Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 9нчы декабрь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹Израил гаскәре 50 елда беренче тапкыр Голан биеклекләре территориясеннән соң урнашкан Сүрия җирләренә үтеп кергән. Ул хакта The New York Times газеты хәбәр итә. Голан биеклекләре Сүрия белән Израил арасында бәхәсле җир булып санала.
🔹АКШның дәүләт секретаре Энтони Блинкен Сүрия президенты Бәшәр Әсадка качып китәргә ярдәм иткән кешеләрне җаваплылыкка тартырга тырышачакбыз дип белдерде.
🔹Украина хөкүмәте АКШның Федераль финанс банкыннан 40 елга 20 млрд долларлык бурыч алуны раслады. Бу — Украинага Русиянең туңдырылган активларыннан килгән керемне бирү програмы кысаларында эшләнә. Програм 50 млрд долларга исәпләнгән.
🔹"Вамин Татарстан" ҖЧҖ Татарстан эшкуарларыннан Чечня кешеләре кулларына күчте. 6 декабрьдән әлеге ширкәт — Грозный шәһәренең элекке вице-мэры, Чечняның элекке авыл хуҗалыгы министры Руслан Алисултанов милкендә.
🔹Валюталар курсы: $ = 99.42 сум; € = 106.30 сум; ¥ = 13.60 сум
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.
@azatliqradiosi

👍2✍1😁1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Көн язмасы: Тагын бер диктатура тәмам. Әсад режимын ни Русия, ни Иран коткара алмады Сүриядә Бәшәр Әсад режимы бәреп төшерелде. 10 көн эчендә баш күтәрүчеләрнең һөҗүме хакимиятнең җиңелүенә китерде. Хәзер Сүрия башкаласы Димәшк алар кулында. Бу вазгыятьтә…
Кичә һәм бүген төрле агентлыклар Сүриядә төшергән фотоларны тәкъдим итәбез.
Бу кешеләр Бәшәр Әсадның китүен, аның идарә чорының бетүен бәйрәм итә.
Сүриядәге соңгы вакыйгалар Русия өчен нәрсәне аңлата? Ул хакта без 👉 монда яздык. Керегез, карагыз, укыгыз.

✍1
АКШ ИГИЛның Сүриядәге лагерьларына дистәләгән һава һөҗүмнәре ясаган.
Бу — күпчелек илләрдә террорчы оешма дип табылган "Ислам дәүләте" оешмасы Сүриядәге хәзерге тотрыклы булмаган вазгыятьтән файдаланмасын өчен эшләнде, дип аңлаталар АКШ Үзәк хәрби җитәкчелегендә.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

👍1👏1😢1
💥Русия баскынлыгындагы Донецкида бүген иртән Toyota Land Cruiser машинасы шартлатылган.
Русия Telegram-каналлары ике кеше зыян күргән дип хәбәр итә. Mash каналы исә Донецки өлкәсе территориясендә урнашкан Еленовка колониясе башлыгы Сергей Евсюков һәлак булган ди. Шулай ук, аның хатыны да яраланган, аның аягы өзелгән, аны авыр хәлдә хастаханәгә илткәннәр диелә.
Украин каналлары исә Евсюков шартлау аркасында яраланган, әмма исән калган дип хәбәр иткән иде.

🤷♂2🤷♀1🔥1🤔1🤷1
❗️Тикшерү комитеты Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясовны тикшерү изоляторына ябуны сорый.
Татарстан эчке эшләр министрлыгының Икътисади иминлек идарәсе вәкилләре Ильясовны 7 декабрь көнне тоткарлаган иде.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан

🤔2🤯2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Тикшерү комитеты Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясовны тикшерү изоляторына ябуны сорый. Татарстан эчке эшләр министрлыгының Икътисади иминлек идарәсе вәкилләре Ильясовны 7 декабрь көнне тоткарлаган иде. Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында…
⚡️Рөстәм Ильясовны кулга алганнар.
Ул 20 гыйнварга кадәр изоляторда утырачак дип хәбәр итә "Бизнес-online" басмасы.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Ул 20 гыйнварга кадәр изоляторда утырачак дип хәбәр итә "Бизнес-online" басмасы.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🔥1🤔1
Казанда бала төшерүдән баш тарткан хатын-кызларның саны бер ел эчендә 15 процентка арткан.
Татарстанда аборт ясатырга теләк белдерүчеләр ике этап аша уза: 1) алар белән башта хатын-кызлар консультацияләрендә сөйләшәләр; 2) әгәр дә мөрәҗәгать итүченең фикере үзгәрмәсә, аны Кризислы йөклелек республика үзәгенә җибәрәчәкләр.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Татарстанда аборт ясатырга теләк белдерүчеләр ике этап аша уза: 1) алар белән башта хатын-кызлар консультацияләрендә сөйләшәләр; 2) әгәр дә мөрәҗәгать итүченең фикере үзгәрмәсә, аны Кризислы йөклелек республика үзәгенә җибәрәчәкләр.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🤔3😁2
🎉🥳Бүген Азатлык Радиосының татар һәм башкорт телләрендә сөйли башлавына — 71 ел тулды.
Беренче програмыбыз эфирга 1953 елның 9 декабрендә чыкты. Башта без Мүнһеннан сөйләдек, соңыннан (1995 елда) Прагага күчтек.
Казанда бюробыз эшләгән еллар да булды (1997-2011).
2016 елда Азатлык радио дулкыннарында сөйләүдән туктады, эшчәнлеген тулысынча интернетта гына алып бара башлады. Азатлык Радиосы сайты, "Әйдә! Online", "Idel.Реалии", "Татарча подкаст" — барысы да безнең проектлар.
Русия хакимиятләре безнең эшчәнлекне тыярга тырышса да, без барыбер сезнең өчен эшләүне, сезгә ирекле, бәйсез мәгълүмат җиткерүне дәвам итәбез.
Алга таба да бергә булыйк!
Ә бу видеоны без 70-еллыгыбыз уңаеннан эшләгән идек. Аны тагын бер тапкыр карарга тәкъдим итәбез.

YouTube
Азатлык Радиосы 70нче елына аяк баса
Бүген Азатлык Радиосының татар һәм башкорт телләрендә сөйли башлавына — 69 ел. Киләсе елга безгә 70 ел тула: юбилей елыбызга аяк басабыз. Беренче програмыбыз эфирга 1953 елның 9 декабрендә чыкты. Башта без Мүнһеннан сөйләдек, соңыннан (1995 елда) Прагага…
❤15🎉8👍3
Казанда 10 меңгә якын күпбалалы гаилә җир кишәрлеге көтә.
Исемлектә торучыларның әле яртысы да җир белән тәэмин ителмәгән.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Исемлектә торучыларның әле яртысы да җир белән тәэмин ителмәгән.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
✍1👍1🤬1
Сүриянең хакимияттән бәреп төшерелгән президенты Башар Әсадка һәм аның гаиләсенә Русиядә яшеренү урыны бирергә дигән карарны Русия президенты Владимир Путин кабул иткән.
Бу хакта бүген, 9 декабрьдә Кремль сүзчесе Дмитрий Песков әйтте.
Аның сүзләренчә Путинның эш графигында Әсад белән очрашу юк. Ул Сүрия президентының хәзерге вакытта кайда булуын белмим дигән.
Шулай ук Песков Сүриядә соңгы вакытта вакыйгаларның ни кадәр тиз баруы бөтен дөньяны, шул исәптән Русияне дә гаҗәпләндерде дигән.
Русия хакимиятләре Әсадка каршы булган кораллы төркемнәрнең күбесен ахырга кадәр "террорчылар" дип атады, Русия хәрбиләре аларга каршы хәрби хәрәкәтләрдә катнашты. Шул ук вакытта Мәскәүдә төп оппозицион төркемнәр белән элемтәдә булуларын белдерәләр, аерым алганда Мәскәүне Русия ныгытмаларына һәм дипломатик вәкиллекләргә берни янамый дип ышандырганнар.
Тулырак👉 Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

Азатлык Радиосы
Песков: Әсадка сыену урыны Путин карары белән бирелде
Кичә, 8 декабрь кичендә Русия медиасы чыганакларына сылтама белән Әсадның Сүриядән китүе, Русиягә килеп биредә яшеренү урыны алуы турында хәбәр иткән иде. Хәзер Песков бу мәгълүматны рәсми раслады.
👍3✍1
Омскида мөселманнарга дуңгыз итеннән ясалган пилмән сатканнар
Тикшерүчеләр «Мусульманские» исемле пилмәндә дуңгыз һәм соя ДНК үрнәкләре ачыклаган, болар берсе дә сатылучы пилмәннәр составында күрсәтелмәгән.
Омскида яшәүче эшкуар Валентин Дегтярев кулланучыларны алдаган өчен административ җаваплылыкка тартылган. Бу хакта Омскиның "Коммерческие вести" басмасы хәбәр итә.
📷“Сегодня в тренде” телеграм каналы.

🤬14🤮4🤡2🤣2👍1
Уфадагы Салават Юлаев һәйкәлен яңа мең сумлыкта сурәтләү Русиядә бәхәсләр чыгара башлаган
Русиядә тыелган "Мужское государство" хәрәкәтенә нигез салган Владислав Поздняков Юлаевны "хыянәтче" һәм "әшәке милләтче" дип атап, "Метеор" теплоходына тавыш бирергә чакыра. Башкорт активистлары исә үзләренең милли каһарманнарын "кимсетү" турында белдерә.
Поздняковның каналы исә Үзәк Банк бу тавыш бирүләргә Украинага каршы һөҗүмдә яки Икенче дөнья сугышында катнашкан кешене түгел, империягә каршы сугышкан милләтчене сайлап алган, дип яза.
"Башкирское сопротивление" Telegram-каналында исә урыс неонацилары башкортларның иң танылган һәм ихтирам ителә торган милли каһарманын кимсетүче кампания башлатты дип саныйлар.
Тулырак 👉монда укыгыз.

❤6🤬3👍1🔥1🤡1
Русиянең Краснодар төбәгендә урнашкан 09332нче хәрби бүлектә авыр чирләре һәм яралары булган хәрбиләрне БОГАУЛАП фронтка җибәргәннәр.
Исегезгә төшерәбез: Русия Украинага 2022 елның 24 февралендә бәреп керде. Дөньяның күпчелек илләре бу сугышны хөкем итеп чыкты.
👉Видеоны карагыз.
@azatliqradiosi
Исегезгә төшерәбез: Русия Украинага 2022 елның 24 февралендә бәреп керде. Дөньяның күпчелек илләре бу сугышны хөкем итеп чыкты.
👉Видеоны карагыз.
@azatliqradiosi
YouTube
Богаулы килеш фронтка җибәрәләр
Русиянең Краснодар төбәгендә урнашкан 09332нче хәрби бүлектә авыр чирләре һәм яралары булган хәрбиләрне БОГАУЛАП фронтка җибәргәннәр.Исегезгә төшерәбез: Руси...
🤯2🤣2😁1🤬1😭1
Хәерле иртә, дуслар! Дөньяда ниләр бар - шулар хакында кыскача.
🔹Израил төнлә Сүриянең иң зур авиабазаларына һөҗүм иткән. "Әл Арабия" медиасы хәбәр итүенчә, дистәләгән һөҗүм очкычлары, боралаклар юк ителгән.
🔹 Украина президенты мобилизациягә эләгүчеләрнең яше үзгәрәчәк, сугышка хәзер 18 яше тулганнарны ала башлаячаклар дигән хәбәрне кире какты. Моңа АКШ басым ясый иде.
🔹 Кытай көнбатышка дроннарны җитештерүдә кирәкле булган аерым матдәләрне сатуны киметкән. Бу хәл Доналд Трампның Кытайдан АКШка килгән барлык импор тауарларга 10% пошлина салырга кирәк дигән сүзләреннән соң барлыкка килде.
🔹 Доналд Трамп Канада белән Мексикага АКШ составнына керергә тәкъдим итте. Аныңча, бу ике дәүләт АКШтан финанс субсидияләр ала, аларның саклануы телиләр икән, алар АКШның штатлары булырга тиеш.
🔹 Русиядә бензинга күпләп алу бәясе 6-8%-ка кимегән.
🔹 Уфада Кыш бабайның өч резеденциясе эшлиячәк. Ә бу атнада Башкортстанда күпләп кар явуы көтелә.
🔹Бүген "Төрек һава юллары"ның Истанбул-Казан белән очкан очкычы Казанга барып җитмичә Самараның һава аланына утырган. Аның Казаннан Истанбулга кире очу вакыты да күчерелгән. Сәбәпләре тикшерелә дип хәбәр ителә.
Әлегә шулар. Көн дәвамында иң мөһим хәбәрләрне сезгә шунда ук хәбәр итеп торырбыз.

Украинадагы сугышта һәлак булучылар саны арта
Русия президенты Владимир Путин кушуы белән Украинага каршы башланган сугышта Татарстаннан һәм Башкортстаннан кимендә 7198 кеше һәлак булган.
▪️Татарстан — 3458 кеше
▪️Башкортстан — 3740 кеше.
▪️ Бу Азатлык кына ачыклый алган саннар. Һәлак булучылар күберәк тә була ала, әмма хакимият бу мәгълүматны яшерә.
▪️ Соңгы атнада Азатлык алып барган исемлеккә Башкортстаннан— 71 исем, Татарстаннан 72 исем өстәлде.
▪️Русия буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан — беренче урында, Татарстан икенче урында бара.
▪️Мобилизациягә эләгүчеләр һәм ихтыярилар үлеме ягыннан — Башкортстан белән Татарстан беренче ике урында.
▪️ Татарстаннан бер срочникны армиядә атып үтергәннәр. Бу — Югары Осланнан 19 яшьлек Артём Антонов. Ул Приморьеның "Ильинский" полигонында үтерелгән, аның башына лейтенант аткан. Якыннары фикеренчә, лейтенант утны солдатның чираттагы тапкыр контракт имзалаудан баш тартуыннан соң ачкан. Антонов сугышка барырга теләмәгән.
Бу хакта яздык. ➡️ Укырга.

🎉2💔2😭2👍1🤩1🌭1