Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
⚡️Төнлә Татарстанның Алабуга районында янгын чыккан.

Янгын хайван үрчетү комплексында, эшчеләр өчен төзелгән баракта чыккан. Ул вакытта корылмада 39 кеше булган, 33 кеше чыгып котылырга өлгергән, ә менә 6 ир-та янгында һәлак булган.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😢13
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Төнлә Татарстанның Алабуга районында янгын чыккан. Янгын хайван үрчетү комплексында, эшчеләр өчен төзелгән баракта чыккан. Ул вакытта корылмада 39 кеше булган, 33 кеше чыгып котылырга өлгергән, ә менә 6 ир-та янгында һәлак булган. Хәзерге вакытта тикшерү…
❗️Алабуга районындагы янгында һәлак булган һәм зыян күргән эшчеләр — Үзбәкстан ватандашлары.

Ул хакта Русиянең Тикшерү комитеты хәбәр итте.

Әле кичә генә Азатлык Радиосы киләсе 7 елда Татарстанга 174 мең эшче кирәк булачак, шул ук вакытта Татарстаннан мигрантларны Русиядән депортацияләү 40%ка арткан дип хәбәр иткән иде.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😢8🤬2
Русиядә YouTubeны томалау көчәя. Ул тулысынча томаланачакмы?

Спойлер: әйе диярлек.

Азатлык Радиосы белән сөйләшүдә интернет томалау белгече YouTubeны тулысынча томалануга әзерләнергә кирәклеген әйтте һәм томалауны урап узу юлларын киңәш итте. Ул Apple ширкәтенең нигә Русия ватандашларына каршы эшләвен дә аңлатты.

Аның җавапларын 👉безнең сайтта укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬9😢3
"Къырым" газетының баш мөхәрриренә һәм гамәлгә куючысына кабат штраф салганнар — бу юлы совет диссиденты турындагы язма өчен.

Полиция һәм Роскомнадзор фаразынча, совет диссиденты һәм хокук яклаучысы Людмила Алексеева турындагы мәкаләдә "Америка авазы" һәм "Азатлык Pадиосы" турында мәгълүмат булган, әмма аларның "ят агент" булуы әйтелмәгән.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Кырым

@azatliqradiosi
🤬4👍1🔥1
Русиядә 2024 елда "теләнмәгән" дип табылган оешмалар саны моңарчы булмаган күрсәткечләргә җиткән.

Хәзерге вакытта "теләнмәгән" оешмалар исемлегендә 186 оешма бар.

Быел Русия хакимиятләре шушы "теләнмәгән" оешмалар исемлегенә Азатлык Радиосын да өстәде.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬5
Русия иминлек шурасы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев Уфага килгән

Җирле басмалар Медведевнең Уфага сәфәре төбәккә куркыныч янавы белән бәйле, дип яза. Аерым алганда Башкортстанга пилотсыз очкычлар һөҗүме булу ихтималы турында фикер алышалар, диелә. Уфага Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та киләчәк.

Медведевның килүе турында алдан хәбәр ителмәде.

▪️21 декабрьдә Казанга пилотсыз очкычлар һөҗүм итте. Казанга 8 дронның һөҗүм итүе, аларның өчесе җитештерү оешмаларына юл тоткан булуы әйтелде. Бу Татарстанга алтынчы һөҗүм булды.

👉Тулырак Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
💩7🤮5🖕2
Татар-башкорт дөньясында 2024 ел шәхесе дип кемне сайлар идегез?

Тавыш бирү безнең сайтта һәм Telegram-каналда бара, үзегезгә ошаган намзәт өчен тавыш бирегез!

Рәсемнәрдә киләсе 3 намзәт белән танышып үтик, тулы исемлекне сайтта карап була.

@azatliqradiosi
Буа театры сәнгать җитәкчесе Раил Садриевның чикләү чарасын 2025 елның 2 мартка кадәр озайтканнар.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе бу карарны бүген чыгарды.

Аңа театрга барырга, әлеге эшкә бәйле шаһитләр белән сөйләшергә, төнлә өеннән чыгарга рөхсәт ителми.

Раил Садриев быел 20 майда тоткарланды. Куәт оешмалары вәкилләре фаразынча, 2023 елда Татарстан районнарында "Дәрвиш"не куеп йөргән чакта, кимендә өч тапкырында билетлардан килгән акчаны Буа драма театры түгел, ә Садриевның хатыны — Эльвира Садриева исеменә рәсмиләштерелгән индивидуаль эшмәкәрлек (ИП) алып барган. Шул рәвешле 450 мең сум үзләштергәннәр, дип фаразлана.
😡4😢3👍1🤬1😨1
2025 елда Казанда пилотсыз очкычлар фәнни-җитештерү үзәге ачылачак

Казан дәүләт техник тикшеренү университеты (КНИТУ-КАИ) нигезендә Казанда Пилотсыз очкычлар фәнни-җитештерү комплексы ачачаклар. Әлеге проектны тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан һәм республика акчаларыннан 2,5 млрд сум биреләчәк.

▪️2023 елда Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында Русиянең Украинага һөҗүмендә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды. Дроннарны "Алабуга Политех" көллияте студентлары җыя.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосында укыгыз.
🤬5🤮3🔥1🕊1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Русиядә YouTubeны томалау көчәя. Ул тулысынча томаланачакмы? Спойлер: әйе диярлек. Азатлык Радиосы белән сөйләшүдә интернет томалау белгече YouTubeны тулысынча томалануга әзерләнергә кирәклеген әйтте һәм томалауны урап узу юлларын киңәш итте. Ул Apple ширкәтенең…
YouTube карауны Русиядән дәвам итәр өчен нишләргә?

Соңгы елда Роскомнадзор томалауларны урап узу чараларын, ягъни, VPN хезмәтләрен дә актив рәвештә томалый. RKS Global белгече Саркис Дарбинян Азатлык Радиосына аңлатканча, күп VPN хезмәте чыннан да Русиядән китте яки хәзер китә.

Махсус техник белеме булмаган кулланучыларга Дарбинян берничә VPN хезмәтен киңәш итә:

Amnezia VPN, Red shield, Xeovo VPN, RKS VPN
. Соңгысы хәтта Дагыстандагы шатдаун шартларында да, күпчелек көнбатыш VPNнары эшләмәгән вакытта да эшләде.

Техник осталыклары булган кулланучылар өчен: GoodbyeDPI.

Tor браузерын куллану нәтиҗәсез, аның көче YouTubeка җитмәячәк, диде белгеч.

Тулырак 👉безнең сайтта укыгыз
🔥5👍4
❗️"Баймак эше"нең тагын биш фигурантына хөкем карарлары чыкты: 6 елдан 8,5 елга кадәр колония

24 гыйнварда Ижаудагы мәхкәмә "Баймак эше" нигезендә тагын биш фигурантка хөкем карарлары чыгарды. Аларны "киңкүләм тәртипсезлекләрдлә катнашуда һәм хокук саклау оешмалары вәкилләренә көч куллануда" гаепләделәр. Барысына да колония хөкеме бирелде:

Илнар Асылгужин, Айгиз Ишмурзин, Рафаил Үтәбаевка 8,5 ел колония;
Фәнүр Хажин - 6 ел;
Фәнгиз Шәрифгалиев - 5,5 ел.

▪️17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аны якларга Баймак мәхкәмәсе каршына йөзләгән кеше килде. Протестлардан соң Башкортстан эчке эшләр министрлыгы җинаять эшләре ачты. "Баймак эше"ндә гаепләнеп 85 кеше тоткарланган. Аларның күпләре СИЗОда утыра, кайберләре мәхкәмә каршына басты.

Берничә кешегә хөкем карары чыкты. Моңарчы иң зур җәза 5,5 ел колония иде.
😡7🤬4😢3❤1
❗️Казан халыкара һава аланында очышлар өчен вакытлыча чикләүләр кертелгән.

Истанбул, Алматы һәм Томскидан Казанга очучы очкычлар Самардагы һава аланына җибәрелгән.

Казан һава алананы сайтыннан күренүенчә, Казаннан биш рейс, Казанга 9 рейс кичектерелгән.

▪️Казан һава аланы беренче тапкыр 15 майда ябылып торган иде. Аннан соң инде әлеге хәл берничә тапкыр кабатланды. Моны иминлек сәбәпләре белән аңлаттылар. Соңгы тапкыр һава аланы 21 декабрьдә ябылып торды. Бу көнне шәһәргә дрон һөҗүме булды, өч торак йортка зыян килде.

@azatliqradiosi
👏1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Владикавказда сәүдә үзәгендә шартлауда бер кеше һәлак булган, 9 кеше яраланган.

Бүген иртәнге 8:30да Владикавказның "Алания Молл" сәүдә үзәгендә шартлау булган һәм янгын чыккан. ТАСС хәбәренчә, бер кеше һәлак булган, 9 кеше яраланган. Алар - сәүдә үзәгендә эшләүче һәм бина яныннан узып баручы кешеләр.

Сәүдә үзәге сәгать 10да ачыла, шартлау вакытында анда сатып алучылар булмаган.

Вакыйга урынына Төньяк Осетия башлыгы Сергей Меняйоло килгән.

Беренчел мәгълүматларга караганда, газ баллоны шартлаган.
👍2😢2
25 декабрь иртәсендә булган башка хәбәрләрне дә барлыйк:

🔸Украина җитәкчелеге Харьков һәм башка шәһәрләгә зур ракет һөҗүме турында белдерде. Бөтен илдә һава тревогасы игълан ителде. "Укрэнерго" электр тәэминәте өзелү ихтималы турында кисәтте.

🔸Бөтен дөнья католиклары бүген Раштуа бәйрәм итә. Рим папасы Франциск Изге Петр соборының Изге капкаларын ачты һәм Раштуа мессасы кылды. Бүген ул традицион "Шәһәргә һәм дөньяга" юлламасы белән чыгыш ясаячак.

🔸Әрмәнстан премьер-министры Никол Пашинян Петербурда БДБ илләре саммитында катнашмаячак. Ул коронавирус йоктырган диелә.

🔸АКШта 170 Starbucks каһвәханәсе ябылган, хезмәткәрләре эш ташлаган.

🔸АКШ президенты Джо Байден вазифасыннан киткәнче Русиянең энергетика секторына яңа көчле сакнцияләр кертеп калдырырга мөмкин. Бу хакта үз чыганакларына сылтанып, "Вашингтон пост" хәбәр итә.

🔸Башкортстанда кичә кич Госжилнадзор башлыгы Артур Дәүләтшин тоткарланды. Әлегә ул шикләнелүче статусында. РБК язуынча, сүз ришвәт алу турында барырга мөмкин. 23 декабрьдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров аны вазифасыннан алу турында фәрман имзалаган булган.

🔸Казан һава аланы бүген иртән ябылган иде, ачылуы турында әлегә кадәр хәбәрләр юк. Һава аланы сайтында 10 очышның кичектерелүе күренә.
❤1