Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Казандагы бүгенге дрон һөҗүмнәре турында кыска видео да ясадык.

👉Карагыз.

Игътибар! Видеода сүгенү сүзләре бар!

#Татарстан

@azatliqradiosi
🎉3🔥2💔2👍1🤬1😨1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Кырымда сөргенлек дәвам итә. Бик күп кешене төрмәгә хөкем итеп, еракка алып китәләр." Кырымтатар халкы мәҗлесе башлыгының урынбасары Нариман Джелял Русия Украинадан аннексияләгән Кырымда "астыртын депортация" әле дә дәвам итә дип саный. 👉Безнең яңа видеоны…
Нариман Джелял, кырымтатар мәҗлесе рәисенең беренче урынбасары, Украинаның Төркиядәге илчесе итеп билгеләнгән.

Русия хакимиятләре аны 2021 елның сентябрендә кулга алып, 17 ел төрмәгә хөкем иткәннәр иде. Быел июньдә Джелял Украина белән Русия арасында үткәрелгән тоткыннар алмашы нәтиҗәсендә Русиядән азат ителде һәм Украинага чыгарылды.

Азатлык Радиосы Нариман Джелял белән интервью чыгарган иде. Аны 👉 монда укый аласыз.

#Кырым

@azatliqradiosi
❤9🔥1🥰1
Казанга ясалган бүгенге һөҗүм — соңгы 100 елда иң зурысы.

Соңгы тапкыр шәһәр биналарына бүгенгесе белән чагыштырырлык зыян 1917 елда килгән. Ул вакытта Октябрь инкыйлабыннан соң прапорщик Николай Ершов Арча кырындагы казармаларда бунт күтәрә һәм Казан губернасы җитәкчелеге качып утырган Кирмәнгә ата башлый. Нәтиҗәдә Ершов аткан снарядлар Кирмәнгә генә түгел, ә хәзерге Горький, Кремль, Карл Маркс, Зур Кызыл, Гоголь, Касаткин урамнарында урнашкан биналарга да зыян китерә.

Икенче дөнья сугышында Казан тирән тылда була. Алман очкычлары Татарстан башкаласына кадәр очып җитә алмый.

Ә бүген Казанга һөҗүм иткән дроннар 1000 км араны очып киләргә сәләтле дип яза кайбер Telegram-каналлар.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🔥3😁2🎉2👍1🤬1
❗️Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың оператив хезмәтләрен гадәттән тыш хәл тәртибенә күчерү боерыгын имзалаган.

Гади халыкка бу боерык кагылмый. Әлеге документ дрон һөҗүмнәренә җитез рәвештә җавап бирә алыр өчен оператив хезмәтләргә чыгарылган.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤣4✍1🤡1
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та Казанга ясалган дрон һөҗүмнәренә карата фикерен белдерде.

"Башкортстан кардәш Татарстанга теләсә нинди кирәкле ярдәм күрсәтергә әзер"

диде ул.

Исегезгә төшерәбез: Украинадагы сугышта һәлак булган ир-атлар саны белән Башкортстан Русия республикалары һәм төбәкләре арасында иң беренче урында тора. Икенче урында — Татарстан.

#Башкортстан #Татарстан

@azatliqradiosi
🤣6🤡5🤮3✍1👍1
⚡️⚡️Русия Югары мәхкәмәсе чит илдәге 5 татар оешмасын репостлауны тыю турында карар чыгарган.

Һәрхәлдә ул хакта Казанның "Бизнес-онлайн" басмасы яза.

22 ноябрьдә Русия Югары мәхкәмәсе "Пост-Русиянең ирекле халыклары" форумын террорчы оешма дип таныды. Ул вакытта әлеге оешманың 172 бүлекчәсе дә террорчылар исемлегенә кертелүе хәбәр ителде. Алар арасында татар яки башкортка бәйле төркемнәр булуы турында куәт оешмалары хәбәр итмәде. Бүгенгә Русиянең террорчы оешмалар реестры сайтында әлеге оешмалар кертелмәгән (cоңгы тапкыр исемлек мәхкәмә карарына кадәр яңартылган иде).

Тик менә "Бизнес Онлайн" медиасы бүген хәбәр итүенчә, бу исемлектә Татарстанга бәйле биш оешма бар. Алар арасында АКШта яшәүче Иршат Хәбинең "Яңарыш Татар Халык Партиясе", Рәфис Кашаповның "Азат Идел-Урал", Фәрит Зәкиевның — Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ), Руслан Айсинның "Татполит" оешмалары һәм "Азатлык" татар яшьләре берлеге бар. "Бизнес Онлайн" язуынча, әлеге татар оешмалары постларын репост итүчеләргә "террорчылыкны аклау" маддәсе яный. Бу атнада Татарстанның хөкемдарлар квалификация коллегиясе рәисенең улы Марат Гыйльманов шул маддә нигезендә тоткарланды.

Моңа кадәр Русия прокуратурасы әлеге "чит илдә яшеренеп ятучы милләтче-сепаратистик хәрәкәтләр" Русияне аерым дәүләтләргә бүлүне максат итеп куя диде.

#Татарстан #татарлар

@azatliqradiosi
🤬12🤡3👍2❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Азатлык Радиосы Киевка төшкән Русия бомбаларын видеога төшергән. Бүген Украина башкаласы Русиянең чираттагы һөҗүменә дучар ителде. "Кеше түгелдер алар, торак йортка бомбалар аталар" ди Киевта яшәүче бер ир-ат. Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24…
Казанга дрон һөҗүмнәре нинди шартларда ясала?

2022 елның 24 февралендә Русия күршедәге бәйсез ил — Украинага каршы сугыш башлады. Ул инде 3 елга якын дәвам итә. Русия Украинаның шактый җирен басып алды, илнең калган өлешен, шул исәптән гади халык яшәгән урыннарны да даими утка тота. Бу һөҗүмнәрендә заманча ракетлар, бомбалар, дроннар куллана.

Шушы сугыш башлангач, Украина да Русия җирләренә дроннар белән һөҗүмнәр оештыра башлады. 2024 елда андый дроннар Татарстан җиренә дә очып килә башлады. Бүген Казанга ясалган һөҗүмнәр — алтынчы шундый очрак. Апрель аенда, мәсәлән, Алабуга белән Түбән Кама районнарына ясалган дрон һөҗүмнәре сәбәпле инде 14 кеше яраланган иде.

Русия бу һөҗүмнәрдә Украина ягын гаепли. Бүген Казанга ясалган һөҗүм турында Украина хакимияте әлегә берни дә дәшмәде.

19 декабрьдә Русия президенты Владимир Путин үзенең берничә сәгатькә сузылган турыдан-туры сеансында Казанны "Европаның иң яхшы шәһәрләрнең берсе" дип бәяләгән иде. Шул ук көнне Русия гаскәре төнлә украин башкаласы Киевны бомбага тотты. Ә инде шимбә иртән дрон һөҗүменә Татарстан башкаласы дучар булды.

Казанда билгеле Дары җитештерү ширкәте урнашкан, аның продукциясе Русия гаскәрен коралландыру өчен бик мөһим. Украин дроннары гадәттә шундый һәдәфләргә һөҗүм итә. Бүген Казанга килеп җиткән дроннарның берсе нәкъ шул ширкәт юнәлешендә очкан чакта бәреп төшерелгән, һәм аның калдыклары Клара Цеткин урамындагы торак йортка килеп төшкән.

Шул да билгеле: Татарстанның Алабугадагы икътисадый зонасында Иран дроннарын җыю оештырылган иде. Бу да Татарстанны украин һөҗүмнәре өчен әһәмиятле бер максатка әйләндерә.

#Татарстан #сугыш

@azatliqradiosi
👍7🔥5🤬1🎉1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️⚡️Русия Югары мәхкәмәсе чит илдәге 5 татар оешмасын репостлауны тыю турында карар чыгарган. Һәрхәлдә ул хакта Казанның "Бизнес-онлайн" басмасы яза. 22 ноябрьдә Русия Югары мәхкәмәсе "Пост-Русиянең ирекле халыклары" форумын террорчы оешма дип таныды. …
❗️❗️"Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин "Бизнес-онлайн" бүген чыгарган хәбәрне кире кага.

Ул аны бер дәлилсез, пычрату өчен эшләнгән эш дип бәяли һәм "Бизнес-онлайн" басмасын мондый тикшерелмәгән мәгълүматны таратканы өчен прокуратурага шикаять итәчәген белдерә.

#Татарстан #татарлар

@azatliqradiosi
👌6🔥4✍1👍1💯1
☝🏻Мәскәүдәге Тарихи мәчет бер елга төзекләндерү эшләренә ябылган.

Тарихи мәчетне төзекләндерергә кирәклеге турында соңгы 4 ел дәвамында сөйләшәләр.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🤔6😨3😢1
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанга ясалган дрон һөҗүме уңаеннан чыгыш ясады.

"Казанга һөҗүм иткән 8 пилотсыз очкычның өчесе җитештерү оешмаларына юл тоткан булган. Калганнар торак йортларга һөҗүм итте. Кайбер пилотсыз очкычларда урнаштырылган шартлаткычлар тиешенчә эшләмәде, шартламады"

дип сөйләде Миңнеханов үзенең бүгенге мөрәҗәгатендә. Аның сүзләренчә, яраланган, җәрәхәтләнгән кешеләр юк.

Исегезгә төшерәбез: бүген иртән Казан дрон һөҗүмнәренә дучар булды. Соңгы 100 елда бу Казандагы биналарга ясалган иң зур һөҗүм булды.

👉Бүгенге хәлләрне видеобыздан да карый аласыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
💩7🎉2✍1
Уфада һипертония авырулы егетне гаскәргә барырга яраклы дип тапканнар һәм мәҗбүри хезмәткә алынучыларны җыйнау пунктында тоталар.

Башкортстанның Күмертау шәһәрендә яшәүче Ильяс Хәсәнов һипертония авыруыннан интегә, әмма мәҗбүри хәрби хезмәткә чакыру килеп, хәрби комиссариатка баргач, медицина комиссиясе аны хезмәт итәргә яраклы дип тапкан.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤬10😡2
Татар-башкорт дөньясында 2024 ел шәхесе дип кемне сайлар идегез?

Тавыш бирү безнең сайтта һәм Telegram-каналда бара, үзегезгә ошаган намзәт өчен тавыш бирегез!

Рәсемнәрдә беренче 3 намзәт белән танышып үтик, тулы исемлекне сайтта карап була.

@azatliqradiosi
👍7✍1🔥1