Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Ирекле Ичкерия һәм беренче сугыш

1994 елның 11 декабрендә Русия гаскәрләре үзен мөстәкыйль дәүләт дип игълан иткән Чечня республикасына кертелде. Русия хакимияте бу чараны "конституцион тәртипне торгызу" дип атады.

Ике ел дәвам иткән сугышта, рәсми мәгълүматкә караганда, Русия ягыннан алты меңгә якын солдат һәлак булган яки хәбәрсез югалган дип санала. Чечня республикасы ягыннан югалтулар дистәләгән меңнәр белән исәпләнә. "Мемориал" мәгълүматынча, бу сугыш Чечня республикасында яшәүче 50 меңгә якын гади халыкның үлеменә китергән.

Беренче Чечня сугышы 1996 елның августында тәмамлана. 31 августта Хасавюрт шәһәрендә солых килешүе төзелә, аңа ярашлы республиканың статусы мәсьәләсен карау биш елга кичектерелә.

Азатлык Радиосы әлеге елларны искә алып, фотогалерея тәкъдим итә.

👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.
😢10👍3
▪️Безнең "Азатлык сүзлеге" сәхифәсендә бик күп кызыклы сүзләр җыелган, кереп карагыз!

#азатлыксүзлеге
@azatliqradiosi
❤6🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
✖️Роскомнадзор Русиядә Viber мессенджерын томалаган Дәүләт оешмасы моны Viber-ның "мәгълүмат таратуны оештыручылар турында канун бозуы" белән аңлатты. Бу Роскомнадзор тарафыннан томаланган чираттагы мессенджер булып тора. Берничә ай элек кенә Русиядә Signal…
T2: Томаланган Viber-га Татарстанда социаль челтәрләр кулланучыларның 10%-ы туры килә

Бу хакта Т2 мобил элемтә операторы ясаган анализда әйтелә. Сүз бары тик бу оператор кулланучылары турында бара.

Анализда күренгәнчә, Татарстанда иң күбе Telegram мессенджерын кулланалар, аңа 35,2% трафик туры килә. WhatsApp мессенджерында, Viber-да кебек үк, социаль челтәрләр кулланучыларның 10%-ы языша.

Ә популярлык буенча икенче урында республикада TikTok соцчелтәре тора икән, аңа 28% трафик туры килә. Беренче өчлеккә Youtube та керә – 13,2%. VK (Вконтакте) трафикның 11%-ын тота.

Исегезгә төшерәбез, бу атна Роскомнадзор Русиядә Viber мессенджерын томалаган. Ә сез Viber-ны куллана идегезме?

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍3
Башкорт корылтаенда ике тема: Русия сугышын аклау һәм Баймак протестчыларын тәнкыйтьләү

Бүгенге көн язмасы бу атна узган Башкорт корылтае турында. 13 декабрьдә VI Дөнья башкортлары корылтаенда делегатлар Украина сугышын хуплаган һәм "Русияне таркатуга юл куймаучы" резолюция кабул итте. Анда "сепаратистик провокацияләргә", "радикальләшүгә" каршы торырга чакыру бар.

Чыгыш ясаучылар халыкның интернетта "мифик мәгълүмат" алуда гаепләде, Баймак вакыйгалары кебек баш күтәрүләр артында Украина торуын сөйләде. Җыенда "Русия булмаса, Башкортстан да булмаячак!" ише сүзләре еш яңгырады.

Корылтайда тагын ниләр әйттеләр? 👉 Безнең язмада укыгыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤡7💩4🥴2👍1
Якшәмбе иртәсендә Грозныйда шартлау тавышлары ишетелгән.

Русия Telegram каналлары җирле халыкка сылтанып язуынча, Чечняга дроннар һөҗүм иткән. 

NIYSO оппозицион телеграм каналы хәбәр итүенчә, һөҗүмгә ОМОН базасы, Чечня эчке эшләр министрлыгының 2нче патруль полкы һәм шулай ук ​​хәрби база дучар булган.

Чечня хакимияте дроннар һөҗүме турында аңлатма бирмәде.

Бу атнада Грозныйга инде дроннар һөҗүм иткән иде. 12 декабрьдә һөҗүм Чечня эчке эшләр министрлыгының 2нче полкы бинасына ясалды диелде.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🔥5🤔2🎉1🙏1
Казанның Алтан бистәсендәге Утыз Имәни исемендәге мәчеткә куәт оешмасы вәкилләре һәм прокуратура рейд белән килгән, дип хәбәр итә Татарстан куәт оешмаларына якын “Татарская якудза” Telegram каналы.

“Анда "Сөенеч" дип аталган мөселман балалар мәгариф оешмасының рөхсәтсез эшләве ачыкланган. Әлеге мәхәлләгә карата административ эш кузгатылган”, диелә хәбәрдә.

Бу мәчет имам-хатыйбы Йосыф Дәүләтшинның өченче тапкыр дини мәктәбе ябылуы, дип тә искәртелгән.

"Сөенеч" мөселман мәктәбендә Коръән дәресләре, дин нигезләре курслары оештырылган. Анда мәктәп укучылары да, өлкәннәр дә сабак ала алган.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬17😢6👍2😱2
Бүген Керич бугазында ике Русия танкеры һәлакәткә дучар булды

"Волгонефть 212" танкерында 13 экипаж һәм дүрт мең тоннадан артык мазут булган.

Икенче "Волгонефть 239" танкерында 14 диңгезче һәм шул ук күләмдә мазут булган.

Корабларның икесе дә зыян күргән. Моңа көчле җил шартларында экипажның дөрес гамәл кылмавы сәбәп була ала диелә. Русия гадәттән тыш министрлыгы хәбәр итүенчә, диңгезчеләрнең берсе үлгән. Калганнарын коткару эшләре бара.

Нефть продуктлары агуы турында рәсмиләрдән мәгълүмат юк, әмма видеодан акканы күренә.

@azatliqradiosi
😢3🔥2👏2🎉1
Кичә Башкортстанда "Башкорт теле көне"н билгеләп үттеләр

Ул 14 декабрь шагыйрь һәм мәгърифәтче Мифтахетдин Акмулланың туган көнендә бәйрәм ителә.

Элегрәк без башкорт һәм татар телләренең якынлыгын тикшергән идек. Искә төшереп узыйк әле.

@azatliqradiosi
❤10🥴3🥰2😍2
Хәерле атна башы, кадерле укучыларыбыз! 16 декабрь, дүшәмбе иртәсенә билгеле булган төп хәбәрләр белән танышыйк:

🟠Чабаксарда 20 меңнән артык кеше җылысыз калган, шәһәрдә соңгы тәүлектә 3 коммуналь каза булган. Хакимият проблем чишелгән дип әйтсә дә, халык батареяләрнең һаман салкын булуын яза. Шәһәрдә хәзер -3 градус.

🟠2025 елда Башкортстанга федераль бюджеттан 81,5 млрд сум бүленәчәк дип көтелә. Алдагы 3 елга республика бюджетында 4 млрд сумлык дефицит кала.

🟠Төнлә Израил Сүрия хәрби объектларына көчле һөҗүм оештырган – Al Jazeera. Һәдәфләр арасында корал саклау урыннары һәм аэродром булган. Израил Бәшәр Әсад хакимияте бәреп төшерелгәннән соң Сүриянең хәрби инфраструктурасын актив рәвештә җимерә.

🟠Татарстанның Чаллы шәһәрендә район башлыклары билгеләнде. Фидарис Хәбибуллин шәһәрнең Үзәк районын җитәкләячәк. Автозавод районы башлыгы булып рәсми рәвештә Айрат Хөснуллин билгеләнде, элек ул бу вазифаны вакытлыча башкаручы иде.

🟠Сербиянең иң зур нефть ширкәте – NIS-ка каршы АКШ чикләүләре кертелергә мөмкин. Сербия президенты Вучич сүзләренчә, бу ширкәт хуҗалары арасында «Газпром» булуы белән бәйле.

🟠Биткоин бәясе тарихта беренче тапкыр 106 мең долларга җитте.

Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк!

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍3👌1
"Милиция безне яклый!" Башкортстан ОМОНының Благовещенски шәһәрендәге башбаштаклыгына 20 ел

20 ел элек декабрьдә Башкортстның Балговещенски шәһәрендә республика эчке эшләр министрлыгының "профилактик чарасы" оештырыла. Күпчелек журналистлар һәм хокук яклаучылар аны "җәзалау чарасы" дип атый.

— Хокук саклау органнары мәсьәләсендә Башкортстан Татарстанга охшаган, анда да шул ук хәл булды, — ди Русия хокук яклаучысы. — Милиционерларның гамәлләре берни белән дә чикләнмәгән диярлек. Прокурор – үз кеше, хөкемдар – үз кеше, ни теләсәк, шуны эшлибез…


Бер сәбәпсез ОМОН хезмәткәрләре йөзләгән гади халыкны тоткарлый, кыйный һәм мыскыллый. Ул вакыттагы милиция хезмәткәрләренә карата мәхкәмә эшләре биш елдан артык дәвам итә. Нигездә шартлы хөкем карарлары чыгарыла.

20 ел элек булган вакыйгаларны 👉 искә алабыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤬8😡2👍1😢1
Медиа: Мәскәү хакимияте Украинадагы сугышка барырга тәкъдим итүче рекламнарны киметкән

"Медуза" Русия президенты хакимиятенә якын ике чыганак белән сөйләшкән. Алар сугыш агитациясен "Мәскәү өчен гадәти булган социаль рекламга алыштыруларын" аңлаткан.

"Фронтка җибәрергә җыела торган кешеләр болай да җитә. Ул кадәр агитация инде кирәк түгел", дигән бер чыганак.


Шул ук вакытта, үлемнәр саны белән Русиядә беренче урында барган Башкортстанда әле дә актив рәвештә ирләрне реклам һәм төрле чаралар ярдәмендә сугышка җыялар. Мәсәлән, узган атнада Башкортстанның кайбер районнарында сугышка китү контрактын төзүчеләргә ярты миллион сум түли башлаганнар иде.

Башкортстан белән Татарстанда һәм Мәскәүдә сугышка җәлеп итү ничек аерыла? 👉 Безнең сайтта укыгыз!

#сугыш #Башкортстан
@azatliqradiosi
🤔2🌭1
Сугышка җәлеп итү дигәннән, бүгенге көнгә Азатлык радиосы Татарстаннан һәм Башкортстаннан кимендә 7342 үлемне раслый алды.

Бу мәгълүматны без ачык чыганаклардан, социаль челтәрләрдән җыябыз. Чын саннар күпкә зуррак була ала, бу без таба алган кешеләр генә.

Украина сугышындагы үлемнәр саны белән Башкортстан Русия буйлап – беренче, Татарстан икенче урында бара.

▪️Азатлык хисабында бу кешеләрнең исемнәрен, аларның нинди шәһәр-районнардан, ничә яшьтә булганын һәм башка мәгълүматны табып була. Сездә сугышта үлүчеләр турында мәгълүмат булса, аны шунда ук безгә җибәреп була.

#сугышта_үлүчеләр
#Татарстан #Башкортстан
@azatliqradiosi
👍2😭2🎉1🌭1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Бүген Керич бугазында ике Русия танкеры һәлакәткә дучар булды "Волгонефть 212" танкерында 13 экипаж һәм дүрт мең тоннадан артык мазут булган. Икенче "Волгонефть 239" танкерында 14 диңгезче һәм шул ук күләмдә мазут булган. Корабларның икесе дә зыян күргән.…
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы "Волгонефть 239" танкерының бөтен диңгезчеләрен коткарганын белдерде

Кичә Керич бугазында Русиянең ике танкеры һәлакәткә тарыды. Тугыз мең тоннага кадәр нефть аккан булырга мөмкин. Бу соңгы елларда Кара диңгездә булган иң зур экологик фаҗигаларнең берсе булырга мөмкин.

— Әгәр бу мазут икән, күп өлеше төпкә утырачак һәм балыкларның күпчелек төре өчен туклану урыны юк ителәчәк дигән сүз. Шулай ук мазут кошларга да үлем куркынычы тудыра, — дигән экологик оешма белгече Дмитрий Маркин.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
😭2❤1👍1👎1🥴1
Балалар өчен "Әлифба" татар хәрефләрен өйрәнү кушымтасын хәзер тулысынча бушлай кулланып була.

Бу хакта үзенең Телеграм-каналында кушымта авторы Илдар Әюпов язды. Кушымтаның башкорт һәм урыс вариантларын да хәзер бушлай кулланып була.

Элегрәк без бу әсбаб турында хәбәр иткән идек. "Әлифба" әсбабы хәрефләрне һәм сүзләрне өйрәнергә ярдәм итә. Анда татарча төрле сүзләр тәкъдим ителә, балалар хәрефләрдән бу сүзләрне җыярга тиеш, һәр хәреф һәм сүзнең аудиосы да бар.

Ә сез балаларга татарча кушымталар уйнатасызмы?

#татартеле
@azatliqradiosi
🥰11❤6🎉2😍1
Башкортстанда Русия империясе байрагы белән фотога төшкән егетләрнең гафу үтенүеннән соң тикшерү башланган

Күптән түгел интернеттагы бер төркемдә дүрт егетнең (алар Бөрьян районыннан диелә) Русия империясе байрагы белән төшкән фотосы чыккан.

Бу хәл аерым башкорт активистлары тарафыннан тәнкыйтьләнгән.

Шуннан соң фотодагы егетләрнең гафу үтенгән видеосы чыкты. Берсе "бу байракның ни аңлатуын белмәдек" ди.

Соңрак әлеге гафу үтенү видеолары - егетләрне көч куллану белән куркыту нәтиҗәсендә чыккан дигән хәбәрләр таралды, дип җиткерә "Аспекты". Әлеге яңалыкка Украинадагы сугышны хуплаучы Z-пабликлар да битараф калмаган.

"Башкортстанда башкорт егетләре империя байрагы белән фотога төшкән. Тик аларны тотып алып, гафу үтенергә мәҗбүр иткән җирле нацилар да табылган...", дип язган ММА сугышчысы Макс Дивнич.

Тикшерү башланган. Башкортстан тикшерү комитеты инде белдерү белән чыкты.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә.

@azatliqradiosi
🤮10🤯2😨2🌚1
Русия Саклану министрлыгының киңәйтелгән коллегиясендә чыгыш ясаган вакытта Русия президенты Владимир Путин 2024 ел Украинага каршы сугыштагы максатларга ирешүдә "үрнәк" ел булды, дип белдерде.

Аның сүзләренчә, Саклану министрлыгы белән көн саен меңнән артык ихтыяри контракт төзи.

▪️Русиянең Украинага каршы сугышында иң күп үлүчеләр Башкортстаннан. Ким дигәндә 3808 кеше һәлак булган.
Татарстаннан кимендә 3534 кеше үлгән. Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми – чынбарлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала.

Путин утырышта кораллар турында да сөйләде 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
💩4🤮2🖕2
Европа берлегенең тышкы эшләр министрлары Русиягә 15нче чикләүләр җыелмасын раслады.

Чикләүләр исемлегенә Мордовия башлыгы Артем Здунов, җырчы Лариса Долина, Русия хәрбиләре. "Газпром" хезмәткәрләре, Кытай эшкуарлары, шулай ук Төньяк Кореянең баш штабы җитәкчесе урынбасары Ким Ён Бок белән саклану министры Но Кван Чхоль кергән.

Аерым алганда, Здунов Украинадан балаларны алып чыгуда һәм хәзерге вакытта чикләүләрдә булган "Беренчеләр хәрәкәте" белән элемтәләрдә гаепләнә. Долина - Русия саклану министрлыгы канаты астында узучы пропаганда чараларында катнашуда.

"Ютэйр" һава ширкәтенә дә чикләүләр кертелгән. Европа берлеге мәгълүматынча, ширкәт хәрбиләрне Украинаның басып алынган җирләренә һәм хәрби хәрәкәтләр барган урыннарга илткән. Чикләүләр исемлегендә "Упырь" дронын җитештерүче "Уралдронзавод" та бар.

Тулырак👉 Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
👏5🔥2❤1
15 декабрьдә Казанның хәзерге "Татмедиа" бинасы каршында үтерелгән журналистларны искә алдылар.

Әлеге чараны "Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлеге оештырды.

Активистлар Икенче дөнья сугышында катнашкан Татарстан журналистлары һәм полиграфчылары хөрмәтенә куелган истәлек ташы янына җыелды. Алар соңгы елларда Русиядә һәлак булган журналистлар — Ирина Славина, Лариса Юдина, Юрий Щекочихин, Анна Политковская, Анастасия Бабурова, Орхан Джемаль, Михаил Бекетов һәм башкаларның фотоларын китергән иде. Активистлар аларга чәчәкләр куйды.

"Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлеге рәисе Руслан Зиннәтуллин сүзләренчә, бүген дәүләт мәгълүмат кырын контрольдә тотарга тырыша. Ул чит ил басмаларында эшләгән журналистлар "ят агент" итеп танылуын, блогерлар һәм активистлар үз фикерләре өчен җинаять эшләре белән очрашуын әйтте.

"Әгәр 90нчы елларда аларны криминал юк итсә, хәзер — дәүләт структуралар", диде ул.

@azatliqradiosi
🔥5❤2👍2💯2
Хәерле иртә, дуслар! Дөньядагы хәлләр турында кыскача:

🔹 Мәскәүдә торак йорт подьездында шартлау булган, ике кеше һәлак булган. Һәлак булучыларның берсе генерал-лейтенант Игорь Кириллов һәм аның ярдәмчесе.

🔹 Украинадагы сугышны туктатып тору тәкъдиме Мәскәүне канәгатьләндерми, бу вакытта Киев коралланачак. Бу фикерне Русиянең БМОдагы вәкиле Василий Небензя әйтте. Аның фикеренчә, бу низагны юкка чыгаруда НАТО катнашырга тиеш түгел.

🔹 Төньяк Кореянең хәрбиләре Курски өлкәсендә югалтуларга дучар булган, дип саный АКШ белән Украина. Аларның күзләүләренең мәгълүматына күрә, Төньяк Корея хәрбиләре Суджан районында сугышкан. Якынча утызлап кеше һәлак булган һәм яраланган. Мәскәү дә, Пхеньян да бу хакта рәсми белдерү ясамады.

🔹Көньяк Корея Русия белән Төньяк Кореянең кайбер шәхесләре һәм ширкәтләренә карата чикләүләр кертүен белдерде.

🔹 Чечня башлыгы Сүриядәге Бәшәр Асәд режимын бәреп төшерүче көчләр белән уртак тел табарга, аларны террорчылар исемлегеннән чыгарырга тәкъдим итте.

🔹 АКШның Висконсин штатында бер укучы мәктәптә ут ачкан. Кимендә ике кеше һәлак булган, атучы бала үзен дә атып үтергән.

Әлегә менә шулар. Бергә булыйк, безне укыгыз. Туган телдә оператив һәм мөһим мәгълүмат.

@azatliqradiosi
👍1🔥1