Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Парижда төзекләндерелгән Нотр-Дам чиркәве ачылды

Шимбә көнне Парижда Европада иң танылган истәлекле урыннарның берсен – төзекләндерелгән Нотр-Дам чиркәвен ачу тантанасы узды. 2019 елда чиркәү зур янгыннан зыян күргән иде, төзекләндерү эшләре биш елдан артык дәвам итте.

Тантаналы чарага 50 ил башлыгы чакырылды. Кунаклар арасында АКШның сайланган президенты Доналд Трамп, Украина президенты Владимир Зеленский, Грузия президенты Саломе Зурабишвили булды.

Чарада шулай ук 2019 елда Нотр-Дамдагы янгынны сүндерүдә катнашкан 160 янгын сүндерүчеләр дә булды.

Якшәмбе көнне чиркәүдә беренче дини келәүләр үткәреләчәк – католикларда Адвентның икенче атнасы, Раштуаны көтү вакыты башлана.

Нотр-Дам де Пари чиркәве 2019 елның апрелендә янды, аның түбәсе һәм манарасы ишелеп төште.

Чиркәүне төзекләндерү якынча 700 миллион евро торган. Бу максатларга 840 миллион евро җыелган булган, калган акчалар чиркәүне алга таба тотуга тотылачак диелә.

Нотр-Дам чиркәве 1163—1345 елларда төзелгән.

👉 Тулырак монда укыгыз.
👍8❤4👎2
Сүриянең оппозиция төркемнәре башкала Димәшкне азат итүләре турында хәбәр итте.

Бу хакта алар телевидение аша мөрәҗәгатьтә белдерде. "Хәят Тәхрир әл-Шам" сәләфи төркеме башлыгы Әхмәт Әш-Шара качакларны "Азат Сүриягә" кайтырга чакырды.

Хөкүмәт башлыгы Мөхәммәт әл-Җәлали хакимиятне Сүрия халкы сайлаган теләсә кайсы җитәкчегә тыныч кына тапшырачагын әйтте.

"Сүрия күршеләре һәм дөнья белән яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыручы гадәти ил була ала. Бу Сүрия халкы сайлаячак җитәкчедән тора. Без бар мөмкинлекләрне тапшырып яңа хакимият белән хезмәттәшлеккә әзер", - дип язды ул.

"Әл-Фәтх әл-Мубин" хәрби төркеменең берләшкән идарәсе телеграм каналы хәбәр итүенчә, барлык дәүләт оешмалары "рәсми тапшыруга кадәр элекке премьер-министр карамагында" калачак һәм хакимият биналарына якын килү тыелган.

Бәшәр Әсадның кайда булуы төгәл билгеле түгел. Reuters язуынча, Димәшк һава аланыннан очкан соңгы очкыч Syrian Air ширкәтенең Ил-76 булган.

Ул берничә минут Тартус ягына очкан, әмма Хомс өстеннән очканда кинәт кенә борылып кире якка киткән һәм тиз төшә башлаган һәм радарлардан югалган. Reuters һәм "Әл-Хадас" әлеге очкычта Асад булуы ихтимал дип яза.

▪️Сүриядә сугыш 2011 елдан бирле дәвам итә. Төрле юнәлештәге хәрби төркемнәргә АКШ, Төркия, Катар ярдәм итә. Русия гаскәрләре һәм "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте Башар Әсад режимы ягында сугышты.

@azatliqradiosi
❤10🔥5🤡1
АКШ президенты итеп сайланган Доналд Трамп Украинада сугышны тиз арада туктатырга һәм сөйләшүләр башларга чакырды.

Аның әйтүенчә, Украина президенты Владимир Зеленский Русия белән "килешү" төзергә тели. Трамп бу хакта үзенең Truth Social социаль челтәрендә Сүриядәге хәлләргә аңлатма биргәндә язды.

"Асад юк. Ул иленнән качты. Аны яклаучы Владимир Путин җитәкчелегендәге Русия аны яклау белән башка кызыксынмый. Гомумән Русиягә анда катнашасы түгел иде", диде Трамп.

Аның әйтүенчә, Украинадагы сугыш аркасында Мәскәү Сүриягә карата "бөтен кызыксынуын югалтты". Трамп сүзләренчә, әлеге сугышта Русиянең якынча 600 мең хәрбие яраланган яки үтерелгән.

Трамп Украина президенты Владимир Зеленскийның "бу акылсызлыкны туктату" өчен Русия белән "килешү" төзергә теләвен әйтә. Ул Украина ягыннан югалтуларны "400 мең хәрби" дип бәяли.

"Тиз арада атышларны туктарырга һәм сөйләшүләр башларга кирәк. Бик күп кеше гомере әрәм булды, бик күп гаилә җимерелде. Әгәр шулай дәвам итсә, ул зуррак һәм начаррак нәрсәгә әйләнергә мөмкин. Мин Владимирны яхшы беләм. Хәзер аның гамәл кылу вакыты. Кытай ярдәм итә ала. Дөнья көтә! - дип язган Трамп.

@azatliqradiosi
❤4🤔4👍1🤡1
7 декабрь Мәскәүдә сукыр активист Оксана Осадчая 17 елга ирегеннән мәхрүм ителгән Кырымнан күзе күрмәүче мөселман Александр Сизиковны яклап ялгыз пикетка чыкты.

Бу хакта SotaVision яза.

Юл һәлакәтеннән соң күзләре сукырайган Сизиковка җылы кием бирдермиләр.

"Аның берничә авыр чире бар, ә без хәтта аңа нинди ярдәм күрсәтелүен дә тикшерә алмыйбыз. Күрсәтеләме икән әле? Шушы көннәрдә аның әнисенә улына тапшырырга теләгән җылы әйберләрне кире кайтарганнар. Төрле чикләүләр аркасында ул әйберләр тоткынга тапшырылырга тиеш түгел дигәннәр. Ә ул этапта ничек барачак? Аның башына пластинка куелган, һәм ул пластинкага суык ярамый!" – ди Осадчая.

▪️2023 елда Дондагы Ростовның Көньяк хәрби мәхкәмәсе Кырымның Бакчасарай районыннан Александр Сизиковны Русиядә террорчы оешма дип аталучы "Хизб ут-Тәхрир" фиркасе эшчәнлегендә катнашуда гаепләп 17 елга ирегеннән мәхрүм итте. Өч елны ул өй сагында уздыра, ә 2024 елның сентябрендә аны Бакчасарайдагы тикшерү изоляторына җибәрәләр.

▪️"Мемориал" хокук яклау үзәге Сизиковны сәяси тоткын дип таныды.

▪️Азатлык Радиосы Сизиков турында тулырак язган иде 👉монда укый аласыз.

@azatliqradiosi

@azatliqradiosi
👍6❤2🔥2😢2
Бу көннәрдә Азатлык Радиосы җыйган исемлектә Башкортстан һәм Татарстаннан үлүчеләр саны 7 меңнән артты.

Ачык чыганакларда еш кына кешеләрнең сугышка ни рәвешле китүе турында мәгълүмат әйтелми, яшерелә, шуңа бу саннар чынлыкта күпкә зуррак булуын фаразлап була.

▪️Башкортстанда иң күп үлүчеләр Уфадан (кимендә 386 кеше)
▪️Татарстанда иң күп үлүчеләр Казаннан (кимендә 515 кеше).

Бу хакта тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укый аласыз. Уңайлырак булсын өчен карточкалар ясадык.

@azatliqradiosi
🔥2🎉2😭2🌭1💔1
Русия башлаган сугышта Украинаның 43 мең хәрбие һәлак булган. Тагын 370 меңе яраланган. Бу хакта Украина президенты Владимир Зеленский әйтте.

Аның сүзләренчә, Русиядә бу сан 750 меңнән артып китә. Хәрбиләрнең 198 меңе һәлак булган, 550 меңнән артыгы яраланган дип саный Зеленский.

Ноябрьдә The Economist сугыш башланганнан бирле Украинаның 60-100 мең хәрбие һәлак, ә якынча 400 меңе яраланган булуы ихтимал дип язып чыкты.

▪️Зеленский беренче тапкыр һәлак булган Украина хәрбиләре санын 2024 елның февралендә 31 мең дип әйтте, ләкин ул чакта яраланган һәм хәбәрсез югалганнар турында сүз булмады.

▪️Мәскәү соңгы тапкыр үлгән хәрбиләр санын 2022 елның сентябрендә 5937 кеше дип белдерде. Шуннан бирле рәсми әйтелмәде.

▪️ WSJ ноябрьдә хәбәр итүенчә, Русиянең югалтулары 200 меңгә кадәр җитәргә мөмкин.

@azatliqradiosi
😢6💔2
Атна вакыйгалары фотоларда

Күбрәк фотолар 👉монда.

@azatliqradiosi
😁2😢2👍1🔥1🤗1
Көн язмасы: Тагын бер диктатура тәмам. Әсад режимын ни Русия, ни Иран коткара алмады

Сүриядә Бәшәр Әсад режимы бәреп төшерелде. 10 көн эчендә баш күтәрүчеләрнең һөҗүме хакимиятнең җиңелүенә китерде. Хәзер Сүрия башкаласы Димәшк алар кулында. Бу вазгыятьтә озак еллар Сүриянең төп берлектәше булган Русия, аның президенты Владимир Путин берни эшли алмады һәм бу аның абруена зур зыян сала, ди белгечләр.

— Путинның Сүриядәге хәрби авантюрасы Русиянең бөек көч булуын һәм үз йогынтысын чит илләрдә дә тарата алуын күрсәтү өчен оештырылган иде, — диде Үзәк Көнчыгыш белгече Филипп Смит. Аныңча, Сүриядәге хәлләр "Путин абруена китереп суга".

Сәясәт белгече Руслан Айсин фикеренчә,бу вакыйга авторитар режимнар өчен зур сабак булып тора.

Русиядә дә режим ике-өч көн эчендә коелып төшәргә мөмкин ди ул.

— Бу безгә зур сабак, — ди Айсин. — 2021 елда Бәшәр Әсад 95% тавыш белән президент сайлавында, янәсе, җиңде. Күргәнебезчә, бу саннарның социаль базасы юк. Беркем дә аны якларга чыкмады — бернинди министр да, бернинди генерал да. Русиядә дә режим ике-өч көн эчендә коелып төшәргә мөмкин. Безгә киләчәктәге процессларга әзер булырга кирәк. Әзер булмасак, аның кыйммәтен үзебезнең файдага күчерә алмаячакбыз, диде.

Башка белгечләрнең фикерләрен тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi

#rfe_rl
🔥8❤2👍1🥰1🤡1🖕1
Хакимияттән бәреп төшерелгән Сүрия президенты Бәшәр Әсад - Мәскәүдә.

Ул Русиядә сыену алган. Бу хакта якшәмбе кич TAСС һәм Русиянең башка дәүләт мәгълүмат чаралары Кремльдәге чыганакка сылтанып хәбәр итте.

"Әсад гаиләсе белән Мәскәүгә килде. Һуманитар карашларга нигезләнеп Русия аларга сыену бирде", дип китерә исеме әйтелмәгән чыганак сүзләрен агентлыклар.

Бу хакта 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
😁8✍3❤2🤣2🤔1🤮1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 9нчы декабрь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Израил гаскәре 50 елда беренче тапкыр Голан биеклекләре территориясеннән соң урнашкан Сүрия җирләренә үтеп кергән. Ул хакта The New York Times газеты хәбәр итә. Голан биеклекләре Сүрия белән Израил арасында бәхәсле җир булып санала.

🔹АКШның дәүләт секретаре Энтони Блинкен Сүрия президенты Бәшәр Әсадка качып китәргә ярдәм иткән кешеләрне җаваплылыкка тартырга тырышачакбыз дип белдерде.

🔹Украина хөкүмәте АКШның Федераль финанс банкыннан 40 елга 20 млрд долларлык бурыч алуны раслады. Бу — Украинага Русиянең туңдырылган активларыннан килгән керемне бирү програмы кысаларында эшләнә. Програм 50 млрд долларга исәпләнгән.

🔹"Вамин Татарстан" ҖЧҖ Татарстан эшкуарларыннан Чечня кешеләре кулларына күчте. 6 декабрьдән әлеге ширкәт — Грозный шәһәренең элекке вице-мэры, Чечняның элекке авыл хуҗалыгы министры Руслан Алисултанов милкендә.

🔹Валюталар курсы: $ = 99.42 сум; € = 106.30 сум; ¥ = 13.60 сум

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
👍2✍1😁1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Көн язмасы: Тагын бер диктатура тәмам. Әсад режимын ни Русия, ни Иран коткара алмады Сүриядә Бәшәр Әсад режимы бәреп төшерелде. 10 көн эчендә баш күтәрүчеләрнең һөҗүме хакимиятнең җиңелүенә китерде. Хәзер Сүрия башкаласы Димәшк алар кулында. Бу вазгыятьтә…
Кичә һәм бүген төрле агентлыклар Сүриядә төшергән фотоларны тәкъдим итәбез.

Бу кешеләр Бәшәр Әсадның китүен, аның идарә чорының бетүен бәйрәм итә.

Сүриядәге соңгы вакыйгалар Русия өчен нәрсәне аңлата? Ул хакта без 👉 монда яздык. Керегез, карагыз, укыгыз.

@azatliqradiosi
✍1