❤️🙏🏻Кадерле укучыларыбыз!
Безнең каналга яңа мөмкинлекләр өстәп була. Тик моның өчен безгә бик тә СЕЗНЕҢ ярдәм кирәк.
Менә монда кереп, "Boost Channel" ("Проголосовать") дигән җиргә басыгызчы (Telegram Premium мөмкинлеге булганнар гына тавыш бирә ала!) 👉 https://t.me/boost/azatliqradiosi

Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Boost this channel to help it unlock additional features.
❤5💯3👍2🔥2👎1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! 28 декабрь иртәсенә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Казан һава аланы бүген иртәннән янә ябылып тора. Казанга очучы очкычлар Бигеш һава аланына җибәрелгән. Казан күге бу атнада дүртенче тапкыр ябылып тора.
🔸Русия саклану министрлы белдерүенчә, Воронеж, Ростов, Белгород өлкәләре күгендә 56 дрон бәреп төшерелгән.
🔸Шул ук вакытта Русия дроннары Украинага һөҗүм иткән. Николаевта күп катлы йорт түбәсендә янгын чыккан.
🔸Джо Байден администрациясе киләсе атна башында Украинага яңа ярдәм бүлергә җыена. Аның күләме $1,25 млрд булачак дип белдерә Associated Press чыганаклары.
🔸Роскомнадзорга социаль челтәрләрдә аудиторияләре 10 мең кешедән арткан канал һәм төркемнәрне теркәү турында 135 меңнән артык гариза килгән. 49 мең гариза теркәлгән, 30 меңе кире кагылган.
🔸Русия хөкүмәте IP-телефониядән, ягъни интернеттан кесә телефоннарына һәм стационар телефоннарга шалтыратуны тыйды.

🔥1
⚡️ Камал театры җитәкчесе алышына
Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры җитәкчесе Илфир Якупов вазифасыннан алынган.
Бу хакта үз чыганакларына сылтанып, "Бизнес онлайн" язды. "Ватаным Татарстан" газеты "театр җитәкчелеге алмашыначак" дип хәбәр итте, әмма исемнәрне әйтмәде.
"Бизнес онлайн" белдерүенчә, Камал театрында административ җитәкчелекне әлегә "Әкият" курчак театры җитәкчесе, Татарстан депутаты, режиссер һәм драматург Илгиз Зәйниев башкарачак. Ул киләчәктә театрның мөдире булырга мөмкин дип яза басма. Зәйниев шул ук вакытта "Әкият"не җитәкләп торачак.
Якупов театр мөдиренең беренче урынбасары булып калырга мөмкин.
Труппага яңа җитәкчене бүген көндезге сәгать 3тә тәкъдим итәчәкләр диелә.
Илфир Якупов Камал театрын 2012 елдан бирле җитәкли иде.
Киләсе елда театрның яңа бинасы ачылачак.

🤬8👎5👍4🤔4❤1
"Вовка в тридевятом царстве". Балаларга татар-башкорт телләрендә яңа ел тамашалары бармы?
Татарстан һәм Башкортстанда Яңа ел тамашалары гөрли. Азатлык Радиосы кайсы театрларда балалар өчен татарча спектакльләр, тамашалар әзерләнгәнен тикшерде.
Беренче күзәтүләргә караганда, Казан, Чаллыда татар телендә, Уфада өлешчә башкортча тамаша карарга була, ә менә Әлмәт, Түбән Кама, Оренбурдагы татар театрларында бары урысча гына күңел ачарга мөмкин. Башкорт театрларында башкортча тамашалар табу тагын да кыенрак булып чыкты.
Мәсәлән, Мәҗит Гафури исемендәге башкорт дәүләт драма театры бәйрәмнәрдә "Вовка в тридевятом царстве" (башкортчасы — "Әкият илендә маҗаралар") әкият тамашасы күрсәтә. Аның 30дан артыгы — урыс телендә, бары бишесе генә — башкортча уйнала.
Казанның "Әкият" курчак театрында да урыс телле тамашалар татар теллесенә караганда 16 тапкырга күбрәк.
Тулырак Азатлык Радиосында укыгыз:
👉Төп сайтта.
👉VPN-сыз ачылучы сылтама.
👉Телеграмда.

Telegraph
"Вовка в тридевятом царстве". Балаларга татар-башкорт телләрендә яңа ел тамашалары бармы?
Казан һәм Чаллыда татар тамашалары бар, ә менә башка татар театрларында күпчелек тамаша — урысча. Башкорт театрларында тел мәсьәләсе исә тагын да кискенрәк тора. Татарстан һәм Башкортстанда Яңа ел тамашалары гөрли. Азатлык Радиосы кайсы театрларда балалар…
😢10👍4🤬2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azerbaijan Airlines һәм Азәрбайҗан министры очкыч казасына "тышкы йогынты" сәбәпче булган дип белдерде "Юлчыларны озата барган хезмәткәрләрнең берсенең кулы яраланган. Шулай ук социаль челтәрләр һәм медиадагы кадрлардан бер хатын-кызның кулы белән аягы җәрәхәтләнүе…
Русия президенты Владимир Путин Азәрбайҗан президенты Илһам Алиевтан очкыч казасы өчен гафу үтенгән.
Алар телефоннан сөйләште, дип хәбәр итә Кремль матбугат хезмәте.
Хәбәрдә язылганча, Путин Русия күгендәге "фаҗигале инцидент" сәбәпле гафу үтенүен белдергән һәм һәлак булучылар гаиләләренең кайгысын уртаклашкан.
Бакудан Грозныйга очучы Embraer 190AR очкычы 25 декабрьдә Казакъстанның Актау шәһәрен янында килеп төште. Бортта 67 кеше иде, 38 кеше һәлак булды.
Беренчел фаразларга караганда, очкычка Чечня өстендә эшләүче ракетка каршы тору систем (ПВО) элементларны эләккән, очкыч белән идарә итү системы эшләми башлаган. Тикшерү дәвам итә, рәсим сәбәп дип "тышкы йогынты" атала.
Кремль хәбәрендә әйтелгәнчә, Грозныйда Азәрбайҗан Баш прокуратурасы вәкилләре эшли. Русия Тикшерү комитеты эш нигезендә сорау алулар үткәрә, шул исәптән хәрбиләрдән дә диелә.

👍3🔥1😁1
Төрмә утырган һәр ирне иректә хатын-кыз көтә. Хатыннарның андый яклаучысы юк
Бу атнада Азатлык Радиосында журналист Алсу Кормаш белән интервью чыкты. Ул 2023 елда кулга алынып, 288 көн Казан СИЗОларының берсендә утырды һәм тоткыннар алмашы нәтиҗәсендә азат ителде.
Әңгәмәнең тагын бер өзеген тәкъдим итәбез.
— Синдә хәзер хатын-кызлар изоляторында утыру тәҗрибәсе бар. Нәрсә ул? Нәрсәгә өйрәтте сине бу тәҗрибә?
— Өр-яңадан нәрсәгәдер өйрәндем дип әйтмәс идем, кайбер карашларымны ныгытты бу тәҗрибә. Хатын-кызлар арасында курку көчле, аларның яклаучылары юк. Төрмәдә утырган һәр ир кешене иректә хатын-кыз көтә. Хатыны, иптәше, апасы-сеңлесе, әнисе. Ханымнарның андый яклаучылары юк. Хатын-кызлар кешелектән тиз чыга. Вак-төяк бизәнү әйберләре өчен алар бер-берсен сатарга тора. Көнчелек, хөсетлек хатын-кызлар арасында күбрәк. Бу курку тормыштан килә — төрмәдә генә башланмаган. Менә шундый әйбергә игътибар иттем.
Аннары бөтен бу тәҗрибә дөньядагы әшәкелек һәм ялганның дәрәҗәсен ачыкларга булышты. Бер үк вакытта чиксез мәрхәмәтлек, ярдәмләшү һәм дөреслекнең көче ни кадәр зур булуын күрсәтте. Минем әле мине төрмәдән чыгарырга ярдәм иткән бөтен кеше белән очрашып-сөйләшергә дә вакытым булмады. Мине азат итү бик берничә ил хөкүмәте, халыкара матбугат иреге оешмалары, юристлар, хөкүмәттән тыш оешмалар, чит ил мәгълүмат чаралары хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә мөмкин булган. Боларны барысын да Азатлык Радиосының тышкы эшләр бүлеге оештырган. Менә шулкадәр көч куелмаган булса, мин бүген сезнең белән сөйләшә алмас идем.
Тулырак безнең сайтта укыгыз:
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.

Алсу Кормаш: "Төрмәдәге вакыт куркыныч төш иде"
Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашның азат ителүенә 5 ай. Ул әкренләп гадәти тормышка кайтып бара. Ничек бара бу эш, ниләр кичерә ул, алга таба нишләргә җыена? Башыннан узганнары, хисләре турында ул Азатлык Радиосы укучылары белән уртаклашты. Азатлык…
❤8👍3💯3🔥1
Путин урыс телен белмәүче мигрант балаларын мәктәпкә алуны тыйды. Татарстан бу канунга каршы чыккан иде.
Владимир Путин урыс телен белмәүче мигрант балаларын мәктәпкә алуны тыючы федераль канунны имзалады. Мәктәп яки балалар бакчасына кергәндә тест уздырачаклар. Канун 2025 елның 1 апреленнән гамәлгә керәчәк.
Моңа Татарстан депутатлары каршы чыккан иде.
Аңа депутат Рәсим Баксиков та кушылды. Ул мәктәпкә кабул ителмәгән балалар "киләчәктә бандит булачак" диде.
, диде Баксиков һәм Татарстанга мигрантлар кирәк булуын әйтте.
Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да мигрант балаларына мәктәпләрдә укуны чикләүче канунны хупламады.

— Ул балалар укырга кабул ителмәгән очракта, кая барырга, кем булырга, нинди форматта яшәргә тиеш? Шуның белән берлектә аларның шактый күп булуын да беләбез. Бу аларны турыдан-туры маргиналь форматка яки криминаль рәвешкә китереп җиткерергә мөмкин. Әгәр бала укырга алынмаса, ул кая барырга тиеш була? - диде депутат Ренат Вәлиуллин.
Аңа депутат Рәсим Баксиков та кушылды. Ул мәктәпкә кабул ителмәгән балалар "киләчәктә бандит булачак" диде.
"Икенчедән, ул мәктәптә укымаса, кайда урыс телен өйрәнәчәк? Өченчедән, аны патриот дип атамас өчен җирлек әзерләнә"
, диде Баксиков һәм Татарстанга мигрантлар кирәк булуын әйтте.
Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да мигрант балаларына мәктәпләрдә укуны чикләүче канунны хупламады.
— Татарстанда мигрантлар күп. Урыс телен белмәгән өчен баланы мәктәпкә кабул итмәү проблем тудырачак. Федераль канун өлгесенең бу өлешен хупламыйбыз, — диде ул.
🤬21👍5
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! 29 декабрь, Русиядә яллар башланды. Азатлык Радиосы үз эшен дәвам итә һәм якшәмбе иртәсенә булган кайбер хәбәрләрне барлыйбыз:
🔸Көньяк Кореяның "Juju Airlines" авиаширкәте очкычы Муан һава аланына төшеп утырганда казага очраган. Очкыч Бангкоктан килә торган булган. "Рёнхап" агентлыгы хәбәр итүенчә, ким дигәндә 120 кеше һәлак булган. Барлыгы очкычта 181 кеше булганлыгы турында хәбәр ителә. Шаһитлар сүзләренчә, очкычның шассисы ачылмаган һәм ул җиргә бәрелеп яна башлаган. Һава аланының янгын сүндерү хезмәте фаразынча, очкыч кошларга бәрелгән булуы ихтимал.
🔸Европа берлеге илләрендә Русия федераль медиалары Tеlеgram каналларын томалый башлаганнар. Сүз "Известия", RT, Россия 1, «Российская газета», «Первый канал» һәм НТВ турында бара. Мисал өчен РИА "Новости" агентлыгы Польша, Бельгия, Швейцария, Греция, Чехия, Италиядә ачылмый.
🔸2025 елның 1 гыйнварыннан "Газпром" ширкәте Молдовага газ бирүне туктатачагын әйтте. Ширкәт моны Молдованың бурычлары булуы белән аңлата. Молдова премьер-министры бурычларны танымый.
🔸Түбән Новгород, Свердлау өлкәләре һәм Мәскәү прокуратуралары күпхатынлылык фәтвасына бәйле төбәктәге мөселман руханиларына кисәтү чыгарды. Фәтваны Русия мөселманнары Диния Нәзарәте Голәмәләр шурасы чыгарган иде. Шуннан соң Түбән Новгород, Свердлау Диния Нәзарәте фәтваның кирәклеге турында аңлатма бирде. Тавыш чыкканнан соң, Диния Нәзарәте фәтваны кире алды.
🔸Русиядә көзге чакырылышта рекрутка барлыгы 133 мең кеше алынган. Көзге чакырылыш октябрь башыннан декабрь азагына кадәр дәвам итте.
@azatliqradiosi

✍1👍1
❗️"Азәрбайҗан һава юллары" (AZAL) 28 декабрьдә Казаннан Бакуга очарга тиеш булган рейсны гамәлдән чыгарган.
"БИЗНЕС Online" хәбәр итүенчә, башта очышны ике көнгә кичектерергә булалар, соңрак бөтенләй алалар.
Рейсны гамәлдән чыгаруның сәбәбе Казакъстанда булган казага бәйле диелә.
▪️Бакудан Грозныйга очучы Embraer 190AR очкычы 25 декабрьдә Казакъстанның Актау шәһәрен янында килеп төште. Бортта 67 кеше иде, 38 кеше һәлак булды.
▪️Беренчел фаразларга караганда, очкычка Чечня өстендә эшләүче ракетка каршы тору систем (ПВО) элементларны эләккән, очкыч белән идарә итү системы эшләми башлаган. Тикшерү дәвам итә, рәсим сәбәп дип "тышкы йогынты" атала.
▪️Кичә Русия президенты Владимир Путин Азәрбайҗан президенты Илһам Алиевтан очкыч казасы өчен гафу үтенгән.

👍6🤷♂1
29 декабрь көнне Грузия парламенты бинасында илнең яңа президенты Михаил Кавелашвилиның инаугурация тантанасы узды.
Кавелашвилины 14 декабрьдә сайлаучылар коллегиясе сайланган иде.
Инаугурация барышында президент сарае янына Кавелашвилиның сайлануы белән килешмәгән халык җыелды. Алар сайлау нәтиҗәләрен танымавын белдерде. Әлеге кешеләр алдында Грузиянең бишенче президенты Саломе Зурабишвили чыгыш ясады. 29 декабрьдә аның президент вәкаләтләре төгәлләнде.
“Бу бина хәзер беркемгә дә карамый. Президентның легитимлыгы булган чакта ул символ иде. Легитимлыкны мин үзем белән алып китәм. Байракны да, сезнең ышанычыгызны да үзем белән алам,” дип белдерде ул.
Оппозициядәге партияләре Зурабишвилины Кавелашвилиның инаугурациясеннән соң да президент итеп санаячакларын әйтте.
Грузия парламенты бинасы янында протест акциясе башланды.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

Азатлык Радиосы
Грузиядә илнең яңа президенты Михаил Кавелашвилиның инаугурациясе узды
Оппозициядәге партияләре Саломе Зурабишвилины Кавелашвилиның инаугурациясеннән соң да президент итеп санаячакларын әйтте.
👎2🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! 29 декабрь, Русиядә яллар башланды. Азатлык Радиосы үз эшен дәвам итә һәм якшәмбе иртәсенә булган кайбер хәбәрләрне барлыйбыз: 🔸Көньяк Кореяның "Juju Airlines" авиаширкәте очкычы Муан һава аланына төшеп утырганда казага…
Көньяк Кореяның "Jeju Airlines" авиаширкәте очкычы казасында һәлак булучылар саны 176ка җиткән.
Очкычта барлыгы 181 кеше булган. Экипажның ике кешесен коткарганнар. Калган кешеләрне эзлиләр.
Көньяк Корея транспорт министрлыгы белдерүенчә, бу ил тарихында иң күп үлем китергән авиаказа.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.
@azatliqradiosi
Очкычта барлыгы 181 кеше булган. Экипажның ике кешесен коткарганнар. Калган кешеләрне эзлиләр.
Көньяк Корея транспорт министрлыгы белдерүенчә, бу ил тарихында иң күп үлем китергән авиаказа.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.
@azatliqradiosi
😢6🕊1
❗️Русия президенты Владимир Путин илдә экстремизмга каршы көрәшнең яңа “Стратегия”сен раслау турында фәрман имзалады.
Документ рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
Яңартылган стратегиядә беренче тапкыр русофобия төшенчәсе кертелгән. Ягъни “Русия ватандашларына, урыс теленә һәм мәдәниятенә карата дошманлык, гаделсезлек һәм нәфрәтле караш” дип билгеләнгән. Шулай ук русофобиягә Русиягә дус булмаган дәүләт хакимиятләренең дискриминацион гамәлләре дә кергән.
Стратегиядә кайбер дәүләтләр тарафыннан экстремизмның гибрид сугышлар һәм башка илләрнең эчке эшләренә тыкшыну өчен кулланылуы ассызыкланган. Экстремизм чыганаклары арасында Украина да телгә алына. Русия хакимиятләре фикеренчә, анда Русиягә янау тудыручы “радикаль неонацист төркемнәр” хуплана.
Документта украин кризисы русофобия рухын көчәйтү һәм Русиягә каршы гибрид сугыш алып бару коралы буларак бәяләнә. Украина җирлегеннән янаган куркынычларны юк итү стратегиянең төп бурычы итеп билгеләнә.
Тотрыксызлыкка китерә торган факторлар арасында килештерелмәгән протест чаралары, массакүләм тәртипсезлекләргә әйләнгән акцияләр, мигрантларның канунсыз гамәлләре һәм хөкүмәтнеке булмаган халыкара оешмаларның деструктив эшчәнлеге телгә алына.
Стратегия, шулай ук, чит илләргә экстремистик эшчәнлектә катнашу яки “дошман дәүләтләрнең” экстремизм билгеләре булган укыту үзәкләрендә белем алу өчен баручы кешеләрне исәпкә алырга тәкъдим итә.
Әмма документта “дошман дәүләтләрнең укыту үзәкләре” төшенчәсенә нинди билгеләмәләр нигезендә бәя бирелүе ачыкланмаган.

💩9👍2🤮2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Азәрбайҗан һава юлларының Бакудан Грозныйга очучы очкычы Казакъстанда җиргә килгеп төшкән. Каза алдыннан Embraer E190AR очкычы запас һава аланына утыруны сораган. Видеолардан күренгәнчә, ул Актау тирәсендә төшкән. "Казаэронавигация" хәбәр итүенчә, очкыч…
❗️Казакъстанның Актау шәһәре янында казага очраган "Азәрбайҗан һава юллары" очкычы "җирдән ут ачу нәтиҗәсендә зыян күргән" дип белдерде якшәмбе көнне Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев.
@azatliqradiosi
@azatliqradiosi
💯8🥴1
Русия баш прокуратурасы "Дин иреге Халыкара альянсы"н (International Religious Freedom or Belief Alliance, IRFBA) теләнмәгән оешмалар исемлегенә кертте.
IRFBA хисапларында Русиядә "Хизб ут-Тәхрир" һәм "Яһвә шаһитләре" хәрәкәте әгъзаларының эзәрлекләнүе, шулай ук Украинада Русия контролендә булган җирлекләрдә Кремль һәм Мәскәү патриархиясенә лояль булмаган руханиларга һәм диндарларга карата басым турында сүз барган.
Баш прокуратура мәгълүматларынча, IRFBA "АКШ һәм аның беректәшләре мәнфәгатьләренә хезмәт итә, Русия хакимиятләренең эчке һәм тышкы сәясәтен дискредитацияләүгә, илдә иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны какшату чараларында катнаша, шулай ук Русиядә дин иреге бозылуы турында материаллар чыгара һәм шуның нигезендә Русиягә чикләүләр басымын арттырырга омтыла".
Тулырак ➡️Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

Русия баш прокуратурасы "Дин иреге Халыкара альянс"ны теләнмәгән оешмалар исемлегенә кертте
Альянс АКШта оешты.
🤬2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Казакъстанның Актау шәһәре янында казага очраган "Азәрбайҗан һава юллары" очкычы "җирдән ут ачу нәтиҗәсендә зыян күргән" дип белдерде якшәмбе көнне Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев. @azatliqradiosi
Илһам Алиев сүзләренчә, очкыч казасына бәйле Азәрбайҗан Русиягә өч таләбен җиткергән: гаепне тану, гафу үтенү, гаеплеләрне җаваплыкка тарту вә зыянны каплау.
Аның әйтүенчә, беренче таләп 28 декабрьдә үтәлгән.
Ул шулай ук Русиядә кайбер даирәләрнең бу хәлне яшерергә теләвен искәртте.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.
@azatliqradiosi
Аның әйтүенчә, беренче таләп 28 декабрьдә үтәлгән.
Ул шулай ук Русиядә кайбер даирәләрнең бу хәлне яшерергә теләвен искәртте.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Алиев: казага очраган AZAL очкычы "җирдән ут ачу нәтиҗәсендә зыян күргән"
Азәрбайҗан Русиягә өч таләп белән чыккан.
💯5👍2🔥1
Уфа Яңа ел рухында
Мәйданнарда, ишегалларында чыршылар бизәлгән, шугалаклар, боз шәһәрчекләре ачылган. Шәһәрдә шулай ук Кыш Бабай резиденциясе дә эшли. Анда чаралар урыс телендә генә бара.

👎9🤬5