Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Дөнья башкорт корылтае рәисе урынбасары Расих Хәмитов “оппозицион элементлар” һәм “экоактивистлар” белән көрәшергә чакырды.

Ул аларны “иждивенецлар” дип атады.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤡6😁4👎2💩1
Украинадагы сугышта иң күп кеше Башкортстаннан үлә ➡️ республика районнары сугышка китү өчен түләүләр арттыра 🤷‍♂️

Башкортстанның Белорет һәм Учалы районнарында сугышта катнашу өчен контракт төзүчеләргә хәзер 500 мең сум түләячәкләр.

Нефтекамада түләүне 300 мең сумга кадәр күтәреп куйганнар.

▪️Башкортстан – Русиянең Украинага каршы сугышында иң күп кешесен югалткан төбәк. Азатлык радиосы хисабына күрә, бу сугышта Башкортстаннан кимендә 3740 кеше һәлак булган.

▪️Башкортстан хакимияте сугышны хуплый һәм аңа кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Башкортстанда сугышка барсыннар өчен "ихтыярилар"ны төрле ярдәм чаралары, ташламалар белән кызыктырып җәлеп итәләр.

Бу хакта 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.

#Башкортстан #сугыш
@azatliqradiosi
👍3💩3🤬1🌭1🙈1
Татарстан Дәүләт шурасында Украинадагы сугышта һәлак булганнарның олы яшьтәге балаларына акча түләргә тәкъдим итәләр.

8,1 млн сум турында сүз бара.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤮3❤2👍1🤬1🖕1
"Үстергәндә әти бервакытта да безгә кырыс карамады. Бервакытта да безне ачуланмады."

Кичә Татарстанның Саба районы Сабабаш авылында Украина сугышында һәлак булган Флорит Шәмсетдиновны күмделәр.

Русия Украинага 2022 елның 24 февралендә бәреп керде. Шуннан бирле бу сугышта Татарстаннан кимендә 3461 ир һәлак булган. Республика шушы сугышта үтерелгән ирләр саны белән Русия төбәкләре арасында икенче урында тора.

👉Безнең яңа видеоны карагыз.

#Татарстан #татарлар

@azatliqradiosi
😢3🎉3🌭1😭1
2024 елга нәтиҗәләр ясый башлыйбыз.

Беренче нәтиҗә — 👉харитада.

@azatliqradiosi
🔥7😢2💔2🤬1👀1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларбыз! Бүген 12 декабрь, пәнҗешәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Рамзан Кадыров Грозныйда полициянең махсус полкы казармаларына дрон һөҗүме турында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, каравылда торучы дүрт хезмәткәр җиңелчә яраланган.

🔸Запорожьега ракет һөҗүме корбаннары саны 10га җиткән. Бүген төнлә җимерекләр арасыннан бер хатынның гәүдәсен тапканнар. Һөҗүм 10 декабрьдә булган иде. Хәрәбәләр астында тагын бер кеше калырга мөмкин диелә.

🔸Дональд Трамп инаугурациягә Кытай президенты Си Цзиньпинны чакырган дип хәбәр итте CBS News. Әмма аның килү-килмәве билгеле түгел. АКШ президенты инаугурациясенә гадәттә илчеләр һәм башка дипломатларны чакыралар. Чит ил башлыкларының бу чарада 1874 елдан бирле катнашканы юк.

🔸Русия Украинага янә "Орешник" баллистик ракеты җибәрергә мөмкин. Бу хакта Пентагон вәкиле Сабрина Сингх брифинг вакытында белдерде.

🔸Бүген иртән Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республика парламентына юллама белән чыгыш ясады. Ул аны "тышкы көчләр безне эчтән таркатырга тырыша" дип башлады. Бу сүзләрне Хәбиров һәр зур җыелышта кабатлый.
🔥1
"Баймак эше": алты балалы Данис Гайсин тарихы

Данис Гайсин – балигъ булмаган алты бала атасы. Туганнары аны озак тотмаслар, чыгарырлар дип өметләнгән иде. Ләкин ул әле дә тикшерү изоляторында утыра.

Аны Баймакта быел 17 гыйнварда киңкүләм тәртипсезлекләрне оештыруда гаепләргә телиләр.

Гайсинның балаларына 14, 13, 7, 5, 3 һәм 2 яшь. Өлкән улы – инвалид. Киләсе елның февралендә аңа операция кирәк булачак. Хатынында хроник авыру, ә әтисе яңарак кына инсульт кичергән һәм тернәкләнү уза.

Данис спорт белән шөгыльләнгән, курайчылар ансамблендә чыгыш ясаган. "Ярдәмчел, шимбә өмәләренә йөрде, мәчетләр төзелешенә ярдәм итте. Волонтер булды: пандемия вакытында ризык әзерләп таратты, югалган кешеләрне эзләште. Төрле чаралар вакытында балалар уеннары оештыра, акчалата ярдәм итә иде", дип язалар аның турында.

Материалларрга караганда, имеш, чит илләрдәге башкорт активистлары тәртипсезлекләр оештыру өчен Әхмидин, Дәүләтов, Елкыбаев, Гайсин һәм башка билгесез кешеләрне "яллаган", алар документларда "урындагы координаторлар" дип аталган.

Алай гына түгел, бу "оештыручылар" һәм "координаторлар" "тәртипсезлекләр оештыру өчен радиостанцияләр, битлек, күз яше чыгаручы аэрозоль баллоннар да кулланган" дип саный тикшерү.

Тулырак Азатлык Радиосында укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉VPN-сыз ачылучы көзге сылтама.
🤯3😢3
Андрей Назаров Башкортстанның премьер-министр вазифасына хупланды

Республика депутатлары бүгенге утырышта аны бертавыштан хуплап куйды.

Башкортстан премьеры булып 2020 елдан бирле эшли.

Андрей Назаров 1970 елда Баймакта туган. 2007 елда Русия думасына сайлана. 2014 елдан "Эшлекле Русия" рәистәше. Соңрак Crowne Plaza Ufa кунакханәсенә һәм "Мир" сәүдә һәм күңел ачу үзәгенә ия булган "Гранель" төркеменең мөдирләр шурасы рәисе була. Назаров гаиләсе Уфада РБК франшизасын контрольдә тота (телевидение һәм портал), шулай ук "Бәйсез Урал газеты" порталы да аларныкы.

Башкортстанда быел сентябрьдә башлык сайлау узды. Анда Радий Хәбиров җиңеп чыкты. Әлегә кадәр республикада яңа хөкүмәт расланмаган. Вице-премьерлар һәм министрлар киләсе утырышларда каралыр диелә.

👉Тулырак монда укыгыз.
🤮5👎2💩1
Финляндия мобилизациядән качып Русиядән китүчеләргә сыену бирүдән баш тарта

2022 елның языннан башлап Финляндиядән сыену урынын Русиянең барлыгы меңләп ватандашы сораган. Күптән түгел аларның берьюлы берничәсенә сыену бирүдән баш тарту турында җиткергәннәр. Сыену сораганда бу кешеләр барысы да үзләрен Украинадагы сугышка мобилизацияләргә мөмкин булуларын сәбәп итеп күрсәткән.

Initiative for Resistance and Dialogues Rу хокук яклау оешмасы вәкиле Никита Кириллов фикеренчә, фин хакимиятләре моны Русиядә "өлешчә мобилизация"нең тәмамланган диярлек булуы һәм сыену сораучыларга берни дә янамавы белән аңлата.

Хәзерге вакытта Финляндиядә мобилизацияләнү яки гаскәргә чакырылу куркынычы булу аркасында сыену сораган 500ләп русияле кала ди Кириллов.

The Bell басмасы тикшеренүе күрсәткәнчә, Кремль Украинада сугыш башлаганнан бирле Русиядән күчеп киткән һәм кире кайтмаган кешеләрнең саны - кимендә 666 мең.

👉Тулырак монда укыгыз.
🤣3👍1
Башкорт җәмәгатьчелеге вәкилләре Радий Хәбировтан Әхмәтзәки Вәлидинең Башкортстандагы һәм Петербурдагы һәйкәлләрен кайтаруны таләп итә

Башкорт җәмәгатьчелеге вәкилләре Әхмәтзәки Вәлидигә куелган һәйкәлләрне кире урыннарына кайтартуны таләп итеп Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров исеменә ачык хат язган.

"Сез башкорт халкының бөек улы Әхмәтзәки Вәлидигә куелган һәйкәлләрне канунсыз рәвештә юк итә башладыгыз. Әмма башкорт халкының аның турындагы һәм үзенең башка данлыклы уллары турындагы тарихи хәтерен сез беркайчан да юк итә алмаячаксыз. Тарихта башкорт халкының гасырлык кыйммәтләрен җимерүче буларак каласыгыз килә мени соң?" дип язган алар ачык хатта.

Хатны тарихи фәннәр докторы, профессор, Башкортстан фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы Марат Колшәрипов, пенсионер З. Рычкулов, филология фәннәре докторы, тарихи фәннәр кандидаты, профессор Фәнил Күзбәков имзалаган.

Соңгы елларда Әхмәтзәки Вәлиди һәйкәлләре һәм бюстлары Уфадан, Сибайдан һәм Петербурдан алып куелды.

Тулырак Азатлык Радиосында укыгыз.
❤3👍1
Башкортстанда Фәнни-технологик үсеш дәүләт комитеты барлыкка киләчәк

Бу хакта бүген, 12 декабрьдә төбәк башлыгы Радий Хәбиров әйтте.

Аның сүзләренчә, 2030 елга кадәр үзләренең фәнни-технологик үсеш комплекслы программын булдырырга тиешле төбәкләр арасына Башкортстан да кергән. Бу тәҗрибәдә барлыгы 20 төбәк катнашачак.

Хәзерге вакытта хөкүмәт структурасында сигез дәүләт комитеты бар: ветеринария, юстиция эшләре, торак һәм төзелеш күзәтчелеге, көндәшлек сәясәте, яшьләр сәясәте, тарифлар, гадәттән тыш хәлләр һәм үзйөрешле машиналар белән башка төрдәге техниканың техник хәлен күзәтү комитетлары.

Шул ук вакытта Башкортстан хөкүмәтен раслау мәсьәләсе озакка сузылды, ул әле дә расланмады.


👉Тулырак монда укыгыз.
🔥1
Татарстан тәнкыйтеннән соң Русия Думасы муниципаль реформа карауны киләсе елга кичектерде.

Депутатлар фикер-тәкъдимнәрне исәпкә алачак, диелә.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍6
Башкортстанда М-12 трассасын төзүчеләр хезмәт хакын түләмәү сәбәпле тавыш куптарган.

Видеоны "Осторожно, новости" каналы уртаклашкан. Дүртөйле-Әшет юлын салучылар аларга түләнергә тиешле хезмәт хакы тоткарлана дип зарлана. Аларның сүзләренчә, "Строймеханизация" ширкәте хезмәт хакын июньнән бирле тоткарлый, ә "Төбәк төзелеш компаниясе" исә сентябрьдән бирле түләми.

Эшчеләрнең күбесе акча булмагач өйләренә дә кайтып китә алмый.
"Кешеләр өйгә кайта алмый. Күбесе монда вахтада, ә акча билетка гына түгел, ипигә дә булмый",

— дип хәбәр иткән төзүчеләрнең берсе "Сибирь.Реалии" сайтына.

1 мең хезмәткәрнең 600е инде эштән киткән. Алар прокуратурага да мөрәҗәгать иткән, әмма моның нәтиҗәсе юк. Хәзер бу кешеләр Русия президентына мөрәҗәгать итәргә булган.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
2024 елда дөньяда кимендә 54 журналист үтерелгән, 500дән артыгы — рәшәткә артында.

31 журналистны хәрби хәрәкәтләр барган урында үтергәннәр, шуларның 16сы Газзә сызыгында үлгән.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
😢7💔1
Башкортстанның Владимир Путинга лояль опера җырчысы Илдар Абдразаков Акъяр (Севастополь) опера һәм балет театрын җитәкләячәк.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Европада һәм АКШта Илдар Абдразаковның чыгышларыннан баш тарталар.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан #Кырым

@azatliqradiosi
🤮3💩3👍1😁1
Amnesty International Федерация шурасын урысча белмәүче мигрант балаларын мәктәпкә алуны тыя торган канунны кире кагарга чакыра.

Кичә, 11 декабрьдә, Русия думасы мигрант балаларын урыс телен белмәгән килеш мәктәпкә алуны тыю турында канун кабул итте. Канун 2025 елның 1 апреленнән гамәлгә керә.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
👍4💯1
Җомга иртәләре хәерле булсын! Әлеге сәгатькә ниләр булган - шулар хакында кыскача.

🔸 Доналд Трамп Европа илләренә Украинага гаскәрләрен җибәрергә тәкъдим иткән - The Wall Street Journal. Трамп фикеренчә, бу гаскәрләр Мәскәү белән Киев килешкәннән соң тәртипне саклаячак.

🔸 Русиядә Украинаның ике тотыгы 14 һәм 15 елга төрмәгә хөкем ителгән. Алар Курскида теракт оештыруда гаепле дип табылган.

🔸 Украина гаскәрләре Донецки өлкәсендә дүрт сала арасында камауга эләгә язган - DeepState проекты. Белгечләр фикеренчә, Русия гаскәрләренең басып алуы дәвам итүе аркасында Украина хәрбиләренә авырга туры килә.

🔸 АКШ Украинага ярты миллиард доллар күләмендә хәрби ярдәм бүлеп бирә. Энтони Блинкен аңлатуынча, бу акча HIMARS системнары, дроннар, радиоэлектр җиһазлар өчен тотылачак. АКШның Байден хакимияте гыйнварда киткәнче Украинага ярдәм итәчәк дип аңлатылды.

🔸 АКШ Грузиядә протестларда катнашкан халыкка көч куллануга бәйле булган кешеләргә виза чикләүләрен керткән. АКШка 20 кешегә керергә тыелган, алар арасында Грузия хөкүмәте, парламенты вәкилләре, хокук саклаучылар да, аерым шәхесләр дә бар. Алар демократия нигезләрен какшатучылар дип танылган.

🔸 Татарстанда дизел ягулыгының бер литры 70 сумга җиткән. Бәя 8% арткан. АИ-98 маркалы бензинның бәясе 78,93 сумны тәшкил итә.

🔸 Уфада элеккеге мэр Сергей Грековка һөҗүм әзерләнгән. Сергей Грековны үтерергә теләүче дә, үтерергә дигән бирем бирүче дә тоткарланган. Грековны атып үтерү 200 мең сумга килешенгән дип хәбәр итә Башкортстанның Эчке эшләр министрлыгы.

Менә шундый яңалыклар. Алга таба да мөһим булган вакыйгалар турында хәбәр итеп торырбыз.

@azatliqradiosi
👍3
Көн язмасы Башкортстан турында

Уфада бу көннәрдә Дөнья башкорт корылтае җыены уза. Бүген пленар утырыш. Башкортстаннан 318 делегат, Русия төбәкләреннән 171, чит илләрдән 38 делегат сайланып катнаша дип хәбәр итә корылтайның матбугат хезмәте.

Быелгы башкорт корылтае үзенчәлекле. Башкорт дөньясы ике параллель тормышта яшәвен күрсәтә. Кемдер башкорт милли киемнән килеп җыр-биюне тамаша кыла, "Торатау" кебек тантаналы залда утырачак, нотык тыңлаячак яки үзе чыгыш ясаячак, ә икенче башкортлар шул вакытта тикшерү изоляторларында хөкем карарын көтә, мәхкәмә каршында җавап тота, аларның гаиләләре ут йота. Бер башкорт дөньясы, әмма капма-каршы хәлләр һәм халәтләр дә төрле.

5 ел элек Уфада узган иде корылтай. Әле ул вакытта Радий Хәбиров Башкортстан башлыгы булып сайланмаган, әле Путин сугышы да юк һәм Башкортстанга көн саен күпләп табутлар кайтмый. Әмма биш ел узуга башкортларның яшәеше тамырдан үзгәрде. Милли хәрәкәт туздырып таратылды. Фаил Алсынов 4 елга төрмәгә утыртылды, Руслан Габбасов чыгып китте, әмма аның якыннары эзәрлекләнә. Тел активистларның бер өлеше мөһаҗирлеккә чыгып китте. Баймак эше нигезендә сиксәнләп кеше зинданга ябылды.

Бу корылтайда кулга алынган башкортлар язмышы телгә алынырмы?

Безнең язманы укырга тәкъдим итәбез.

👉 Төп сәхифә
👉
Көзге сәхифә

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤬5
Русия Татарстандагы "Алабуга Политех" көллиятендә дроннар җыярга Казакъстан яшьләрен туплый башлаган

Уку йорты Shahed иран дроннарының аналогларын җитештерүче хәрби сәнәгать оешмасы белән тыгыз элемтәдә тора. Чит ил укучыларын укырга килергә кыстаганда ул бу фактны яшерми. Татарстанда җитештерелгән дроннарны Русия гаскәре Украинага һөҗүм итү өчен куллана.

Астанада таратыла торган "Алабуга Политех" көллиятенең реклам буклетларында 14 яше тулган балаларны эшкә алуларын язганнар. Анда "Дошманны юк итүче һөҗүм дроннары җыю – кәттәлек", "Безнең барыбызга да "махсус хәрби операциядә" җиңү кирәк", дигән сүзләр язылган.

Журналистлар буклетта күрсәтелгән телефонга шалтыраткан. "Алабуга Политех" көллияте вәкилләре үсмерләрне хәрби заводта эшләтүләрен раслаган.

Бу хакта тулырак укырга. 👉 Сылтама

▪️Кеше үтерүче коралны ясауда "Алабуга Политех" уку йортында белем алучы яшүсмерләр хезмәте кулланылуы турында Азатлык та язды.
▪️Студентлар берничә тәүлек йокламыйча эшлибез, ашамыйбыз диярлек, дип сөйләде. Әмма дрон җыюдан баш тартырга ярамый, дип искәрттеләр.
▪️Студентлар баш күтәрүдән, канәгатьсезлек белдерүдән курка. Белем алу турындагы килешүгә ярашлы, аларга нинди дә булса мәгълүматны тарату тыела.
🤮3💩3
Радий Хәбиров кабат Башкортстанда Украинага каршы сугышучы хәрбиләргә һәйкәл куячакларын белдерде

Дөнья башкортлары корылтаенда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Уфада "махсус хәрби операция каһарманнарына" һәйкәл кую турында карар кабул итүләрен әйткән. "Әзерлек эшләрен башлаячакбыз, бәйге игълан итәчәкбез. Һәйкәлне куярга урын бар инде бездә", дигән ул.

Кайда булачак һәйкәл? Нинди була ул? Укырга

🔸 Күптән түгел республика башлыгы Радий Хәбиров 2025 елны Башкортстанда Украинага һөҗүмдә катнашучылар елы дип игълан итте.

🔸Башкортстан Русиянең Украинага каршы сугышында иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Азатлык радиосы хисабына күрә, бу сугышта Башкортстаннан кимендә 3744 кеше һәлак булган.
👍2❤1💩1