Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Мөһаҗир башкортлар чит илдә кеше хокукларын яклау үзәге булдырды.

Омбудсмен БМО, Европа парламент, халыкара мәхкәмәләр белән эшләячәк.

Бу хакта Азатлык Радиосында тулырак укырга була, шулай ук иң кызыклы фикерләрне туплап карточкалар ясадык.

@azatliqradiosi
👍5✍1❤1🔥1
Сүриядә 24 ел идарә иткән Бәшәр Әсад режимын җимерү бара, сугыштан качканнар кире кайтырга җыена

Элекке президент Мәскәүгә качып китте, ә Сүрия халкы аның идарә символларын җимерә башлады.

Эчке сугыш аркасында Сүриядән күрше илләргә качып киткән качакларның күбесе дә инде ил чигендә тора: бу кешеләр ватаннарына кайтырга тели.

👉Безнең яңа видеоны карагыз.

*Бу видеода күрсәтелгән саннар рәсми вә ачык чыганаклардан алынды.

@azatliqradiosi
🎉4🔥2😢1
Сәлам, дуслар! 11 декабрь, чәршәмбе иртәсенә билгеле булган төп хәбәрләр белән танышыйк:

🟠Русиянең Запорожьега һөҗүменнән 6 кеше һәлак булган, 22 кеше яраланган – Украинаның гадәттән тыш хәлләр хезмәте. Һөҗүм 10 декабрь көнне булган, хосусый клиника һәм күрше биналар җимерелгән.

🟠Төнлә Украина Таганрогтагы авиазаводка ракет белән бәргән – Astra. Бина зыян күргән диелә. Моннан тыш дроннар белән Брянскидагы оешмага һөҗүм ясалды, ди өлкә губернаторы. Зыян күрүчеләр юк диелә.

🟠АКШ Русия нефте экспортына чикләүләрне кырыслата ала – Bloomberg. Элегрәк Байден идарәсе ягулык кыйбатлана алу ихтималы сәбәпле бу адымга бармаган иде, хәзер нефть бәясе төшкәч, позиция үзгәрә диелә.

🟠Татарстан хастаханәләрендә "электрон медицина карталары" кертелде. Анда республиканың һәр кешесе турында бөтен авырулар тарихы сакланачак дип көтелә.

🟠Яңа мең сумлык акча өчен тавыш бирү бүген тәмамлана. Беренче урында юлчылар ташучы "Метеор" теплоходы бара, икенче урында – Казандагы Игенчеләр сарае, өченче урында – Уфадагы Салават Юлаев һәйкәле.

Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк!
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍3
Комментар: "Татарның латин язуына күчүен тыю федерализмга каршы һөҗүм булып тора"

2002 елның 11 декабрендә Русиядә федерация дип саналган ил өчен бик сәер "Бердәм графика нигезләре турында" дигән канун кабул ителде. Әлеге канунда Русиядәге бар дәүләт телләре, шул исәптән, милли республикалардагы да, фәкать кирил язуын гына кулланырга тиеш дигән шарт кертелде.


Азатлык өчен язган комментарында журналист Ринат Мөхәммәтов бүген бу вакыйгаларны искә төшерә. Моннан 22 ел элек Мәскәү татарларга латин язуына күчүне тыйды, ә татар милләте исә бу тыю белән ризалашырга мәҗбүр булды.

Язманы 👉 безнең сайтта укыгыз.
VPNсыз сылтама 👉 монда.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🔥7💯2
Русиянең Украинага каршы башлаган сугышында керекларның соңгы вәкилләреннән берсе һәлак булган

Кереклар – Русиядәге палеоазиат халыкларның берсе. 2002 елгы җанисәптә үзен кереклар дип – 8 кеше, 2010 елда – 4 кеше яздырган булган.

— Бәлки дә бу Җир шарындагы соңгы керек булгандыр. Кешеләрне ашаучы ил үзенең халыклар турында ничек "кайгырта" белүен күрсәтә: хәтта юкка чыгып бара торган этносларны да "кул астындагы чималга" әйләндерә. "Артык" кешеләр, "артык" этнослар...", — дип язган "Русь сидящая" хокук яклау проекты җитәкчесе Ольга Романова.


Бу хакта 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
😱8😢1
Азатлыкта "2024 ел шәхесе" өчен тавыш бирү дәвам итә! Тавышыгызны бирергә өлгерегез 🙌

Telegram-да барган сораштыруда беренче урында Фаил Алсынов бара. Икенче урынга Рузил Миңнекаев чыкты, өченче урында – Алсу Кормаш.

Ә менә сайттагы тавыш бирүдә беренче урында Фәрит Зәкиев бара. Тавыш бирү сайтта да бара, анда да тавышыгызны бирә аласыз.

Безнең исемлеккә кермәгән тагын нинди шәхесләрне тәкъдим итәр идегез? Комментарийларда языгыз!

#ел_шәхесе
@azatliqradiosi
👍2🤪2
❗️Русия думасы мигрант балаларын урыс телен белмәгән килеш мәктәпкә алуны тыю турында канун кабул итте.

Канун 2025 елның 1 апреленнән гамәлгә керә.

Яңа канунга ярашлы, мәктәпкә укырга кергәнче балалар башта тест узарга тиеш.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬9👎5👍2
Татарстанда кулдан язылган Коръәнне язу эшләре тәмамланган, тиздән аны бастырып чыгарачаклар

Бу хакта Малайзия башкаласы Куала-Лумпурда узучы "Русия – Ислам дөньясы" стратегик күрү төркеме утырышында чыгыш ясаганда Камил Сәмигуллин әйтте. Кулдан язылган Коръән – Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең проекты булып тора, ул 2022 елда башланган иде.

"Хәзер без аны тулысынча язып бетердек, аны тикшереп, бастырып чыгаруга әзерләү эшләре бара. Бу безнең каллиграфларның, Коръән-хафизларның казанышы", дигән ул.


Бу хакта тулырак 👉 монда.

@azatliqradiosi
👏4🥴2👍1
❗️Кырымда билгесез затлар кырымтатар Джафер Аблямитов йортына бәреп кергән һәм аны билгесез якка алып киткән. Аблямитовка 65 яшь.

Ул хакта "Крым. Реалии" басмасы хәбәр итә. Басма Кырымтатар халкы Мәҗлесе башлыгы Рефат Чубаров сүзләренә сылтанып, бу хәл әле 19 ноябрьдә үк булган дип яза.

Чубаров сүзләренчә, бәреп кергән кешеләрнең дүртесе — хәрби киемнән, тагын икесе кара киемнән киенгән булган. Машиналарында бернинди номер булмаган. Чубаров бу билгесез затлар Аблямитовның кайбер шәхси әйберләрен дә алып киткән дип сөйләгән.

"Шуннан бирле Джафер Аблямитовның туганнары аның кайда икәнен белми. Туганнары полициягә дә мөрәҗәгать иткән, әмма бу бернинди нәтиҗә бирмәгән"

ди Чубаров.

Русия Кырымны 2014 елда Украинадан аннексияләде. Шуннан бирле анда яшәүче кырымтатарларда даими рәвештә тентүләр уза. Русия куәт оешмалары һәм хакимиятләре еш кына аларны "Украина белән элемтәләрдә" яисә "террорчылык эшчәнлегендә" гаепли. Хокук яклаучылар һәм Украина хакимиятләре бу гаепләүләрне сәясәткә бәйли.

#Кырым

@azatliqradiosi
🤬6😢3👍2💔1
Татарстанда хәләл экспортының үсешен тоткарлаучы сәбәпләрнең берсе — халыкара хәләл сертификат алуда кыенлыклар булуы.

Ул хакта бүген республиканың авыл хуҗалыгы министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов матбугат очрашуында белдерде.

Аныңча, бу аеруча "гарәп-мөселман дөньясы илләре" базарына чыгуда кыенлыклар тудыра.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤬3🤔1
Дөнья башкорт корылтае рәисе урынбасары Расих Хәмитов “оппозицион элементлар” һәм “экоактивистлар” белән көрәшергә чакырды.

Ул аларны “иждивенецлар” дип атады.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤡6😁4👎2💩1
Украинадагы сугышта иң күп кеше Башкортстаннан үлә ➡️ республика районнары сугышка китү өчен түләүләр арттыра 🤷‍♂️

Башкортстанның Белорет һәм Учалы районнарында сугышта катнашу өчен контракт төзүчеләргә хәзер 500 мең сум түләячәкләр.

Нефтекамада түләүне 300 мең сумга кадәр күтәреп куйганнар.

▪️Башкортстан – Русиянең Украинага каршы сугышында иң күп кешесен югалткан төбәк. Азатлык радиосы хисабына күрә, бу сугышта Башкортстаннан кимендә 3740 кеше һәлак булган.

▪️Башкортстан хакимияте сугышны хуплый һәм аңа кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Башкортстанда сугышка барсыннар өчен "ихтыярилар"ны төрле ярдәм чаралары, ташламалар белән кызыктырып җәлеп итәләр.

Бу хакта 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.

#Башкортстан #сугыш
@azatliqradiosi
👍3💩3🤬1🌭1🙈1
Татарстан Дәүләт шурасында Украинадагы сугышта һәлак булганнарның олы яшьтәге балаларына акча түләргә тәкъдим итәләр.

8,1 млн сум турында сүз бара.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤮3❤2👍1🤬1🖕1
"Үстергәндә әти бервакытта да безгә кырыс карамады. Бервакытта да безне ачуланмады."

Кичә Татарстанның Саба районы Сабабаш авылында Украина сугышында һәлак булган Флорит Шәмсетдиновны күмделәр.

Русия Украинага 2022 елның 24 февралендә бәреп керде. Шуннан бирле бу сугышта Татарстаннан кимендә 3461 ир һәлак булган. Республика шушы сугышта үтерелгән ирләр саны белән Русия төбәкләре арасында икенче урында тора.

👉Безнең яңа видеоны карагыз.

#Татарстан #татарлар

@azatliqradiosi
😢3🎉3🌭1😭1
2024 елга нәтиҗәләр ясый башлыйбыз.

Беренче нәтиҗә — 👉харитада.

@azatliqradiosi
🔥7😢2💔2🤬1👀1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларбыз! Бүген 12 декабрь, пәнҗешәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Рамзан Кадыров Грозныйда полициянең махсус полкы казармаларына дрон һөҗүме турында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, каравылда торучы дүрт хезмәткәр җиңелчә яраланган.

🔸Запорожьега ракет һөҗүме корбаннары саны 10га җиткән. Бүген төнлә җимерекләр арасыннан бер хатынның гәүдәсен тапканнар. Һөҗүм 10 декабрьдә булган иде. Хәрәбәләр астында тагын бер кеше калырга мөмкин диелә.

🔸Дональд Трамп инаугурациягә Кытай президенты Си Цзиньпинны чакырган дип хәбәр итте CBS News. Әмма аның килү-килмәве билгеле түгел. АКШ президенты инаугурациясенә гадәттә илчеләр һәм башка дипломатларны чакыралар. Чит ил башлыкларының бу чарада 1874 елдан бирле катнашканы юк.

🔸Русия Украинага янә "Орешник" баллистик ракеты җибәрергә мөмкин. Бу хакта Пентагон вәкиле Сабрина Сингх брифинг вакытында белдерде.

🔸Бүген иртән Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республика парламентына юллама белән чыгыш ясады. Ул аны "тышкы көчләр безне эчтән таркатырга тырыша" дип башлады. Бу сүзләрне Хәбиров һәр зур җыелышта кабатлый.
🔥1