Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Теманы дәвам итеп: соңгы биш елда Татарстан Мәскәүгә күпме салым күчергән һәм нинди федераль ярдәм алган?

Соңгы биш елда Татарстанда 5,63 трлн сумнан артык салым һәм салым булмаган керемнәр җыеп алынган.

Мәскәүгә — 3,68 трлн сум, яки 65,3% киткән.

Татарстанда — 1,94 трлн сум, яки 34,7% калган.

Шул ук вакытта федераль үзәк республикага 375 млрд сум гына бүлеп биргән.

Искәрмә: 2020 елда короновирус таралу вакытында кертелгән чикләүләр сәбәпле Русиядә, шул исәптән Татарстанда салымнар азрак җыелды

Татарстанда җыелган салымнар исәбенә Пенсия фонды һәм Социаль иминиятләштерү фондын җыемнары кертелмәде. Алар исәпкә алынса, Татарстанда җыелган керемнәрнең Мәскәүгә киткән өлеше бермә-бер артыр иде. Әйтик, 2020 елда 672,4 млрд урынына 879,2 млрд сум күрсәтелер иде.
🤬8😱6🤯2😡2👍1🤮1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Көньяк Корея президенты Юн Сок Ёль илдә сугыш хәле кертү өчен гафу үтенде һәм җаваплылыктан качмаска сүз бирде. Сугыш хәле игълан итү "дәүләт эшләре өчен җаваплы президентның өметсезлеге" белән бәйле иде диде ул. 7 декабрь кичендә парламент президентның…
Көньяк Корея парламенты президент Юн Сок Ёльнең импичментын хуплады

Импичментны хуплап 300 депутатның 204е тавыш бирде, 85 депутат каршы булды.

Импичмент мәсьәләсе парламентта икенче тапкыр күтәрелде. Беренчесендә Юн Сок Ёльне вазифасыннан җибәрү өчен тавышлар җитмәде.

Хззер президенты вакытлыча вазифасыннан китеп торачак. Конституция мәхкәмәсенең Юнны ваифасыннан җибәрү яки, киресенчә, калдыру турында карар кабул итү өчен 180 көнлек вакыты бар.

Президент вазифаларын вакытлыча премьер-министр Хан Док Су башкарып торачак.

3 декабрьдә Юн Сок Ёль илдә сугыш хәле игълан итте. Бу "илдә Төньяк Корея тарафдарларына каршы көрәш" өчен дип аңлатылды. Сугыш хәле 6 сәгать дәвам итте.

Парламент каршында протестлар башланды. Депутатлар президент карарын кире кагу өчен тавыш бирде.

Соңрак Көньяк Корея президенты илдә сугыш хәле кертү өчен гафу үтенде һәм җаваплылыктан качмаска сүз бирде.
✍1👍1
Грузиядә Михаил Кавелашвилиның президент сайлауда җиңүе игълан ителде

Президентны сайлаучылар коллегиясе сайлады. Рәсми мәгълүматларга караганда, Кавелашвили өчен 300 сайлаучының 244е тавыш биргән. Сайлану өчен 200 тавыш кирәк иде. Оппозиция вәкилләре утырышка бойкот белдерде һәм тавыш бирүнең легитимлыгын танымаячакларын әйтте.

Михаил Кавелашвили — танылган футболчы. 53 яшь. Аның югары белеме юк. Грузияне беренче тапкыр югары белемсез президент җитәкләячәк.

Кавелашвили Көнбатыш позицияләренә каршы.

Грузиянең гамәлдәге президенты Саломе Зурабишвилиның вәкаләтләре 16 декабрьдә тәмамлана. Ул сайлауларны легитим түгел дип атады һәм вазифасыннан китүдән баш тартты. Бүген, 14 декабрьдә, ул да Тбилисида протест чарасында катнашты.

👉Тулырак монда укыгыз.
🤮11🏆5👍2🥴2❤1👎1🤣1
Ирекле Ичкерия һәм беренче сугыш

1994 елның 11 декабрендә Русия гаскәрләре үзен мөстәкыйль дәүләт дип игълан иткән Чечня республикасына кертелде. Русия хакимияте бу чараны "конституцион тәртипне торгызу" дип атады.

Ике ел дәвам иткән сугышта, рәсми мәгълүматкә караганда, Русия ягыннан алты меңгә якын солдат һәлак булган яки хәбәрсез югалган дип санала. Чечня республикасы ягыннан югалтулар дистәләгән меңнәр белән исәпләнә. "Мемориал" мәгълүматынча, бу сугыш Чечня республикасында яшәүче 50 меңгә якын гади халыкның үлеменә китергән.

Беренче Чечня сугышы 1996 елның августында тәмамлана. 31 августта Хасавюрт шәһәрендә солых килешүе төзелә, аңа ярашлы республиканың статусы мәсьәләсен карау биш елга кичектерелә.

Азатлык Радиосы әлеге елларны искә алып, фотогалерея тәкъдим итә.

👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.
😢10👍3
▪️Безнең "Азатлык сүзлеге" сәхифәсендә бик күп кызыклы сүзләр җыелган, кереп карагыз!

#азатлыксүзлеге
@azatliqradiosi
❤6🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
✖️Роскомнадзор Русиядә Viber мессенджерын томалаган Дәүләт оешмасы моны Viber-ның "мәгълүмат таратуны оештыручылар турында канун бозуы" белән аңлатты. Бу Роскомнадзор тарафыннан томаланган чираттагы мессенджер булып тора. Берничә ай элек кенә Русиядә Signal…
T2: Томаланган Viber-га Татарстанда социаль челтәрләр кулланучыларның 10%-ы туры килә

Бу хакта Т2 мобил элемтә операторы ясаган анализда әйтелә. Сүз бары тик бу оператор кулланучылары турында бара.

Анализда күренгәнчә, Татарстанда иң күбе Telegram мессенджерын кулланалар, аңа 35,2% трафик туры килә. WhatsApp мессенджерында, Viber-да кебек үк, социаль челтәрләр кулланучыларның 10%-ы языша.

Ә популярлык буенча икенче урында республикада TikTok соцчелтәре тора икән, аңа 28% трафик туры килә. Беренче өчлеккә Youtube та керә – 13,2%. VK (Вконтакте) трафикның 11%-ын тота.

Исегезгә төшерәбез, бу атна Роскомнадзор Русиядә Viber мессенджерын томалаган. Ә сез Viber-ны куллана идегезме?

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍3
Башкорт корылтаенда ике тема: Русия сугышын аклау һәм Баймак протестчыларын тәнкыйтьләү

Бүгенге көн язмасы бу атна узган Башкорт корылтае турында. 13 декабрьдә VI Дөнья башкортлары корылтаенда делегатлар Украина сугышын хуплаган һәм "Русияне таркатуга юл куймаучы" резолюция кабул итте. Анда "сепаратистик провокацияләргә", "радикальләшүгә" каршы торырга чакыру бар.

Чыгыш ясаучылар халыкның интернетта "мифик мәгълүмат" алуда гаепләде, Баймак вакыйгалары кебек баш күтәрүләр артында Украина торуын сөйләде. Җыенда "Русия булмаса, Башкортстан да булмаячак!" ише сүзләре еш яңгырады.

Корылтайда тагын ниләр әйттеләр? 👉 Безнең язмада укыгыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤡7💩4🥴2👍1
Якшәмбе иртәсендә Грозныйда шартлау тавышлары ишетелгән.

Русия Telegram каналлары җирле халыкка сылтанып язуынча, Чечняга дроннар һөҗүм иткән. 

NIYSO оппозицион телеграм каналы хәбәр итүенчә, һөҗүмгә ОМОН базасы, Чечня эчке эшләр министрлыгының 2нче патруль полкы һәм шулай ук ​​хәрби база дучар булган.

Чечня хакимияте дроннар һөҗүме турында аңлатма бирмәде.

Бу атнада Грозныйга инде дроннар һөҗүм иткән иде. 12 декабрьдә һөҗүм Чечня эчке эшләр министрлыгының 2нче полкы бинасына ясалды диелде.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🔥5🤔2🎉1🙏1
Казанның Алтан бистәсендәге Утыз Имәни исемендәге мәчеткә куәт оешмасы вәкилләре һәм прокуратура рейд белән килгән, дип хәбәр итә Татарстан куәт оешмаларына якын “Татарская якудза” Telegram каналы.

“Анда "Сөенеч" дип аталган мөселман балалар мәгариф оешмасының рөхсәтсез эшләве ачыкланган. Әлеге мәхәлләгә карата административ эш кузгатылган”, диелә хәбәрдә.

Бу мәчет имам-хатыйбы Йосыф Дәүләтшинның өченче тапкыр дини мәктәбе ябылуы, дип тә искәртелгән.

"Сөенеч" мөселман мәктәбендә Коръән дәресләре, дин нигезләре курслары оештырылган. Анда мәктәп укучылары да, өлкәннәр дә сабак ала алган.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬17😢6👍2😱2
Бүген Керич бугазында ике Русия танкеры һәлакәткә дучар булды

"Волгонефть 212" танкерында 13 экипаж һәм дүрт мең тоннадан артык мазут булган.

Икенче "Волгонефть 239" танкерында 14 диңгезче һәм шул ук күләмдә мазут булган.

Корабларның икесе дә зыян күргән. Моңа көчле җил шартларында экипажның дөрес гамәл кылмавы сәбәп була ала диелә. Русия гадәттән тыш министрлыгы хәбәр итүенчә, диңгезчеләрнең берсе үлгән. Калганнарын коткару эшләре бара.

Нефть продуктлары агуы турында рәсмиләрдән мәгълүмат юк, әмма видеодан акканы күренә.

@azatliqradiosi
😢3🔥2👏2🎉1
Кичә Башкортстанда "Башкорт теле көне"н билгеләп үттеләр

Ул 14 декабрь шагыйрь һәм мәгърифәтче Мифтахетдин Акмулланың туган көнендә бәйрәм ителә.

Элегрәк без башкорт һәм татар телләренең якынлыгын тикшергән идек. Искә төшереп узыйк әле.

@azatliqradiosi
❤10🥴3🥰2😍2
Хәерле атна башы, кадерле укучыларыбыз! 16 декабрь, дүшәмбе иртәсенә билгеле булган төп хәбәрләр белән танышыйк:

🟠Чабаксарда 20 меңнән артык кеше җылысыз калган, шәһәрдә соңгы тәүлектә 3 коммуналь каза булган. Хакимият проблем чишелгән дип әйтсә дә, халык батареяләрнең һаман салкын булуын яза. Шәһәрдә хәзер -3 градус.

🟠2025 елда Башкортстанга федераль бюджеттан 81,5 млрд сум бүленәчәк дип көтелә. Алдагы 3 елга республика бюджетында 4 млрд сумлык дефицит кала.

🟠Төнлә Израил Сүрия хәрби объектларына көчле һөҗүм оештырган – Al Jazeera. Һәдәфләр арасында корал саклау урыннары һәм аэродром булган. Израил Бәшәр Әсад хакимияте бәреп төшерелгәннән соң Сүриянең хәрби инфраструктурасын актив рәвештә җимерә.

🟠Татарстанның Чаллы шәһәрендә район башлыклары билгеләнде. Фидарис Хәбибуллин шәһәрнең Үзәк районын җитәкләячәк. Автозавод районы башлыгы булып рәсми рәвештә Айрат Хөснуллин билгеләнде, элек ул бу вазифаны вакытлыча башкаручы иде.

🟠Сербиянең иң зур нефть ширкәте – NIS-ка каршы АКШ чикләүләре кертелергә мөмкин. Сербия президенты Вучич сүзләренчә, бу ширкәт хуҗалары арасында «Газпром» булуы белән бәйле.

🟠Биткоин бәясе тарихта беренче тапкыр 106 мең долларга җитте.

Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк!

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍3👌1
"Милиция безне яклый!" Башкортстан ОМОНының Благовещенски шәһәрендәге башбаштаклыгына 20 ел

20 ел элек декабрьдә Башкортстның Балговещенски шәһәрендә республика эчке эшләр министрлыгының "профилактик чарасы" оештырыла. Күпчелек журналистлар һәм хокук яклаучылар аны "җәзалау чарасы" дип атый.

— Хокук саклау органнары мәсьәләсендә Башкортстан Татарстанга охшаган, анда да шул ук хәл булды, — ди Русия хокук яклаучысы. — Милиционерларның гамәлләре берни белән дә чикләнмәгән диярлек. Прокурор – үз кеше, хөкемдар – үз кеше, ни теләсәк, шуны эшлибез…


Бер сәбәпсез ОМОН хезмәткәрләре йөзләгән гади халыкны тоткарлый, кыйный һәм мыскыллый. Ул вакыттагы милиция хезмәткәрләренә карата мәхкәмә эшләре биш елдан артык дәвам итә. Нигездә шартлы хөкем карарлары чыгарыла.

20 ел элек булган вакыйгаларны 👉 искә алабыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤬8😡2👍1😢1