюта базарында яңа рекордлар куелды: доллар 115 сумга кадәр диярлек күтәрелде, евро 120 сумнан сатылды. Кытай акчасына карата да рубль арзаная. Көз башыннан бирле юань якынча 25 процентка кыйбатланды һәм 12 сумнан 15 сумга диярлек җитте.
Рубльнең арзанаюы Русиядә нәрсәгә китерергә мөмкин, Азатлык Радиосы бу хакта белгечләр фикерен тәкъдим итә.
Икътисадчы Максим Блант бәяләр тагын артачак, "Яңа елга рәсми тугыз процент инфляция – тормышка ашмаган матур төш булып тоелачак", ди.
The Bell икътисади мөхәррире Денис Касянчук та инфляция артачак, әйберләр кыйбатлангач, халык әзрәк сатып алып башлый, ә бу икътисадның әкренәюенә китерә ди.
Икътисадчы Сергей Алексашенко рубльнең долларга карата арзанаюын русияләр сизмәячәк, чөнки инфляция болай да югары ди.
Тулырак безнең сайтта укыгыз.

👍1
Көньяк Корея президенты Юн Сок Ёль илдә сугыш хәле кертү өчен гафу үтенде һәм җаваплылыктан качмаска сүз бирде.
Сугыш хәле игълан итү "дәүләт эшләре өчен җаваплы президентның өметсезлеге" белән бәйле иде диде ул.
7 декабрь кичендә парламент президентның импичменты турында канун өлгесен тавышка куячак. Оппозиция фиркаләре Юн дәүләт түнтәрелеше ясарга теләде дип саный. Идарә итүче фирка президент вазифасыннан китми булдыра алмаячак дип уйлый.
Юн сугыш хәлен 3 декабрьдә игълан итте. Бу "илдә Төньяк Корея тарафдарларына каршы көрәш" өчен дип аңлатылды. Сугыш хәле 6 сәгать дәвам итте.
Парламент каршында протестлар башланды. Депутатлар президент карарын кире кагу өчен тавыш бирде.

Актаныш районы башкарма комитеты башлыгы Рөстәм Ильясов иреккә җибәрелгән 48 сәгать тоткарланып торудан соң аңа бернинди дә чикләү чарасы билгеләнмәгән. Бу хакта үз чыганакларына сылтанып Бизнес Online яза. Түрә 20 ноябрьдә тоткарланган иде, аны җыелыштан…
Медиа: Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов янә тоткарланган
Ул Тикшерү комитетына китерелгән дип яза "Бизнес онлайн" үз чыганакларына сылтанып.
Басма язуынча, Ильясов Мөслим районында эшләгәндә бер ширкәттән ришвәт алуда шикләнелә. Ришвәт бәясе бер миллион сумнан артык диелә. Әлегә бу хакта рәсми хәбәрләр юк.
Рөстәм Ильясов 20 ноябрьдә бер тоткарланган иде. Аны акча белән хәрәмләшүдә (Җинаять кодексының 159 маддәсе) шикләнделәр. Ләкин 48 сәгать тоткарланып торудан соң бернинди дә чикләү чарасы бирми чыгарып җибәрделәр.
Ильясов Чаллыда туган, аңа 40 яшь.
2016-2017 елларда, район башлыгы әле Фаил Камаев булган чакта Рөстәм Ильясов Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе булды. Камаевка карата ришвәтчелек турында җинаять эше ачылган, ноябрьдә ул тикшерү белән килешү төзеде һәм СИЗОдан йорт сагына чыгарылды. Түрә яңа җинаять эшләренә кагылышлы тулы күрсәтмәләр биргән иде.

🙈3👍1🤮1
Бүген Казанда "Татар әниләренең беренче форумы" дип аталган чара узды. Ләкин татар ана-аналарның беренче төркеме 2017 елда оешкан иде.
Анда "Әниләр марафоны" проектында катнашып, 21 көн дәвамында барлык биремнәрне үтәп, финалга узган әниләр җыелды. Әниләр каршында экспертлар чыгыш ясады, алар әниләрнең сорауларына җавап бирде. Чараны "Сөембикә" журналы оештырды.
Моны "беренче форум" дип атасалар да, татар ата-аналарының беренче төркеме 2017 елның сентябрендә татар теле тирәсендә вазгыять кискенләшкәч барлыкка килгән иде. Дөрес, монда әниләр генә түгел, әтиләр дә актив катнашты. Төркем Татарстанда татар теле дәүләт теле буларак мәҗбүри укытылырга тиеш дип таләп итте, төрле ачык хатлар, имза җыюлар оештырды. Кыска вакыт эчендә төркемгә меңнәрчә кеше кушылды барлыгы 12 меңнән артык кеше җыелды.
2018 елның ноябрендә Татар ата-аналары төркеме зур җыенын уздырды. Анда 227 кеше катнашты. Конференциягә Башкортстаннан татар, башкорт милли хәрәкәт вәкилләре катнашты. Кырымнан тел галиме Рәмзи Дәүләтов бар иде. Бүген гариза язып телне укытылуга калган шартларда туган телдә тәрбия бирүне ничек оештырырга, татар телле ата-аналарга ничек хокукларын якларга дигән сораулар күтәрелде.
Шунда яңгыраган фикерләрне тагын бер кат укып чыгыгыз әле. Бүген мондый чаралар уздырып буламы?
https://smarturl.click/Q1J6w - VPN-сыз ачыла.

Татар ата-аналары җыелды. Хөкүмәт, конгресстан ярдәм булмады
Татарстанның урыс телле ата-аналары комитеты (РоСТ) прокуратурага мәктәпләр, балалар бакчаларында урыс теле кимсетелә дип шикаятьләр яудырганда Казанда татар ата-аналары төркеме беренче тапкыр гамәли конфенренция оештырды.
🔥12
Әйдә Подкастның яңа эпизодын күрдегезме? 🤓🔥
Римма белән Айнур "Ак барс" тренерын татарча сөйләшүе өчен тәнкыйтьләүләр, Татарстан хакимиятендә хатын-кызлар барлыгы-юклыгы, "Gauga"ның яңа альбомы һәм башкалар турында сөйләшә.
Ахырына кадәр карасагыз, Яңа ел бәйрәмнәрендә карар өчен фильмнар исемлеге дә булачак ☃️
➡️ https://youtu.be/ecJEccpMc1A

Ак Барс, КФУ, Gauga, татарин в Молодежке, татарские фильмы | Әйдә Подкаст. Учим татарский (42)
В новом выпуске подкаста Айнур и Римма обсуждают, почему тренера "Ак Барса" ругают за татарский язык, где женщины во власти Татарстана, как Казань не смогла отбиться от памятника российскому императору, новый альбом группы "Gauga"! Досмотрите до конца, чтобы…
👍8