Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Дөнья яңа, 2025 елны ничек каршы алды? 🎉

1 – Сидней, Австралия
2 – Пекин, Кытай
3 – Тбилисида, Грузиядә яңа ел төнендә протест чарасы
4 – Париж, Франция
5 – Пхеньян, Төньяк Корея
6 – Джакарта, Индонезия
7 – Белградта, Сербиядә тынлык протест чарасы
8 – Нью-Йорк, АКШ
9 – Лондон, Британия


@azatliqradiosi
🎄7❤5
❗️Яңа Орлеанда машина җәяүлеләр урамына бәреп кергән – 10 кеше һәлак, 30 кеше зыян күргән

Бу хакта CNN хәбәр итә. Фаҗига Бурбон-стрит урамында, шәһәрнең төп урамнарның берсендә булган.
😱3😢2🤬1
Татарстан һәм Башкортстан җитәкчеләре Яңа ел мөрәҗәгатьләрендә Украинадагы сугышка ярдәмнәре белән мактанды

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов сугышта меңләгән татарстанлының катнашуын һәм аларның "Русия киләчәге өчен көрәшүен" әйтте.

— Республика бөтен ил белән бергә махсус хәрби операция (Русия рәсмиләре сугышны шулай атый – Азатлык) бурычларын хәл итүдә катнашты. Без барыбыз да уртак җиңүебезне иңгә-иң куеп якынайтабыз, — дип сөйләде үз чиратында Радий Хәбиров.

Исегезгә төшерәбез, Русия башлаган сугышта үлгән хәрбиләр саны белән ил буйлап Башкортстан — беренче урында, Татарстан икенче урында бара.

Ике милли республикадан югалтулар саны гаять зур булуына карамастан, республика җитәкчелеге сугышка ихтыяриларны тырышып җәлеп итүен дәвам итә. Бу көннәрдә генә Татарстан белән Башкортстан сугышка китүчеләргә түләүне тагын арттырган.

Бу хакта тулырак безнең сайтта укый аласыз.

@azatliqradiosi
💩8🤬5🤡5👍1
Узган елның иң кызыклы һәм иң күп укылган язмалары – Татарстан 💯

2024 елда нинди язмалар иң күп укылды? Укучыларга нинди темалар иң кызык булды? Татарстан турында иң популяр язмаларны тәкъдим итәбез. Аларны яңадан укып чыгу урынлы булыр, күбесе бүген дә актуаль булып кала.

🔹 Бөгелмәдә 69 яшьлек милләтпәрвәр сугышка каршы фикере өчен эзәрлекләнә – 31 гыйнвар

69 яшьлек Фазыл Вәлиәхмәтовка Бөгелмә район мәхкәмәсе 30 мең сум штраф түләтү турында карар чыгарды. Пенсионер Русия хәрби көчләрен дискредитацияләүдә гаепләнде. Аңа карата эш социаль челтәрдәге постына карата язылган әләк нигезендә ачылган иде.

🔹 Путиннан соң төзеләчәк яңа Русия һәм аның Конституциясе. Урыс демократлары Татарстанга, Башкортстанга нинди урын бирергә тели? – 18 июль

Глобаль төзекләндерү институты (IGRec) яңа Русиянең Конституция өлгесен булдырды. Чит илдәге татар-башкорт лидерлары аны тәнкыйтьләп каршы алды.

🔹 Фәрит Зәкиев: "Бердәнбер өметем — Франциядә сыену алу" – 6 июнь

Фәрит Зәкиев үзенә карата ачылган җинаять эше, Төркиядән Русиягә депортацияләү куркынычы янавы һәм Франциядә сәяси сыену алырга теләве турында сөйләде.

🔹 Татар телен гаиләдә өйрәнергә өндәгән һәм Татарстанга азатлык теләгән өчен 80 мең сум штраф – 2 май

Азнакай мәхкәмәсе 63 яшьлек Рүзилә Шәрәфетдинованы Telegram каналда калдырган аудио язмасы өчен 80 мең сумга штрафка тартты. Азатлык әлеге аудиоязмаларны тыңлап чыкты, Шәрәфетдинованы нинди фикерләр өчен хөкем итүләрен өйрәнде һәм гади активистларга да басым башлануын күзәтте.

🔹 Татарстаннан Украинадагы сугышка китеп һәлак булган хәрбиләр саны 3 меңнән арткан – 26 октябрь

Азатлык ачык чыганаклардан Татарстаннан 3 меңнән күбрәк үлемне табып раслый алды. Сүз ачык чыганакларда табылган үлемнәр турында бара, чынлыкта саннар күпкә зуррак була ала.

Татарстанга кагылышлы бөтен язмаларны монда укып була.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🔥5👍2✍1
2024 ел сездә ниләр белән истә калачак?

Без татар-башкортларда һәм бөтен дөньяда узган елның төп вакыйгаларын фотосурәтләрдә җыйдык. Берничәсен монда күреп була, барысы да 👉 безнең сайтта

@azatliqradiosi
👍6✍1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Яңа ел котлы булсын 🎄

Ә сез бүген "канәгатьләндерелмәгәнлегегездән" дип әйтә аласызмы? 😂

Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
👍19🥰5👎3❤2
Хәерле иртә, кадерле укучыларыбыз! 2 гыйнвар, пәнҗешәмбе иртәсенә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Казан, Пенза, Сарански, Сарытау, Сембер һава аланнары төнлә ябылып торды. Иртәнге 5ләр тирәсендә янә эшли башладылар.

🔸Яңа Орлеанда җәяүлеләр урамына бәреп кергән машинада Ислам дәүләте сугышчан төркеме байрагы тапканнар, дип хәбәр итә ФБР. Шулай ук Һөҗүм итүченең исемен дә атадылар. Ул АКШ ватандашы Шәмсетдин Җаббар, аңа 42 яшь булган.

🔸Украина Югары радасы депутаты Марьяна Безуглая "Герань-2" дронының Киевта президент офисы бинасына чак кына бәрелми калуын әйтте. Аның сүзләренчә, әлеге хәл һава һөҗүменнән саклану мобил бүлекчәләренең фронтка җибәрелүеннән соң килеп чыккан.
 
🔸Анапа пляжларында көчле җилдән соң ярга кабат мазут йөзеп чыккан. Ярны чистарту белән ике меңнән артык кеше шөгыльләнә.

🔸Фәләстин хакимиятләре Катарның "Әл Җәзира" телеканалы күрсәтүне туктаткан. Журналистларны "ызгыш уятуда" һәм дезинформациядә гаеплиләр.

🔸Черногориядә Цетина шәһәре кафеларының берсендә атышта 10 кеше, шул исәптән ике бала һәлак булган. Алар арасында һөҗүм итүченең туганнары да бар. Ул үзен-үзе үтергән.
👍3✍1😢1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Русиядә урыс телен яклау дәүләт сәясәтенең нигезләре әзерләнәчәк "Урыс теле — илнең нигезен тәшкил итүче кыйммәтләрнең берсе, ә аңа һәм Русия халыкларының башка телләренә ярдәм итү — хакимиятләрнең өстенлекле бурычларының берсе", диде Русия президенты Владимир…
Путин мәктәп укучыларына "патриотик әдәбият" укытырга, республика телләренә бердәм дәреслек әзерләргә кушкан

Русия президенты Владимир Путин мәгариф министрлыгына күрсәтмә биргән: мәктәп укучылары өчен сыйныфтан тыш уку исемлекләренә хәзерге заман авторларының патриотик әсәрләрен дә кертергә кушкан.

Шулай ук министрлык 2025 елның июленә Русия республикалары дәүләт телләренең бердәм дәреслекләрен әзерләргә тиеш. Октябрьгә кадәр исә урыс теле, әдәбият һәм уку дәресләренең бердәм дәреслекләрен.

Моннан тыш, Путин 1 майга кадәр "Русия халыклары телләре" турындагы канунга да үзгәрешләр проекты әзерләргә кушкан. Анда, аерым алганда, Русия халыклары телләренең дәүләт реестры булдыру турында да язылачак. 

Әлеге мәсьәләләр былтыр ноябрьдә Владимир Путин катнашында узган Урыс телен һәм Русия халыклары телләрен саклау шурасы утырышында күтәрелгән иде.

Тулырак 👉Азатлык Радиосында укыгыз.
🤮16👎3🤡3👍1