Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашның азат ителүенә 5 ай. Ул әкренләп гадәти тормышка кайтып бара. Ничек бара бу эш, ниләр кичерә ул, алга таба нишләргә җыена? Башыннан узганнары, хисләре турында ул Азатлык Радиосы укучылары белән уртаклашты.

Тулырак безнең сайтта укыгыз:

👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.
👉Телеграмда.
❤11🙏2
🧑‍🌾Татарстанда авыл җирләрен үстерү програмын финанслауны миллиард сумнан артыкка киметкәннәр

Былтыр 5,3 млрд сум бирелгән булган, ә быел 4,1 млрд сум биреләчәк. Узган ел әлеге програм хисабына авылда 10 гаилә өчен 882 дүрткел метр торак кулланылышка кертелгән. Шулай ук авыл җирләрендә яшәүче 118 гаиләнең торак шартларын яхшырткан булганнар.

Былтыр Татарстан әлеге дәүләт програмында иң күп акча алган төбәк булган иде.

▪️28 ноябрьдә Татарстан депутатлары республика бюджетын 13,5 млрд сумлык дефицит белән кабул итте. 2025 елда еллык керемнәр 472 млрд сум, чыгымнар — 485,6 млрд булыр дип фаразлана.

▪️Татарстан бюджеты инде өченче ел рәттән сугыш шартларында корыла. Киләсе елда республика икътисад үсеше акырынаер, нефтьчеләр кереме кимер дип фаразлый рәсмиләр. Шуңа да карамастан, Татарстан дәүләт эше һәм иминлек өчен чыгымнарны арттыра. Ә менә фән, торак-коммуналь хуҗалыгы кебек тармакларга акчаны киметә.

@azatliqradiosi
😱5🤬3👍1🎄1
Русиянең иң бай кешеләренең активлары бер ел эчендә $18,4 миллиардка арткан.

Bloomberg исәпләвенчә, 2 гыйнварга иң бай 25 русияленең байлыгы $347,62 миллиард тәшкил иткән. Бер ел эчендә аларның активлары 18,4 млрд долларга арткан.

Русиянең иң бай кешесе дип Bloomberg “Норникель” ширкәте хуҗасы Владимир Потанинны атаган. Аның байлыгы 31,8 млрд доллар тәшкил итә, бер ел эчендә байлыгын 736 млн долларга арттырган. Дөнья рейтингында ул 54нче урында тора.

Икенчедә — НЛМК металлургия ширкәте мөдирләр шурасы рәисе Владимир Лисин ($29 млрд).

Өченчедә — «Лукойл» нефть ширкәтенә нигез салучы Вагит Алекперов ($27,2 млрд).

Дөнья рейтингын Tesla һәм SpaceX башлыгы Илон Маск ($432 млрд), Амазонга нигез салучы Джеф Безос ($239 млрд) Facebook хуҗасы Марк Цукерберг ($207 млрд) җитәкли.

Игътибар итсәгез, дөнья рейтингы башында торучылар акчаны технологияләр өлкәсендә эшли, Русия байлары — файдалы казылмалар чыгаруда.
🤬8🤮2❤1👍1
Төркиядә "Крокус"ка һөҗүм итүчеләр белән бәйле биш шикләнелүчегә гаепләүләр белдерелгән

Төркиянең Истанбул шәһәре баш прокуратурасы "Ислам дәүләте" оешмасының әгъзасы дип шикләнелүче биш кешегә гаепләүләр белдергән. Тикшерү фаразынча аларның узган ел 22 мартта Мәскәүнең "Крокус Сити Холл" концерт залына һөҗүм итүгә катнашы бар. Ул чакта 145 кеше үлгән иде, һөҗүм итүдә шикләнелүчеләр тоткарланды.

Тикшерү фаразынча, Хофизҗон Усмонов, Мутеулло Асоев, Рахматулло Саликов, Мөхәммәдрәхим Файзов һәм Хәмзә Мөхәммәд "Крокус"ка һөҗүм итүчеләр белән элемтәдә торган һәм аларның берсе концерт залына күрше генә бер сәүдә үзәгенә бомба куярга тәкъдим иткән, моны өчен 800 мең сум түләргә вәгъдә биргән.

Гаепләнүчеләрне 7,5 елдан алып 15 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Тулырак 👉Азатлык Радиосында укыгыз.
👎7🤡2👍1🤣1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
2024 елның иң кәттә татар җырчысы — кем ул?

Видеоны карасагыз — белерсез. 😀

Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
👍10❤1👎1🔥1🤮1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! 3 гыйнвар, җомга иртәсенә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Көньяк Корея тикшерүчеләре хакимияттән читләштерелгән президент Юн Сок Ёльне кулга алырга килгән, ләкин аның сак хезмәте нык торган, тикшерүчеләрне кертмәгән. Резиденция янына президентны яклаучылар җыелган.

🔸Киев өлкәсенә "шахедлар" һөҗүме нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, өч кеше яраланган. Бу хакта җирле хакимият хәбәр итте.

🔸Украина дроннары Русиянең берничә төбәгенә һөҗүм иткән. Русия саклану министрлыгы алты өлкә өстендә 22 дрон бәреп төшерелүен белдерде.

🔸Америка полициясе һзм хәрбиләре хәбәр итүенчә, Лас-Вегаста Trump Hotel бинасы янында Tesla Cybertruck машинасын шартлаткан кеше - Махсус көчләр күзләвенең 37 яшьлек сержанты Мэттью Ливелсбергер. Ул шартлауга бер секунд кала үзен-үзе атып үтергән.

🔸Русияләр 2024 елның 11 аенда мошенникларга 168 млрд сум күчергән.
❤2
"Искешәһәр – Төркия татарларының үзәге"

Соңгы берничә елда Төркиянең Искешәһәре татар дөньясының мөһим ноктасына әверелде: 2022нең февралендә Русия Украинага басып кергәч, сентябрьдә мобилизация игълан ителгә, мөһаҗирләрнең бер өлеше монда сыенды, җирле татарлар тормышына килеп кушылды, ә Төркия татарларының төп сабантуе Искешәһәр янында йөз утыз ел элек татарлар нигез салган Госмания (Корыһөек) авылында уздырылып килә.

Азатлык җирле татар җәмгыяте башлыгы Ведат әфәнде Догу белән 2024 елга йомгак ясап, алар башкарган эшләр турында сөйләште.

– Быел Искешәһәр университетларында укырга 6-7 студент килде. Алар да безнең янга килгәләп китә. Яңа гаиләләр күченеп килми хәзер, хаклар арткач, тормыш кыйбатланды. Яшәү кыен булгач, бик килүче юк. Быел ике гаилә килде, башка күренми.

Ял итәргә килүче татар туристлары Антальяга килә, чөнки анда диңгез, монда да килсәләр булыр иде инде. Монда үз эшләре булган 1-2 кеше бар. Өйләнүчеләр бар, мисал өчен быел 3-4 кеше Татарстаннан килен алды, бу да матур күренеш, ягъни яңа татар киленнәре килде. Туйларга, бәйрәмнәргә йөрешәбез. Хәзер алдагы елларда нишләргә була, дип уйлашабыз. Татар йортын зурайтырга, сабантуйлар ясарга, музыка өйрәнүчеләр белән ничек концерт бирергә, яшьләрне ничек җыярга, ничек җәлеп итәргә дип уйлыйбыз. Булачак әкрен-әкрен, тырышабыз, - дип сөйәде ул.

Тулы әңгәмәне Азатлык Радиосында укыгыз:

👉Төп сайтта.
👉VPN-сыз ачылучы сылтама.
👇Телеграмда.
❤12😍4🔥2👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Искешәһәр – Төркия татарларының үзәге" Соңгы берничә елда Төркиянең Искешәһәре татар дөньясының мөһим ноктасына әверелде: 2022нең февралендә Русия Украинага басып кергәч, сентябрьдә мобилизация игълан ителгә, мөһаҗирләрнең бер өлеше монда сыенды, җирле татарлар…
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
2023 елда Азатлык хәбәрчесе Төркиянең Бөгрүделик авылында булып кайткан иде.

Сәфәрдән шундый видео әзерләдек.

Татарлар анда 1907 елны Себердән күченгән.

Төркиягә һиҗрәт кылуның төп сәбәбе — чукындырудан качу, иманны саклап калу булган. Андагы себер татарлары үзләрен бары татар дип атый.


@azatliqradiosi
❤16
Татарстан президенты 10 меңнән артык язылучысы булган блогер дип әлегә теркәлмәгән

Быел 1 гыйнвардан башлап 10 мең һәм аннан артыграк язылучысы булган блогерларга Роскомнадзорда теркәлергә кирәк. Моның өчен шәхси мәгълүматлар тапшырыла.

"Не Москва" басмасы исәпләп чыгарганча, бу канунны Русиянең барлыгы 13 төбәге башлыгы үтәмәгән. Алар арасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та бар. Аның 59 меңнән артык язылучысы бар.

Канунны иң тупас бозучы түрә — Чечня башлыгы Рамзан Кадыров, аның каналын ике миллионнан артык кеше укый.

Түрәләрне дә урап узмаган әлеге канун, билгеле, аларны күзәтеп тору өчен дип гамәлгә кермәде. Дәүләт бу канун ярдәмендә интернеттагы фикер лидерларын контрольдә тотмакчы була. Иң зур җәза — теркәлмәгән блогерлардан реклам сатып алу тыела.

Тулырак 👉Азатлык Радиосында укыгыз.
🔥5🥱2❤1👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Көн язмасы: Бөгелмәдә 69 яшьлек милләтпәрвәр сугышка каршы фикере өчен эзәрлекләнә Татарстанның Бөгелмә районында яшәүче 69 яшьлек Фазыл Вәлиәхмәтовка район мәхкәмәсе 30 мең сум штраф түләтү турында карар чыгарды. Пенсионер Русия хәрби көчләрен дискредитацияләүдә…
❗️Татар активисты Фазыл Вәлиәхмәтовның шыпырт кына тоткарлануы билгеле булды

Татарстанның Бөгелмә районында яшәүче 70 яшьлек милләтпәрвәр, 1990нчы елларда Татарстан мөстәкыйльлеге өчен көрәштә катнашкан Фазыл Вәлиәхмәтовны кулга алулары билгеле булды.

Азатлык Радиосы чыганаклары мәгълүматынча, Фазыл Вәлиәхмәтовны 5 декабрьдә алып киткәннәр. Ул көнне өендә зур тентү дә булган, ниндидер "яшерен китаплар" эзләгәннәр. Эшнең нечкәлекләре, төгәл гаепләүләр турында әлегә анык мәгълүмат юк, чөнки хакимияттән бу хакта рәсми хәбәр булмады.

Азатлык Радиосында активистның Бөгелмә тикшерү изоляторыннан 25 декабрьдә кулдан язылган шигыренең күчерелмәсе бар. Шигырь ахырында "Фазыл Вәлиәхмәтов. Карабаштан. Бөгелмә төрмәсендә язылды. 25.12.2024" диелгән. Безнең чыганаклар ул чынлап та Вәлиәхмәтов тарафыннан язылган дип белдерә.

Әле узган ел Фазыл Вәлиәхмәтовка район мәхкәмәсе 30 мең сум штраф түләтү турында карар чыгарган иде. Пенсионер Русия хәрби көчләрен дискредитацияләүдә гаепләнде. Аңа карата административ эш бер аталмаган социаль челтәрдәге постына карата язылган әләк нигезендә ачылды.

Хәбәрне тулырак 👉 монда яки 👉телеграмнан чыкмый гына укыгыз
😱15🤬9
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
2024 елны күп сәясәтчеләр дә, милли хәрәкәт активистлары да, шагыйрь, язучылар җырчылар дә вафат булды...

Татар-башкорт дөньясында йолдыз булып балкып бакыйлыкка күчкән шәхесләрне искә алабыз 🥹

Рухлары шат булсын! 🙏

@tatarchavideolar
😢5🙏4😭1
Башкортостанда өч көнгә кибетләрдә хәмер сатуга чикләүләр кертелә

Хәмер сату 3-5 гыйнвар көннәрендә 17:00 сәгатьтән 10:00 сәгатькә кадәр, 6 гыйнварда исә кичке сәгать биштән төнге 11гә кадәр чикләнәчәк. Бу чикләү кибетләгә генә кагыла.

Барларда һәм рестораннарда исерткеч эчемлекләр сатуга үзгәрешләр кертелми.

Башкортстанда эчкечелек белән көрәшне иҗтимагый хәрәкәт вәкилләре башлады. Бу уңайдан 2019 елда "Башкорт" оешмасы активистлары республика районнары һәм авылларында чаралар уздырды. "Башкорт" хәрәкәтенең "Аек башкорт" програмы да булдырылды. Хәзерге вакытта "Башкорт" оешмасы эхкстремист оешма дип табылган, аның вәкилләре һәм активистлары эзәрлекләнә.

Башкортстанда күпчелек дәүләт бәйрәмнәрендә: Яшьләр көнендә, Балаларны яклау көнендә, Сабантуйларда, мәктәпләрдәге Соңгы кыңгырау бәйрәмнәре узган көннәрдә хәмер сатуны тыялар.

Былтыр 4 миллионлап халкы булган Башкортстанда 28 мең кешенең эчкечеклектән интегүе хәбәр ителгән иде.

Тулырак 👉монда укыгыз. Сылтама VPN-сыз ачыла.
🔥3❤2
Узган елның иң кызыклы һәм иң күп укылган язмалары – Башкортстан 💯

2024 елда нинди язмалар иң күп укылды? Укучыларга нинди темалар иң кызык булды? Башкортстан турында иң популяр язмаларны тәкъдим итәбез.

🔸 XXI гасырның башкорт чичәне. Алтынай Вәлитов тарихы – 7 март

Башкортча рэп башкаручы Алтынай Вәлитовның илдән башта үзе чыгып китте, аннары хатыны белән сигез айлык кызын да чит илгә чыгара алды. Җырчы чит илгә китәргә мәҗбүр булуы турында һәм алга таба нишләргә җыенуы турында аңлатып 20 минутлык видео чыгарды.

🔸 Башкортстан районнарында татарлар һәм башкортлар саны ничек үзгәргән – 12 февраль

Азатлык соңгы өч дистә елда Башкортстан районнарында татар һәм башкортлар саны ничек үзгәрүен өйрәнде. Белгечләр җанисәптә хәрәмләшү күренешләре ачык күренә дип саный.

🔸 "Баймак исемлеге": 70тән артык кешегә җинаять эше ачылган – 7 февраль

Азатлык башкорт активисты Фаил Алсыновны яклап чыккан һәм киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм анда катнашу маддәсе нигезендә гаепләнеп, кулга алынган кешеләрнең исемлеген төзи. Көн саен диярлек яңа исемнәр өстәлә.

🔸 "Без — кара халык". Баймакта Фаил Алсыновны якларга меңнәрчә кеше килде – 16 гыйнвар

15 гыйнвар Фаил Алсыновка карата хөкем карары чыгаруга гаепләнүчене якларга 5 меңнән артык кеше җыелуы мәҗбүр итте. Активистны якларга килгән халык Башкортстан башлыгы Радий Хәбировны эштән алуны таләп итте. Русия Украинага каршы сугыш башлагннан бирле бу иң зур протест чарасы булды.

🔸 Лилия Чанышева: "Кешеләр ярдәме белән үземне бер мизгел дә ялгыз хис итмәдем" – 14 август

Иректә биргән беренче әңгәмәсендә Лилия Чанышева Баймак хәлләрендә Хәбировның гаепле булуын һәм анда тоткарланган кешеләр белән соклануын сөйләде. Ул шулай ук иректәге шатлыгын, ире һәм башка кешеләр теләктәшлеге, Русиядән китәргә теләмәве турында фикерләрен әйтте.

Башкортстан турында бөтен язмаларны монда укый аласыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
👍4👀1
Казанда кичә 105 ел эчендә иң җылы 3 гыйнвар көне булган 🌡

Шулай итеп, 1920 елгы рекорд яңарган, дип хәбәр итә республика гидрометеорология үзәге. Җомга көнне һава плюс 3,2 дәрәҗәгә кадәр җылынган. Элекке рекорд плюс 2,7 дәрәҗә булган.

Бүген дә Татарстанда аномаль җылы һәм дымлы һава торышы саклана. Көндез күпләп җепшек кар явуы көтелә. Җылы һава торышы аркасында Казанның Черек күл паркында шугалакны вакытлыча япканнар.

#Татарстан
@azatliqradiosi
❤‍🔥5🔥2
📱 2024 елда безнең Instagram-да сез нинди видеолар карадыгыз?

Быел Азатлыкның Instagram-дагы сәхифәсенә язылучылар саны 25 меңгә җитте. Русиядә томалануга карамастан, бу социаль челтәрдә активлык сүрелмәде, без чыгарган постлар да, урнаштырылган видеолар да таралды, күп карау җыйды.

2024 елның иң популяр видеоларын искә төшердек.
(язманы укыр өчен VPN кабызыгыз)

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍5🔥1🥱1
Гренландия премьер-министры Даниядән бәйсез булырга тәкъдим итте

— Безнең ил өчен киләсе адымны ясау вакыты җитте. Гренландия халкының мөстәкыйльлеккә ирешү мөмкинлеге автономия турындагы канун нигезләмәләрендә теркәлгән. Гренландияне бәйсез дәүләт буларак оештыру эше башланды, — диде премьер-министр.


Шул ук вакытта, бай ресурсларга карамастан, Гренландия Копенһагеннан елына якынча 500 миллион евро күләмендә зур финанс субсидияләре ала.

Премьер-министр Гренландия бәйсезлеге ихтыяҗын ничек аңлата? 👉 Безнең хәбәрдә укыгыз.

🔵XVIII гасырдан Гренландия – Дания колониясе. Мәйданы 2,1 миллион дүрткел километр тәшкил иткән утрауда 56 мең кеше яши.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍6🤔3❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
📱 2024 елда безнең Instagram-да сез нинди видеолар карадыгыз? Быел Азатлыкның Instagram-дагы сәхифәсенә язылучылар саны 25 меңгә җитте. Русиядә томалануга карамастан, бу социаль челтәрдә активлык сүрелмәде, без чыгарган постлар да, урнаштырылган видеолар…
2024 елда Азатлыкның иң популяр Instagram рилзлары:

1. "Слово пацана" сериалында яңгыраган татар теле

Видеода Русиядә бик популяр "Егет сүзе" ("Слово пацана") сериалында яңгыраган татар сүзләре һәм җөмләләре күрсәтелә.

2. Мәскәүдәге "Крокус Сити Холл" концертлар залындагы теракт

Бу видео 24 мартта чыкты һәм 378 мең карау җыйды.

3. Юрий Дудь татарлар белән интервью чыгарган

Дудьның Германиядә яшәүче татарлар белән сөйләшүдән бер өзек.

4."Авызыңны ябып, кү*еңне кысып кына утырырга кирәк диделәр безгә!"

Әлеге видео Баймактагы протестлар уңаеннан эшләнде һәм төрле кешеләрнең бу хәлләргә реакциясен җыеп күрсәтте. Рилз 300гә якын комментар җыйды.

5. 1990нчы елларның иң популяр татар җырлары

Әлеге кыска видео 4 апрельдә чыкты. Бу вакытта без Instagram битендәге фикерләр калдыру мөмкинлеген япкан идек инде. Шуңа да карамастан әлеге рилз 151 мең карау һәм 9,5 мең лайк җыйды.

6. Зөлфия Камалова вафат булды

Австралиядә яшәгән татар җырчысының үлем хәбәренә багышланган видео 18 сентябрьдә чыкты.

7. Русия-Украина сугышына — 1000 көн. Татарстанга мәетләр кайта тора

Әлеге видеода сүз сугышка китеп һәлак булган ирләрнең Татарстанга кайтарыла торган мәетләре турында бара.

@azatliqradiosi
🔥4❤1
АКШта кызу сәяси сезон башлана 🇺🇸 Белеп торыр өчен бу процесс турында кыскача:

📎 Җомга көнне Америка Конгрессының яңа чакырылышы эшли башлады. Сенатта республиканнарның 100 урыннан 53 кәнәфие бар. Вәкилләр пулатында – 219 урын (215 урын – демократларда).

📎 Кичә Вәкилләр пулатына җитәкче итеп кабаттан республикан Майк Джонсон сайланды. Башта берничә республикан аны хупламады, җитәрлек тавыш җыелмады. Ахыр чиктә, авырлык белән булса да, Джонсон кирәкле 218 тавышны җыя алды.

📎 Якын көннәрдә парламент ноябрьдә узган президент сайлавы нәтиҗәсен расларга тиеш булачак. Һәм инде 20 гыйнварда Дональд Трамп АКШ президенты вазифасына керешәчәк.

📎 Президентлыкның беренче 100 көне – сайлау алды кампаниясендә вәгъдә ителгән реформаларны гамәлгә ашыруның традицион вакыты. Трамп беренче чиратта салымнар, иммиграция һәм икътисад мәсьәләләренә игътибар итәчәк, дип күзәтүчеләр.

📎 Шул ук вакытта, 10 гыйнварда Нью-Йорк мәхкәмәсе Трампка карата ачылган җинаять эше нигезендә хөкем карары чыгарачак дип игълан итте. 2024 елның маенда ул порнойолдыз Сторми Дэниэлска акча түләүне яшерү эшендә гаепле дип табылган иде. Трамп үзе гаепләүне кире кага.

Азатлык дөньяда булган иң мөһим һәм кызыклы вакыйгаларны татар телендә алга таба да хәбәр итүне дәвам итәчәк!

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
✍1
Япониядә 116 яшьлек Томико Итоока үлгән. Ул дөньяда иң карт кеше булып саналган

Итоока картлыктан 29 декабрь көнне үлгән, дип яза Kyodo News. Ул гомернең соңгы елларын картлар йортында үткәргән.

Томико Итоока дөньяда исән булган иң карт кеше булып Каталониядә яшәүче Мария Браньяс Морера (117 яшь) вафатыннан соң танылган. 2024 елның сентябрендә Итооку-ны Гиннесс рекордлар китабына керткәннәр.

Фото: Гиннесс рекордлар китабы сайты

@azatliqradiosi
😢6