Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
📱 2024 елда безнең Instagram-да сез нинди видеолар карадыгыз?

Быел Азатлыкның Instagram-дагы сәхифәсенә язылучылар саны 25 меңгә җитте. Русиядә томалануга карамастан, бу социаль челтәрдә активлык сүрелмәде, без чыгарган постлар да, урнаштырылган видеолар да таралды, күп карау җыйды.

2024 елның иң популяр видеоларын искә төшердек.
(язманы укыр өчен VPN кабызыгыз)

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍5🔥1🥱1
Гренландия премьер-министры Даниядән бәйсез булырга тәкъдим итте

— Безнең ил өчен киләсе адымны ясау вакыты җитте. Гренландия халкының мөстәкыйльлеккә ирешү мөмкинлеге автономия турындагы канун нигезләмәләрендә теркәлгән. Гренландияне бәйсез дәүләт буларак оештыру эше башланды, — диде премьер-министр.


Шул ук вакытта, бай ресурсларга карамастан, Гренландия Копенһагеннан елына якынча 500 миллион евро күләмендә зур финанс субсидияләре ала.

Премьер-министр Гренландия бәйсезлеге ихтыяҗын ничек аңлата? 👉 Безнең хәбәрдә укыгыз.

🔵XVIII гасырдан Гренландия – Дания колониясе. Мәйданы 2,1 миллион дүрткел километр тәшкил иткән утрауда 56 мең кеше яши.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍6🤔3❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
📱 2024 елда безнең Instagram-да сез нинди видеолар карадыгыз? Быел Азатлыкның Instagram-дагы сәхифәсенә язылучылар саны 25 меңгә җитте. Русиядә томалануга карамастан, бу социаль челтәрдә активлык сүрелмәде, без чыгарган постлар да, урнаштырылган видеолар…
2024 елда Азатлыкның иң популяр Instagram рилзлары:

1. "Слово пацана" сериалында яңгыраган татар теле

Видеода Русиядә бик популяр "Егет сүзе" ("Слово пацана") сериалында яңгыраган татар сүзләре һәм җөмләләре күрсәтелә.

2. Мәскәүдәге "Крокус Сити Холл" концертлар залындагы теракт

Бу видео 24 мартта чыкты һәм 378 мең карау җыйды.

3. Юрий Дудь татарлар белән интервью чыгарган

Дудьның Германиядә яшәүче татарлар белән сөйләшүдән бер өзек.

4."Авызыңны ябып, кү*еңне кысып кына утырырга кирәк диделәр безгә!"

Әлеге видео Баймактагы протестлар уңаеннан эшләнде һәм төрле кешеләрнең бу хәлләргә реакциясен җыеп күрсәтте. Рилз 300гә якын комментар җыйды.

5. 1990нчы елларның иң популяр татар җырлары

Әлеге кыска видео 4 апрельдә чыкты. Бу вакытта без Instagram битендәге фикерләр калдыру мөмкинлеген япкан идек инде. Шуңа да карамастан әлеге рилз 151 мең карау һәм 9,5 мең лайк җыйды.

6. Зөлфия Камалова вафат булды

Австралиядә яшәгән татар җырчысының үлем хәбәренә багышланган видео 18 сентябрьдә чыкты.

7. Русия-Украина сугышына — 1000 көн. Татарстанга мәетләр кайта тора

Әлеге видеода сүз сугышка китеп һәлак булган ирләрнең Татарстанга кайтарыла торган мәетләре турында бара.

@azatliqradiosi
🔥4❤1
АКШта кызу сәяси сезон башлана 🇺🇸 Белеп торыр өчен бу процесс турында кыскача:

📎 Җомга көнне Америка Конгрессының яңа чакырылышы эшли башлады. Сенатта республиканнарның 100 урыннан 53 кәнәфие бар. Вәкилләр пулатында – 219 урын (215 урын – демократларда).

📎 Кичә Вәкилләр пулатына җитәкче итеп кабаттан республикан Майк Джонсон сайланды. Башта берничә республикан аны хупламады, җитәрлек тавыш җыелмады. Ахыр чиктә, авырлык белән булса да, Джонсон кирәкле 218 тавышны җыя алды.

📎 Якын көннәрдә парламент ноябрьдә узган президент сайлавы нәтиҗәсен расларга тиеш булачак. Һәм инде 20 гыйнварда Дональд Трамп АКШ президенты вазифасына керешәчәк.

📎 Президентлыкның беренче 100 көне – сайлау алды кампаниясендә вәгъдә ителгән реформаларны гамәлгә ашыруның традицион вакыты. Трамп беренче чиратта салымнар, иммиграция һәм икътисад мәсьәләләренә игътибар итәчәк, дип күзәтүчеләр.

📎 Шул ук вакытта, 10 гыйнварда Нью-Йорк мәхкәмәсе Трампка карата ачылган җинаять эше нигезендә хөкем карары чыгарачак дип игълан итте. 2024 елның маенда ул порнойолдыз Сторми Дэниэлска акча түләүне яшерү эшендә гаепле дип табылган иде. Трамп үзе гаепләүне кире кага.

Азатлык дөньяда булган иң мөһим һәм кызыклы вакыйгаларны татар телендә алга таба да хәбәр итүне дәвам итәчәк!

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
✍1
Япониядә 116 яшьлек Томико Итоока үлгән. Ул дөньяда иң карт кеше булып саналган

Итоока картлыктан 29 декабрь көнне үлгән, дип яза Kyodo News. Ул гомернең соңгы елларын картлар йортында үткәргән.

Томико Итоока дөньяда исән булган иң карт кеше булып Каталониядә яшәүче Мария Браньяс Морера (117 яшь) вафатыннан соң танылган. 2024 елның сентябрендә Итооку-ны Гиннесс рекордлар китабына керткәннәр.

Фото: Гиннесс рекордлар китабы сайты

@azatliqradiosi
😢6
ФСБ Екатеринбурда 4 яшүсмерне тоткарлаган. Аларны теракт әзерләүдә гаеплиләр

Яшүсмерләр 2007 һәм 2008 елгы диелә. ФСБ алар "Русиядә тыелган террористик оешма идеяләрен хуплый" һәм Екатеринбурда күп кеше җыелган урында шартлау оештырырга җыенган дип белдерә.

Моннан тыш бер яшүсмерне полиция машинасын яндыруда да гаеплиләр.

@azatliqradiosi
🤬5🤡1
⚡️Казан һава аланы янә ябылып тора.

Казан һава аланы очкычларны кабул итми һәм чыгармый, дип хәбәр итә Росавиация.

@azatliqradiosi
🔥1😁1
5 гыйнвар, якшәмбе иртәсенә булган башка кайбер хәбәрләр:

🔸Донецки өлкәсендә дрон һөҗүме нәтиҗәсендә "Известия" газетасының штаттан тыш хәбәрчесе Александр Мартемьянов һәлак булган. Шулай ук тагын биш хәбәрче яраланган. Журналистлар Горловкада тапшыру төшереп Донецкига кайта торган булган.

🔸Австрия канцлеры Карл Нехаммер хөкүмәтне оештыру барып чыкмаганнан соң, вазифадан китүен белдерде. Бу хакта ул Х социаль челтәрендә язды.

🔸Анапада волонтерлар коткарган кошларның 90%ы юлда үлгән, дип хәбәр итә орнитолог Александр Дворецкий. Моның сәбәбе — кошларны ташыган вакытта аларны артык тыгыз итеп тутыру һәм аннан соң түрәләрнең бу өлкәдә тиешле белеме булмавы.

🔸Air Serbia Белградтан Казанга очышларны кышкы сезон беткәнче, ягъни март азагына кадәр туктатып тора. Казаннан соңгы очыш 19 гыйнварда планлаштырыла.

🔸Грузия хакимиятләре Тбилисида узган протест чараларында катнашкан чит ил ватандашларын илдән чыгарып җибәрә башлады, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының миграция департаменты. 10 кеше инде илдән киткән. Аларның кайсы ил ватандашлары булуы турында хәбәр ителми.

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык Радиосы белән калыгыз.

@azatliqradiosi
🔥2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Казан һава аланы янә ябылып тора. Казан һава аланы очкычларны кабул итми һәм чыгармый, дип хәбәр итә Росавиация. @azatliqradiosi
❗️Казан халыкара һава аланыннан соң Чаллы белән Түбән Кама арасында урнашкан Бигеш һава аланы да эшләми башлаган.

Шулай ук Ижау һәм Пермь аэропортлары да вакытлыча ябылган.

@azatliqradiosi
👍2😢1
📍Үзбәкстанда мәхкәмә, Русия саклану министрлыгы белән килешү төзеп, Украинадагы сугышта катнашкан ил ватандашын 4 ел да 2 айга ирегеннән мәхрүм итте.

Үзбәкстан Җинаять кодексы ватандашларын чит илләрнең армияләрендә һәм башка куәт оешмаларында хезмәт итүне тыя.

Исеме әйтелмәгән 39 яшьлек үзбәк кешесе килешүне 2023 елның июнендә Мәскәүдә имзалаган. Ул Русиягә вакытлы эш эзләп килгән булган, дип яза “Газета.uz”.

Килешүдә аңа ай саен 450 мең сум акча түләнәчәге язылган булган, әмма мәхкәмәгә тартылучының сүзләренә караганда, ул бары тик ике тапкыр 150 мең сум акча алган, шуннан соң түләүләр тукталган.

Үзбәк ир-аты Шахтерски вә Бахмут сугышларында катнашкан һәм аның сүзләренчә, “уннан артык украин солдатын үтергән”. 2023 елның декабрендә ул Үзбәкстанга кайтып, үз теләге белән тәртип саклау оешмасына килгән. Мәхкәмә аның бу гамәлен җәзаны йомшарту чарасы буларак исәпкә алган.

▪️Владимир Путин Русия гаскәре белән контракт имзалаган чит ил кешеләренә җиңел юл белән ватандашлык алырга рөхсәт итте. Документ текстыннан күренгәнчә, Украинада сугыш барганда хәрби хезмәткә бер еллык контракт төзегән чит ил ватандашлары һәм ватадашлыгы булмаган затлар, Русия ватандашлыгын гадиләштерелгән тәртиптә алачак. Шулай ук бу аларның гаилә әгъзаларына да кагылачак.

▪️Шул ук вакытта Үзәк Азиянең кайбер илләре, әйтик Кыргызстан, Таҗыкстан һәм Үзбәкстан хакимиятләре Русиядә эшләүче ватандашларын саклану министрлыгы белән контракт төземәгез дип кисәтеп куйды. Бу илләрдә мондый очраклар "Яллану" дигән җинаять кодексына туры килә һәм аның өчен 10-15 елга иректән мәхрүм итәләр.

@azatliqradiosi
👍9🔥2
❄️Татарстан шәһәрләрендә Яңа ел рухы

Күбрәк фотолар 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә.

@azatliqradiosi
❤4👎1🤨1