Көн язмасы. 73 яшьлек Зиннур Әһлиулинны нәрсәдә гаеплиләр?
Бүген татар милли хәрәкәте ветераны Зиннур Әһлиуллинга карата ачылган җинаять эшен карау мәхкәмәсе булырга тиеш иде, әмма ул 20 гыйнварга күчерелде.
73 яшьлек Әһлиулин быел тоткарланды һәм үзенә җинаять эше ачылганын белде.
Җинаять эше кузгатуның сәбәбе Әһлиуллинның "Яңарыш Татар Халык Партиясы" (соңрак "Яңарыш! Без җиңәчәкбез! Мы победим!" дип үзгәртелгән) Telegram-каналындагы стрим булган. Активистка Русия Җинаять кодексының 282нче маддәсе 1нче өлеше (нәфрәт яки дошманлык уяту) нигезендә җинаять эше ачылган.
Быелның 30 сентябрендә психологик-лингвистик экспертиза да үткәрелде. Ул ни дип күрсәтте? Әһлиуллин сүзләрендә "милләт билгесе буенча аерылып торган төркемгә (урыслар) карата дошманлык (нәфрәт, каршылык) уятучы лингвистик һәм психологик билгеләр җыелмасы тупланган" дип чыгарылды.
Сорау алу барышында активист үз тавышын таныганын һәм югарыда тасвирланган сүзләрне әйтүен раслады. Әмма сүзләр контексттан йолкып алынган дип белдерде. "Бу текст контексттан йолкып алынмаган булса, мин аның белән килешәм». Бу - Әһлиуллинның сүзләре.
Ул үз гаебен танымаган һәм "Русия Федерациясе хөкүмәте белән килешмим, чөнки милли телләрне кулланылыштан чыгару, татар мәктәпләре һәм университетлары ябылу бара", дип аңлаткан.
Әһлиуллин шулай ук: "Мин урысларга яхшы карашта, әмма милли сәясәткә каршы булучыларга карашым тискәре", дип белдергән.
Бу эш белән тулырак танышырга тәкъдим итәбез.
👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә
Кем ул Зиннур Әһлиуллин? Сәясәтче, татар милли хәрәкәте җитәкчеләренең берсе. 1987 елда Чаллы шәһәрендә берничә кеше белән бергә татар милли хәрәкәтен оештыру эшен башлап җибәрә. 1990 елның августында Чаллыда Татарстанга союздаш республика статусы таләп итеп ачлык игълан итә. 1993 елда Татар иҗтимагый үзәге рәисе булып сайлана, бу вазифада ярты елга якын эшли. Сәяси карашлары өчен Русия кануннары нигезендә берничә тапкыр мәхкәмәгә тартыла.
@azatliqradiosi
#Татарстан

Азатлык Радиосы
Зиннур Әһлиуллин мәхкәмә каршына басты: аны нәрсәдә гаеплиләр?
20 декабрь көнне Чаллы шәһәр мәхкәмәсендә татар милли хәрәкәте ветераны Зиннур Әһлиуллинга каршы ачылган җинаять эше карала башлады. 73 яшьлек Әһлиулинны нәрсәдә гаеплиләр? Азатлык Радиосы кыскача шул тарих белән таныштыра.
🔥6🙏3👍1
YouTube-ның трафик күләме 20% кадәр үк төшкән
Бу — иң түбән күрсәткеч. Моңа кадәр модный хәлнең күзәтелгәне булмады. Узган атнада видеохостингның тизлеге нык киметелә башлады. Аны бөтенләй томалап кую куркынычы бар.
Русия хакимияте YouTube-ка быел җәй каныга башлады, 8 августта аны томалый башладылар, кешеләр видеоларның тизлеге әкренәйде, алар йөкләнми дип зарланды.

😱2
Сезнең YouTube белән хәлләр ничек? Тартамы?
Anonymous Poll
42%
Юк, бөтенләй күрсәтми
18%
Эшли
42%
Көчкә, чак-чак әйләнеп утыра
Уфада 16 яшьлек үсмерне хөкемдарның машинасына ут төртүдә гаеплиләр
Кемнең машинасы янган? Шәһәрнең Киров районы мәхкәмәсе хөкемдары Роза Булатованың Toyota RAV4 машинасына ут төртелгән. Хөкемдар Роза Булатова халыкка җәмәгать эшлеклесе Айрат Дилмөхәммәтовка хөкем карары чыгаруы һәм журналист, активист Ольга Комлеваның сак астында тотылу вакытын озайтуы белән билгеле.
Ә яшүсмер кем? 👉 монда бас.
#Башкортстан

Хөкемдар Роза Булатова халыкка җәмәгать эшлеклесе Айрат Дилмөхәммәтовка хөкем карары чыгаруы һәм журналист, активист Ольга Комлеваның сак астында тотылу вакытын озайтуы белән билгеле.
😡3😢2🔥1
Казанга пилотсыз очкычлар һөҗүм иткәннән соң, торак хуҗалык идарәсе 5 971 идән астын тикшереп чыккан
Нинди нәтиҗә дисезме? Тикшерелгән идән асларының 12сенә су тулган, шулай ук яшеренү өчен яраксызлары да табылган. Шулай ук яшеренү урыннарын тикшергән чакта качарга яраксыз бүлмәләр дә ачыкланган, аларда ялган элмә такталар эленеп торган.
Шәһәр башлыгы Илсур Метшин хәрби вакытта яшәгәнне искә төшергән.
— Безгә тагын бер тапкыр җитди итеп эшләп чыгарга кирәк. Бу эш турында сөйләшкән идек инде, тәртип саклау оешмаларындагы хезмәттәшләр белән бурычлар куйды, әмма күп объектларда эшләр кәгазьдә генә калган. Кешеләрнең нигә тәнкыйтьләве аңлашыла, — дигән Казан мэры Илсур Метшин.
Кайсы районда яшеренү урыннары бар, кайда юк?
Бу сылтамага басыгыз.

🤪3🎉1
❗️Русия мөселманнары дини җыены рәисе Әлбир Крганов Чуашстан мөфтие вазифасыннан киткән.
Крганов үзенең китүен эшенең күп булуы белән аңлата.
Әлбир Крганов Чуашстан мөфтие вазифасында 1994 елның маеннан эшләде.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#татарлар

👏5👍3🔥1
Башкортстанда 17 бала барган мәктәп автобусы юл казасына юлыккан.
Әлеге каза Балтач районы Ташлы-Елга авылы янында булган, автобус бензин ташучы машина белән бәрелешкән.
Автобуста барлыгы 19 кеше булган, аларның 17се — балалар. 6 кешене: 3 өлкәнне һәм 3 баланы — хастаханәгә илткәннәр.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Әлеге каза Балтач районы Ташлы-Елга авылы янында булган, автобус бензин ташучы машина белән бәрелешкән.
Автобуста барлыгы 19 кеше булган, аларның 17се — балалар. 6 кешене: 3 өлкәнне һәм 3 баланы — хастаханәгә илткәннәр.
Фото: "РБК-Уфа"
#Башкортстан
@azatliqradiosi
🙏5🙈3😢2👍1
Киләсе 7 елда Татарстанга 174 мең эшче кирәк булачак.
Шул ук вакытта Татарстаннан мигрантларны Русиядән депортацияләү 40%ка арткан. ☝🏾
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Шул ук вакытта Татарстаннан мигрантларны Русиядән депортацияләү 40%ка арткан. ☝🏾
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🤷♂3
Аннексияләнгән Кырымда Русия хакимиятләре күзләре күрмәүче активист Игорь Никитенконың өен электрдан аерган.
"Өйләрендәге җылыту казаны электрсыз эшләми, өйләре җылытылмый. Суыткычлары эшләми, ә анда активистның гомере өчен әһәмиятле дару — инсулин саклана", дип сөйләгән "Крым.Реалии" басмасына чыганагы.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Кырым

🤬5👍1
Татарстанда этләрне мәҗбүри теркәү кертелә.
Бүгенгә республикада 125 мең этнең бары 14 меңе генә теркәлгән.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Бүгенгә республикада 125 мең этнең бары 14 меңе генә теркәлгән.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
💯3👍2❤1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
2024 елга нәтиҗәләр һәм 2025 елга максатлар.
Татар-башкорт дөньясында билгеле шәхесләр: журналист Фәридә Корбангалиева, башкорт активисты Айгөл Лайон, сәясәт белгече Руслан Айсин һәм татар активисты Фәнис Фәхретдинов 2024 елга нәтиҗәләр ясый, Азатлык Радиосы биргән актуаль сорауларга җавап бирә һәм киләсе, 2025 елга максатлар куя.
👉Безнең яңа видеоны карагыз. 👍😀
#башкорттар #татарлар #Башкортстан #Татарстан

👍9❤4
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 24нче декабрь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹Русия мөселманнарының Диния нәзарәте күпхатынлылыкны рөхсәт итүче фәтвәне гамәлдән чыгарган. 19 декабрьдә Нәзарәтнең Голамәләр шурасы күпхатынлылыкны рөхсәт иткән иде, әмма кичә кич Русиянең Баш прокуратурасы мондый карар канунга каршы килә дигән кисәтү чыгарды.
🔹Русия хөкүмәте илнең кайбер төбәкләрендә криптовалюта майнингын тыю карарын чыгарган дип яза "Коммерсант" газеты. Аерым алганда, киләсе ел башыннан алып 2031 елның 15 мартына кадәр Дагыстан, Ингушетия, Кабарда-Балкар, Карачәй-Чиркәс, Төньяк Осетия, Чечня республикаларында майнинг рөхсәт ителмәячәк. Майнинг шулай ук Русия Украинадан басып алган Донецки, Луһански, Запорожье һәм Херсон өлкәләренә караган җирләрдә дә тыела.
🔹АКШ президенты Джо Байден 2025 елга саклану бюджетын раслаган, бюджет 895 млрд доллар тәшкил итәчәк.
🔹Бүген кич Казанда шәһәрнең төп чыршысы ачыла, ул "Казан" гаилә үзәге янында, "Кәҗә бистәсе" метро станциясе ягында урнашачак.
🔹Валюталар курсы: $ = 101.61 сум; € = 105.25 сум; ¥ = 13.83 сум
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

❗️Русиянең "Урса Майор" дигән сәүдә корабы Испания белән Әлҗәзаир (Алжир) арасындагы халыкара суларда (Урта диңгездә) баткан.
Әлеге кораб Сүриядә эшләүче Русия хәрбиләренә йөкләр ташыган.
Кораб 11 декабрьдә Петербурдан чыккан һәм Владивостокка юл тоткан, ул анда 22 гыйнварда барып җитәргә тиеш булган. El Espanol басмасы корабның машина бүлегендә шартлау булган дип яза. Экипаждагы 14 кешене коткара алганнар, хәзерге вакытта алар Картахена портында. Тагын ике кеше хәбәрсез югалган булып санала.
"Медиазона" басмасы "Спарта" һәм "Урса Майор" кораблары Сүриядәге Русия хәрбиләре өчен йөкләр ташып йөргән дип искәртә.

👍2🔥2🎉1😍1
☝🏻Русия мөселманнары Диния нәзарәтенең голамәләр шурасы күпхатынлылыкны рөхсәт итүче фәтвәне гамәлдән чыгарган.
Бу хакта кичә, 23 декабрь кичендә, шура рәисе Шамил Әләветдинов хәбәр итте.
дип язды ул үзенең Telegram-каналында.
19 декабрьдә голамәләр шурасы күпхатынлылыкны, ягъни дүрт хатын алырга рөхсәт итте, әмма ир барлык хатыннарына карата гадел һәм тигез карашта булырга тиеш, диелде анда.
Русиянең гамәлдәге кануннары бары тик ЗАГС оешмаларында рәсмиләштерелгән һәм таныклык белән расланган никахларны гына таный. Шул ук вакытта дини мөселман никахын дәүләт танымый, шуңа күрә аның "юридик нәтиҗәләре" булмаячак, диелгән иде фәтвәдә. Әмма бу фикер тәнкыйтькә тотылды.
23 декабрьдә Русия баш прокуратурасының Диния нәзарәте рәисенә күпхатынлылыкны рөхсәт итүче фәтвә өчен кисәтү тапшыруы билгеле булды. Әлеге фәтвә Русиянең гамәлдәге кануннарына каршы килә, дип искәртелде.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
Бу хакта кичә, 23 декабрь кичендә, шура рәисе Шамил Әләветдинов хәбәр итте.
"Медиада Русия баш прокуратурасының фәтвәне гамәлдән чыгарырга чакыруы турында мәгълүмат чыгуы, шулай ук Русия җәмәгатьчелеге тарафыннан булган фикерләр сәбәпле голамәләр шурасы фәтвәне гамәлдән чыгара. Аллаһ шулай теләгәндер, Русия мөселманнарының Диния нәзарәте бәхәскә керүнең мәгънәсен күрми"
дип язды ул үзенең Telegram-каналында.
19 декабрьдә голамәләр шурасы күпхатынлылыкны, ягъни дүрт хатын алырга рөхсәт итте, әмма ир барлык хатыннарына карата гадел һәм тигез карашта булырга тиеш, диелде анда.
Русиянең гамәлдәге кануннары бары тик ЗАГС оешмаларында рәсмиләштерелгән һәм таныклык белән расланган никахларны гына таный. Шул ук вакытта дини мөселман никахын дәүләт танымый, шуңа күрә аның "юридик нәтиҗәләре" булмаячак, диелгән иде фәтвәдә. Әмма бу фикер тәнкыйтькә тотылды.
23 декабрьдә Русия баш прокуратурасының Диния нәзарәте рәисенә күпхатынлылыкны рөхсәт итүче фәтвә өчен кисәтү тапшыруы билгеле булды. Әлеге фәтвә Русиянең гамәлдәге кануннарына каршы килә, дип искәртелде.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
😁3🤷♂1👍1
⚡️Төнлә Татарстанның Алабуга районында янгын чыккан.
Янгын хайван үрчетү комплексында, эшчеләр өчен төзелгән баракта чыккан. Ул вакытта корылмада 39 кеше булган, 33 кеше чыгып котылырга өлгергән, ә менә 6 ир-та янгында һәлак булган.
Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.

😢13
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Төнлә Татарстанның Алабуга районында янгын чыккан. Янгын хайван үрчетү комплексында, эшчеләр өчен төзелгән баракта чыккан. Ул вакытта корылмада 39 кеше булган, 33 кеше чыгып котылырга өлгергән, ә менә 6 ир-та янгында һәлак булган. Хәзерге вакытта тикшерү…
❗️Алабуга районындагы янгында һәлак булган һәм зыян күргән эшчеләр — Үзбәкстан ватандашлары.
Ул хакта Русиянең Тикшерү комитеты хәбәр итте.
Әле кичә генә Азатлык Радиосы киләсе 7 елда Татарстанга 174 мең эшче кирәк булачак, шул ук вакытта Татарстаннан мигрантларны Русиядән депортацияләү 40%ка арткан дип хәбәр иткән иде.

😢8🤬2
Русиядә YouTubeны томалау көчәя. Ул тулысынча томаланачакмы?
Спойлер:әйе диярлек .
Азатлык Радиосы белән сөйләшүдә интернет томалау белгече YouTubeны тулысынча томалануга әзерләнергә кирәклеген әйтте һәм томалауны урап узу юлларын киңәш итте. Ул Apple ширкәтенең нигә Русия ватандашларына каршы эшләвен дә аңлатты.
Аның җавапларын 👉безнең сайтта укыгыз.
@azatliqradiosi
Спойлер:

🤬9😢3
"Къырым" газетының баш мөхәрриренә һәм гамәлгә куючысына кабат штраф салганнар — бу юлы совет диссиденты турындагы язма өчен.
Полиция һәм Роскомнадзор фаразынча, совет диссиденты һәм хокук яклаучысы Людмила Алексеева турындагы мәкаләдә "Америка авазы" һәм "Азатлык Pадиосы" турында мәгълүмат булган, әмма аларның "ят агент" булуы әйтелмәгән.

🤬4👍1🔥1