Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Хәерле иртә, кадерле укучыларыбыз! 2 гыйнвар, пәнҗешәмбе иртәсенә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Казан, Пенза, Сарански, Сарытау, Сембер һава аланнары төнлә ябылып торды. Иртәнге 5ләр тирәсендә янә эшли башладылар.

🔸Яңа Орлеанда җәяүлеләр урамына бәреп кергән машинада Ислам дәүләте сугышчан төркеме байрагы тапканнар, дип хәбәр итә ФБР. Шулай ук Һөҗүм итүченең исемен дә атадылар. Ул АКШ ватандашы Шәмсетдин Җаббар, аңа 42 яшь булган.

🔸Украина Югары радасы депутаты Марьяна Безуглая "Герань-2" дронының Киевта президент офисы бинасына чак кына бәрелми калуын әйтте. Аның сүзләренчә, әлеге хәл һава һөҗүменнән саклану мобил бүлекчәләренең фронтка җибәрелүеннән соң килеп чыккан.
 
🔸Анапа пляжларында көчле җилдән соң ярга кабат мазут йөзеп чыккан. Ярны чистарту белән ике меңнән артык кеше шөгыльләнә.

🔸Фәләстин хакимиятләре Катарның "Әл Җәзира" телеканалы күрсәтүне туктаткан. Журналистларны "ызгыш уятуда" һәм дезинформациядә гаеплиләр.

🔸Черногориядә Цетина шәһәре кафеларының берсендә атышта 10 кеше, шул исәптән ике бала һәлак булган. Алар арасында һөҗүм итүченең туганнары да бар. Ул үзен-үзе үтергән.
👍3✍1😢1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Русиядә урыс телен яклау дәүләт сәясәтенең нигезләре әзерләнәчәк "Урыс теле — илнең нигезен тәшкил итүче кыйммәтләрнең берсе, ә аңа һәм Русия халыкларының башка телләренә ярдәм итү — хакимиятләрнең өстенлекле бурычларының берсе", диде Русия президенты Владимир…
Путин мәктәп укучыларына "патриотик әдәбият" укытырга, республика телләренә бердәм дәреслек әзерләргә кушкан

Русия президенты Владимир Путин мәгариф министрлыгына күрсәтмә биргән: мәктәп укучылары өчен сыйныфтан тыш уку исемлекләренә хәзерге заман авторларының патриотик әсәрләрен дә кертергә кушкан.

Шулай ук министрлык 2025 елның июленә Русия республикалары дәүләт телләренең бердәм дәреслекләрен әзерләргә тиеш. Октябрьгә кадәр исә урыс теле, әдәбият һәм уку дәресләренең бердәм дәреслекләрен.

Моннан тыш, Путин 1 майга кадәр "Русия халыклары телләре" турындагы канунга да үзгәрешләр проекты әзерләргә кушкан. Анда, аерым алганда, Русия халыклары телләренең дәүләт реестры булдыру турында да язылачак. 

Әлеге мәсьәләләр былтыр ноябрьдә Владимир Путин катнашында узган Урыс телен һәм Русия халыклары телләрен саклау шурасы утырышында күтәрелгән иде.

Тулырак 👉Азатлык Радиосында укыгыз.
🤮16👎3🤡3👍1
Киноханә: 2025 елның иң көтелгән фильмнары

2025 елда нинди кызыклы фильмнар чыга? Гаилә белән нинди кинолар карап булачак? Азатлыкның "Киноханә" шәлкеме елның иң көтелгән фильмнарын тәкъдим итә.Алар арасында, мәсәлән, Гай Ричиның яңа фильмы, Майкл Джексон турында байопик, "Аватр" фильмының өченчесе бар.

Аларны түбәндәге сылтамалар аша укып була:

👉Төп сайтта.
👉VPN-сыз ачылучы сылтама.
👉Телеграмда.
🆒5☃1👎1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Казанда автобусларга хатын-кызларны утыртырга телиләр. Ни өчен? Ирләр җитми! Ни автобус йөртү, ни кондуктор булып эшләргә риза булучылар юк. Казанда юлчы ташучы оешмаларга 850 автобус йөртүче һәм 850 кондуктор җитми. Октябрьдә узасы БРИКС җыенына шәһәрдәге…
Казан АТПлары җәмәгать транспортында җирле халык кына түгел, мигрантлар да эшләргә теләми дип зарлана

Эшчеләр җитмәве аркасында Казандагы юлчы ташучы ширкәтләргә элек эш урынында кагыйдәләрне тупас бозган кешеләрне дә эшкә алырга туры килә. Шуңа күрә җәмәгать транспортында хезмәт күрсәтү сыйфаты да түбәнәя. Бу хакта "Байлык № 3" юлчылар ташу хосусый оешмасының хуҗасы Руслан Йосыпов сөйләгән.

"Җәмәгать транспортында җирле халык кына түгел, хәзер инде мигрантлар да эшләргә теләми", дип белдергән ул.

Кешеләр җитмәгәнгә һәм хезмәт хаклары түбән булганга күрә, эшчегә шелтә белдерү яки аңа штраф салу да мөмкин түгел, ди Йосыпов.

▪️Татарстанда автобус йөртүчеләр кытлыгы проблемы кискен тора. Узган җәйдә Татарстан премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин эшчеләр җитмәүне хәл итү өчен, автобус йөртүчеләр итеп хатын-кызларны алырга кирәк, дип тәкъдим иткән иде.

Тулырак 👉Азатлык Радиосында укыгыз.
🤷‍♀4👍4🤷‍♂3🔥1😁1😢1🤷1
Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашның азат ителүенә 5 ай. Ул әкренләп гадәти тормышка кайтып бара. Ничек бара бу эш, ниләр кичерә ул, алга таба нишләргә җыена? Башыннан узганнары, хисләре турында ул Азатлык Радиосы укучылары белән уртаклашты.

Тулырак безнең сайтта укыгыз:

👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.
👉Телеграмда.
❤11🙏2
🧑‍🌾Татарстанда авыл җирләрен үстерү програмын финанслауны миллиард сумнан артыкка киметкәннәр

Былтыр 5,3 млрд сум бирелгән булган, ә быел 4,1 млрд сум биреләчәк. Узган ел әлеге програм хисабына авылда 10 гаилә өчен 882 дүрткел метр торак кулланылышка кертелгән. Шулай ук авыл җирләрендә яшәүче 118 гаиләнең торак шартларын яхшырткан булганнар.

Былтыр Татарстан әлеге дәүләт програмында иң күп акча алган төбәк булган иде.

▪️28 ноябрьдә Татарстан депутатлары республика бюджетын 13,5 млрд сумлык дефицит белән кабул итте. 2025 елда еллык керемнәр 472 млрд сум, чыгымнар — 485,6 млрд булыр дип фаразлана.

▪️Татарстан бюджеты инде өченче ел рәттән сугыш шартларында корыла. Киләсе елда республика икътисад үсеше акырынаер, нефтьчеләр кереме кимер дип фаразлый рәсмиләр. Шуңа да карамастан, Татарстан дәүләт эше һәм иминлек өчен чыгымнарны арттыра. Ә менә фән, торак-коммуналь хуҗалыгы кебек тармакларга акчаны киметә.

@azatliqradiosi
😱5🤬3👍1🎄1
Русиянең иң бай кешеләренең активлары бер ел эчендә $18,4 миллиардка арткан.

Bloomberg исәпләвенчә, 2 гыйнварга иң бай 25 русияленең байлыгы $347,62 миллиард тәшкил иткән. Бер ел эчендә аларның активлары 18,4 млрд долларга арткан.

Русиянең иң бай кешесе дип Bloomberg “Норникель” ширкәте хуҗасы Владимир Потанинны атаган. Аның байлыгы 31,8 млрд доллар тәшкил итә, бер ел эчендә байлыгын 736 млн долларга арттырган. Дөнья рейтингында ул 54нче урында тора.

Икенчедә — НЛМК металлургия ширкәте мөдирләр шурасы рәисе Владимир Лисин ($29 млрд).

Өченчедә — «Лукойл» нефть ширкәтенә нигез салучы Вагит Алекперов ($27,2 млрд).

Дөнья рейтингын Tesla һәм SpaceX башлыгы Илон Маск ($432 млрд), Амазонга нигез салучы Джеф Безос ($239 млрд) Facebook хуҗасы Марк Цукерберг ($207 млрд) җитәкли.

Игътибар итсәгез, дөнья рейтингы башында торучылар акчаны технологияләр өлкәсендә эшли, Русия байлары — файдалы казылмалар чыгаруда.
🤬8🤮2❤1👍1
Төркиядә "Крокус"ка һөҗүм итүчеләр белән бәйле биш шикләнелүчегә гаепләүләр белдерелгән

Төркиянең Истанбул шәһәре баш прокуратурасы "Ислам дәүләте" оешмасының әгъзасы дип шикләнелүче биш кешегә гаепләүләр белдергән. Тикшерү фаразынча аларның узган ел 22 мартта Мәскәүнең "Крокус Сити Холл" концерт залына һөҗүм итүгә катнашы бар. Ул чакта 145 кеше үлгән иде, һөҗүм итүдә шикләнелүчеләр тоткарланды.

Тикшерү фаразынча, Хофизҗон Усмонов, Мутеулло Асоев, Рахматулло Саликов, Мөхәммәдрәхим Файзов һәм Хәмзә Мөхәммәд "Крокус"ка һөҗүм итүчеләр белән элемтәдә торган һәм аларның берсе концерт залына күрше генә бер сәүдә үзәгенә бомба куярга тәкъдим иткән, моны өчен 800 мең сум түләргә вәгъдә биргән.

Гаепләнүчеләрне 7,5 елдан алып 15 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Тулырак 👉Азатлык Радиосында укыгыз.
👎7🤡2👍1🤣1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
2024 елның иң кәттә татар җырчысы — кем ул?

Видеоны карасагыз — белерсез. 😀

Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
👍10❤1👎1🔥1🤮1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! 3 гыйнвар, җомга иртәсенә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Көньяк Корея тикшерүчеләре хакимияттән читләштерелгән президент Юн Сок Ёльне кулга алырга килгән, ләкин аның сак хезмәте нык торган, тикшерүчеләрне кертмәгән. Резиденция янына президентны яклаучылар җыелган.

🔸Киев өлкәсенә "шахедлар" һөҗүме нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, өч кеше яраланган. Бу хакта җирле хакимият хәбәр итте.

🔸Украина дроннары Русиянең берничә төбәгенә һөҗүм иткән. Русия саклану министрлыгы алты өлкә өстендә 22 дрон бәреп төшерелүен белдерде.

🔸Америка полициясе һзм хәрбиләре хәбәр итүенчә, Лас-Вегаста Trump Hotel бинасы янында Tesla Cybertruck машинасын шартлаткан кеше - Махсус көчләр күзләвенең 37 яшьлек сержанты Мэттью Ливелсбергер. Ул шартлауга бер секунд кала үзен-үзе атып үтергән.

🔸Русияләр 2024 елның 11 аенда мошенникларга 168 млрд сум күчергән.
❤2
"Искешәһәр – Төркия татарларының үзәге"

Соңгы берничә елда Төркиянең Искешәһәре татар дөньясының мөһим ноктасына әверелде: 2022нең февралендә Русия Украинага басып кергәч, сентябрьдә мобилизация игълан ителгә, мөһаҗирләрнең бер өлеше монда сыенды, җирле татарлар тормышына килеп кушылды, ә Төркия татарларының төп сабантуе Искешәһәр янында йөз утыз ел элек татарлар нигез салган Госмания (Корыһөек) авылында уздырылып килә.

Азатлык җирле татар җәмгыяте башлыгы Ведат әфәнде Догу белән 2024 елга йомгак ясап, алар башкарган эшләр турында сөйләште.

– Быел Искешәһәр университетларында укырга 6-7 студент килде. Алар да безнең янга килгәләп китә. Яңа гаиләләр күченеп килми хәзер, хаклар арткач, тормыш кыйбатланды. Яшәү кыен булгач, бик килүче юк. Быел ике гаилә килде, башка күренми.

Ял итәргә килүче татар туристлары Антальяга килә, чөнки анда диңгез, монда да килсәләр булыр иде инде. Монда үз эшләре булган 1-2 кеше бар. Өйләнүчеләр бар, мисал өчен быел 3-4 кеше Татарстаннан килен алды, бу да матур күренеш, ягъни яңа татар киленнәре килде. Туйларга, бәйрәмнәргә йөрешәбез. Хәзер алдагы елларда нишләргә була, дип уйлашабыз. Татар йортын зурайтырга, сабантуйлар ясарга, музыка өйрәнүчеләр белән ничек концерт бирергә, яшьләрне ничек җыярга, ничек җәлеп итәргә дип уйлыйбыз. Булачак әкрен-әкрен, тырышабыз, - дип сөйәде ул.

Тулы әңгәмәне Азатлык Радиосында укыгыз:

👉Төп сайтта.
👉VPN-сыз ачылучы сылтама.
👇Телеграмда.
❤12😍4🔥2👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Искешәһәр – Төркия татарларының үзәге" Соңгы берничә елда Төркиянең Искешәһәре татар дөньясының мөһим ноктасына әверелде: 2022нең февралендә Русия Украинага басып кергәч, сентябрьдә мобилизация игълан ителгә, мөһаҗирләрнең бер өлеше монда сыенды, җирле татарлар…
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
2023 елда Азатлык хәбәрчесе Төркиянең Бөгрүделик авылында булып кайткан иде.

Сәфәрдән шундый видео әзерләдек.

Татарлар анда 1907 елны Себердән күченгән.

Төркиягә һиҗрәт кылуның төп сәбәбе — чукындырудан качу, иманны саклап калу булган. Андагы себер татарлары үзләрен бары татар дип атый.


@azatliqradiosi
❤16
Татарстан президенты 10 меңнән артык язылучысы булган блогер дип әлегә теркәлмәгән

Быел 1 гыйнвардан башлап 10 мең һәм аннан артыграк язылучысы булган блогерларга Роскомнадзорда теркәлергә кирәк. Моның өчен шәхси мәгълүматлар тапшырыла.

"Не Москва" басмасы исәпләп чыгарганча, бу канунны Русиянең барлыгы 13 төбәге башлыгы үтәмәгән. Алар арасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та бар. Аның 59 меңнән артык язылучысы бар.

Канунны иң тупас бозучы түрә — Чечня башлыгы Рамзан Кадыров, аның каналын ике миллионнан артык кеше укый.

Түрәләрне дә урап узмаган әлеге канун, билгеле, аларны күзәтеп тору өчен дип гамәлгә кермәде. Дәүләт бу канун ярдәмендә интернеттагы фикер лидерларын контрольдә тотмакчы була. Иң зур җәза — теркәлмәгән блогерлардан реклам сатып алу тыела.

Тулырак 👉Азатлык Радиосында укыгыз.
🔥5🥱2❤1👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Көн язмасы: Бөгелмәдә 69 яшьлек милләтпәрвәр сугышка каршы фикере өчен эзәрлекләнә Татарстанның Бөгелмә районында яшәүче 69 яшьлек Фазыл Вәлиәхмәтовка район мәхкәмәсе 30 мең сум штраф түләтү турында карар чыгарды. Пенсионер Русия хәрби көчләрен дискредитацияләүдә…
❗️Татар активисты Фазыл Вәлиәхмәтовның шыпырт кына тоткарлануы билгеле булды

Татарстанның Бөгелмә районында яшәүче 70 яшьлек милләтпәрвәр, 1990нчы елларда Татарстан мөстәкыйльлеге өчен көрәштә катнашкан Фазыл Вәлиәхмәтовны кулга алулары билгеле булды.

Азатлык Радиосы чыганаклары мәгълүматынча, Фазыл Вәлиәхмәтовны 5 декабрьдә алып киткәннәр. Ул көнне өендә зур тентү дә булган, ниндидер "яшерен китаплар" эзләгәннәр. Эшнең нечкәлекләре, төгәл гаепләүләр турында әлегә анык мәгълүмат юк, чөнки хакимияттән бу хакта рәсми хәбәр булмады.

Азатлык Радиосында активистның Бөгелмә тикшерү изоляторыннан 25 декабрьдә кулдан язылган шигыренең күчерелмәсе бар. Шигырь ахырында "Фазыл Вәлиәхмәтов. Карабаштан. Бөгелмә төрмәсендә язылды. 25.12.2024" диелгән. Безнең чыганаклар ул чынлап та Вәлиәхмәтов тарафыннан язылган дип белдерә.

Әле узган ел Фазыл Вәлиәхмәтовка район мәхкәмәсе 30 мең сум штраф түләтү турында карар чыгарган иде. Пенсионер Русия хәрби көчләрен дискредитацияләүдә гаепләнде. Аңа карата административ эш бер аталмаган социаль челтәрдәге постына карата язылган әләк нигезендә ачылды.

Хәбәрне тулырак 👉 монда яки 👉телеграмнан чыкмый гына укыгыз
😱15🤬9
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
2024 елны күп сәясәтчеләр дә, милли хәрәкәт активистлары да, шагыйрь, язучылар җырчылар дә вафат булды...

Татар-башкорт дөньясында йолдыз булып балкып бакыйлыкка күчкән шәхесләрне искә алабыз 🥹

Рухлары шат булсын! 🙏

@tatarchavideolar
😢5🙏4😭1