Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
9 ай өчен Татнефть дивидентларга 129,3 млрд акча җибәрәчәк

Татнефть акционерлары 2024 елның III чирегенә бер хиссә өчен 17,39 сум күләмендә дивидентларны хуплады. Ширкәт дидвидентларга 40,4 млрд сум җибәрәчәк.

9 ай өчен Татнефть дивидентларга барлыгы 129,3 млрд акча җибәрәчәк. Бу бер хиссә өчен 55,59 сум дигән сүз.

2024 елның гыйнвар-сентябрендә Татнефть 172,4 млрд сум чиста керем алган (Русия хисап стандартлары – РСБУ буенча). Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 17,3% кимрәк.

Быел октябрь башында Мәскәү биржасында һәм РТСта Русия хиссләләре базары индекслары төште. Татнефть аеруча күп югалтты – 5,1%ка кадәр.

Сентябрь ахырында Forbes-ның Русиянең иң керемле ширкәтләр рейтингында Татнефть ике дәрәҗә түбән төшеп, 9 урын биләде.

❓Сез Татарстан яки Башкортстан ширкәтләре акцияләрен тотасызмы?
👍3
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Сугышның өченче елы: иң канкоешлы ел. Үлүчеләр саны өч тапкырдан күбрәк артты 2024 ел Русиянең Украинадагы башлаган сугышның иң канкоешлы елы булган, дип белдерә журналистлар. Башкортстан белән Татарстанда рекордлы һәм коточкыч югалтулар күзәтелә. Азатлык…
Азатлык хисабына күрә, Украинадагы сугышта үлгән хәрбиләрнең 70% чамасының үлеме турында 2024 елда билгеле булды.

Бу — үлемнәрнең барысы да 2024 елда булган дигән сүз түгел, быел исемлеккә 2023 һәм хәтта 2022 елда үлгән кешеләрнең дә исемнәре өстәлде, ләкин аларның өлеше зур түгел. 2024 ел Татарстан һәм Башкортстан хәрбиләре өчен иң күп кешене алып киткән ел булып тора.

Тулырак безнең язмада укый аласыз.

#Татарстан #Башкортстан #сугышта_үлүчеләр
@azatliqradiosi
😢3👍1🔥1🎉1
⚡️Азәрбайҗан хөкүмәтендәге чыганаклар: AZAL очкычы Русия ракеты аркасында килеп төшкән

Azerbaijan Airlines һава ширкәте очкычының Казакъстанда килеп төшүенә Русия ракеты сәбәпче булган. Бу мәгълүматны Euronews-ка Азәрбайҗан хөкүмәтендәге чыганаклары раслаган.

Алар әйтүенчә, Грозный өстендә пилотсыз очкыч күренгән һәм аңа ракет очыртылган. Ракетны 8432 рейсына таба очыртканнар. Ул Azerbaijan Airlines очкычы янында шартлаган, кыйпылчыклары исә юлчыларга һәм очкычта юлчыларны озата баручы хезмәткәрләргә эләккән.

Азәрбайҗан хөкүмәтендәге чыганаклары Euronews-ка әйтүенчә, зыян күргән очкычка Русиянең бер генә һава аланында да төшеп утырырга рөхсәт бирмәгәннәр. Очучылар ашыгыч рәвештә төшеп утырырга рөхсәт сораса да, аларга Каспий диңгезе аша Казакъстанның Актау шәһәре ягына таба очарга боерык биргәннәр.

Булган белешмәләргә күрә, очкыч диңгез өстеннән очкан вакытта аның GPS навигация системнары томаланган булган.

Үз чыганакларына сылтанып, әлеге хәбәрне Азәрбайҗан матбугат чаралары да, Reuters да чыгарды.

"Бу махсус эшләнгән дип бер кем дә әйтми. Әмма, булган фактларны исәпкә алып, Баку Русия ягыннан Азәрбайҗан очкычын бәреп төшерүне тануны көтә" дигән Reuters чыганагы.

Кремль, тикшерү тәмамланганчы, каза сәбәпләренә бәйле "нинди дә булса фаразлар кылудан" баш тартты.

👉Тулырак Азатлык Радиосында укыгыз.
👍3⚡2🔥1💯1
Русия хөкүмәте Украинадан басып алынган төбәкләрне "торгызуга" 2,3 триллион сум тотачак

Бу 20 декабрь көнне чыккан, 2030 елга кадәрге бюджет фаразыннан күренә.

Журналистлар белдерүенчә, элегрәк 2027 елга кадәрге саннар гына билгеле булган һәм ул бер триллион сумнан артык булган. Хәзерге акча күләменә исә яшерен чыгымнар һәм төбәкләрнең бюджетларыннан, дәүләт ширкәтләреннән, банклардан бирелгән акча кермәгән.

👉Тулырак Азатлык Радиосында укыгыз.
🤬6🤡3👍1
❗️Казан һәм Сочи һава аланнары ябылган.

Бу очышларның иминлеген тәэмин итәр өчен эшләнгән дип белдерә Росавиация оешмасы. "Baza" Telegram-каналы бу һава аланнары пилотсыз очкычлар һөҗүме куркынычы аркасында ябылган дип яза.

Бүген төнлә Әстерхан һәм Волгоград һава аланнары да ябылып торган иде, хәзер алар янә эшли.

Русиянең саклану министрлыгы бүген төнлә ил күгендә 13 украин дроны бәреп төшерелгән дип белдерде, шуларның берсе Әстерхан өлкәсендә бәреп төшерелгән.

@azatliqradiosi
🎉4
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Казан һәм Сочи һава аланнары ябылган. Бу очышларның иминлеген тәэмин итәр өчен эшләнгән дип белдерә Росавиация оешмасы. "Baza" Telegram-каналы бу һава аланнары пилотсыз очкычлар һөҗүме куркынычы аркасында ябылган дип яза. Бүген төнлә Әстерхан һәм Волгоград…
🛫Хәзерге вакытта Казан халыкара һава аланында Истанбулга 2 рейс, Мәскәүгә 3 рейс, Петербурга 2 рейс, шулай ук, Астана, Пермь, Усински, Нарьян-Марга очарга тиешле рейслар тоткарлана.

Красноярскидан Казанга килергә тиеш рейс Чаллының "Бигеш" һава аланында утырырга мәҗбүр булган.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😱4🤪1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
2024 елда без кемнәр белән хушлаштык?

Безнең видеоны карагыз. Ә 2024 ел югалтулары турында язмабызны 👉 безнең сайттан укыгыз.

#2024ел

@azatliqradiosi
😢4
⚡️Тагын бер кайгылы хәбәр.

Башкортстан татарлары иҗтимагый үзәгенең беренче рәистәше, күренекле җәмәгать эшлеклесе Мәҗит Гайниәхмәт улы Хуҗин вафат булган.

Мәрхүм белән хушлашу 28 декабрьдә ул яшәгән йортта — Уфа шәһәре, Гагарин урамы, 33нче йорт, 67нче фатирда сәгать 11дә узачак.

#Башкортстан #татарлар

@azatliqradiosi
😢10
⚡️🇦🇿 Azerbaijan Airlines иртәгәдән башлап Бакыдан Уфага, Самарга, Сочига, Волгоградка, Грозныйга, Минеральные Воды һәм Махачкалага очышларын туктата.

Шул ук вакытта Казанга рейслар дәвам итәчәк. Азәрбайҗан һава юллары Бакыдан Казанга атнасына 3 тапкыр оча.

#Башкортстан #Татарстан

@azatliqradiosi
👍14🤷‍♂2💯2❤1🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️🇦🇿 Azerbaijan Airlines иртәгәдән башлап Бакыдан Уфага, Самарга, Сочига, Волгоградка, Грозныйга, Минеральные Воды һәм Махачкалага очышларын туктата. Шул ук вакытта Казанга рейслар дәвам итәчәк. Азәрбайҗан һава юллары Бакыдан Казанга атнасына 3 тапкыр оча.…
🇹🇷✈️Төркиянең Pegasus ширкәте 21 гыйнвардан соң Казан белән Истанбул арасындагы очышларын туктата.

Һәрхәлдә шушы датадан соң Казаннан Истанбулга Pegasus билетлары сатылмый.

"Төрек һава юллары" һәм Русиянең "Победа" ширкәте Казан-Истанбул рейсларын гадәттәгечә дәвам итәчәк.

#Татарстан #Төркия

@azatliqradiosi
😢4👍3
🇩🇪Германия президенты Франк-Вальтер Штайнмайер илнең парламенты Бундестагны тараткан.

"Авыр вакытларда тотрыклылыкны саклап кала алыр өчен эшли ала торган хөкүмәт һәм парламентта ышанычлы күпчелек кирәк"

дип белдергән Германия президенты.

Бундестагка чираттан тыш сайлаулар 23 февральдә узачак.

Исегезгә төшерәбез: 16 декабрьдә Германия парламенты илнең канцлеры Олаф Шольцка ышанычны югалту турында вотум чыгарган иде.

@azatliqradiosi
👍3😱2
Яңа елдан Казан мәктәпләрендә туклану хакы 22 процентка кадәр арта.

Ә әле кичә генә рәсмиләр Казан җәмәгать транспортында йөрү хакын 43 сумга кадәр арттырды.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤬5🤪2
Татар-башкорт дөньясында 2024 ел шәхесе дип кемне сайлар идегез?

Тавыш бирү безнең сайтта һәм Telegram-каналда бара, үзегезгә ошаган намзәт өчен тавыш бирегез!

Рәсемнәрдә соңгы 3 намзәт белән танышып үтик, тулы исемлекне сайтта карап була.

@azatliqradiosi