Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Мәхкәмә "Баймак эше" нигезендә гаепләнгән Халид Ишкуәтовны биш ел ярым колониягә хөкем итте Бу хакта Idel.Реалиига туганнары хәбәр итте. Самар өлкәсенең Тольятти Үзәк район мәхкәмәсе "Баймак эше" нигезендә гаепләнгән өч кешенең эшен 6 августта карый башлады.…
Өчесенә 14,5 ел. Мәхкәмә "Баймак эше"ндә гаепләнүче Халид Ишкуәтов, Илфат Ишморатов һәм Закир Колмөхәммәтовка хөкем карары чыгарды

Ишкуәтов турында кичә язган идек, бүген әлеге төркемдәге тагын ике кешенең хөкем карарлары билгеле булды. Шулай итеп, Ишкуәтовны 5,5 елга гомуми тәртипле колониягә, Ишморатов белән Колмөхәммәтовны - 4,5әр ел колониягә хөкем иткәннәр.

Аларның өчесен дә киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда һәм хакимият вәкиленә карата гомер белән сәламәтлеккә куркыныч тудырмастай көч куллануда гаепле дип тапканнар.

Эшләре Самар өлкәсенең Тольятти Үзәк район мәхкәмәсендә каралды.

"Баймак эше"ндә гаепләнүчеләр арасында иң беренче булып Илшат Ульябаев эше каралды. 17 июльдә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсе" аны биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте.

👉Тулырак монда укыгыз.
😢5💔4🙏1
Башкортстанда Украинадагы сугыштан кайткач таныш кызын кыйнап үтергән ирнең хөкем карарын йомшартканнар. Сугышка кадәр дә ул өч тапкыр хөкем ителгән булган.

Башкортстандагы мәхкәмә Украинага каршы сугышып кайткан Сергей Асяповны таныш кызы Камилә Низамованы кыйнап үтергәне өчен 7 ел да 9 айга хөкем иткән.

Башта ул сигез елга хөкем ителгән булган, әмма аппеляция мәхкәмәсе хөкем карарын йомшарткан.

Мәхкәмә карарны йомшартырдай хәлләр дип ике әйберне атаган:

✔️Асяповның Украинага каршы сугышуы, бүләкләнүе һәм яралануы.
✔️Низамованың үз-үзен тотышы "әхлаксыз" булуы, ул мыскыллау сүзләре әйтеп "провокация тудыруы".

"Вёрстка" мәгълүматынча, бу җинаять турындагы репортажны "НТВ" һәм "Россия" телеканалларыннан да күрсәткәннәр, әмма җинаятьченең вакытыннан алда колониядән азат ителеп, Украинадагы сугышта катнашуын телгә алмаганнар.

Аңа кадәр Асяпов талау һәм урлашу өчен өч тапкыр хөкем ителгән булган. Соңгы мәртәбә аны Башкортстан мәхкәмәсе 2018 елда 8,5 елга хөкем иткән. Ул иреккә әле 2025 елда гына чыгарга тиеш булган.

Тулырак Азатлык Радиосында укыгыз.
💩5👍2😁1🌚1👀1
Русия активист Лилия Чанышевага яңа чит ил паспорты бирүдән баш тарткан

Чанышева үзендә бары тик Русиянең эчке паспорты гына булуын язган.

Томскидагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Ксения Фадеевага да чит ил паспорты бирүдән баш тартканнар.

Чанышева белән Фадееваны быел августта сәяси алмаш вакытында азат иттеләр. Бу алмаш нәтиҗәсендә азат ителгән сәясәтче Илья Яшин алмашта катнашкан тоткыннарның күбесенең кулында документлары юк иде, ә алман чик буе хезмәткәрләре азат ителгәннәрнең шәхесен интернеттагы фотолары белән чагыштырып теркәде диде.

Күптән түгел Русия консуллыгы Татарстан активисты, хәзерге вакытта чит илдә яшәүче Юлия Фәйзрахманованың чит ил паспортын озайтудан баш тарткан дип хәбәр ителгән иде.

👉Тулырак Азатлык Радиосында укыгыз.
❤2🥱2🔥1
Репрессияләр дәвам итә: Азат Мифтахов инде икенче тапкыр төрмәдә утыра

Азатлык Радиосының Русиядәге яңа сәяси тоткыннар турындагы шәлкемендә Азат Мифтахов. Чыгышы белән Татарстаннан булган 31 яшьлек математик инде икенче тапкыр төрмәдә утыра.

Соңгы атнада Азатның төрмәдәге тормышына бәйле берничә яңалык та билгеле булды.

Мәләкәс төрмәсендә аның янына психик тайпылышлары булган тоткынны утырттылар. ШИЗОга да җибәреп алдылар. Янына әнисе килде һәм 4 сәгать дәвамында аның белән булды.

"Алты ай элек күрешкәннән бирле Азат бик ябыккан, күзләре белән кашлары гына утырып калган, олыгайган, барлык бу хәлләрдән арыганлыгы сизелә, әмма безне күрүгә бик шат иде", диде ана.

Азат Мифтаховның тарихы турында безнең сайтта укыгыз:

👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.
👎7❤5💔3😢2👍1🔥1
Рубль долларга карата арзаная. Бу нәрсәгә китерергә мөмкин һәм хакимиятләр нишләячәк

Соңгы атналарда Русия валюта базарында яңа рекордлар куелды: доллар 115 сумга кадәр диярлек күтәрелде, евро 120 сумнан сатылды. Кытай акчасына карата да рубль арзаная. Көз башыннан бирле юань якынча 25 процентка кыйбатланды һәм 12 сумнан 15 сумга диярлек җитте.

Рубльнең арзанаюы Русиядә нәрсәгә китерергә мөмкин, Азатлык Радиосы бу хакта белгечләр фикерен тәкъдим итә.

Икътисадчы Максим Блант бәяләр тагын артачак, "Яңа елга рәсми тугыз процент инфляция – тормышка ашмаган матур төш булып тоелачак", ди.

The Bell икътисади мөхәррире Денис Касянчук та инфляция артачак, әйберләр кыйбатлангач, халык әзрәк сатып алып башлый, ә бу икътисадның әкренәюенә китерә ди.

Икътисадчы Сергей Алексашенко рубльнең долларга карата арзанаюын русияләр сизмәячәк, чөнки инфляция болай да югары ди.

Тулырак безнең сайтта укыгыз.

👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.
👍1
Көньяк Корея президенты Юн Сок Ёль илдә сугыш хәле кертү өчен гафу үтенде һәм җаваплылыктан качмаска сүз бирде.

Сугыш хәле игълан итү "дәүләт эшләре өчен җаваплы президентның өметсезлеге" белән бәйле иде диде ул.

7 декабрь кичендә парламент президентның импичменты турында канун өлгесен тавышка куячак. Оппозиция фиркаләре Юн дәүләт түнтәрелеше ясарга теләде дип саный. Идарә итүче фирка президент вазифасыннан китми булдыра алмаячак дип уйлый.

Юн сугыш хәлен 3 декабрьдә игълан итте. Бу "илдә Төньяк Корея тарафдарларына каршы көрәш" өчен дип аңлатылды. Сугыш хәле 6 сәгать дәвам итте.

Парламент каршында протестлар башланды. Депутатлар президент карарын кире кагу өчен тавыш бирде.
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Актаныш районы башкарма комитеты башлыгы Рөстәм Ильясов иреккә җибәрелгән 48 сәгать тоткарланып торудан соң аңа бернинди дә чикләү чарасы билгеләнмәгән. Бу хакта үз чыганакларына сылтанып Бизнес Online яза. Түрә 20 ноябрьдә тоткарланган иде, аны җыелыштан…
Медиа: Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов янә тоткарланган

Ул Тикшерү комитетына китерелгән дип яза "Бизнес онлайн" үз чыганакларына сылтанып.

Басма язуынча, Ильясов Мөслим районында эшләгәндә бер ширкәттән ришвәт алуда шикләнелә. Ришвәт бәясе бер миллион сумнан артык диелә. Әлегә бу хакта рәсми хәбәрләр юк.

Рөстәм Ильясов 20 ноябрьдә бер тоткарланган иде. Аны акча белән хәрәмләшүдә (Җинаять кодексының 159 маддәсе) шикләнделәр. Ләкин 48 сәгать тоткарланып торудан соң бернинди дә чикләү чарасы бирми чыгарып җибәрделәр.

Ильясов Чаллыда туган, аңа 40 яшь.

2016-2017 елларда, район башлыгы әле Фаил Камаев булган чакта Рөстәм Ильясов Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе булды. Камаевка карата ришвәтчелек турында җинаять эше ачылган, ноябрьдә ул тикшерү белән килешү төзеде һәм СИЗОдан йорт сагына чыгарылды. Түрә яңа җинаять эшләренә кагылышлы тулы күрсәтмәләр биргән иде.

👉Тулырак Азатлык Радиосында укыгыз.
🙈3👍1🤮1
Бүген Казанда "Татар әниләренең беренче форумы" дип аталган чара узды. Ләкин татар ана-аналарның беренче төркеме 2017 елда оешкан иде.

Анда "Әниләр марафоны" проектында катнашып, 21 көн дәвамында барлык биремнәрне үтәп, финалга узган әниләр җыелды. Әниләр каршында экспертлар чыгыш ясады, алар әниләрнең сорауларына җавап бирде. Чараны "Сөембикә" журналы оештырды.

Моны "беренче форум" дип атасалар да, татар ата-аналарының беренче төркеме 2017 елның сентябрендә татар теле тирәсендә вазгыять кискенләшкәч барлыкка килгән иде. Дөрес, монда әниләр генә түгел, әтиләр дә актив катнашты. Төркем Татарстанда татар теле дәүләт теле буларак мәҗбүри укытылырга тиеш дип таләп итте, төрле ачык хатлар, имза җыюлар оештырды. Кыска вакыт эчендә төркемгә меңнәрчә кеше кушылды барлыгы 12 меңнән артык кеше җыелды.

2018 елның ноябрендә Татар ата-аналары төркеме зур җыенын уздырды. Анда 227 кеше катнашты. Конференциягә Башкортстаннан татар, башкорт милли хәрәкәт вәкилләре катнашты. Кырымнан тел галиме Рәмзи Дәүләтов бар иде. Бүген гариза язып телне укытылуга калган шартларда туган телдә тәрбия бирүне ничек оештырырга, татар телле ата-аналарга ничек хокукларын якларга дигән сораулар күтәрелде.

Шунда яңгыраган фикерләрне тагын бер кат укып чыгыгыз әле. Бүген мондый чаралар уздырып буламы?

https://smarturl.click/Q1J6w - VPN-сыз ачыла.
🔥12
Әйдә Подкастның яңа эпизодын күрдегезме? 🤓🔥

Римма белән Айнур "Ак барс" тренерын татарча сөйләшүе өчен тәнкыйтьләүләр, Татарстан хакимиятендә хатын-кызлар барлыгы-юклыгы, "Gauga"ның яңа альбомы һәм башкалар турында сөйләшә.

Ахырына кадәр карасагыз, Яңа ел бәйрәмнәрендә карар өчен фильмнар исемлеге дә булачак ☃️

➡️ https://youtu.be/ecJEccpMc1A
👍8
Сүриядә хәлләр кискенләшә. Әлеге сәгатькә шулар билгеле:

🔸Баш күтәрүчеләр Сүрия көньягында урнашкан Даръа төбәгенең зур өлешен яулап алуы турында хәбәр итә. 2011 елда президент Бәшәр Асад режимына каршы баш күтәрү шунда башланган иде.

🔸Баш күтәрүчеләр күп кенә хәрби объектларны контрольгә алган, хөкүмәт хәрбиләре белән “каты сугышлар” булган. Бу хакта Бөекбританиядә урнашкан Кеше хокукларын күзәтүче Сүрия үзәге (SOHR) белдерә.

🔸Reuters агентлыгы мәгълүматынча, баш күтәрүчеләр бер тәүлек эчендә Сүрия көньяк-көнбатышының зур өлешен кулга төшергән. Алар Сүрия башкаласы Димәшк (Дамаск) шәһәреннән 30 км ераклыкта тора.

🔸Интернетта Җарамана шәһәрендә Бәшәр Әсәднең әтисе, үлгәнче Сүрия белән 29 ел дәвамында идарә иткән Хафиз Асадның һәйкәле җимерүләре төшерелгән видео таралган.

🔸Хәзер хөкүмәт гаскәрләре стратегик әһәмияткә ия булган Хомс шәһәрен саклауга юнәлгән, дип яза Reuters. Алар башка районнардан көч туплап, шәһәр тирәсендә авиаһөҗүмнәр ясый диелә.

🔸Президент Бәшәр Асад Сүрия башкаласы Димәшктә кала, дип белдерә дәүләт мәгълүмат агентлыгы.
👍2
Парижда төзекләндерелгән Нотр-Дам чиркәве ачылды

Шимбә көнне Парижда Европада иң танылган истәлекле урыннарның берсен – төзекләндерелгән Нотр-Дам чиркәвен ачу тантанасы узды. 2019 елда чиркәү зур янгыннан зыян күргән иде, төзекләндерү эшләре биш елдан артык дәвам итте.

Тантаналы чарага 50 ил башлыгы чакырылды. Кунаклар арасында АКШның сайланган президенты Доналд Трамп, Украина президенты Владимир Зеленский, Грузия президенты Саломе Зурабишвили булды.

Чарада шулай ук 2019 елда Нотр-Дамдагы янгынны сүндерүдә катнашкан 160 янгын сүндерүчеләр дә булды.

Якшәмбе көнне чиркәүдә беренче дини келәүләр үткәреләчәк – католикларда Адвентның икенче атнасы, Раштуаны көтү вакыты башлана.

Нотр-Дам де Пари чиркәве 2019 елның апрелендә янды, аның түбәсе һәм манарасы ишелеп төште.

Чиркәүне төзекләндерү якынча 700 миллион евро торган. Бу максатларга 840 миллион евро җыелган булган, калган акчалар чиркәүне алга таба тотуга тотылачак диелә.

Нотр-Дам чиркәве 1163—1345 елларда төзелгән.

👉 Тулырак монда укыгыз.
👍8❤4👎2
Сүриянең оппозиция төркемнәре башкала Димәшкне азат итүләре турында хәбәр итте.

Бу хакта алар телевидение аша мөрәҗәгатьтә белдерде. "Хәят Тәхрир әл-Шам" сәләфи төркеме башлыгы Әхмәт Әш-Шара качакларны "Азат Сүриягә" кайтырга чакырды.

Хөкүмәт башлыгы Мөхәммәт әл-Җәлали хакимиятне Сүрия халкы сайлаган теләсә кайсы җитәкчегә тыныч кына тапшырачагын әйтте.

"Сүрия күршеләре һәм дөнья белән яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыручы гадәти ил була ала. Бу Сүрия халкы сайлаячак җитәкчедән тора. Без бар мөмкинлекләрне тапшырып яңа хакимият белән хезмәттәшлеккә әзер", - дип язды ул.

"Әл-Фәтх әл-Мубин" хәрби төркеменең берләшкән идарәсе телеграм каналы хәбәр итүенчә, барлык дәүләт оешмалары "рәсми тапшыруга кадәр элекке премьер-министр карамагында" калачак һәм хакимият биналарына якын килү тыелган.

Бәшәр Әсадның кайда булуы төгәл билгеле түгел. Reuters язуынча, Димәшк һава аланыннан очкан соңгы очкыч Syrian Air ширкәтенең Ил-76 булган.

Ул берничә минут Тартус ягына очкан, әмма Хомс өстеннән очканда кинәт кенә борылып кире якка киткән һәм тиз төшә башлаган һәм радарлардан югалган. Reuters һәм "Әл-Хадас" әлеге очкычта Асад булуы ихтимал дип яза.

▪️Сүриядә сугыш 2011 елдан бирле дәвам итә. Төрле юнәлештәге хәрби төркемнәргә АКШ, Төркия, Катар ярдәм итә. Русия гаскәрләре һәм "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте Башар Әсад режимы ягында сугышты.

@azatliqradiosi
❤10🔥5🤡1
АКШ президенты итеп сайланган Доналд Трамп Украинада сугышны тиз арада туктатырга һәм сөйләшүләр башларга чакырды.

Аның әйтүенчә, Украина президенты Владимир Зеленский Русия белән "килешү" төзергә тели. Трамп бу хакта үзенең Truth Social социаль челтәрендә Сүриядәге хәлләргә аңлатма биргәндә язды.

"Асад юк. Ул иленнән качты. Аны яклаучы Владимир Путин җитәкчелегендәге Русия аны яклау белән башка кызыксынмый. Гомумән Русиягә анда катнашасы түгел иде", диде Трамп.

Аның әйтүенчә, Украинадагы сугыш аркасында Мәскәү Сүриягә карата "бөтен кызыксынуын югалтты". Трамп сүзләренчә, әлеге сугышта Русиянең якынча 600 мең хәрбие яраланган яки үтерелгән.

Трамп Украина президенты Владимир Зеленскийның "бу акылсызлыкны туктату" өчен Русия белән "килешү" төзергә теләвен әйтә. Ул Украина ягыннан югалтуларны "400 мең хәрби" дип бәяли.

"Тиз арада атышларны туктарырга һәм сөйләшүләр башларга кирәк. Бик күп кеше гомере әрәм булды, бик күп гаилә җимерелде. Әгәр шулай дәвам итсә, ул зуррак һәм начаррак нәрсәгә әйләнергә мөмкин. Мин Владимирны яхшы беләм. Хәзер аның гамәл кылу вакыты. Кытай ярдәм итә ала. Дөнья көтә! - дип язган Трамп.

@azatliqradiosi
❤4🤔4👍1🤡1
7 декабрь Мәскәүдә сукыр активист Оксана Осадчая 17 елга ирегеннән мәхрүм ителгән Кырымнан күзе күрмәүче мөселман Александр Сизиковны яклап ялгыз пикетка чыкты.

Бу хакта SotaVision яза.

Юл һәлакәтеннән соң күзләре сукырайган Сизиковка җылы кием бирдермиләр.

"Аның берничә авыр чире бар, ә без хәтта аңа нинди ярдәм күрсәтелүен дә тикшерә алмыйбыз. Күрсәтеләме икән әле? Шушы көннәрдә аның әнисенә улына тапшырырга теләгән җылы әйберләрне кире кайтарганнар. Төрле чикләүләр аркасында ул әйберләр тоткынга тапшырылырга тиеш түгел дигәннәр. Ә ул этапта ничек барачак? Аның башына пластинка куелган, һәм ул пластинкага суык ярамый!" – ди Осадчая.

▪️2023 елда Дондагы Ростовның Көньяк хәрби мәхкәмәсе Кырымның Бакчасарай районыннан Александр Сизиковны Русиядә террорчы оешма дип аталучы "Хизб ут-Тәхрир" фиркасе эшчәнлегендә катнашуда гаепләп 17 елга ирегеннән мәхрүм итте. Өч елны ул өй сагында уздыра, ә 2024 елның сентябрендә аны Бакчасарайдагы тикшерү изоляторына җибәрәләр.

▪️"Мемориал" хокук яклау үзәге Сизиковны сәяси тоткын дип таныды.

▪️Азатлык Радиосы Сизиков турында тулырак язган иде 👉монда укый аласыз.

@azatliqradiosi

@azatliqradiosi
👍6❤2🔥2😢2
Бу көннәрдә Азатлык Радиосы җыйган исемлектә Башкортстан һәм Татарстаннан үлүчеләр саны 7 меңнән артты.

Ачык чыганакларда еш кына кешеләрнең сугышка ни рәвешле китүе турында мәгълүмат әйтелми, яшерелә, шуңа бу саннар чынлыкта күпкә зуррак булуын фаразлап була.

▪️Башкортстанда иң күп үлүчеләр Уфадан (кимендә 386 кеше)
▪️Татарстанда иң күп үлүчеләр Казаннан (кимендә 515 кеше).

Бу хакта тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укый аласыз. Уңайлырак булсын өчен карточкалар ясадык.

@azatliqradiosi
🔥2🎉2😭2🌭1💔1
Русия башлаган сугышта Украинаның 43 мең хәрбие һәлак булган. Тагын 370 меңе яраланган. Бу хакта Украина президенты Владимир Зеленский әйтте.

Аның сүзләренчә, Русиядә бу сан 750 меңнән артып китә. Хәрбиләрнең 198 меңе һәлак булган, 550 меңнән артыгы яраланган дип саный Зеленский.

Ноябрьдә The Economist сугыш башланганнан бирле Украинаның 60-100 мең хәрбие һәлак, ә якынча 400 меңе яраланган булуы ихтимал дип язып чыкты.

▪️Зеленский беренче тапкыр һәлак булган Украина хәрбиләре санын 2024 елның февралендә 31 мең дип әйтте, ләкин ул чакта яраланган һәм хәбәрсез югалганнар турында сүз булмады.

▪️Мәскәү соңгы тапкыр үлгән хәрбиләр санын 2022 елның сентябрендә 5937 кеше дип белдерде. Шуннан бирле рәсми әйтелмәде.

▪️ WSJ ноябрьдә хәбәр итүенчә, Русиянең югалтулары 200 меңгә кадәр җитәргә мөмкин.

@azatliqradiosi
😢6💔2