Русия юстиция министрлыгы "ят агентларның" яңа исемлеген чыгарды. Аларның барысы да рәссамнар:
🔹 Екатерина Марголис
🔹 Анатолий Осмоловский;
🔹Игорь Поночевной.
🔹 Екатерина Марголис
🔹 Анатолий Осмоловский;
🔹Игорь Поночевной.
🤣3🤬2
Журналист Эван Гершкович ФСБның затлы департаменты турында тикшеренү чыгарды
Ул Федераль иминлек хезмәтенең Контркүзләү операцияләре департаменты эшчәнлегенә багышлана. Журналист аны "Путинның иң куркыныч яшерен агентлыгы дип атый. Анда эшләүчеләр диверсияләр, кешеләрне урлап китү һәм чит ил ватандашларын кулга алулар өчен җаваплы, диелә.
Эван Гершкович алты еллап Мәскәүдә яшәде, ул Американың The Wall Street Journal газеты өчен Русиядәге һәм Украинадагы вакыйгаларны яктыртты. Былтыр аны шымчылыкта гаепләп тоткарладылар. Быел җәй тоткыннар алмашы вакытында азат ителде, Америкага кайтты.
Тулырак 👉монда укыгыз.

Азатлык Радиосы
Журналист Эван Гершкович ФСБның затлы департаменты турында тикшеренү чыгарды
Ул Федераль иминлек хезмәтенең Контркүзләү операцияләре департаменты эшчәнлегенә багышлана. Журналист аны "Путинның иң куркыныч яшерен агентлыгы дип атый. Анда эшләүчеләр диверсияләр, кешеләрне урлап китү һәм чит ил ватандашларын кулга алулар өчен җаваплы…
👍5
Журналистлар Украинадагы сугышта Русиянең 83 меңнән артык хәрбие үлүен раслады, Башкортстан югалтулар ягыннан беренче урында
Моны ачык чыганаклардан ВВС-ның урыс хезмәте, "Медиазона" һәм волонтерлар такымы ачыклаган.
Расланган үлемнәр арасында сентябрь аеннан бирле Башкортстан беренче урында бара - 3487 кеше.
Күпчелеге сугышка авыллардан киткән. Әйтик, Беренче Эткол авылыннан (Баймак районы) сугышка 27 кешене озатканнар.
Азатлык радиосы хисабына күрә, бу сугышта Башкортстаннан кимендә 3744 кеше һәлак булган.

😭4🎉2👍1🌭1
Дәүләт оешмасы моны Viber-ның "мәгълүмат таратуны оештыручылар турында канун бозуы" белән аңлатты.
Бу Роскомнадзор тарафыннан томаланган чираттагы мессенджер булып тора. Берничә ай элек кенә Русиядә Signal мессенджеры томаланды. Соңрак илдә Discord мессенджерының да томалануы билгеле булды. Бу цензура гамәлләрен Роскомнадзор һәрвакыт "канун бозу" белән аңлата.
Русиядә Viber хезмәтен якынча 18,9 миллион кеше кулланган дип санала.
Тулырак безнең сайтта укыгыз.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🤬6🤣3🤯2👏1😁1
Быел Татарстан Мәскәүгә 1 трлн сум салым күчерәчәк
2024 елда Татарстанда барлыгы 1,5 трлн сум салым һәм салым булмаган керемнәр җыеп алыныр дип көтелә. Бу узган елдан 252 млрд сум күбрәк, дип белдерде 13 декабрьдә Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин.
Республика федераль үзәккә 1 трлн сумнан артык керемен юллаячак. Бу узган елдан 20 процентка күбрәк. Былтыр республика 828 млрд сум юллаган булган.
Моннан тыш, федераль үзәк һәм республика арасында салым бүленеше дә үзгәргән. Былтыр Татарстанда җыелган салымнарның 61 проценты Мәскәүгә киткән булса, быел — 67%.
Мәскәүдән республикага федераль ярдәм 78,6 млрд сум булачак.
Элегрәк Радик Гайзатуллин 2025 елда республикада җыелачак салымнар федераль үзәккә күбрәк китәчәк дип кисәтте. Бу быел кабул ителгән салым реформасына да бәйле.
Тулырак 👉Азатлык Радиосында укыгыз.

Бу былтыргыдан 20 процентка күбрәк.
🤬11🤯3😡2👍1👎1
Теманы дәвам итеп: соңгы биш елда Татарстан Мәскәүгә күпме салым күчергән һәм нинди федераль ярдәм алган?
Соңгы биш елда Татарстанда 5,63 трлн сумнан артык салым һәм салым булмаган керемнәр җыеп алынган.
Мәскәүгә — 3,68 трлн сум, яки 65,3% киткән.
Татарстанда — 1,94 трлн сум, яки 34,7% калган.
Шул ук вакытта федераль үзәк республикага 375 млрд сум гына бүлеп биргән.
Искәрмә: 2020 елда короновирус таралу вакытында кертелгән чикләүләр сәбәпле Русиядә, шул исәптән Татарстанда салымнар азрак җыелды
Татарстанда җыелган салымнар исәбенә Пенсия фонды һәм Социаль иминиятләштерү фондын җыемнары кертелмәде. Алар исәпкә алынса, Татарстанда җыелган керемнәрнең Мәскәүгә киткән өлеше бермә-бер артыр иде. Әйтик, 2020 елда 672,4 млрд урынына 879,2 млрд сум күрсәтелер иде.

🤬8😱6🤯2😡2👍1🤮1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Көньяк Корея президенты Юн Сок Ёль илдә сугыш хәле кертү өчен гафу үтенде һәм җаваплылыктан качмаска сүз бирде. Сугыш хәле игълан итү "дәүләт эшләре өчен җаваплы президентның өметсезлеге" белән бәйле иде диде ул. 7 декабрь кичендә парламент президентның…
Көньяк Корея парламенты президент Юн Сок Ёльнең импичментын хуплады
Импичментны хуплап 300 депутатның 204е тавыш бирде, 85 депутат каршы булды.
Импичмент мәсьәләсе парламентта икенче тапкыр күтәрелде. Беренчесендә Юн Сок Ёльне вазифасыннан җибәрү өчен тавышлар җитмәде.
Хззер президенты вакытлыча вазифасыннан китеп торачак. Конституция мәхкәмәсенең Юнны ваифасыннан җибәрү яки, киресенчә, калдыру турында карар кабул итү өчен 180 көнлек вакыты бар.
Президент вазифаларын вакытлыча премьер-министр Хан Док Су башкарып торачак.
3 декабрьдә Юн Сок Ёль илдә сугыш хәле игълан итте. Бу "илдә Төньяк Корея тарафдарларына каршы көрәш" өчен дип аңлатылды. Сугыш хәле 6 сәгать дәвам итте.
Парламент каршында протестлар башланды. Депутатлар президент карарын кире кагу өчен тавыш бирде.
Соңрак Көньяк Корея президенты илдә сугыш хәле кертү өчен гафу үтенде һәм җаваплылыктан качмаска сүз бирде.

✍1👍1
Грузиядә Михаил Кавелашвилиның президент сайлауда җиңүе игълан ителде
Президентны сайлаучылар коллегиясе сайлады. Рәсми мәгълүматларга караганда, Кавелашвили өчен 300 сайлаучының 244е тавыш биргән. Сайлану өчен 200 тавыш кирәк иде. Оппозиция вәкилләре утырышка бойкот белдерде һәм тавыш бирүнең легитимлыгын танымаячакларын әйтте.
Михаил Кавелашвили — танылган футболчы. 53 яшь. Аның югары белеме юк. Грузияне беренче тапкыр югары белемсез президент җитәкләячәк.
Кавелашвили Көнбатыш позицияләренә каршы.
Грузиянең гамәлдәге президенты Саломе Зурабишвилиның вәкаләтләре 16 декабрьдә тәмамлана. Ул сайлауларны легитим түгел дип атады һәм вазифасыннан китүдән баш тартты. Бүген, 14 декабрьдә, ул да Тбилисида протест чарасында катнашты.
👉Тулырак монда укыгыз.

🤮11🏆5👍2🥴2❤1👎1🤣1
Ирекле Ичкерия һәм беренче сугыш
1994 елның 11 декабрендә Русия гаскәрләре үзен мөстәкыйль дәүләт дип игълан иткән Чечня республикасына кертелде. Русия хакимияте бу чараны "конституцион тәртипне торгызу" дип атады.
Ике ел дәвам иткән сугышта, рәсми мәгълүматкә караганда, Русия ягыннан алты меңгә якын солдат һәлак булган яки хәбәрсез югалган дип санала. Чечня республикасы ягыннан югалтулар дистәләгән меңнәр белән исәпләнә. "Мемориал" мәгълүматынча, бу сугыш Чечня республикасында яшәүче 50 меңгә якын гади халыкның үлеменә китергән.
Беренче Чечня сугышы 1996 елның августында тәмамлана. 31 августта Хасавюрт шәһәрендә солых килешүе төзелә, аңа ярашлы республиканың статусы мәсьәләсен карау биш елга кичектерелә.
Азатлык Радиосы әлеге елларны искә алып, фотогалерея тәкъдим итә.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.

😢10👍3
▪️Безнең "Азатлык сүзлеге" сәхифәсендә бик күп кызыклы сүзләр җыелган, кереп карагыз!
#азатлыксүзлеге
@azatliqradiosi
#азатлыксүзлеге
@azatliqradiosi
❤6🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
T2: Томаланган Viber-га Татарстанда социаль челтәрләр кулланучыларның 10%-ы туры килә
Бу хакта Т2 мобил элемтә операторы ясаган анализда әйтелә. Сүз бары тик бу оператор кулланучылары турында бара.
Анализда күренгәнчә, Татарстанда иң күбе Telegram мессенджерын кулланалар, аңа 35,2% трафик туры килә. WhatsApp мессенджерында, Viber-да кебек үк, социаль челтәрләр кулланучыларның 10%-ы языша.
Ә популярлык буенча икенче урында республикада TikTok соцчелтәре тора икән, аңа 28% трафик туры килә. Беренче өчлеккә Youtube та керә – 13,2%. VK (Вконтакте) трафикның 11%-ын тота.
Исегезгә төшерәбез, бу атна Роскомнадзор Русиядә Viber мессенджерын томалаган. Ә сез Viber-ны куллана идегезме?
#Татарстан

👍3
Башкорт корылтаенда ике тема: Русия сугышын аклау һәм Баймак протестчыларын тәнкыйтьләү
Бүгенге көн язмасы бу атна узган Башкорт корылтае турында. 13 декабрьдә VI Дөнья башкортлары корылтаенда делегатлар Украина сугышын хуплаган һәм "Русияне таркатуга юл куймаучы" резолюция кабул итте. Анда "сепаратистик провокацияләргә", "радикальләшүгә" каршы торырга чакыру бар.
Чыгыш ясаучылар халыкның интернетта "мифик мәгълүмат" алуда гаепләде, Баймак вакыйгалары кебек баш күтәрүләр артында Украина торуын сөйләде. Җыенда "Русия булмаса, Башкортстан да булмаячак!" ише сүзләре еш яңгырады.
Корылтайда тагын ниләр әйттеләр? 👉 Безнең язмада укыгыз.
#Башкортстан

Җыенда чыгыш ясаучылар Башкортстанның уңышсызлыкларын "украина нацистларына" һәм чит илләргә сылтады, халык күтәрелеше "Русияне таркатырга мөмкин" дип тәкрарлады.
🤡7💩4🥴2👍1
Якшәмбе иртәсендә Грозныйда шартлау тавышлары ишетелгән.
Русия Telegram каналлары җирле халыкка сылтанып язуынча, Чечняга дроннар һөҗүм иткән.
NIYSO оппозицион телеграм каналы хәбәр итүенчә, һөҗүмгә ОМОН базасы, Чечня эчке эшләр министрлыгының 2нче патруль полкы һәм шулай ук хәрби база дучар булган.
Чечня хакимияте дроннар һөҗүме турында аңлатма бирмәде.
Бу атнада Грозныйга инде дроннар һөҗүм иткән иде. 12 декабрьдә һөҗүм Чечня эчке эшләр министрлыгының 2нче полкы бинасына ясалды диелде.

Telegram каналлар Грозныйга дроннар һөҗүме турында хәбәр итте
Бу атнада бу инде икенче очрак
🔥5🤔2🎉1🙏1