✍2
"Ташбака" (поляк халык әкияте буенча) — Әхмәт Исхак
Якшәмбе киченә бер әкият сезгә. Әйдә.Online проекты Поляк халык әкияте буенча шагыйрь Әхмәт Исхак тәрҗемә иткән әсәрнең аудиосын тәкъдим итә.
Ташбака кунаклар чакырырга җыена һәм карт ирен чүпрәгә җибәрә. Аннан ниләр булып беткәнен аудиода тыңлагыз.
Яки текстын укыгыз:
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама, VPN-сыз ачыла.

Азатлык Радиосы
"Ташбака" (поляк халык әкияте буенча) — Әхмәт Исхак
Старушка-черепаха хочет позвать к себе гостей, и отправляет своего старого мужа в магазин за дрожжами. Что из этого получилось? Читайте и слушайте интересную сказку авторства татарского поэта и переводчика Ахмета Исхака по мотивам польской народной сказки.…
❤10🥰4
Хәерле иртә, дуслар! Яңа атнаны башлыйбыз. Дөньяда нинди вакыйлар бар - шул хакта кыскача.
🔸Словакиянең премьер-министры Мәскәүдә булды, Владимир Путин белән очрашты. Роберт Фицо сүзләренчә, Русия көнбатышка газ сатуны дәвам иттерәчәк, әмма бу Киевның позициясе аркасында мөмкин түгел дәрәҗәсенә җиткән.
🔸 Анапада волонтерлар Кара диңгезгә түгелгән мазутны җыеп алган, аларны капчыкларга тутырган, әмма алар кире диңгезгә юылып киткән. Аларны вакытында чыгармаганнар, эшләр һава торышының начарлануы аркасында туктап тора.
🔸 BMW чикләүләрне читләтеп Русиягә машиналар сату каналын ябу турында белдерде. Бу эшкә бәйле BMW хезмәткәрләре эштән куылган. Business Insider мәгълүматынча, Русиягә барлыгы люкс дәрәҗәсендә йөздән артык BMW машинасы сатылган.
🔸 Петербур мәхкәмәсе яшүсмер кызны кулга алу карарын чыгарган. Аны теракт оештыруда гаеплиләр, ул полиция машинасын яндырган диелә. Аңа ялганчылар шалтыраткан булган. "Медиазона" мәгълүматларына күрә, 13-22 декабрь аралыгында телефон ялганчылары аркасында 34 ут төртү оештырылган.
🔸 Грузия президенты илдә идарә итүче фиркадән 29 декабрьдә яңа парламент сайлауларын оештыруны таләп итте. Бу көнне яңа президент инаугурациясе булырга тиеш.
🔸 Бразилиядә очкыч торак йортларга килеп төшкән. Очкычта булган 9 кеше һәлак булган, җирдәге 14 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.
🔸 Русиядә сырага бәяләр артачак.
🔸 Русия Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлегенә яңа рәис сайланган, аны Рабис Сәлахов җитәкләячәк.
🔸 Башкорстанда Павлов сусаклыгычында алты кеше утырган авточана су астына киткән, алар коткарылган.
Әлегә төп хәбәрләр шушылар. Бу атна Татарстан, Башкортстан, Русия алты көн эшли, аннары халык Яңа ел бәйрәмнәренә тарала. Уңышлы һәм имин булсын бу атнагыз!
@azatliqradiosi

👍1💘1
Русиядә банкларга һәм башка оешмаларга ут төртү очракларының саны өчтән бергә арткан
Бу хакта Сбербанкка сылтама белән "Коммерсантъ" язды. Басма банкның матбугат хезмәтеннән килгән хәбәргә таяна. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан мондый һөҗүмнәр саны 30 процентка арткан, диелә.
Русиядә телефоннан шалтраткан мошенниклар йогынтысы белән кешеләрнең хакимият биналарына һәм банк офисларына ут төртү очраклары ешайган. Явыз ниятле шалтыратулар 2023 ел башында барлыкка килгән. Аеруча социаль яктан яклаучысыз кешеләрне, шул исәптән пенсионерлар һәм яшьләрне җинаять кылырга ешрак мәҗбүр итәләр диелә.
Нинди схема белән эшләнә болар? 👉 Монда бас
▪️20 декабрьдә төрле шәһәрләрдә кимендә биш банкоматны яндырырга яки шартлатырга омтылу очраклары турында хәбәр ителгән иде. Якшәмбе, 22 декабрьдә исә тәртип саклау оешмалары Мәскәү белән Мәскәү өлкәсендә уннан артык мәртәбә ут төртергә яки шартлатырга омтылу очрагы булуын белдерде, диелә "Коммерсантъ" язмасында.
▪️Татарстанда яшәүчеләргә дә явыз ният белән шалтыраталар. Азатлык быел февральдә шундый бер очрак турында язган иде.

👍1
Көн язмасы. 73 яшьлек Зиннур Әһлиулинны нәрсәдә гаеплиләр?
Бүген татар милли хәрәкәте ветераны Зиннур Әһлиуллинга карата ачылган җинаять эшен карау мәхкәмәсе булырга тиеш иде, әмма ул 20 гыйнварга күчерелде.
73 яшьлек Әһлиулин быел тоткарланды һәм үзенә җинаять эше ачылганын белде.
Җинаять эше кузгатуның сәбәбе Әһлиуллинның "Яңарыш Татар Халык Партиясы" (соңрак "Яңарыш! Без җиңәчәкбез! Мы победим!" дип үзгәртелгән) Telegram-каналындагы стрим булган. Активистка Русия Җинаять кодексының 282нче маддәсе 1нче өлеше (нәфрәт яки дошманлык уяту) нигезендә җинаять эше ачылган.
Быелның 30 сентябрендә психологик-лингвистик экспертиза да үткәрелде. Ул ни дип күрсәтте? Әһлиуллин сүзләрендә "милләт билгесе буенча аерылып торган төркемгә (урыслар) карата дошманлык (нәфрәт, каршылык) уятучы лингвистик һәм психологик билгеләр җыелмасы тупланган" дип чыгарылды.
Сорау алу барышында активист үз тавышын таныганын һәм югарыда тасвирланган сүзләрне әйтүен раслады. Әмма сүзләр контексттан йолкып алынган дип белдерде. "Бу текст контексттан йолкып алынмаган булса, мин аның белән килешәм». Бу - Әһлиуллинның сүзләре.
Ул үз гаебен танымаган һәм "Русия Федерациясе хөкүмәте белән килешмим, чөнки милли телләрне кулланылыштан чыгару, татар мәктәпләре һәм университетлары ябылу бара", дип аңлаткан.
Әһлиуллин шулай ук: "Мин урысларга яхшы карашта, әмма милли сәясәткә каршы булучыларга карашым тискәре", дип белдергән.
Бу эш белән тулырак танышырга тәкъдим итәбез.
👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә
Кем ул Зиннур Әһлиуллин? Сәясәтче, татар милли хәрәкәте җитәкчеләренең берсе. 1987 елда Чаллы шәһәрендә берничә кеше белән бергә татар милли хәрәкәтен оештыру эшен башлап җибәрә. 1990 елның августында Чаллыда Татарстанга союздаш республика статусы таләп итеп ачлык игълан итә. 1993 елда Татар иҗтимагый үзәге рәисе булып сайлана, бу вазифада ярты елга якын эшли. Сәяси карашлары өчен Русия кануннары нигезендә берничә тапкыр мәхкәмәгә тартыла.
@azatliqradiosi
#Татарстан

Зиннур Әһлиуллин мәхкәмә каршына басты: аны нәрсәдә гаеплиләр?
20 декабрь көнне Чаллы шәһәр мәхкәмәсендә татар милли хәрәкәте ветераны Зиннур Әһлиуллинга каршы ачылган җинаять эше карала башлады. 73 яшьлек Әһлиулинны нәрсәдә гаеплиләр? Азатлык Радиосы кыскача шул тарих белән таныштыра.
🔥6🙏3👍1
YouTube-ның трафик күләме 20% кадәр үк төшкән
Бу — иң түбән күрсәткеч. Моңа кадәр модный хәлнең күзәтелгәне булмады. Узган атнада видеохостингның тизлеге нык киметелә башлады. Аны бөтенләй томалап кую куркынычы бар.
Русия хакимияте YouTube-ка быел җәй каныга башлады, 8 августта аны томалый башладылар, кешеләр видеоларның тизлеге әкренәйде, алар йөкләнми дип зарланды.

😱2
Сезнең YouTube белән хәлләр ничек? Тартамы?
Anonymous Poll
42%
Юк, бөтенләй күрсәтми
18%
Эшли
42%
Көчкә, чак-чак әйләнеп утыра
Уфада 16 яшьлек үсмерне хөкемдарның машинасына ут төртүдә гаеплиләр
Кемнең машинасы янган? Шәһәрнең Киров районы мәхкәмәсе хөкемдары Роза Булатованың Toyota RAV4 машинасына ут төртелгән. Хөкемдар Роза Булатова халыкка җәмәгать эшлеклесе Айрат Дилмөхәммәтовка хөкем карары чыгаруы һәм журналист, активист Ольга Комлеваның сак астында тотылу вакытын озайтуы белән билгеле.
Ә яшүсмер кем? 👉 монда бас.
#Башкортстан

Хөкемдар Роза Булатова халыкка җәмәгать эшлеклесе Айрат Дилмөхәммәтовка хөкем карары чыгаруы һәм журналист, активист Ольга Комлеваның сак астында тотылу вакытын озайтуы белән билгеле.
😡3😢2🔥1
Казанга пилотсыз очкычлар һөҗүм иткәннән соң, торак хуҗалык идарәсе 5 971 идән астын тикшереп чыккан
Нинди нәтиҗә дисезме? Тикшерелгән идән асларының 12сенә су тулган, шулай ук яшеренү өчен яраксызлары да табылган. Шулай ук яшеренү урыннарын тикшергән чакта качарга яраксыз бүлмәләр дә ачыкланган, аларда ялган элмә такталар эленеп торган.
Шәһәр башлыгы Илсур Метшин хәрби вакытта яшәгәнне искә төшергән.
— Безгә тагын бер тапкыр җитди итеп эшләп чыгарга кирәк. Бу эш турында сөйләшкән идек инде, тәртип саклау оешмаларындагы хезмәттәшләр белән бурычлар куйды, әмма күп объектларда эшләр кәгазьдә генә калган. Кешеләрнең нигә тәнкыйтьләве аңлашыла, — дигән Казан мэры Илсур Метшин.
Кайсы районда яшеренү урыннары бар, кайда юк?
Бу сылтамага басыгыз.

🤪3🎉1
❗️Русия мөселманнары дини җыены рәисе Әлбир Крганов Чуашстан мөфтие вазифасыннан киткән.
Крганов үзенең китүен эшенең күп булуы белән аңлата.
Әлбир Крганов Чуашстан мөфтие вазифасында 1994 елның маеннан эшләде.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#татарлар

👏5👍3🔥1
Башкортстанда 17 бала барган мәктәп автобусы юл казасына юлыккан.
Әлеге каза Балтач районы Ташлы-Елга авылы янында булган, автобус бензин ташучы машина белән бәрелешкән.
Автобуста барлыгы 19 кеше булган, аларның 17се — балалар. 6 кешене: 3 өлкәнне һәм 3 баланы — хастаханәгә илткәннәр.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Әлеге каза Балтач районы Ташлы-Елга авылы янында булган, автобус бензин ташучы машина белән бәрелешкән.
Автобуста барлыгы 19 кеше булган, аларның 17се — балалар. 6 кешене: 3 өлкәнне һәм 3 баланы — хастаханәгә илткәннәр.
Фото: "РБК-Уфа"
#Башкортстан
@azatliqradiosi
🙏5🙈3😢2👍1
Киләсе 7 елда Татарстанга 174 мең эшче кирәк булачак.
Шул ук вакытта Татарстаннан мигрантларны Русиядән депортацияләү 40%ка арткан. ☝🏾
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Шул ук вакытта Татарстаннан мигрантларны Русиядән депортацияләү 40%ка арткан. ☝🏾
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🤷♂3
Аннексияләнгән Кырымда Русия хакимиятләре күзләре күрмәүче активист Игорь Никитенконың өен электрдан аерган.
"Өйләрендәге җылыту казаны электрсыз эшләми, өйләре җылытылмый. Суыткычлары эшләми, ә анда активистның гомере өчен әһәмиятле дару — инсулин саклана", дип сөйләгән "Крым.Реалии" басмасына чыганагы.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Кырым

🤬5👍1
Татарстанда этләрне мәҗбүри теркәү кертелә.
Бүгенгә республикада 125 мең этнең бары 14 меңе генә теркәлгән.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Бүгенгә республикада 125 мең этнең бары 14 меңе генә теркәлгән.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
💯3👍2❤1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
2024 елга нәтиҗәләр һәм 2025 елга максатлар.
Татар-башкорт дөньясында билгеле шәхесләр: журналист Фәридә Корбангалиева, башкорт активисты Айгөл Лайон, сәясәт белгече Руслан Айсин һәм татар активисты Фәнис Фәхретдинов 2024 елга нәтиҗәләр ясый, Азатлык Радиосы биргән актуаль сорауларга җавап бирә һәм киләсе, 2025 елга максатлар куя.
👉Безнең яңа видеоны карагыз. 👍😀
#башкорттар #татарлар #Башкортстан #Татарстан

👍9❤4