Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Бу көннәрдә Азатлык Радиосы җыйган исемлектә Башкортстан һәм Татарстаннан үлүчеләр саны 7 меңнән артты.

Ачык чыганакларда еш кына кешеләрнең сугышка ни рәвешле китүе турында мәгълүмат әйтелми, яшерелә, шуңа бу саннар чынлыкта күпкә зуррак булуын фаразлап була.

▪️Башкортстанда иң күп үлүчеләр Уфадан (кимендә 386 кеше)
▪️Татарстанда иң күп үлүчеләр Казаннан (кимендә 515 кеше).

Бу хакта тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укый аласыз. Уңайлырак булсын өчен карточкалар ясадык.

@azatliqradiosi
🔥2🎉2😭2🌭1💔1
Русия башлаган сугышта Украинаның 43 мең хәрбие һәлак булган. Тагын 370 меңе яраланган. Бу хакта Украина президенты Владимир Зеленский әйтте.

Аның сүзләренчә, Русиядә бу сан 750 меңнән артып китә. Хәрбиләрнең 198 меңе һәлак булган, 550 меңнән артыгы яраланган дип саный Зеленский.

Ноябрьдә The Economist сугыш башланганнан бирле Украинаның 60-100 мең хәрбие һәлак, ә якынча 400 меңе яраланган булуы ихтимал дип язып чыкты.

▪️Зеленский беренче тапкыр һәлак булган Украина хәрбиләре санын 2024 елның февралендә 31 мең дип әйтте, ләкин ул чакта яраланган һәм хәбәрсез югалганнар турында сүз булмады.

▪️Мәскәү соңгы тапкыр үлгән хәрбиләр санын 2022 елның сентябрендә 5937 кеше дип белдерде. Шуннан бирле рәсми әйтелмәде.

▪️ WSJ ноябрьдә хәбәр итүенчә, Русиянең югалтулары 200 меңгә кадәр җитәргә мөмкин.

@azatliqradiosi
😢6💔2
Атна вакыйгалары фотоларда

Күбрәк фотолар 👉монда.

@azatliqradiosi
😁2😢2👍1🔥1🤗1
Көн язмасы: Тагын бер диктатура тәмам. Әсад режимын ни Русия, ни Иран коткара алмады

Сүриядә Бәшәр Әсад режимы бәреп төшерелде. 10 көн эчендә баш күтәрүчеләрнең һөҗүме хакимиятнең җиңелүенә китерде. Хәзер Сүрия башкаласы Димәшк алар кулында. Бу вазгыятьтә озак еллар Сүриянең төп берлектәше булган Русия, аның президенты Владимир Путин берни эшли алмады һәм бу аның абруена зур зыян сала, ди белгечләр.

— Путинның Сүриядәге хәрби авантюрасы Русиянең бөек көч булуын һәм үз йогынтысын чит илләрдә дә тарата алуын күрсәтү өчен оештырылган иде, — диде Үзәк Көнчыгыш белгече Филипп Смит. Аныңча, Сүриядәге хәлләр "Путин абруена китереп суга".

Сәясәт белгече Руслан Айсин фикеренчә,бу вакыйга авторитар режимнар өчен зур сабак булып тора.

Русиядә дә режим ике-өч көн эчендә коелып төшәргә мөмкин ди ул.

— Бу безгә зур сабак, — ди Айсин. — 2021 елда Бәшәр Әсад 95% тавыш белән президент сайлавында, янәсе, җиңде. Күргәнебезчә, бу саннарның социаль базасы юк. Беркем дә аны якларга чыкмады — бернинди министр да, бернинди генерал да. Русиядә дә режим ике-өч көн эчендә коелып төшәргә мөмкин. Безгә киләчәктәге процессларга әзер булырга кирәк. Әзер булмасак, аның кыйммәтен үзебезнең файдага күчерә алмаячакбыз, диде.

Башка белгечләрнең фикерләрен тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi

#rfe_rl
🔥8❤2👍1🥰1🤡1🖕1
Хакимияттән бәреп төшерелгән Сүрия президенты Бәшәр Әсад - Мәскәүдә.

Ул Русиядә сыену алган. Бу хакта якшәмбе кич TAСС һәм Русиянең башка дәүләт мәгълүмат чаралары Кремльдәге чыганакка сылтанып хәбәр итте.

"Әсад гаиләсе белән Мәскәүгә килде. Һуманитар карашларга нигезләнеп Русия аларга сыену бирде", дип китерә исеме әйтелмәгән чыганак сүзләрен агентлыклар.

Бу хакта 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
😁8✍3❤2🤣2🤔1🤮1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 9нчы декабрь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Израил гаскәре 50 елда беренче тапкыр Голан биеклекләре территориясеннән соң урнашкан Сүрия җирләренә үтеп кергән. Ул хакта The New York Times газеты хәбәр итә. Голан биеклекләре Сүрия белән Израил арасында бәхәсле җир булып санала.

🔹АКШның дәүләт секретаре Энтони Блинкен Сүрия президенты Бәшәр Әсадка качып китәргә ярдәм иткән кешеләрне җаваплылыкка тартырга тырышачакбыз дип белдерде.

🔹Украина хөкүмәте АКШның Федераль финанс банкыннан 40 елга 20 млрд долларлык бурыч алуны раслады. Бу — Украинага Русиянең туңдырылган активларыннан килгән керемне бирү програмы кысаларында эшләнә. Програм 50 млрд долларга исәпләнгән.

🔹"Вамин Татарстан" ҖЧҖ Татарстан эшкуарларыннан Чечня кешеләре кулларына күчте. 6 декабрьдән әлеге ширкәт — Грозный шәһәренең элекке вице-мэры, Чечняның элекке авыл хуҗалыгы министры Руслан Алисултанов милкендә.

🔹Валюталар курсы: $ = 99.42 сум; € = 106.30 сум; ¥ = 13.60 сум

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
👍2✍1😁1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Көн язмасы: Тагын бер диктатура тәмам. Әсад режимын ни Русия, ни Иран коткара алмады Сүриядә Бәшәр Әсад режимы бәреп төшерелде. 10 көн эчендә баш күтәрүчеләрнең һөҗүме хакимиятнең җиңелүенә китерде. Хәзер Сүрия башкаласы Димәшк алар кулында. Бу вазгыятьтә…
Кичә һәм бүген төрле агентлыклар Сүриядә төшергән фотоларны тәкъдим итәбез.

Бу кешеләр Бәшәр Әсадның китүен, аның идарә чорының бетүен бәйрәм итә.

Сүриядәге соңгы вакыйгалар Русия өчен нәрсәне аңлата? Ул хакта без 👉 монда яздык. Керегез, карагыз, укыгыз.

@azatliqradiosi
✍1