Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Русия Украинага яңа көчле һөҗүмен ясады

Бүген, 31 декабрь иртәсендә Русия гаскәре Украинага яңа көчле һөҗүмен ясады. Украина мониторинг каналлары русияләрнең канатлы һәм баллистик ракетлар очыртуы турында хәбәр итә.

Украинаның Сумы өлкәсендәге Шостка шәһәрендә күп катлы 12 йортка, ике белем бирү оешмасына зыян килгән, кайбер инфраструктура объектлары җимерелгән.

Киевның хәрби хакимияте Русиянең ракет һөҗүменнән сакланган вакытта ракет калдыкларының Дарницки районындагы шәхси йортка төшүен хәбәр итә.

Украина кораллы көчләре Харьков өлкәсендә, Черкасски өлкәсенең төньягында, Сумы һәм Полтава өлкәләрендә, шулай ук Чернигов өлкәсенең көньягында да ракетлар күренүен белдерде.

Моннан тыш, төннән бирле Украинага пилотсыз очкычлар һөҗүм итә. Бөтен Украинада һава кисәтүе игълан ителгән.

👉Бу хакта тулырак монда укыгыз.
🤬7😢3😡2❤1🔥1
2024 елда сез нинди видеолар карадыгыз? YouTube

Быел Азатлык Радиосының YouTube-каналы 36 мең язылучыга җитте. Ел дәвамында безнең каналның язылучылары икеләтә (!) артты. Бу Азатлык Радиосы тарихында — иң яхшы, иң уңышлы ел.

2024 ел дәвамында канал тамашачылары без әзерләп чыгарган видеоларны 6,9 млн тапкыр карады.

Шунысы кызык: кешеләр без әзерләгән контентны күбесенчә телефоннан карый (барлык карауларның 92%ы кесә телефоннарына туры килә).

Географиягә күз салсак, быел иң күп тамашачыбыз Башкортстаннан булды, икенче урында — Татарстан, өченче урында — Мәскәү шәһәрендә яшәүчеләр.

2024 елда чыккан һәм ел дәвамында иң күп карау җыйган видеоларны монда укыгыз:

👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.
👇Телеграмда
❤11👍1
Татарстанда түләүле яңа юллар салмакчылар

Әмма инвестицияләр килсә генә.

Яңа түләүле юллар эченә торак пунктлар яныннан урап уза торган юллар һәм Казаннан чыга торган юллар керәчәк. Республиканың транспорт министры Фәрит Хәнәфиев Татарстандагы яңа түләүле юлларны инвесторлардан тәкъдимнәр килсә салырга мөмкиннәр.

Хәзерге вакытта Казанның төп планында шәһәрдән Лаеш юнәлешенә һәм Дәрвишләр бистәсенә чыга торган юлларны салу каралган.

26 декабрьдә Вознесенски трактының Җиңү проспектыннан алып М7 машина юлына кадәр булган икенче өлеше һәм шулай ук Әлки-Әлмәт юлы ачылган иде. Вознесенски трактында акча түләү тәртибен 11 гыйнварда ук кертәчәкләр.

Тулырак 👉Азатлык Радиосында укыгыз.

@azatliqradiosi
🤔3👍2😐2
Русия хөкүмәте Украинадагы сугышта катнашырга дип саклану министрлыгы белән контракт төзегәннәргә бер тапкыр бирелә торган акчаларны түләү тәртибен үзгәрткән.

28 декабрьдән гамәлгә кергән яңа карарга ярашлы, контракт төзегән вакытта иректән мәхрүм итү урыннарында булган русияләргә мондый түләүләр бирелмәячәк. Яңа кагыйдәләр 2025 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә.

Элек контракт төзеп сугышка киткән тоткыннарга бер тапкыр бирелә торган акчаларны түлиләр иде, аларның күләме федераль һәм төбәк програмнарга карап төрлечә булды.

Июльдә Русия президенты Владимир Путин 2024 елның 1 августыннан 31 декабренә кадәр контракт төзегән хәрбиләргә бер тапкыр 400 мең сум түләү турында фәрман имзалады.

Моннан тыш, күпчелек төбәкләр өстәмә түләүләр һәм башка ярдәм чаралары кертте.

▪️Хөкем ителгән русияләргә контракт төзегәннән соң җинаять эзәрлекләвеннән азат ителү мөмкинлеге 2023 елда бирелде.

@azatliqradiosi
👍1
🌙Бүген кояш баю белән мөселманнар өчен изге өч айның берсе - Рәҗәб ае башлана.

"Раҗәб – Рамазан ае якынлашып килүнең иң беренче галәмәте: безгә ул ураза башланырга төгәл ике ай калганлыгын, димәк, мөселманнарга аңа әзерләнергә вакыт җиткәнлеген хәбәр итә", ди үз мөрәҗәгатендә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин.

Рамазаннан алда килгән Рәҗәб, Шәгъбән айларында да дин сугышлар һәм каршылыклардан тыелырга, күбрәк гыйбадәт кылырга куша. Күпләр бу айда ураза тота.

@azatliqradiosi
❤10👍3😇2🥴1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
▶️ 2024 елга нәтиҗәләр һәм 2025 елга максатлар

Журналист Фәридә Корбангалиева, башкорт активисты Айгөл Лайон, сәясәт белгече Руслан Айсин һәм татар активисты Фәнис Фәхретдинов 2024 елга нәтиҗәләр ясый һәм киләсе, 2025 елга максатлар куя.

Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍14
Кадерле укучыларыбыз! 2024 ел тәмамлануга санаулы сәгатьләр калды.

Төрле чикләүләр, куркытуларга карамастан, быел да безнең белән булуыгыз, Азатлык Радиосын укып, карап баруыгыз өчен зур рәхмәтләребезне җиткерәбез! Һәрберегез безнең өчен бик кадерле!

Яңа ел үзегезгә, гаиләләрегезгә шатлык-сөенечләр генә китерсен, куанып яшәргә насыйп булсын!

Азатлык Радиосы киләсе елда да татар телендә башка бер җирдә дә булмаган мәгълүматны, аналитиканы таратуны дәвам итәчәк. Бергә булыйк!

Яңы йыл менән ҡотлайбыҙ! Һеҙгә бәхет, һаулыҡ һәм именлек теләйбеҙ!

🔸Фотода Башкортстанның Әбҗәлил районында Рәхимә Мусина бизәгән чыршы
👍17❤11🎄2👎1
Сәлам-сәлам, кадерле укучыларыбыз! Уянып киләсезме? Елның беренче иртәсе ничек уза?

Бу төндә дә хәбәрсез булмады, бик кыска гына аларны карап чыгыйк:

🔵Иртүк Русия Киевка һөҗүм иткән, 4 кеше яраланган, торак йортта янгын чыккан.

🔵Русиядә Салым кодексына үзгәрешләр гамәлгә кергән. Табышка хәзер, күләменә карап, 13%-22% салым каралган булачак.

🔵Украина 1 гыйнвардан Европага Русия нефте транзитын туктатуын раслады.

🔵Русиядә кайбер Visa һәм Mastercard банк картларында иминлек сертификатлары гамәлдән чыкты, бу картлар эшләмәскә мөмкин.

Төп хәбәрләр шулар, ә сездә ниләр бар? Шәрехләрдә языгыз, уртаклашыгыз👇
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🎄7✍1👍1🙏1
Дөнья яңа, 2025 елны ничек каршы алды? 🎉

1 – Сидней, Австралия
2 – Пекин, Кытай
3 – Тбилисида, Грузиядә яңа ел төнендә протест чарасы
4 – Париж, Франция
5 – Пхеньян, Төньяк Корея
6 – Джакарта, Индонезия
7 – Белградта, Сербиядә тынлык протест чарасы
8 – Нью-Йорк, АКШ
9 – Лондон, Британия


@azatliqradiosi
🎄7❤5
❗️Яңа Орлеанда машина җәяүлеләр урамына бәреп кергән – 10 кеше һәлак, 30 кеше зыян күргән

Бу хакта CNN хәбәр итә. Фаҗига Бурбон-стрит урамында, шәһәрнең төп урамнарның берсендә булган.
😱3😢2🤬1
Татарстан һәм Башкортстан җитәкчеләре Яңа ел мөрәҗәгатьләрендә Украинадагы сугышка ярдәмнәре белән мактанды

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов сугышта меңләгән татарстанлының катнашуын һәм аларның "Русия киләчәге өчен көрәшүен" әйтте.

— Республика бөтен ил белән бергә махсус хәрби операция (Русия рәсмиләре сугышны шулай атый – Азатлык) бурычларын хәл итүдә катнашты. Без барыбыз да уртак җиңүебезне иңгә-иң куеп якынайтабыз, — дип сөйләде үз чиратында Радий Хәбиров.

Исегезгә төшерәбез, Русия башлаган сугышта үлгән хәрбиләр саны белән ил буйлап Башкортстан — беренче урында, Татарстан икенче урында бара.

Ике милли республикадан югалтулар саны гаять зур булуына карамастан, республика җитәкчелеге сугышка ихтыяриларны тырышып җәлеп итүен дәвам итә. Бу көннәрдә генә Татарстан белән Башкортстан сугышка китүчеләргә түләүне тагын арттырган.

Бу хакта тулырак безнең сайтта укый аласыз.

@azatliqradiosi
💩8🤬5🤡5👍1
Узган елның иң кызыклы һәм иң күп укылган язмалары – Татарстан 💯

2024 елда нинди язмалар иң күп укылды? Укучыларга нинди темалар иң кызык булды? Татарстан турында иң популяр язмаларны тәкъдим итәбез. Аларны яңадан укып чыгу урынлы булыр, күбесе бүген дә актуаль булып кала.

🔹 Бөгелмәдә 69 яшьлек милләтпәрвәр сугышка каршы фикере өчен эзәрлекләнә – 31 гыйнвар

69 яшьлек Фазыл Вәлиәхмәтовка Бөгелмә район мәхкәмәсе 30 мең сум штраф түләтү турында карар чыгарды. Пенсионер Русия хәрби көчләрен дискредитацияләүдә гаепләнде. Аңа карата эш социаль челтәрдәге постына карата язылган әләк нигезендә ачылган иде.

🔹 Путиннан соң төзеләчәк яңа Русия һәм аның Конституциясе. Урыс демократлары Татарстанга, Башкортстанга нинди урын бирергә тели? – 18 июль

Глобаль төзекләндерү институты (IGRec) яңа Русиянең Конституция өлгесен булдырды. Чит илдәге татар-башкорт лидерлары аны тәнкыйтьләп каршы алды.

🔹 Фәрит Зәкиев: "Бердәнбер өметем — Франциядә сыену алу" – 6 июнь

Фәрит Зәкиев үзенә карата ачылган җинаять эше, Төркиядән Русиягә депортацияләү куркынычы янавы һәм Франциядә сәяси сыену алырга теләве турында сөйләде.

🔹 Татар телен гаиләдә өйрәнергә өндәгән һәм Татарстанга азатлык теләгән өчен 80 мең сум штраф – 2 май

Азнакай мәхкәмәсе 63 яшьлек Рүзилә Шәрәфетдинованы Telegram каналда калдырган аудио язмасы өчен 80 мең сумга штрафка тартты. Азатлык әлеге аудиоязмаларны тыңлап чыкты, Шәрәфетдинованы нинди фикерләр өчен хөкем итүләрен өйрәнде һәм гади активистларга да басым башлануын күзәтте.

🔹 Татарстаннан Украинадагы сугышка китеп һәлак булган хәрбиләр саны 3 меңнән арткан – 26 октябрь

Азатлык ачык чыганаклардан Татарстаннан 3 меңнән күбрәк үлемне табып раслый алды. Сүз ачык чыганакларда табылган үлемнәр турында бара, чынлыкта саннар күпкә зуррак була ала.

Татарстанга кагылышлы бөтен язмаларны монда укып була.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🔥5👍2✍1