Башкорт корылтаенда ике тема: Русия сугышын аклау һәм Баймак протестчыларын тәнкыйтьләү
Бүгенге көн язмасы бу атна узган Башкорт корылтае турында. 13 декабрьдә VI Дөнья башкортлары корылтаенда делегатлар Украина сугышын хуплаган һәм "Русияне таркатуга юл куймаучы" резолюция кабул итте. Анда "сепаратистик провокацияләргә", "радикальләшүгә" каршы торырга чакыру бар.
Чыгыш ясаучылар халыкның интернетта "мифик мәгълүмат" алуда гаепләде, Баймак вакыйгалары кебек баш күтәрүләр артында Украина торуын сөйләде. Җыенда "Русия булмаса, Башкортстан да булмаячак!" ише сүзләре еш яңгырады.
Корылтайда тагын ниләр әйттеләр? 👉 Безнең язмада укыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi

Азатлык Радиосы
Башкорт корылтаенда ике тема: Русия сугышын аклау һәм Баймак протестчыларын тәнкыйтьләү
Җыенда чыгыш ясаучылар Башкортстанның уңышсызлыкларын "украина нацистларына" һәм чит илләргә сылтады, халык күтәрелеше "Русияне таркатырга мөмкин" дип тәкрарлады.
🤡7💩4🥴2👍1
Якшәмбе иртәсендә Грозныйда шартлау тавышлары ишетелгән.
Русия Telegram каналлары җирле халыкка сылтанып язуынча, Чечняга дроннар һөҗүм иткән.
NIYSO оппозицион телеграм каналы хәбәр итүенчә, һөҗүмгә ОМОН базасы, Чечня эчке эшләр министрлыгының 2нче патруль полкы һәм шулай ук хәрби база дучар булган.
Чечня хакимияте дроннар һөҗүме турында аңлатма бирмәде.
Бу атнада Грозныйга инде дроннар һөҗүм иткән иде. 12 декабрьдә һөҗүм Чечня эчке эшләр министрлыгының 2нче полкы бинасына ясалды диелде.
Тулырак 👉монда укыгыз.

Telegram каналлар Грозныйга дроннар һөҗүме турында хәбәр итте
Бу атнада бу инде икенче очрак
🔥5🤔2🎉1🙏1
Казанның Алтан бистәсендәге Утыз Имәни исемендәге мәчеткә куәт оешмасы вәкилләре һәм прокуратура рейд белән килгән, дип хәбәр итә Татарстан куәт оешмаларына якын “Татарская якудза” Telegram каналы.
“Анда "Сөенеч" дип аталган мөселман балалар мәгариф оешмасының рөхсәтсез эшләве ачыкланган. Әлеге мәхәлләгә карата административ эш кузгатылган”, диелә хәбәрдә.
Бу мәчет имам-хатыйбы Йосыф Дәүләтшинның өченче тапкыр дини мәктәбе ябылуы, дип тә искәртелгән.
"Сөенеч" мөселман мәктәбендә Коръән дәресләре, дин нигезләре курслары оештырылган. Анда мәктәп укучылары да, өлкәннәр дә сабак ала алган.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

Казанның Алтаң бистәсендәге мәчеттә куәт оешмасы вәкилләре рейд үткәргән
Тикшерүчеләр “рөхсәтсез эшләгән” мөселман мәктәбе ачыклаган, диелә.
🤬17😢6👍2😱2
Бүген Керич бугазында ике Русия танкеры һәлакәткә дучар булды
"Волгонефть 212" танкерында 13 экипаж һәм дүрт мең тоннадан артык мазут булган.
Икенче "Волгонефть 239" танкерында 14 диңгезче һәм шул ук күләмдә мазут булган.
Корабларның икесе дә зыян күргән. Моңа көчле җил шартларында экипажның дөрес гамәл кылмавы сәбәп була ала диелә. Русия гадәттән тыш министрлыгы хәбәр итүенчә, диңгезчеләрнең берсе үлгән. Калганнарын коткару эшләре бара.
Нефть продуктлары агуы турында рәсмиләрдән мәгълүмат юк, әмма видеодан акканы күренә.

😢3🔥2👏2🎉1
Кичә Башкортстанда "Башкорт теле көне"н билгеләп үттеләр
Ул 14 декабрь шагыйрь һәм мәгърифәтче Мифтахетдин Акмулланың туган көнендә бәйрәм ителә.
Элегрәк без башкорт һәм татар телләренең якынлыгын тикшергән идек. Искә төшереп узыйк әле.
@azatliqradiosi
Ул 14 декабрь шагыйрь һәм мәгърифәтче Мифтахетдин Акмулланың туган көнендә бәйрәм ителә.
Элегрәк без башкорт һәм татар телләренең якынлыгын тикшергән идек. Искә төшереп узыйк әле.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Easy Tatar: Насколько близки татарский и башкирский языки?
Сегодня сравним два очень близких тюркских языка: татарский и башкирский 💯
Булат белән Гөлшат татар һәм башкорт телләренең якынлыгын тикшерә. Сез дә видеоны карап, фикерегезне языгыз: татар һәм башкорт телләре никадәр охшаш?

❤10🥴3🥰2😍2
Хәерле атна башы, кадерле укучыларыбыз! 16 декабрь, дүшәмбе иртәсенә билгеле булган төп хәбәрләр белән танышыйк:
🟠 Чабаксарда 20 меңнән артык кеше җылысыз калган, шәһәрдә соңгы тәүлектә 3 коммуналь каза булган. Хакимият проблем чишелгән дип әйтсә дә, халык батареяләрнең һаман салкын булуын яза. Шәһәрдә хәзер -3 градус.
🟠 2025 елда Башкортстанга федераль бюджеттан 81,5 млрд сум бүленәчәк дип көтелә. Алдагы 3 елга республика бюджетында 4 млрд сумлык дефицит кала.
🟠 Төнлә Израил Сүрия хәрби объектларына көчле һөҗүм оештырган – Al Jazeera. Һәдәфләр арасында корал саклау урыннары һәм аэродром булган. Израил Бәшәр Әсад хакимияте бәреп төшерелгәннән соң Сүриянең хәрби инфраструктурасын актив рәвештә җимерә.
🟠 Татарстанның Чаллы шәһәрендә район башлыклары билгеләнде. Фидарис Хәбибуллин шәһәрнең Үзәк районын җитәкләячәк. Автозавод районы башлыгы булып рәсми рәвештә Айрат Хөснуллин билгеләнде, элек ул бу вазифаны вакытлыча башкаручы иде.
🟠 Сербиянең иң зур нефть ширкәте – NIS-ка каршы АКШ чикләүләре кертелергә мөмкин. Сербия президенты Вучич сүзләренчә, бу ширкәт хуҗалары арасында «Газпром» булуы белән бәйле.
🟠 Биткоин бәясе тарихта беренче тапкыр 106 мең долларга җитте.
Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк!
@azatliqradiosi
Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк!
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍3👌1
"Милиция безне яклый!" Башкортстан ОМОНының Благовещенски шәһәрендәге башбаштаклыгына 20 ел
20 ел элек декабрьдә Башкортстның Балговещенски шәһәрендә республика эчке эшләр министрлыгының "профилактик чарасы" оештырыла. Күпчелек журналистлар һәм хокук яклаучылар аны "җәзалау чарасы" дип атый.
Бер сәбәпсез ОМОН хезмәткәрләре йөзләгән гади халыкны тоткарлый, кыйный һәм мыскыллый. Ул вакыттагы милиция хезмәткәрләренә карата мәхкәмә эшләре биш елдан артык дәвам итә. Нигездә шартлы хөкем карарлары чыгарыла.
20 ел элек булган вакыйгаларны 👉 искә алабыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
20 ел элек декабрьдә Башкортстның Балговещенски шәһәрендә республика эчке эшләр министрлыгының "профилактик чарасы" оештырыла. Күпчелек журналистлар һәм хокук яклаучылар аны "җәзалау чарасы" дип атый.
— Хокук саклау органнары мәсьәләсендә Башкортстан Татарстанга охшаган, анда да шул ук хәл булды, — ди Русия хокук яклаучысы. — Милиционерларның гамәлләре берни белән дә чикләнмәгән диярлек. Прокурор – үз кеше, хөкемдар – үз кеше, ни теләсәк, шуны эшлибез…
Бер сәбәпсез ОМОН хезмәткәрләре йөзләгән гади халыкны тоткарлый, кыйный һәм мыскыллый. Ул вакыттагы милиция хезмәткәрләренә карата мәхкәмә эшләре биш елдан артык дәвам итә. Нигездә шартлы хөкем карарлары чыгарыла.
20 ел элек булган вакыйгаларны 👉 искә алабыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
"Милиция безне яклый!" Башкортстан ОМОНының Благовещенски шәһәрендәге башбаштаклыгына 20 ел
20 ел элек декабрьдә Башкортстның Балговещенски шәһәрендә республика эчке эшләр министрлыгының "профилактик чарасы" оештырыла. Күпчелек журналистлар һәм хокук яклаучылар аны "җәзалау чарасы" дип атый. Бер сәбәпсез ОМОН хезмәткәрләре йөзләгән гади халыкны…
🤬8😡2👍1😢1
Медиа: Мәскәү хакимияте Украинадагы сугышка барырга тәкъдим итүче рекламнарны киметкән
"Медуза" Русия президенты хакимиятенә якын ике чыганак белән сөйләшкән. Алар сугыш агитациясен "Мәскәү өчен гадәти булган социаль рекламга алыштыруларын" аңлаткан.
Шул ук вакытта, үлемнәр саны белән Русиядә беренче урында барган Башкортстанда әле дә актив рәвештә ирләрне реклам һәм төрле чаралар ярдәмендә сугышка җыялар. Мәсәлән, узган атнада Башкортстанның кайбер районнарында сугышка китү контрактын төзүчеләргә ярты миллион сум түли башлаганнар иде.
Башкортстан белән Татарстанда һәм Мәскәүдә сугышка җәлеп итү ничек аерыла? 👉 Безнең сайтта укыгыз!
#сугыш #Башкортстан

"Фронтка җибәрергә җыела торган кешеләр болай да җитә. Ул кадәр агитация инде кирәк түгел", дигән бер чыганак.
Шул ук вакытта, үлемнәр саны белән Русиядә беренче урында барган Башкортстанда әле дә актив рәвештә ирләрне реклам һәм төрле чаралар ярдәмендә сугышка җыялар. Мәсәлән, узган атнада Башкортстанның кайбер районнарында сугышка китү контрактын төзүчеләргә ярты миллион сум түли башлаганнар иде.
Башкортстан белән Татарстанда һәм Мәскәүдә сугышка җәлеп итү ничек аерыла? 👉 Безнең сайтта укыгыз!
#сугыш #Башкортстан
@azatliqradiosi
🤔2🌭1
Сугышка җәлеп итү дигәннән, бүгенге көнгә Азатлык радиосы Татарстаннан һәм Башкортстаннан кимендә 7342 үлемне раслый алды.
Бу мәгълүматны без ачык чыганаклардан, социаль челтәрләрдән җыябыз. Чын саннар күпкә зуррак була ала, бу без таба алган кешеләр генә.
Украина сугышындагы үлемнәр саны белән Башкортстан Русия буйлап – беренче, Татарстан икенче урында бара.
▪️Азатлык хисабында бу кешеләрнең исемнәрен, аларның нинди шәһәр-районнардан, ничә яшьтә булганын һәм башка мәгълүматны табып була. Сездә сугышта үлүчеләр турында мәгълүмат булса, аны шунда ук безгә җибәреп була.
#сугышта_үлүчеләр
#Татарстан #Башкортстан

👍2😭2🎉1🌭1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Бүген Керич бугазында ике Русия танкеры һәлакәткә дучар булды "Волгонефть 212" танкерында 13 экипаж һәм дүрт мең тоннадан артык мазут булган. Икенче "Волгонефть 239" танкерында 14 диңгезче һәм шул ук күләмдә мазут булган. Корабларның икесе дә зыян күргән.…
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы "Волгонефть 239" танкерының бөтен диңгезчеләрен коткарганын белдерде
Кичә Керич бугазында Русиянең ике танкеры һәлакәткә тарыды. Тугыз мең тоннага кадәр нефть аккан булырга мөмкин. Бу соңгы елларда Кара диңгездә булган иң зур экологик фаҗигаларнең берсе булырга мөмкин.
— Әгәр бу мазут икән, күп өлеше төпкә утырачак һәм балыкларның күпчелек төре өчен туклану урыны юк ителәчәк дигән сүз. Шулай ук мазут кошларга да үлем куркынычы тудыра, — дигән экологик оешма белгече Дмитрий Маркин.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

😭2❤1👍1👎1🥴1
Балалар өчен "Әлифба" татар хәрефләрен өйрәнү кушымтасын хәзер тулысынча бушлай кулланып була.
Бу хакта үзенең Телеграм-каналында кушымта авторы Илдар Әюпов язды. Кушымтаның башкорт һәм урыс вариантларын да хәзер бушлай кулланып була.
Элегрәк без бу әсбаб турында хәбәр иткән идек. "Әлифба" әсбабы хәрефләрне һәм сүзләрне өйрәнергә ярдәм итә. Анда татарча төрле сүзләр тәкъдим ителә, балалар хәрефләрдән бу сүзләрне җыярга тиеш, һәр хәреф һәм сүзнең аудиосы да бар.
Ә сез балаларга татарча кушымталар уйнатасызмы?
#татартеле

Telegram
Юк-бар
Наше приложение «Әлифба» для Андройда теперь полностью бесплатно. Раньше там был платный блок, который я решил убрать. Также решили проблему, когда не устанавливалось на некоторых девайсах — теперь везде должно работать (кроме очень старых телефонов).
Скачивайте…
Скачивайте…
🥰11❤6🎉2😍1
Башкортстанда Русия империясе байрагы белән фотога төшкән егетләрнең гафу үтенүеннән соң тикшерү башланган
Күптән түгел интернеттагы бер төркемдә дүрт егетнең (алар Бөрьян районыннан диелә) Русия империясе байрагы белән төшкән фотосы чыккан.
Бу хәл аерым башкорт активистлары тарафыннан тәнкыйтьләнгән.
Шуннан соң фотодагы егетләрнең гафу үтенгән видеосы чыкты. Берсе "бу байракның ни аңлатуын белмәдек" ди.
Соңрак әлеге гафу үтенү видеолары - егетләрне көч куллану белән куркыту нәтиҗәсендә чыккан дигән хәбәрләр таралды, дип җиткерә "Аспекты". Әлеге яңалыкка Украинадагы сугышны хуплаучы Z-пабликлар да битараф калмаган.
"Башкортстанда башкорт егетләре империя байрагы белән фотога төшкән. Тик аларны тотып алып, гафу үтенергә мәҗбүр иткән җирле нацилар да табылган...", дип язган ММА сугышчысы Макс Дивнич.
Тикшерү башланган. Башкортстан тикшерү комитеты инде белдерү белән чыкты.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә.

🤮10🤯2😨2🌚1
Русия Саклану министрлыгының киңәйтелгән коллегиясендә чыгыш ясаган вакытта Русия президенты Владимир Путин 2024 ел Украинага каршы сугыштагы максатларга ирешүдә "үрнәк" ел булды, дип белдерде.
Аның сүзләренчә, Саклану министрлыгы белән көн саен меңнән артык ихтыяри контракт төзи.
▪️Русиянең Украинага каршы сугышында иң күп үлүчеләр Башкортстаннан. Ким дигәндә 3808 кеше һәлак булган.
Татарстаннан кимендә 3534 кеше үлгән. Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми – чынбарлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала.
Путин утырышта кораллар турында да сөйләде 👉монда укыгыз.

💩4🤮2🖕2
Европа берлегенең тышкы эшләр министрлары Русиягә 15нче чикләүләр җыелмасын раслады.
Чикләүләр исемлегенә Мордовия башлыгы Артем Здунов, җырчы Лариса Долина, Русия хәрбиләре. "Газпром" хезмәткәрләре, Кытай эшкуарлары, шулай ук Төньяк Кореянең баш штабы җитәкчесе урынбасары Ким Ён Бок белән саклану министры Но Кван Чхоль кергән.
Аерым алганда, Здунов Украинадан балаларны алып чыгуда һәм хәзерге вакытта чикләүләрдә булган "Беренчеләр хәрәкәте" белән элемтәләрдә гаепләнә. Долина - Русия саклану министрлыгы канаты астында узучы пропаганда чараларында катнашуда.
"Ютэйр" һава ширкәтенә дә чикләүләр кертелгән. Европа берлеге мәгълүматынча, ширкәт хәрбиләрне Украинаның басып алынган җирләренә һәм хәрби хәрәкәтләр барган урыннарга илткән. Чикләүләр исемлегендә "Упырь" дронын җитештерүче "Уралдронзавод" та бар.
Тулырак👉 Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

Европа берлеге Русиягә 15нче чикләүләр җыелмасын раслады
Чикләүләр исемлегенә аерым алганда Мордовия башлыгы Артем Здунов, җырчы Лариса Долина, Русия хәрбиләре, "Газпром" хезмәткәрләре, Кытай эшкуарлары, шулай ук Төньяк Корея хәрбиләре дә кергән.
👏5🔥2❤1
15 декабрьдә Казанның хәзерге "Татмедиа" бинасы каршында үтерелгән журналистларны искә алдылар.
Әлеге чараны "Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлеге оештырды.
Активистлар Икенче дөнья сугышында катнашкан Татарстан журналистлары һәм полиграфчылары хөрмәтенә куелган истәлек ташы янына җыелды. Алар соңгы елларда Русиядә һәлак булган журналистлар — Ирина Славина, Лариса Юдина, Юрий Щекочихин, Анна Политковская, Анастасия Бабурова, Орхан Джемаль, Михаил Бекетов һәм башкаларның фотоларын китергән иде. Активистлар аларга чәчәкләр куйды.
"Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлеге рәисе Руслан Зиннәтуллин сүзләренчә, бүген дәүләт мәгълүмат кырын контрольдә тотарга тырыша. Ул чит ил басмаларында эшләгән журналистлар "ят агент" итеп танылуын, блогерлар һәм активистлар үз фикерләре өчен җинаять эшләре белән очрашуын әйтте.
"Әгәр 90нчы елларда аларны криминал юк итсә, хәзер — дәүләт структуралар", диде ул.

🔥5❤2👍2💯2
Хәерле иртә, дуслар! Дөньядагы хәлләр турында кыскача:
🔹 Мәскәүдә торак йорт подьездында шартлау булган, ике кеше һәлак булган. Һәлак булучыларның берсе генерал-лейтенант Игорь Кириллов һәм аның ярдәмчесе.
🔹 Украинадагы сугышны туктатып тору тәкъдиме Мәскәүне канәгатьләндерми, бу вакытта Киев коралланачак. Бу фикерне Русиянең БМОдагы вәкиле Василий Небензя әйтте. Аның фикеренчә, бу низагны юкка чыгаруда НАТО катнашырга тиеш түгел.
🔹 Төньяк Кореянең хәрбиләре Курски өлкәсендә югалтуларга дучар булган, дип саный АКШ белән Украина. Аларның күзләүләренең мәгълүматына күрә, Төньяк Корея хәрбиләре Суджан районында сугышкан. Якынча утызлап кеше һәлак булган һәм яраланган. Мәскәү дә, Пхеньян да бу хакта рәсми белдерү ясамады.
🔹Көньяк Корея Русия белән Төньяк Кореянең кайбер шәхесләре һәм ширкәтләренә карата чикләүләр кертүен белдерде.
🔹 Чечня башлыгы Сүриядәге Бәшәр Асәд режимын бәреп төшерүче көчләр белән уртак тел табарга, аларны террорчылар исемлегеннән чыгарырга тәкъдим итте.
🔹 АКШның Висконсин штатында бер укучы мәктәптә ут ачкан. Кимендә ике кеше һәлак булган, атучы бала үзен дә атып үтергән.
Әлегә менә шулар. Бергә булыйк, безне укыгыз. Туган телдә оператив һәм мөһим мәгълүмат.

👍1🔥1
Көн язмасын тәкъдим итәбез. Ул Башкорстанның Учалы төбәгенә багышлана.
Учалыга — сәяхәт. Башкортстанда ир-егетләр иң күп үлгән районнарның берсе бүген ничек яши?
Башкортстан Русия төбәкләре арасында Украинадагы сугышта үлгән хәрбиләр саны белән беренче урында бара. 17 декабрьгә булган мәгълүматларга күрә, республикада кимендә 3 808 ир-ат үлгән. Үлемнәр аеруча авыл һәм кече шәһәрләрдә күп күзәтелә. Бу уңайдан, Азатлык Радиосы әлеге районнарны барларга һәм андагы тормышны яктыртырга булды. Зур югалтулар кичерүче районнар бүген ничек гомер итә, ни сәбәпле аннан ир-атлар сугышка китә? Бу сорауларга җавап эзләп карыйк.
Беренче язмабыз — Учалы районына багышлана. Ни өчен беренче карашка бай һәм актив дип тоелган районнан ир-атлар күпләп сугышка китә? Әлеге төбәккә күзәтү ясау барышында халыкның керемнәре арасында зур тигезсезлек булуы, вахта ысулы белән эшләүчеләр катламы оешуы һәм сугыш пропагандасының көчле икәне ачыкланды.
Соңгы җанисәп мәгълүматларына караганда, биредә 70 мең 171 тирәсе кеше яши. 2022 елда башланган Украина сугышында инде кимендә 127 учалы кешесе үлгән. Бу халыкның 0,18 проценты дигән сүз.
Үлемнәрнең өчтән бере — Учалы шәһәренә, икенче өлеше — авылларга туры килә, өченче өлеше — үлгән ир-атларның чыгышы билгеле түгел.
Биредә берничә татар авылы бар. Алар арасында иң зуры — Ахун авылы. Анда 2,5 мең кеше яши. Башкорстанның халык артисткасы Нәзифә Кадыйрова белән популяр язучы Зифа Кадыйрова чыгышлары белән шушы җирлектән.
Авыллар арасында иң күп үлем нәкъ менә татар авылы — Ахунга туры килә. Башка җирлекләрдә 1-2 үлем туры килсә, Ахунда — 8 үлем туры килә: шуларның икесе контракт төзегән, икесе — мобилизациягә эләккән, калган дүртесе турында мәгълүмат юк.
Яки менә Кудаш исемле кечкенә авыл. Бу халык саны 400гә дә тулмаган кечкенә генә бер сала. Ләкин! Авылдан 12 кеше Украина сугышына киткән. Аларның күпчелеге контракт төзүчеләр.
Ни өчен китә сугышка бу ирләр? Акча дипме, әллә пропагандага бирелү бармы? Бусы да, тегесе дә бар дип ачыклана. Моңа өстәп әле ирләр өчен туган-тумача, якыннар ни уйлар дигән фикер дә мөһим, шул кеше сүзе белән сугышка чыгып китүчеләр байтак. Социологлар әйтә моны. Югыйсә Учалы районы протестлар еш узган төбәк.
Тулырак укырга тәкъдим итәбез.
👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә
@azatliqradiosi
#Башкортстан #сугышта_үлүчеләр

Учалыга — сәяхәт. Башкортстанның иң күп егете үлгән районнарның берсе бүген ничек яши?
Башкортстан Русия төбәкләре арасында Украинадагы сугышта үлгән хәрбиләр саны белән беренче урында бара. 17 декабрьгә булган мәгълүматларга күрә, республикада кимендә 3 808 ир-ат үлгән. Үлемнәр аеруча авыл һәм кече шәһәрләрдә күп күзәтелә. Бу уңайдан, Азатлык…
😢4👍3❤1
Илшат Гафуровның тикшерү изоляторында утыруы 2025 елның 20 апреленә кадәр озайтылды
Бу карарны бүген Мәскәүнең мәхкәмәсе чыгарды. Ул кеше үтерүгә котыртуда шикләнелә.
Гафуровның адвокаты аннан күп сораулар алынды, 2002 елда ук аның катнашы юклыгы әйтелде, шул сәбәпле җинаять эше ачылмаганын искә төшереп, аны бүген изоляторда тоту канунсыз дип сөйләгән.
Адвокат Гафуровны өйгә җибәрелүен сораган, Мәскәүнең Миус мәйданындагы фатирына өй сагына тотылуын үтенгән.
Укырга сылтама.

😢3🤬2
Башкортстанда Украинадагы сугыштан кайткан "Бердәм Русия" депутатын тикшерү изоляторына җибәргәннәр
Кичә, 16 декабрьдә Башкортстанда "Бердәм Русия" депутаты, Украинадагы сугышта катнашкан Алексей Локотченконы кулга алганнар. Бүген, 17 декабрьдә исә Уфаның Совет районы мәхкәмәсе аеруча зур күләмдәге ришвәтчелектә арадашчылык итү турындагы эш нигезендә аны 30 гыйнварга кадәр тикшерү изоляторына җибәргән.
Тикшерү фаразынча, Локотченко канунсыз банк эшчәнлеге турындагы җинаять эшендә гаепләнүче хатын-кызга җинаять эзәрлекләвен туктатырга булышырга тәкъдим иткән. Моның өчен 10,2 млн сум сораган.
Тулырак бу хакта укырга.

😁2
Яңа ел бәйрәменә "күчтәнәч" - балык консерваларына бәяләр артачак
Русиянең балык эшкәртүче өч ширкәте — "Русское море", "Балтийский берег" һәм"Европром" 16-18 декабрьдән үзләре җитештергән әйберләргә бәя үзгәрәчәген белдерде. Артуга таба, әлбәттә.
Җитештерүчеләр бәяләрнең кыйбатлануын балыкка кытлык булуы һәм чимал чыгымнарына бәянең артуы белән аңлата.
Киптерелгән балыклар, майдагы һәм тозлы судагы мидиялар, туралган кальмарлар, кылчыксыз сельдь балыгы хәзер ничә сум булачак дип уйлысыз?
👉 Монда кереп укыгыз.

👍2